Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Мa Ме Ми Мо Му Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Муазәнәт ис. 1) Бәрабәрлек, тигезлек. 2) Бертигез үлчәүдә булу.

сущ. 1) Балансирование, уравновешивание. 2) Равновесие.


Муалят м. III. 1) Дуслык, дусларча мөгамәлә. 2) Ярдәм. Дошманың синең белән мөшавәрәт кылышса, сиңа дошманлыгын куеп муалят итмеш булыр. (К. Нас.)

м. III. Дружба, дружеское отношение. 2) Помощь.


Муанәсәт м. III. 1) Дуслашу; бер-бере белән ияләшеп, дуслашып, аралашып яшәү. 2) Утырдашлык. Ялкаулар белән муанәсәт кыйлмактан, вә алар белән мәслихәт кыйлышмактан саклан, димешләр. (К. Нас.)

м. III. 1) Установление дружеских отношений; дружба. 2) Собеседование.


Муасат ис. Кешенең сагышын (гамен) тарату; ярдәмләшү, булышлык. Сездән элгәреләр туйга мөвахәт вә муасат өчен чакыралар иде. (К. Нас.)

сущ. Помощь, поддержка.


Муасигъ сф. Сыйдыра торган. Милләтә һәр фикри тәфкирә муасигъ „Фикер"емез. (Г. Тук.)

пр. д. Вмещающий, вместительный.


Муафикъ* сф. 1) Муафыйк, туры килгән, тиң килгән, яраклы, килешле, урынлы. Маһруйның исеме җисеменә муафикъ. (3. Биг.) 2) Хуплаучы.

пр. д. Соответствующий, сообразный, подходящий; благоприятный. 2) Согласный, одобряющий.


Муаффәкыять ис. Уңыш, уңайлык, булдыра алучылык. Алар бу муаффәкыятьләргә ничек ирештеләр. (М. Гаф.)

сущ. Успех, удача; достижение.


Муаффәкъ сф. Булдыра алган, ирешкән, ирешә алган, эше барып чыккан, көче җиткән. Кариәләремә гарыз итәргә муаффәкъ булдым. (Г. Кам.)

пр. с. Благоприятствуемый, сопутствуемый удаче; способный, достигающий.


Муафәкать м. III. 1) Туры килүчелек, килешү-ярашулык. Муафәкатъ өлфэтне муҗабтер. (К. Нас.) 2) Яраклылык.

м. III. 1) Согласование; согласованность, соответствие, согласие. 2) Пригодность.


Муаҗәһә м. III. 1) Кара-каршы килү, йөзгә-йөз килү, очрашу. 2) Бер җирдә булу.

м. III. 1) Встреча лицом к лицу. 2) Присутствие (где-либо).


Муаһиб ис. Мәүһибә-нең к.

сущ. мн. от мәүһибә.


Муаһәбә м. III. Зур итеп, күп итеп бүләк бирү.

м. III. Большие дары, дорогие подарки.


Мувәкъкать сф. Вакытлы, бер вакытка караган, вакыт белән чикләнгән. Мувәкъкать бер хакыйрьлек галәмидер. (Г. Тук.)

пр. с. Временный; ограниченный во времени.


Мувәкъкатән р. Вакытлыча, вакытлы рәвештә.

н. Временно.


Мувәкъкыйть сф. 1) Вакытларны билгеләүче. 2) Хронометрчы.

пр. д. 1) Определяющий время. 2) Хронометражист.


Мувәҗҗә с. Игътибарга алырлык, кабул итәрлек. Мувәҗҗә гозер — игътибарга алырлык сәбәп. Мувәҗҗә гозерләр китерерсең... (Г. Фәез.)

прил. Уважительный, приемлимый.


Музи сф. Җәбер итүче, җәфалаучы, рәнҗетүче, усал, иза чиктерүче.

пр. д. 1) Злой, несправедливый, мучающий. 2) Мучитель, истязатель.


Музият ис. Музи-нең к. Пакь булмаган җир бет, борча кебек музиятның булуына сәбәптер. (К. Нас.)

сущ. мн. от музи.


Мукыйз сф. Уятучы; аңлатучы, ачыклаучы.

пр. д. Пробуждающий, возбудитель; объясняющий.


Мукыйзат ис. 1) Дару исеме. 2) Уятучылар. Рөхемдәге авырулар өчен истигъмаль кылыныр, „мукыйзате рөхем" диерләр. (К. Нас.)

сущ. 1) Название лекарства. 2) Возбуждающие (лекарства).


Мулля җәлял ис. Китап исеме. „Мулля җәлял"дан бәхәсләр йөртеп... (3. Һади.)

сущ. Название книги.


Мум ф. ис. Балавыз; шәм.

п. сущ. Воск, свеча.


Мума иләйһи ст. Күрсәтелгән, югарыда исеме телгә алынган; шул. Мума иләйһи сахиби мосафирханә кызы. (М. Ак.)

сс. Вышеупомянутый; этот.


Мумия ф. ис. 1) Мумия (черемәслек хәлгә китерелеп киптерелгән мәет). 2) Сынган сөякне ялгау өчен кулланыла торган дару.

п. сущ. 1) Мумия (набальзамированные останки покойника). 2) Мумия (мазь, исцеляющая перелом костей.).


Мунис сф. 1) Ияләшкән, өйрәнгән, җирләшкән; дус, якын. 2) Якын дус, әшнә. Ачык йөзлелек мунислекне пәйда кыйлыр. (К. Нас.)

пр. д. 1) Общительный. 2) Интимный друг; сотоварищ.


Мурис сф. 1) Китерүче; бирүче, йөкләүче. 2) Мирас калдыручы.

пр. д. 1) Приносящий; дающий, обязывающий. 2) Завещатель; завещающий.


Мурчә, мурҗә ф. ис. Кырмыска. Әгәр кеше яхшылыкны елан вә мурчәгә кылса, заегъ китмәй. (Мәҗмәгыл хикәять).

п. сущ. Муравей.


Муса ләһ ст. Үлүче тарафыннан аңа васыять әйтелгән кеше.

сс. Наследник.


Муса биһ ст. Васыять ителгән нәрсә.

сс. Завещанная вещь.


Мусави с. 1) Мусага караган, Муса динен тотучы. 2) Яһуди. 3) Шигаларның җиденче имамнары Мусадан килүче.

прил. 1) Еврей, последователь Моисеева закона. 2) Еврейский. 3) Происходящий от седьмого шиитского имама Мусы.


Мусый сф. Васыять әйтүче кеше.

пр. д. Завещающий.


Мусыйкый с. Музыка белеме(нә), музыка(га караган).

прил. Музыкальный.


Муш ф. ис. Тычкан, күсе. Уйку эчендә шөтер (тәвә) улан ул муш кеби. (Ут. Им.)

п. сущ. Мышь, крыса.


Муҗиб сф. Сәбәп итүче, барлыкка китерүче. Мөхәләфәт дошманлыкны муҗибтер. (К. Нас.)

пр.д. Причина, повод; побудительный мотив.


Муҗид сф. Иҗат итүче, барлыкка китерүче, үзлегеннән табып чыгаручы. 2) Алла эпитеты. Алар өч муҗидкә ышаналар иде. (3. Һади.)

пр.д. 1) Порождающий, вызывающий к существованию. 2) Творец, создатель (эпитет Аллаха).


Муҗәб сф. 1) Берәр эштән яки сүздән килеп чыккан хәл. 2) Соңыннан булган эш, нәтиҗә, йомгак. Зарарымызнын мужәбе улан шәйләре... (К. Нас.)

пр.с. 1) Ставший неизбежным, 2) Результат, вывод.


Муҗәз сф. Кыска һәм аңлаешлы сүз, уй. Аз сүзле булмак вә муҗәз сөйләмәк кешенең, гакылына дәлилдер. (К. Нас.)

пр.с. Сокращённый; лаконичный.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Ме Ми Мо =>Му<= Мә Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ