Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Мa Ме Ми Мо Му Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Моваззаф ис. Вазыйфа (билгеле бер эш) йөкләтеләтелгән; хезмәткәр; эшкә билгеләнгән.

сущ. Чиновник, служащий, определенный на службу.


Моваззах cф. Аңлатылган, ачык һәм җентекле бәян ителгән.

пр. с. Разъяснённый, объяснённый.


Моваззахән р. Ачык һәм җентекле рәвештә.

н. Подробно, ясно.


Мовази с. Бер-берсен кисешми һәм бер-береннән ераклашмый торган (янәшәлек), параллель.

прил. Параллельный.


Мовазәнә м. III. 1) Тигезлек саклау. 2) Тигез үлчәүлелек.

м. III. 1) Регулирование. 2) Равновесие.


Моваххид сф. дини Бер диюче, бер аллага ышанучы. Ул заманда җир йөзендә мвәлхид калмас димәктер. (К. Нас.)

пр. д. рел. Монотеист, единобожец.


Мовәххәд сф. Ялгыз, бер.

пр. с. Один, единственный.


Могаббир сф. 1) Аңлатучы. 2) Төш юраучы.

пр. д. 1) Разъясняющий, толкующий. 2) Толкователь снов.


Могавин сф. Ярдәмче, булышчы; ассистент.

пр. д. Помощник, ассистент.


Могавәдәт м. III. Кире дүнү, кире кайту.

м. III. Возвращение.


Могавәза м. III. 1) Бер нәрсә биреп икенче нәрсә алу, алмашу. 2) Алмашыну, компенсация. Кызың миңа бирәсең, мин сиңа бу атны бирермен; имде могавәзамезне бу кәгазьгә яз, диде. (К. Нас.)

м. III. 1) Взаимообмен, 2) Возмещение; компенсация.


Могавәнәт м. III. Ярдәм итү, булышу, ярдәмләшү. Дәүләткилдеев могавәнәте илә пулисәя (полициягә) хәбес итдермеш. (М. Ак.)

м. III. Помощь, способствование; содействование; взаимономощь.


Могаер сф. Бер-береннән башкача, аермалы, үзгәчә. Мәгънәләре берберенә могаер кәлмештер. (К. Нас.)

пр. д. Отличающийся, различающийся.


Могадил сф. Тигез, бер-бере белән бәрабәр; үлчәве, саны, кыйммәте бер булган.

пр. д. Равный, эквивалентный, одинаковый, подобный.


Могадәлә м. III. 1) Гаделлек. 2) Тигезлек. 3) Алгебраик тигезләмә.

м. III. 1) Справедливость. 2) Равновесие, равенство. 3) мат. Уравнение.


Могадәт ис. Дошманлык, сөймәү.

сущ. Вражда, враждебность, неприязнь.


Могаззам сф. 1) Олы, хөрмәтле, бөек саналган. 2) Әһәмияткә ия булган. Дәвале могаззамә — бөек дәүләтләр, зур дәүләтләр.

пр. с. 1) Возвеличенный, важныи, уважаемый. 2) Значительный.


Могайир сф. Үзгәртүче, алмаштыручы.

пр. д. Меняющий, изменякшщй, прербразующий.


Могайяб сф. кара: мәгъюб.

см. Мәгъюб.


Могайярь сф. Үзгәртелгән, үзгәртелә горшн, алмаштырылган, алмаштырыла торган.

пр. с. Измененный; изменяемый.


Могакадә м. III. 1) Бер ссүзгә (бер карашка) килү, сүз бирешү, вәгъдәләшү.

м. III. Заключение соглашения, согласование.


Могалләб сф. Кат-кат җиңелгән, күп тапкыр җиңелгән.

пр.с. Многократно побеждённый.


Могалләка ис. кара: могалләкат.

сущ. см. Могалләкат.


Могалләкат с. к. Исламгача мәшһүр гарәп шагыйрьләренең Мәккәдәге гыйбадәт йорты стенасына — Кәгъбәгә асып куелган сайланма шигырьләре.

сущ. букв. "Подрески", муаллакаты, стихи доисламских поэтов (стихи подвешивались на стене Каабы в Мекке для всеобщего обозрения).


Могалләкъ сф. Асылынган, асып куелган. Йосыф үзрә могалләкъ таш мөхкәм дорди. (К. Гал.)

пр. с. Подвешанный, висячий.


Моганид ис. 1) Үзсүзле, кире, кире беткән, нык карышучы. 2) Дошманлык күрсәтүче. Ахмакларныц вә моганидларның мәсхәрәләренә тәхәммел кылмаган адәмнәргә насыйхать өчен. (К. Нас.)

сущ. 1) Упрямый, упорствующий. 2) Недружелюбный, враждебный.


Моганни ис. 1) Җырлаучы, җырчы. 2) Көйләүче, музыкант.

сущ. 1) Певец. 2) 'Музыкант.


Моганәдә м. III. Үзсүзлеләнү, киреләнү.

м. III. Упорство; упрямство.


Могариз сф. 1) Каршы килүче, каршылык кылучы. 2) Оппонент; оппозиционер. Акушерка тарафыннан бер дә зан кылынмаган могариз сүзләр күренеп... (3. Биг.)

пр. д. 1) Противодействующий, возражающий, 2) Оппонент, оппозиционер.


Могаррак сф. Суга батырылган.

пр. с. Потопленный.


Могаррикъ сф. Тирләтүче, тир чыгаручы. Артышның хасияте могаррикъ вә мөдире бәвелдер. (К. Нас.)

пр. д. Потогонный.


Могарәзә м. III. Каршы килешү, талашу, низаглашу. Сән бәне гаепле дип торганда, сүзеңне рәдд белән сәңа могарәзә кылмыш булырмын. (К. Нас.)

м. III. Возражение, противодействие; спор, распря.


Могарәфә м. III. Танышу, белешү.

м. III. Знакомство, ознакомление.


Могассәл сф. Балланган.

пр. с. Засахаренный; превратившийся в мёд.


Могасыйр сф. 1) Замандаш, бер заманда яшәгән, гасырдаш. 2) Хәзерге.

пр. д. 1) Современник, одной эпохи. 2) Современный.


Могатиб сф. Сүгүче, ачуланучы, хурлаучы, шелтәләүче.

пр. д. Упрекающий, укоряющий, ругающий, поносящий.


Могатталь сф. 1) Эшсез, буш. 2) Буш калдырылган, кулланылмый торган, ташланган.

пр. с. 1) Безрабртный. 2) Выведенный из строя, неиспользуемый.


Могаттар сф. Хушбуйланган, яхшы ис белән исләнгән. Аштан соң төрле-төрле хуш исләр чәчеп, диван әһленең (югары мәҗлес кешеләренең) миләрен могаттар кылдылар. (К. Нас.)

пр. с. 1) Надушенный, 2) Благовонный, ароматный.


Могатәб сф. Сүгелгән, хурланган, шелтәләнгән.

пр. с. Упрекаемый; ругаемый, порицаемый.


Могатәбә м. III. Табалашу, битәрләшү, шелтәләшү, гаепне йөзгә бәрешү. Могатәбә җинаятьне лязим итә, туктагыз, — диде карт. (К. Нас.)

м. III. Взаимное порицание, ссора; скандал.


Могафат ис. Авырудан яки бәла-казадан азатлык.

сущ. Избавление от болезней, несчастий.


Могафиять ис. Гафу ителгәнлек, дучарлыктан азат булу; авырудан котылу.

сущ. Избавление от чего-либо.


Могашир сф. Бер-бере белән дус булып аралашып яшәүче.

пр. д. Товарищ, друг; компаньон.


Могашәрә м. III. Дуслык белән тереклек итешү, дөньяда бергәләп яшәү, бер-бере белән дусларча яшәү. Карендәшләрчә могашәрә, ятларча могамәлә кыл. (К. Нас.)

м. III. Общение, дружба, знакомство; совместная жизнь, солидарность, сосуществование.


Могаянә м. III. Күздән кичерү, тикшереп карау; күз йөртү.

м. III. Осмотр; освидетельствование.


Могаярәт м. III. Башка-башка булу, башка төрле булу, бүтәнчә булу, төрлелек, аерымлык, үзгәлек.

м. III. Разница; изменчивость, инаковость.


Могаяшә м. III. Бергәләп яхшы тору, тату яшәү, янәшә тыныч яшәү.

м. III. Сосуществование.


Могаҗҗәлән р. Ашыгыч рәвештә.

н. Срочно, спешно.


Могаһид сф. Вәгъдәләшүче, бер-беренә берәр эш турында сүз берләшкән; договор ясашкан як.

пр. д. Договаривающаяся сторона, союзник.


Могаһәдә м. III. Договор, вәгъдәләшү/ сүз бирешү, ике якның берәр эш турында килешүе.

м. III. Договор, соглашение; взаимное согласие.


Могдим сф. 1) Юкка чыгаручы, юк итүче. 2) Ярлы.

пр.д. 1) Лишающий. 2) Бедный.


Могзиб сф. Газаплаучы, газап итүче.

пр.д. Истязатель, мучитель.


Могзыйб сф. Ачуландыручы.

пр.д. Гневящий, сердящий.


Могрәб сф. грам. Төрләнә торган сүз, төрләнгән сүз. Исем могрәб диерләр, шундаен кәлимәдер ки, игъраб кабул итәр. (К. Нас.)

пр. с. грам. Склоняемый, спрягаемый.


Могни сф. Баетучы, мохтаҗлыкны бетерүче.

пр. д. Обогащающий, выручаюший из нищеты.


Могтад сф. Гадәт ителгән, гадәт булган, гадәтләнгән. Юмартлык белән, ингам вә ихсан белән могтад вә мәшһүр бер адәм бар иде. (К. Нас.)

пр. с. 1) Привычный. 2) Обычный; обыденный.


Могтый сф. Бирүче, өләшүче.

пр. д. 1) Дающий, выдающий, раздающий. 2) Податель.


Могтәбәр сф. 1) Игътибарлы, хөрмәтле. 2) Күзгә алынырлык. „Көтү башы" дип атап йөртә торган берничә сыер бар, карт, зур, мәһабәт, могтәбәр хайваннар. (Г. Ибр.)

пр. с. 1) Почитаемый, уважаемый, почтенный. 2) Солидный.


Могтәбәран гф. ис. к. Ихтирам ителә торган кешеләр; халык арасында күзгә ташлана торган (кешеләр). Риҗале могтәбәран улырсыз. (3. Биг.)

ар.-п. сущ. мн. Почтенные, уважаемые (о людях).


Могтәд сф. Саналган, санала торган.

пр. с. Считаемое, исчисляемое.


Могтәдил сф. 1) Уртача; артык та, ким дә түгел. Могтәдил җылылы мичтә киптермәк мөмкин. (К. Нас.) 2) Пропорциональ.

пр. д. 1) Умеренный, средний. 2) Пропорциональный.


Могтәдиланә гф. р. Уртачалык белән, бертигез рәвештә; уртача.

ар.-п. н. 1) Умеренног в меру. 2) Умеренный.


Могтәзил сф. 1) Җәмәгатьтән аерылучы. 2) Хезмәтне ташлап чыгучы.

пр. д. 1) Изолированный. 2) Удалившийся от других, от службы и т. д.


Могтәзилә ис. Мөселманнар арасында күпчелектән аерылып чыккан бер мәзһәп. Бу сүз могтәзиләләр тарафыннан ихтираг ителде. (Ш. ж.)

сущ. Религиозная секта в исламе.


Могтәзир сф. Сәбәбен әйтеп, кимчелеген кичерүне сораучы, гафу үтенүче.

пр. д. Просящий прощения; извиняющийся.


Могтәкыйд сф. Ышанучы, иман итүче, инанучы.

пр. д. Твёрдо верящий во что-либо; убеждённый.


Могтәлл сф. 1) Авыру, авыруы бар. 2) грам. Тамырында а, у, и хәрефләре булган гарәп фигыльләре.

пр. с. 1) Немощный; слабый, больной; хилый. 2) грам. „Неправильные" глаголы арабского языка, имеющие в своём составе „больные" буквы алиф, вау, я.


Могтәмәд сф. 1) Ышанылган, таянылган, ышанычлы. 2) Вәкил.

пр. с. 1) Надёжный, верный. 2) Представитель.


Могтәризъ сф. Каршы килүче (башкалар фикеренә), бәхәсләшүче.

пр. д. Возражающий, спорящий.


Могтәризә ис. грам. 1) Сүз арасына кергән кереш сүз, кереш җөмлә. 2) Кереш җөмләне эченә алган җәя.

сущ. грам. 1) Вводное слово, предложение. 2) Скобки (для вводного предложения).


Могтәриф сф. 1) Үзенең гаебен (кимчелеген) өстенә алучы, гаебен танучы. Белә алмыйбыз дигән сүзләре белән мокыйр вә могтәриф булдылар. (К.Нас.)

пр. д. Сознающийся, признающийся; исповедующийся.


Могтәсиф сф. Кыерсытучы, золым итүче.

пр. д. Притесняющий, творящий насилие.


Могыйн сф. Ярдәмче, ярдәм итүче. Могыйн вә ярдәмчеләре булмаган гаҗизлар. (К. Нас.)

пр. д. Помощник.


Могҗиб сф. Гаҗәпләндерүче, хәйран калдыручы, таң калдыручы.

пр. д. 1) Удивляющий; изумительный. 2) Приводящий в восторг.


Могҗиз сф. 1) Гаҗиз итүче, кешенең кулыннан, көченнән килмәслек, аптырауда калырлык итеп эшләнгән нәрсә, күренеш, халь. 2) Матур сөйләүче. Уйнагач иблис кулында моңлы саз, һәр тарафка яңрагач могҗиз аваз. (Ш. Баб.)

пр. д. 1) Удивительный, чудный. 2) Красноречивый.


Могҗизә* ис. Могҗиза (акыл җитми торган, табигать законнарына сыймый торган күренеш).

сущ. Чудо.


Могҗәм сф. Нокталы гарәп хәрефе.

пр. с. Буква с точками.


Мозагафь сф. Кабатланган, өстәлгән, катлаулы.

пр. с. Удвоенный; осложнённый, дополненный.


Мозагафәтән р. Кабатланып, берничә кат артык, ике өлеш. Изге җиргә кызганган, мал, батыйлъ җиргә мозагафәтән китәдер. (К. Нас.)

н. Удвоенно, усложнённо, вдвойне, в несколько раз.


Мозад сф. Каршы булган, бер нәрсәнең киресенә хәрәкәт һәм тәэсир итә торган. Берәү зәһәрле үлән истигъмаль кылып, мэсмүм булса, мозаде мәсмүм булган даруны тизеннән истигъмаль кылмак кирәк. (К. Нас.)

пр. д. Противодействующий, противный.


Мозариг ис. грам. Киләчәк заман.

сущ. грам. Будущее время.


Мозалләл сф. Күләгәләнгән, күләгә астында булган.

пр. с. Затенённый, находящийся под тенью.


Мозарәбә м. III. 1) Сугышу. 2) Конкуренция.

м. III. 1) Борьба, битва; драка. 2) Конкуренция.


Мозаф сф. 1) Кушылган, бәйләнгән, ...-га караган. 2) грам. Иярүче сүз, изафә. Әмма мозаф ахырындагы рабыт хәрефен хәзеф кыйлмак җаиз түгелдер. (К.Нас.)

пр. с. 1) Добавленный; присоединённый.2) грам. Слово, определяемое родительным падежом, изафет.


Мозафат ис. 1)Мозаф-ның к. 2) Район, төбәк. Гомәр Хәйям 430 сәнәи һиҗридә Астрабад мозафатидә Дәһек карьясендә тәвәлледидеп,517 дә вафат итте. (Ш. ж.)

сущ. 1) мн. от мозаф. 2) Район.


Мозафен иләйһи ст. грам. Ияртүче сүз, иялек килешендәге сүз. Мозафен иләйһинең игърабы, ягъни "нең" гяһән хәзеф кылынадыр. (К. Нас.)

сс. грам. Определение в родительном падеже.


Мозаффар сф. 1) Җиңгән, өстен килгән. 2) Теләгенә ирешкән.

пр. с. 1) Победивший, победоносный. 2) Достигший своей цели.


Мозаффариять ис. 1) Өстен килүчелек, өстенлек. 2) Теләккә ирешүчелек.

сущ. 1) Победоносность, превосходство. 2) Достижение цели.


Мозаика м. III. 1) Тыгызлык, тарлык, рәхәтсезлек. 2) Дөнья тарлыгы, авыр хәллелек, кытлык, мохтаҗлык. 3) Кысу, йөдәтү, бәйләнү. Моны кайдан алдың дип мозаяка кылмаклары шөбһәсездер. (К. Нас.)

м. III. 1) Стеснение, затруднение. 2) Нужда; потребность. 3) Приставание, надоедание.


Мозлим сф. 1). Караңгы. 2) Билгесез. 3) Кара.

пр.д. 1)Тёмный,мрачный. 2) Неясный. 3) Чёрный.


Мозмәхил сф. Беткән, югалган, эзе дә калмыйча һәлак булган. Гайре нәрсәләр күңелләремездән тәмам мозмәхил булып... (К. Нас.)

пр.д. Исчезнувший; погибший; пропавший бесследно.


Мозтар сф. 1) Чарасыз, көчләнгән, мәҗбүр, ирексез ителгән. Булып мозтар гыйлемгә кылды бәйгать. (Дәрд.) 2) (Берәр нәрсәгә) мохтаҗ булган.

пр.с. 1) Принуждённый, вынужденный. 2) Нуждающийся (в чём-либо).


Мозтариб сф. 1) Тарлыкка төшкән, аптырауда калган, тынычсызланган, тетрәнгән, борчылган, дулкынланган. Шаһзадәләрнең мәмләкәт эшенә катышуларына мозтариб булып, аларны бер якка җибәрүне уйлап йөри иде. (К. Нас.) 2) Тигезсез (мәс., юл).

пр.д. 1) Возбуждённый, волнующийся, путаный, беспокойиый. 2) Неровный (о дороге); мутный (о воде).


Мозхик сф. 1) Көлдерүче; кызыклы көлке сөйләүче. Бер мозхик, төрле мәсхәрәлекләр сөйләп, халыкны көлдерде. (К. Нас.) 2) Мәзәкче.

пр.д. 1) Комический, смешной. 2) Шутник.


Мозыйг сф. Әрәм-шәрәм итүче; югалтучы, заигъ итүче.

пр.д. Расточитель; теряющий.


Мозыйль сф. Туры юлдан чыгаручы (яздыручы); аздыручы, адаштыручы.

пр.д. Сбивающий с пути; вводящий в заблуждение, обманчивый.


Мозыйр сф. Зарар бирүче, зарарлы, зыянлы; зарар итүче. Алар галәмгә мозыйрдыр. (К. Нас.)

пр.д. Вредный, зловредный.


Мозыйф сф. Кунак итүче, кунакчыл, кунак сыйлаучы.

пр.д. Гостеприимный, радушный.


Мозыйх сф. Ачыклык кертүче, ачыклаучы.

пр.д. Делающий ясным, разъясняющий.


Мозыйэ сф. 1) Яктыртучы, яктылык бирүче, нурландыручы. 2) Якты, нурлы.

пр.д. 1.) Освещающий; дающий свет. 2) Светлый, яркий.


Мозыйэ сф. 1) Яктыртучы, яктылык бирүче, нурландыручы. 2) Якты, нурлы.

пр.д. 1.) Освещающий; дающий свет. 2) Светлый, яркий.


Мокабил сф. 1) Кара-каршы. 2) Бер нәрсәнең алмашы, бер әйбергә каршы бирелгән әйбер. Баланы бүре авызыннан алып: „Саил авызына каптырган локмәнең мокабиле бу", — дип хатын кулына тапшырды. (К. Нас.)

пр.д. 1) Противоположный. 2) Заменяющий. 3) Эквивалент, замена, возмещение.


Мокабәлә м. III. 1) Ике әйберне бер-беренә каршы куеп чагыштыру. 2) Каршылау. 3) астр. Кара-каршы килү. 4) Карты тору, каршы җавап кайтару.

м. III. 1) Сопоставление, сличение. 2) Свидание, встреча. 3) астр. Противостояние. 4) Противоречие; сопротивление.


Мокабәхә м. III. Бер-берен сүгү, сүгешү.

м. III. Ругань, взаимное нанесение оскорблений.


Мокавәлә м. III. 1) Сөйләшү, 2) Килешү, сүз бирешү, карар итешү. Ике арада булган мокавәлә нигезендә ул Румада калып Италия вә Испанияне идарә итәчәк. (X. Чис.)

м. III. 1) Беседа, разговор. 2) Соглашение; примирение.


Мокайәсә м. III. Тиңләштерү, чагыштыру, ике нәрсәне бер-бере белән чагыштыру.

м. III. Сопоставление, сравнение.


Моканнәд сф. Шикәрләнгән, шикәр салынган, шикәрле.

пр. с. Засахаренный.


Моканнәд сф. Шикәрләнгән, шикәр салынган, шикәрле.

пр. с.


Мокариб сф. 1) Якын, 2) Берберенә якынлашкан, якынлаша торган.

пр. д. 1) Близкий. 2) Сближающийся, приближающийся.


Мокарин сф. кара: мокариб. Кыр тычканы әйтте: күп нигъмәтне каты бәлагә мокарин күрдем. (К. Нас.)

пр. д. см. Мокариб.


Мокаррир м. III. Телдән сөйләп аңлатучы, бәян итүче, докладчы.

м. III. 1) Докладчык. 2) Разъясняющий.


Мокарәбә м. III. кара: мокарәнәт.

м. III. см. Мокарәнәт.


Мокарәнәт м. III. 1) Бер-беренә якын килү, якынлашу. 2) Якынлык. Мин аларга мокарәнәтем белән бозыклар җөмләсеннән булып киттем. (К. Нас.)

м. III. 1) Сближение, соединение. 2) Близость.


Мокассәм сф. Өлешләргә (кисәкләргә) бүлгәләнгән.

пр. с. Разделенный на много частей.


Мокасәмә м. III. 1) Бүлешү. 2) Ант итешү.

м. III. 1)Раздел. 2) Взаимная клятва.


Мокатага м. III. Дуслыкны өзү; мөнәсәбәтне (бәйләнешне) өзү.

м. III. Прерывание дружбы; разрыв отношений, связи.


Мокаттаг сф. 1) Кисәк-кисәк ителгән, кисәкләнгән. 2) Кыскартылган. 3) Өзелгән.

пр. с. 1) Разрубленный на части. 2) Сокращённый. 3) Прерванный.


Мокаттагат ис. к. 1) Өзек-өзек тезмә әсәрләр. 2) Кыскартмалар.

сущ. 1) Поэтические отрывки, мелкие стихотворения. 2) Условные сокращения.


Мокаттар сф. Тамчыланган, тамчы-тамчы ителгән, тамчылатылган, куылган (сыек нәрсәне буга әйләндереп).

пр. с. Дестиллированный, перегнанный.


Мокатәлә м. III. Үтерешү; сугыш, кисеш.

м. III. Битва, резня, бой, сражение.


Мокаувим сф. 1) Торгызучы, турайтучы, рәтләүче, тәртипкә китерүче. 2) Бәясен билгеләүче.

пр. д. 1) Выпрямитель; выравнивающий, упорядочивающий. 2) Оценщик; таксатор.


Мокаффа сф. шигъ. Кафияләнгән, рифмаланган (шигырь юлларының ахыры аваздаш сүзләргә яки бер калыптагы сүзгә, иҗеккә бетә торган ителгән).

пр. с. поэт. Рифмованный.


Мокаясә м. III. Тиңләштерү, чагыштыру, ике нәрсәне бер-берсе белән чалыштырып карау.

м. III. Сопоставление, сравнение.


Мокнигъ сф. Канәгатьләндерүче, кандыручы.

пр. д. Удовлетворяющий.


Моктәбис сф. Башкаларга ияреп, күчереп язучы, икенче бер язучыдан файдаланып язучы. Моктәбислектә Жуковский зур остазым минем... (Г. Тук.)

пр. д. Заимствующий; подражающий.


Моктәбәс сф. Күчереп алынган, сайлап алынган, икенче бер чыганактан файдаланып язылган.

пр. с. Заимствованный, перенятый.


Моктәда сф. кара: моктәда биһ.

см. Моктәда биһ.


Моктәда биһ ст. Ияртүче; буйсындыручы.

сс. Руководитель; ведущий; подчиняющий.


Моктәди сф. Иярүче.

пр. д. 1) Следующий за кем-либо. 2) Подражающий.


Моктәдир сф. 1) Көчле, көче җитүче. Каләм тотмая вә язмая моктәдир улмаян исәгез... (3. Биг.) 2) Сәләтле. 3) Бай.

пр. д. 1) Сильный. 2) Способный. 3) Богатый.


Моктәдирә сф. Моктәдир-нең мнс. Сүз әйтмәя моктәдирә улмаеп... (3. Биг.)

жен. от моктәдир.


Моктәза сф. Теләнгән, кирәксенелгән, теләккә туры килгән, лязим булган. Мосафирларга вә гарипләргә Моктәза булган ригаягә тәхриз мәкамендә китерелер. (К. Нас.)

пр. с. Необходимость, нужда, потребность.


Монтәзаи заман из. Заман теләгәнчә.

из. По требованию обстоятельств, времени.


Моктәзый сф. 1) Теләүче, кирәк табучы. 2) Кирәкле, кирәк.

пр. д. 1) Желающий. 2) Нужный, необходимый, потребный.


Моктәзыят ис. к. Кирәкле булган нәрсәләр, тиеш табылган нәрсәләр (эшләр).

сущ. мн. Потребности, всё нужное, необходимое.


Моктәсыйд сф. 1) Экономика белгече. Моктәсыйд мәгъруф Туган-Барановекай әфәнде... (Ш. ж.) 2) Саклап тотучы.

пр. д. 1) Экономист, 2) Экономный, бережливый.


Мокыйм сф. Урнашкан, бер урында урнашып торучы, өендә торучы. Сарай эчрә (эчендә) Йосыф мокыйм улды исә... (К. Гал.)

пр. д. Живущий, проживающий (на одном месте).


Мокыйр сф. 1) Карар чыгаручы. 2) Икърар итүче, турысын (дөресен) сөйләп бирүче. Белә алмыйбыз дигән сүзләр белән мокыйр вә могтәриф булдылар. (К. Нас.)

пр. д. 1) Решающий; постановляющий. 2) Сознающийся, признающийся.


Моназарә м. III. Сүз көрәштерү, бәхәсләшү; дискуссия.

м. III. Диспут, спор, дискуссия.


Моназир сф. Бәхәсләшүче, бер мәсьәлә өстендә сүз көрәштерүче, бәхәсләшүгә, сүз көрәштерүгә оста кеше. Моназир Җиһанша исеме белән мәшһүр булды. (3. һад.)

пр. д. Спорящий.


Монаказә м. III. Капма-каршылык, килешмәүчелек.

м. III. Противоречие, несогласие.


Монафикъ* сф. Капма-каршылык, килешмәүчелек.

пр. д. 1) Лицемер. 2) Двуличный.


Монафәга м. III. Файда; файда күрү.

м. III. Польза, благо, выгода.


Монкад сф. Буйсынучы, сүз тыңлаучы, сүзгә иярүче. Киңәшемә монкад булмак кирәксең... (К. Нас.)

пр. с. Повинующийся, идущий на поводу у кого-либо.


Монкашир сф. Кабыгы суелган, тиресе туналган.

пр. с. Очищенный, вышелушенный.


Монсариф сф. 1) Китүче, узып китүче. ...хезмәтчесе: „Әй кеше, монсараф бул", — диде. (К. Нас.) 2) Чигенгән, кирегә әйләнгән, кире әйләнеп кайтучы. 3) грам Төрләнә ала торган (сүз).

пр. с. 1) Уходящий, проходящий; направляющийся куда-либо. 2) Отходящий. 3) грам. Склоняющийся.


Монсарих сф. Ачык; икеләнү мөмкин булмаслык дәрәҗәдә ачылган, шиксез.

пр. д. Ясный, понятный.


Монсыйф сф. Инсафлы, турылыклы, гадел кеше. Хәсән агай яхшы вә монсыйф бер зат иде, (Г. Габ.)

пр. д. Справедливыйе правосудный.


Монсыйфанә гф. р. Инсафлы рәвештә, турылык белән, гаделлек белән. „Балыкчы кармагын сатса, ни белән балык тотар"',— дип монсыйфанә җавап биргән. (К. Нас.)

ар.-п. н. По справедливости, справедливо.


Монтабих сф. Пешкән, пешерелгән.

пр. д. Сваренный, испечённый.


Монтабыйк сф. Бөтенләй туры килгән, тигез, муафыйк. Фәхринең фәхре, түгел язмышы белән монтабыйк. (Ш. Баб.)

пр. д. Соответствующий, сходный с чем-либо; прилегающий.


Монтазам сф. Тәртипкә салынган, тәртипле, рәтләнгән, рәтле. Монтазам булсынмыни соң гаскәрең, алгач үрнәккә Бохара гаскәрен. (Г. Тук.)

пр. д. Упорядоченный; урегулированный; благоустроенный.


Монтарид сф. Кире кагылган, куылган, кулланудан чыгарып ташланган.

пр. д. Прогнанный, изгнанный; выкинутый.


Монтәсаб сф. Кадап куйган, текә утыртылган, кадалган.

пр. с. 1) Поставленный прямо. 2) Воздвигнутый, водружённый.


Монтәсыйф с. 1) Урталай ярылган, ярты, урта. 2) Яртылашкан, яртысына җиткән.

прил. 1) Средний, расколотый пополам. 2) Досстигший середины.


Морагать м. III. 1) Саклау, күзәтү. 2) Игътибар итү, әдәп саклау.

м. III. 1) Охранение, наблюдение. 2) Уважение, внимание, соблюдение приличия.


Морад* сф. Морат, максат, теләк, теләнгән әйбер, аңлатылырга, белдерелергә уйланган нәрсә.

пр. с. 1) Цель; желание. 2) Предмет желания.


Морадиф сф. грам. Бер мәгънәдә килә торган, бер мәгънәле, синоним. ... Якыйн (анык) тарафы өстен булса, гыйлемнең морадифе булыр... (К. Нас.)

пр. д. грам. Синоним.


Мораи сф. Яхшылыкны кешегә күрсәтү өчен генә эшләүче, күз буяучы, риялык итүче; яхшы булып күренергә, тырышучы. Кеше терек вакытында да мораи була, үлгәч тә мдраи була, чөнки җеназасында кеше күп булганны ярата, — диде. (К. Нас.)

пр. д. Лицемер, ханжа; очковтиратель.


Моракабә м. III. 1) Уйга чуму, 2) Көтү, көтеп тору, күзәтү. Карт мулла, тирән моракабәгә охшаш бер хәлдән соң,... тыныч йөрәк белән кайтырга юнәлде. (Г. Ибр.)

м. III. 1) Созерцание, размышление. 2) Наблюдение, надзор; контроль.


Моракыйб с. Күзәтүче, саклаучы; моракабәгә китүче. Моракыйб сурәтендә ултырыплар. (Ут. Им.)

прил. Наблюдающий, хранящий; размышляющий.


Морафәга м. III. 1.) Низаг. 2) Дауны чишү өчен судка мөрәжәтать итү. ... казый бар иде, аңа морафәга кылдылар. (К. Нас.)

м. III. 1) Тяжба, процесс. 2) Обращение в суд.


Мораэ ис. Күз буяу, риялык, яхшылыкны кешегә күрсәтү өчен генә эшләү.

сущ. Лицемерие, ханжество.


Моргъ ф. ис. кара: мөргъ.

см. Мөргъ.


Мордар ф. ис. кара: мөрдар.

см. Мөрдар.


Морзига сф. 1) Сөт анасы, ялланып бала имезүче хатын. Әмма морзига тапмак җиремездә мөмкин түгел. (К. Нас.) 2) Имчәк баласы булган хатын.

пр. д. 1) Кормящая мать; наёмная кормилица. 2) Женщина, имеющая грудного ребёнка.


Морзига сф. Кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Капкасы җәүһәрләр вә зөмерред белән морәссаг... (К. Нас.)

пр. с. Осыпанный (украшенный) драгоценнымк камнями.


Мосаггар сф. 1) Кечерәйтелгән. 2) грам. Кечерәйтү исеме.

пр. с. 1) Уменьшенный. 2) грам. Уменьшительное имя.


Мосаддак сф. Тикшерелгән, расланган, дөрескә чыккан.

пр. с. Проверенный, установленный, удостоверенный; подтверждённый.


Мосаддар сф. Баш итеп куелган, югары дәрәҗәле. Мосаддар җай илә тәгъзыйм итәрләр. (Ут. Им.)

пр. с. Поставленныи во главе.


Мосаддыйк сф. Раслаучы, дөреслеген ныгытучы.

пр. д. Считающий правильным, подтверждающий; удостоверяющий.


Мосалла сф. дини 1) Намаз укыла торган урын. 2) Намазлык. Вафат булса, җирдә мосалласы, ягъни намазлыгы егълар димешләр. (К. Нас.)

пр. с. рел. 1) Место для молитвы. 2) Коврик для молитвы.


Мосалли сф. Намаз укучы кеше.

пр. д. Молящийся.


Мосаләхә сф. Ике хөкүмәт арасында килешү, ярашу; дау, низагны бетерү; тынычлашу.

пр. с. Примирение, установление мира.


Мосаннаг сф. Гүзәл, оста эшләнгән, сәнгатьчә эшләнгән.

пр. с. Сделанный мастерски, искусно.


Мосанниф сф. Китап (әсәр) төзүче, үз башыннан уйлап язучы.

пр. д. Автор, сочинитель; композитор.


Мосаннәфат ис. к. Төзелгән, язылган китаплар, әсәрләр.

сущ. мн. Литературные произведения.


Мосаррах сф. Ачык итеп, киңәйтеп белдерелгән, ачык аңлатылган.

пр. с. Объяснённый, разъяснённый.


Мосафих сф. Күрешүче, кул бирүче. Күрешсә, мосафих кулын алмый торып, кулын алмас иде. (К. Нас.)

пр. д. Приветствующий рукопожатием.


Мосаффа сф. 1) Сафланган, чистартылган, тазартылган. 2) Саф, таза, ару.

пр. с. 1) Очищенный, процеженный, профильтрованный. 2) Приятный, чистый.


Мосаффаф сф. Саф-саф итеп тезелгән, сафларга тезелгән.

пр. с. Установленный в ряд, приведенный в порядок.


Мосафәхә м. III. Күрешү, кул кысышу. Һәр каюлары илә мосафәхә кылышып, кайтып китте. (3. Биг.)

м. III. Рукопожатие.


Мосахиб сф. Утырышка, сөйләшүгә катнашучы; утырдаш, иптәш. Бер көн мосахибләре белән утырганда ... (К. Нас.)

пр. д. Друг, собеседник.


Мосахәбә м. III. Кара-каршы сөйләшеп утыру, утырышу. Әгәр бер адәм белән мосахәбә кыйлсаң, аның гакылына кара... (К. Нас.)

м. III. Собеседование.


Мосахәбәт кара: мосахәбә.

см. Мосахәбә.


Мосаххих сф. 1) Төзәтүче, дөресләүче. 2) Корректор.

пр. д. 1) Исправляющий. 2) Корректор.


Мосаххәх сф. Төзәтелгән, дөресләндерелгән.

пр. с. Исправленный.


Мосаувир сф. Сурәт ясаучы, сурәт төшерүче, рәссам, художник. И, мосаувир, кемгә биргән пакь вә чын сүз кибрия! (Г. Тук.)

пр. д. 1) Художник; рисующий. 2) Живописец.


Мосаувәр сф. 1) Сурәтләнгән, сурәтле. 2) Рәсемнәр белән бизәлгән, рәсемле. 3) Уйлап күз алдына китерелгән.

пр. с. 1) Иллюстрнрованный. 2) Нарисованный, изображённый. 3) Воображаемый.


Мосаһәрәт м. III. Ир белән хатынның якыннары арасындагы кардәшлек (кодалык, кияү булу һ. б.).

м. III. Родство; свойство.


Мослих сф. 1) Төзәтүче, яхшылатучы. Канәфер кәзалик тагамны мослих нәрсәдер. (К. Нас.) 2) Реформатор.

пр. д. 1) Исправляющий; улучшающий. 2) Реформатор.


Мосталәх сф. 1) Терминлашкан; әдәбиләшкән (сүз һәм тәгъбир). Ул эшләрнең исемнәре гарәп арасында мәшһүр мосталәхтыр. (К. Нас.) 2) Термин, атама.

пр. с. 1) Термин; условное выражение. 2) Идиоматический, принятый в языке.


Мостафа сф. 1) Сайланган, сайлап алынган. Дәрдә сәрдар улмага бән мостафаем, ниләем?(Г. Тук.) 2) Мөхәммәт пигамбәрнен кушаматы. 3) Кеше исеме.

пр. с. 1) Избранный, избранник. 2) Эпитет Мухаммеда. 3) и. с. Мустафа.


Мосхәф сф. 1) Аерым кәгазь битләреннән җыелган, кушылган. 2) Коръән. Кулларында мосхәф шәриф тотмышлар. (К. Нас.)

пр. с. 1) Свиток, книга. 2) Коран.


Мосыйб сф. Дөресен табучы, теләгенә ирешүче, турылыкта булучы.

пр. д. Правильный, точный, согласный с истиной.


Мосыйбәт ис. 1. Аңсыздан килгән кайгы, бәла, башка төшкән авырлык. 2. Кайгылы, хәсрәтле.

сущ. 1. Беда, несчастье, катастрофа. 2. Горестный.


Мосыйбәтзадә гф. с. Кайгыга очраган, кайгыга дучар булган, кайгылы.

ар.-п. прил. Горестный, печальный.


Мотабикъ сф. Туры килгән, охшаган, уйгын. Максудыма мотабикъ җавап алдым. (3. Биһ.)

пр. д. Соответствующий, подходящий; согласующийся; сходный.


Мотабәкать м. III. Туры килү, охшашлылык.

м. III. Соответствие, согласованность, сообразность, подобие.


Мотавәгать м. III. Буйсыну, баш ию.

м. III. Повиновение, подчинение, покорность.


Моталла сф. 1) Алтын йөгертелгән, алтын белән ялтыратылган. 2) Ялтыратылган, шомартылган, ялтыравыклы. Һәркайсының кулларында мөҗәүһәр вә моталла берәр хөллә... (К. Нас.)

пр. с. 1) Позолоченный. 2) Полированный, блестящий.


Моталәбә м. III. Тиешле хакын сорау, түләүне таләп итү. Хәзинә малын аннан моталәбә кылдылар. (К. Нас.)

м. III. Просьба об уплате; требование уплаты (долга).


Моталәга м. III. Уку, өйрәнү; эшне, берәр мәсьәләне төрле яктан тикшереп хөкем чыгару. Китапларны моталәгалерәк шәкертләрә вирсә кирәк. (М. Ак.)

м. III. Чтение, изучение; суждение; резюме.


Мотантан сф. Тантаналы.

пр. с. Торжественный.


Мотаувәл сф. Озынайтылган, озын. Тәфсыйлен эстәүчеләр „Шәрхе муафыйк'' вә „Шәрхе гакайд" кебек мотаувәл китаплардан карарлар. (К. Нас.)

пр. с. Удлинённый, вытянутый, растянутый.


Мотаябә м. III. Кара-каршы көлкеле-күңелле сүзләр әйтешү, сүз арасына кызыклы сүзләр кыстыру. Берберенең йөзенә төкереп аерылырлар иде дип, хуш мотаябә кылмыштыр. (К. Нас.)

м. III. Шутка, острота.


Мотаһһәр сф. 1) Тазартылган, чистартылган, пакьләнгән. 2) Изге.

пр. с. 1) Очищенный, чистый. 2) Священный.


Мотлак* сф. 1) һичнәрсә белән шарт ителмәгән, абсолют, чикләнмәгән; һич шартсыз, ничек кенә булмасын. Шөбһә юк, мотлак харамдыр йоклап яту. (М. Гаф.) 2. Бәйсез

пр. с. 1) Абсолютный, безусловный, непремен-ный. 2) Неограниченный, независимый.


Мотлакан* р. Шартсыз, шиксез, ничек булса да, һичнәрсәгә карамастан. Әфәндем бал икмәксез мотлакан мигъдәне яндырыр диде. (К. Нас.)

пр. с. Абсолютно, безусловно, непременно.


Мотмәин сф. Тынычланган, күңеле тынычлык тапкан, күңеле утырган. Кальбең мотмәин булган... (К. Нас.)

пр. д. Уверенный, спокойный, убеждённый.


Мотмәиннә сф. Мотмәин-нең мнс. Кайт, и нәфсе мотмәиннәм. (Г. Тук.).

жен. от мотмәин.


Моттарид сф. 1) Эзлекле, бербер артлы килгән. 2) Тулысынча кабул ителердәй, тәртипле. 3) Төзек.

пр. д. 1) Непрерывный, последовательный. 2) Безусловный. 3) Исправный.


Мотыйг сф. Буйсынучы, баш июче, сүз тыңлаучы. Юмартлык кылган кеше халыкны үзенә мотыйг кылды. (К. Нас.)

пр. д. Покорный, послушный.


Мотыйганә р. Буйсынып. Зиа сукырның кулында мотыйганә җылаган гармонга карап катып торды. (Г. Ибр.)

н. Покорно, послушно.


Мофрит cф. кара: мофрита.

см. Мофрита.


Мофрита cф. Уртачалык чигеннән узып киткән; чамадан тыш.

пр. д. Чрезмерная, непомерная, неумеренная.


Мофтыйр cф. дини Уразасын ачучы.

пр. д. рел. Прерывающий пост, завтракающий.


Мохабир cф. Хәбәрләшүче, бер-бере белән хәбәрләшеп, язышып торучы.

пр. д. Переписывающийся, имеющий письменные сношелия.


Мохабарат ис. Мохабәрә-нең к.

сущ. мн. от мохабәрә.


Мохабәрә м. III. Хәбәрләшү, хәбәр алышу.

м. III. Переписка; корреспонденция.


Мохадәга м. III. Алдашу, хәйләләшү.

м. III. Обман (взаимный).


Мохадәнәт м. III. Дуслык, ихласлык. Рәкыйбләр арасында мохадәнәт улмаячагы табагыйдер. (Ш. ж.)

м. III. Изъявление дружбы; дружба.


Мохалиф сф. 1) Охшашмаган. 2) Каршы килә торган, каршы. Җил мохалиф булып, диңгез өстендә дулкыннар пәйда булды. (К. Нас.)

пр. д. 1) Противоречащий; противоречивый. 2) Противник.


Мохаләса м. III. 1) Үзара чын дуслык, татулык, яратышып тору. 2) Ихласлы, турылыклы булу.

м. III. 1) Искренняя дружба. 2) Преданность, верность.


Мохаләта м. III. 1) Катнаштыру, аралаштыру, буташтыру. 2) Катышу, катнашу.

м. III. 1) Примешивание. 2) Общение, сношение.


Мохаләфәт м. III. Каршылык, каршы булу, оппозиция; каршы хәрәкәт. Мохаләфәт дошманлыкны муҗибдер. (К. Нас.)

м. III. Противоречне, оппозиция, неповиновение, противодействие.


Мохасамә м. III. Дәгъвәләшү, тарткалашу-низаглашу. Җинаять мохасамдне, мохасамә дошманлыкны лязим итә. (К. Нас.)

м. III. Спор, тяжба, вражда, антагонизм.


Мохасим сф. Дәгъвәләшүче, тарткалашучы, низаглашучы, судлашып йөрүче.

пр. д. Противник, соперник, ведущий тяжбу.


Мохат сф. кара: мөхат.

см. Мөхат.


Мохатарә м. III. Куркыныч, куркынычлыкка төшү. Кыз кешенең кәлмәсе тәгаҗҗебле вә мохатарәле бер эш... (М. Ак.)

м. III. Опасность, риск.


Мохатиб сф. 1) Эндәшүче, снйләшүче, сүз белән .мөрәҗәгать итүче. 2) Сүз алып сөйләүче, оратор.

пр. д. 1) Говорящий, обращающийся с речью. 2) Оратор.


Мохаттат сф. Сызылган, юл-юл итеп сызылган.

пр. с. Полосатый, рубчатый.


Мохатәб сф. 1) Эндәшелгән зат; тыңлаучы. Тәнакыш юк мисалдә, әй, мохатәб. (Г. Тук.) 2) грам. 2нче зат.

пр. с. 1) Тот, к кому обращена речь. 2) грам. 2-е лицо.


Мохатәбә м. III. 1) Бер-берснә эндәшү. 2) Кара-каршы сөйләшү.

м. III. 1) Обращение. 2) Обмен речами; беседа.


Мохбир сф. 1) Хәбәрче, хәбәр бирүче, хәбәр китерүче. 2) Газета хәбәрчесе.

пр. д. 1) Вестник. 2) Корреспондент.


Мохилл сф. Зарар китерүче, бозучы; тукынучы; комачаулаучы; тәртип бозучы, шау-шу күтәрүче.

пр. д. Расстраивающий, портявдий, мешающий, нарущающий порядок, тишину.


Мохилл намус — намуска тукынучы, намусны хурлаучы.

Задевающий (чью-либо) честь.


Мохлис сф. Ихласлы; дуслыгы, могамәләсе чын күңелдән булган кеше. Адәмнең кәсеб кылганының иң файдалысы мохлис дустыр. (К. Нас.)

пр. д. Искренний, сердечный, честный, преданный.


Мохриб сф. 1) Зарар китерүче, бозучы, һәлак итүче. 2) Харап итүче, вәйран итүче, ватучы, җимерүче.

пр. д. 1) Вредитель, разрушитель, губитель, истребитель. 2) Разрушающий; разрушительный.


Мохсинат ис. Мохсинә-нең к.

сущ. мн. от мохсинә.


Мохсинә ис. 1) Ирле хатын; намуслы хатын. 2) Гыйффәтле (хатын).

сущ. 1) Замужняя. 2) Целомудренная.


Мохтазир сф. Үләргә хәзер торучы, хәзерләнеп торучы, үлемгә хәзерләнүче. Икесе дә кинәт сырхау булып, бер түшәктә мохтазир булган хәлдә... (К. Нас.)

пр. д. Находящийся при смерти.


Мохтар сф. 1) Сайланган, сайландык. 2) Ирекле, ихтьшрлы 3) Иреге үзендә булган кеше, бәйсез.

пр. с. 1) Полномочньй, самостоятельный. 2) Выборный. 3) Избранный, свободно действующий.


Мохтариять ис. 1) Иреклелек, ихтыярлылык. 2) Бәйсезлек, идарә үз ихтыярында булучылык.

сущ. 1) Свобода выбора, свобода воли. 2) Самостоятельность; самоуправление.


Мохтаҗ* сф. Хаҗәте булган кеше, фәкыйрь, моң, ярдәмчесез.

пр. д. Нуждающийся, ощущающий потребность (в чем-либо).


Мохтыйр сф. Хәтергә китерүче, хәтерләтүче, искә төшертүче.

пр. д. Напоминающий, заставляющий вспоминать.


Мохтәзән сф. 1) Хәзинәдә сакланган. 2) Җыелган.

пр. с. 1) Накопленный; припасённый. 2) Собранный, хранимый.


Мохтәлятъ сф. 1) Катыш, /башка әйбер белән катышкан. 2) Катлаулы.

пр. д. 1) Смешанный; сводный, сборный. 2) Сложный.


Мохтәлиф сф. Төрле, һәртөрле, капма-каршы; чуалган.

пр. д. Различный, разный; запутанный.


Мохтәлифә сф. Мехтәлиф-нең мнс.

жен. от мохтәлиф.


Мохтәләф сф. Каршы (фикер); килешә ялмау.

пр. с. Протиңоположное (мнение); несогласие, разногласие.


Мохтәригъ сф. Уйлап табумы, уйлап чыгаручы.

пр. д. Изобретатель, сочинитель.


Мохтәрәгат ис. Уйлап табылганнар, уйлан чыгарылганнар, уйлап чыгаган нәрсәләр. Баруд чин, халкы мохтәрәгатыннандыр. (К. Нас.)

сущ. Изобретения.


Мохтәрәгъ сф. 1) Уйлап табылган, уйлап чыгарылган. 2) күч. Уйдырма.

пр. д. 1) Изобретённый, выдуманный, сочинённый. 2) перен. Выдумка.


Мохтәс сф. Бер нәрсәгә караган, хасланган, билгеләнгән; үзенчәлекле, специфик.

пр. с. Свойственный, специальный, особенный, специфический.


Мохтәсар сф. 1) Кыска, кыскача. 2) Теләкне кыскалык белән аңлату. Мохтасар кылды — кыскартты.

пр. с. 1) Краткий, неболыпой, сокращённый; резюмированный. 2) Краткое, сокращённое изложение.


Мохтәсарән р. Кыскалык белән, кыска итеп, кыскама, кыскартып.

н. Вкратце, кратко.


Мөхтәҗиб сф. Капланучы, өртелүче, канланган, өртелгән.

пр. д. Покрывшийся, закутавшийся.


Мохәйял сф. Хыял ителгән, юк-бар уйдан торган, хыялый.

пр. с. Воображаемый, фантастический.


Мохәйяр сф. Сайлауда ирекле, ихтыярлы. Ике эш арасында мохәйяр булса, җиңелрәкне ихтыяр кылыр иде. (К. Нас.)

пр. с. Свободный в выборе.


Мохәлләфат ис. 1) Үлгән кешенең калдырган нәрсәләре. 2) Мал-мөлкәт.

сущ. 1) Имущество, перешедшее по наследству. 2) Достояние; собственность.


Мохәлләфә ис. Тол хатын.

сущ. Вдова.


Мохәрриб сф. кара: мохриб.

пр. д. см. Мохриб.


Мохәссас сф. Атап билгеләнгән; үзенә генә караган.

пр. с. 1) Назначенный, определённый. 2) Присвоенный (кому-либо).


Мохәффиф сф. 1) 'Җиңеләйтүче, җиңел ясаучы. 2) Гадиләштерүче. 3) Түбән күрүче.

пр. д. 1) Облегчающий, смягчающий. 2) Упрощающий. 3) Принижающий (чьё-либо достоинство).


Мохәффәф сф. 1) Җиңеләйгән, җиңеләйтелгән. 2) Кыскартылган. Камилә белән „урыс Пәкри" (Әбүбәкердән мохәффәф) дигән бер егетне уйнаш кылуда төһмәт итеп... (Г. Ибр.)

пр. с. 1) Облегчённый, смягчённый. 2) Сокращённый, упрощённый.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Ме Ми =>Мо<= Му Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ