Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Та
Ти
То
Ту
Ты
Тә
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Туба ис. 1) Дини хорафат буенча җәннәттә булган бер агач исеме. 2) „Ни гүзәл, ни яхшы!" мәгънәсендә ымлык.
| |
сущ. 1) По религиозному поверью — название дерева в раю. 2) Междометие —восклицание одобрения.
| |
|
Тула с. Озын. Йәд тула — 1) Озын кул. 2) күч. Тирән белем. Ибне Сина, голуме галип тәхсыйленә керешеп, табигыят, фәлсәфә вә кәлям фәннәрендә йәд тула сахибы улды. (Ш. ж.)
| |
прил. Длинный. Йәд тула — 1) Длинная рука. 2) перен. Глубокое знание.
| |
|
Тул ис. 1) Озынлык. 2) Төшлек сызыгы; җир шарының озынлык сызыгы.
| |
сущ. 1) Продолжительность, протяжение. 2) геогр. Долгота, длина.
| |
|
Туле гарби ст. Көнбатыш озынлыгы.
| |
сс. Западиая долгота.
| |
|
Туле шәркый ст. Көнбатыш озынлыгы.
| |
сс. Восточная долгота.
| |
|
Туле әмәл ст. Өметтә комсызлык, мәңге үлмәс кебек дөнья куу. Адәмнең туле әмәленнән әҗәл көлә имеш, әгәр әҗәлне күрсәгез, туле әмәлне ташлар идегез. (К. Нас.)
| |
сс. Надежда на вечность, ненасытная жажда жизни.
| |
|
Тулән р. Буенча, буена, буйга.
| |
н. Вдоль.
| |
|
Тулән вә гарзан гыйб. Озынлык вә киңлеккә, аркылыга һәм буйга.
| |
фр. Вдлину и в ширину вдоль и поперёк.
| |
|
Туран* ф. ис. Иранлылар тарафыннан төрки халыклар яшәгән урыннарга бирелгән исем. Әкъвәме турания — туран халыклары, төрки халыклар.
| |
п. сущ. Туран (у иранцев название страны, населённой тюркскими народами).
| |
|
Тутия ис. 1) Цинк, цинк тузаны. 2) Хыялда гына булган бер кыйммәтле җәүһәр исеме.
| |
сущ. 1) Цинк. 2) Название несуществующего драгоценного камня.
| |
|
Тутый* ф. ис. Тутый кош.
| |
п. сущ. Попугай.
| |
|
Туфан* ис. 1) Көчле ташкын. 2) Көчле яуган яңгыр.
| |
сущ. топ. 2) Продолжительный ливень.
|
|
|