Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Тәбабәт кара: тыйбабәт.
| |
см. Тыйбабәт.
| |
|
Тәбаен м. VI. 1) Аерым булу, ара ераклыгы. 2) Капма-каршылык.
| |
м. VI. 1) Различие, контраст. 2) Противоречие.
| |
|
Тәбагать ис. Басу (китап басу эше). Язу, хәреф һәм тәбагатъ һөнәренең дөньяга чыгуы гыйлем-кәшфият вә һөнәрнең җәелүенә сәбәп булды. (Ш. ж.)
| |
сущ. Печатание, кинигопечатание, типографское дело.
| |
|
Тәбагыд м. VI. Ераклашу. Әй ана, бездән тәбагыд кыл — ерак, утыр димәктер. (К. Нас.)
| |
м. VI. Удаление, отдаление (друг от друга).
| |
|
Тәбаигъ Табигать-нең к. Адәмдә гадәт бишенче табигатьдер, табаигъ инсаннан аерылмаган шикелле, гадәт һәм аерылмас. (К. Нас.)
| |
мн. от табигать.
| |
|
Тәбар ф. ис. 1) Чыгыш. 2) Раса. 3) Нәсел. Күреп хиш вә тәбарым, дусты-ярым. (Ут. Им.)
| |
п. сущ. 1) Происхождение. 2) Раса. 3) Династия.
| |
|
Тәбашир I ис. Сөенеч (шатлык) хәбәрләре.
| |
сущ. Благоприятные, радостные вести.
| |
|
Тәбашир II ф. ис. Акбур, бур.
| |
п. сущ. Мел.
| |
|
Тәбаһ ф. с. 1) Бозык, бозылган. 2) Юкка чыккан.
| |
п. прил. 1) Испорченный, гнилой, негодный. 2) Уничтоженный, погибший.
| |
|
Тәббах ис. Пешекче, пешерүче, повар. Аштан кыл чыкты, ник карамадың, дип тәббахны орышты һәм җәза бирде. (К. Нас.)
| |
сущ. Повар.
| |
|
Тәбган р. Ияреп, иярүче булып.
| |
н. Следуя за кем-либо.
| |
|
Тәбгыйд м. II. Ерагайту, ераклаштыру.
| |
м. II. Удаление, отдаление.
| |
|
Тәбгы табигыйн ст. дини Иярченнәргә иярченнәр. Сәхабәләр сөхбәтендә булганнар табигыйн аталдылар, аннан соңгылар тәбгы табигыйн тәсмия кылындылар. (К. Нас.)
| |
сс. рел. Современники сподвижников Мухаммеда.
| |
|
Тәбгыять ис. Иярүчелек, буйсынучылык. Яздыгы мәкаләсендә гакылдан зиядә хискә тәбгыять итмеш. (Ш. ж.)
| |
сущ. 1) Подчинённость, вассальность. 2) Подданство.
| |
|
Тәбдигъ м. II. 1) Яна нәрсә уйлап чыгару. 2) Иҗат итү.
| |
м. II. 1) Создание, творение, изобретение. 2) Творчество.
| |
|
Тәбдил м. II. Үзгәртү, алмаштыру, икенче хәлгә кертү. Аның сурәте мәгыйшәте бераз тәбдил улды. (М. Ак.)
| |
м. II. Замена, изменение, превращение.
| |
|
Тәбйиз м. II. 1) Ак төскә буяу. 2) Акка күчереп язу.
| |
м. II. 1) Беленне, отбелка; побелка. 2) Переписка набело.
| |
|
Тәбкир м. II. Иртәләтү, иртәдән үк керешү. Берәр җиргә гаскәр җибәрсә, көннең әүвәлендә, ягъни иртә белән җибәрә иде; әмере мегаштә да тәбкир мөстәхәбдер. (К. Нас.)
| |
м. II. Делать (что-либо) сутра, рано, раньше.
| |
|
Тәблигъ м. II. 1) Ирештерү, җитештерү. 2) Хәбәр итү.
| |
м. II. 1) Доведение, до-ставление. 2) Сообщение, уведомление.
| |
|
Тәблигат Тәблигъ-ның к.
| |
мн. от тәблигь.
| |
|
Тәбрид м. II. Суыту, салкынайту.
| |
м. II. Охлаждение; рефрежирование.
| |
|
Тәбрик* м. II. Котлау, тәбрикләү. Сези ул, шөбһәсез, тәбрик идәрди. (Г. Тук.)
| |
м. II. Поздравление.
| |
|
Тәбриэ кара: тәбрия.
| |
см. Тәбрия.
| |
|
Тәбрия (тәбри) м. II. 1) Аклану. 2) Котылу, ераклашу. Җәмигъ халык наданлыктан тәбри кыйлыр вә качар. (К. Нас.)
| |
м. II. 1) Оправдывание. 2) Избавление, освобождение, удаление.
| |
|
Тәбсыйрә ис. (Кешедә әйберләрнең үзлекләрен) күрә алу, аңлау сәләте.
| |
сущ. Познавательная способность.
| |
|
Тәбхир м. II. Буга (парга) әйләндерү.
| |
м. II. Превращение в пар.
| |
|
Тәбшир м. II. Шатландыру, сөендерү, куандыру, сөенеч бирү. „Шура" идарәсе бу хакта булган дәгъваларның дәлилләрен "Шура" кабина (тышына) дәреҗ итәчәге белән тәбшир итәдер. (Ш. ж.)
| |
м. II. Добрая, радостная весть.
| |
|
Тәбширән р. Сөенеч белән, сөендереп. Садыйк вз тогъры адәмнәрне мәгъфарәт әҗергә наил булачакларын тәбширән бәян боермыштыр. (К. Нас.)
| |
н. Радуя.
| |
|
Тәбәга ис. Берәр дәүләтнең гражданнары, берәр дәүләт кул астындагы халык.
| |
сущ. Подданные.
| |
|
Тәбәддел м. V. Алышыну, алмашыну, үзгәрү, икенче хәлгә керү. Мәйданга бу ел чыгар зур тәбәддел (М. Гаф.)
| |
м. V. 1) Смена, перемена. 2) Изменение.
| |
|
Тәбәйен м. V. Ачылу, аңлашылу, ачык булу.
| |
м. V. Выявление, выяснение.
| |
|
Тәбйин м. II. Ачык итү, ачыклау.
| |
м. II. Разъяснение, пояснение.
| |
|
Тәбәллер м. V. Бәллүрләшү, кристаллашу.
| |
м. V. Кристаллизация.
| |
|
Тәбәнни м. V. Балалыкка алу, бала итеп тоту.
| |
м. V. Усыновление.
| |
|
Тәбәр ф. ис. Балта.
| |
п. сущ. Топор.
| |
|
Тәбәрреган р. Үз теләге белән биреп, бүләк итеп.
| |
н. Жертвуя, даря.
| |
|
Тәбәррегъ м. V. Бүләк итү, юмартлык.
| |
м. V. Пожертвование, подношение, дар.
| |
|
Тәбәрред м. V. Салкынаю, суыну.
| |
м. V. Охлажденйе, остужение.
| |
|
Тәбәррек м. V. 1) Бәрәкәтле. 2) Мөбарәк дип белү, һәркем өчен хөрмәтле, газиз саналу. Һәм тзбәррекләп боларны заты пакь, алды бер кодрәт кулы берлә сыйпап. (Ш. Баб.)
| |
м. V. 1) Экономный. 2) Благословенный.
| |
|
Тәбәррекән р. Мөбарәк дип белеп, мөбарәк дип.
| |
н. Считая что-либо благословенным.
| |
|
Тәбәсбыс м. I. 1) Түбәнләнеп ялвару. Нифак вә тәбәсбыс итмәгә һичбер мәҗбүриятем юктыр. (Ш. ж.) 2) Күзәтү.
| |
м. I. 1) Упрашивание. 2) Наблюдение, слежка.
| |
|
Тәбәссем м. V. Елмаю, көлемсерәү. Бер тәбәссем берлә дә тормыш юлым яктырткучы. (Г. Тук.)
| |
м. V. Улыбка.
| |
|
Тәбәссыр м. V. Ачык күзле булу, алдан күреп эш итү, дикъкатьләп карау. Тәбәссыр, ягъни гафил булмамак вә һәр эшне алдан күреп эш кылмактыр. (К. Нас.)
| |
м. V. Внимательность, рассудительность, осмотрительность.
| |
|
Тәбәххер I м. V. Берәр фән буенча диңгез кебек киң һәм тирән белемле булу.
| |
м. V. Углубление (во что-либо), подробное изучение (чего-либо).
| |
|
Тәбәххер II м. V. Парга әйләнеп китү, парга әйләнү. Кояш үсемлек яфракларының өске катын кыздыргач, эчендәге сулар тәбәххер итә башлый. (Г. Рәф.)
| |
м. V. Испарение, обращение в пар.
| |
|
Тәбәүвел м. V. Кече тәрәт.
| |
м. V. Мочеиспускание.
|
|
|