Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Тәвабигъ Табигъ I-нең к. Бу тәвабигъ җөмлә шарлатан икәндер белмәдем. (Г. Тук.)
| |
мн. от табигъ I.
| |
|
Тәвагыд м. VI. Вәгъдәләшү, сүз бирешү.
| |
м. VI. Взаимное обещание, сговор.
| |
|
Тәвазен м. VI. 1) Тиңләшү, 2) Үлчәүдә тигезлек.
| |
м. VI. 1) Уравновешива-ние. 2) Равновесие.
| |
|
Тәвазыг (тәвазыйг) м. VI. 1) Түбәнчелек, түбән дәрәҗәле итеп күрсәтү. 2) Тыйнаклык, әдәплелек. Габдесамат шаһ шаһзадәдән мең тәзәррыг вә тәвазыйглык белән бу хәзинәне кабул кылмакын рәҗа кылды. (К. Нас.)
| |
м. VI. 1) Принижение, умаление. 2) Скромность, воспитанность.
| |
|
Тәваиф кара: таваиф.
| |
см. Таваиф.
| |
|
Тәвали м. VI. Тоташ, туктаусыз, өзлексез, бер-бер артлы. Телим булырга мин инсаны гали, тели күңлем тәгали биттәвали. (Г. Тук.)
| |
м. VI. Непрерывно, беспрерывно, беспрестанно.
| |
|
Тәван ф. ис. Көч, куәт.
| |
п. сущ. Мощь, сила, способность.
| |
|
Тәвангәр ф. ис. 1) Бай, маллы кеше. 2) Җәмгыятьтә политик яки экономик көчкә ия булган кеше.
| |
п. сущ. 1) Имущий; богач. 2) Имеющий политическое или экономическое влияние в обществе.
| |
|
Тәварис м. VI. Бабалардан мирас итеп алу. Тәварис үзенең тәэсирен күрсәтми калмый, Җәләштә бабалары зурлыгы күләгәсе бар. (Г. Ибр.)
| |
м. VI. Переход по наследству, получение наследства.
| |
|
Тәварих 1) Тарих-ның к. Бу нәвадир рузгар булганлыктан, тәварих вә әхлак китапларына язылырга лаектыр. (К. Нас.) 2) Елъязмалар.
| |
1) мн. от тарих. 2) Летопись.
| |
|
Тәватер м. VI. 1) Эзлеклелек. 2) Бер хәбәрнең телдән-телгә күчеп җәелүе.
| |
м. VI. 1) Последовательность, непрерывность. 2) Распространение молвы.
| |
|
Тәваф ис. Бер нәрсәнең , тирә-ягын әйләнү. Әмма анда тәтәйләрне генә тәваф итәргә мөяссәр була алмадык. (М. Гал.)
| |
сущ. Обход, объезд.
| |
|
Тәвафык м. VI. 1) Бер-беренә туры килү, муафыйк булу. 2) Ярашышу.
| |
м. VI. 1) Соответствие. 2) Взаимное согласие.
| |
|
Тәваэм ис. Игез, игезәк.
| |
сущ. Близнец.
| |
|
Тәваэман ис. Ике игезәк. Икесе дә ике күз кебек тәваэман. (К. Нас.)
| |
сущ. дв. ч. Близнецы.
| |
|
Тәваҗеһ м. VI. Күзгә-күз карап тору, кара-каршы килү.
| |
м. VI. Встреча лицом к лицу, стояние друг против друга.
| |
|
Тәваҗеһән р. Йөзгә йөз каршы буларак, кара-каршы килеп.
| |
н. Лицом к лицу, друг против друга.
| |
|
Тәвәгъгыл м. V. Бер эш белән бик нык булышу, тирән шөгыльләнү. Каберләрне зиярәт итүдә тәвәгъгыл итмәктән нәһи кылмыштыр. (Ш. ж.)
| |
м. V. Углубление во что-либо, упорное занятие чем-либо.
| |
|
Тәвәккел м. V. 1) Кыюлык белән эшкә керешү. 2) Булуга (булдыруга) ышану. 3) дини Тапшырылу. Аллага тәвәккел — Аллага тапшырылу, Аллага таяну.
| |
м. V. 1) Решимрсть, отважность. 2) Надежда на осуществление. 3) рел. Упование (надежда) на Аллаха.
| |
|
Тәвәккелән р. Тәвәккәлләп, ышанып, таянып.
| |
н. Решаясь, надеясь.
| |
|
Тәвәккәл* кара: тәвәккел.
| |
см. Тәвәккел.
| |
|
Тәвәкъкый м. V. Саклану, тыелу.
| |
м. V. Осмотрительность, предусмотрительность, предосторожность.
| |
|
Тәвәкъкыгъ м. V. 1) Көтеп тору, өмет итү. 2) Үтенү, сорау. Хөрмәтле „Шура" мәҗәлләсендә ушбуга урын бирмәкеңезне тәвәкъкыгъ идәрем. (Ш. ж.)
| |
м. V. 1) Ожидание; надежда. 2) Просьба, прошение.
| |
|
Тәвәкъкыф м. V. 1) Тукталыш, туктау. Итәм дәрхаль тәвәкъкыф мин сабыйлык хатиратында. (Г. Тук.) 2) Тоткарлык. ...акчадан тәвәкъкыф булмас. (3. Биг.)
| |
м. V. 1) Остановка. 2) Задержка.
| |
|
Тәвәллед м. V. Туу, дөньяга килү. Гомәр Хәйям 430 сәнә һиҗри тарихында тәвәллед идеп. (Ш. ж.)
| |
м. V. Рождение, зарождение, происхождение.
| |
|
Тәвәррыг м. V. Суфилык, дин кушканча гына йөрү, начар эшләрдән саклану.
| |
м. V. Софизм; набожность, богобоязаенность, благочестие.
| |
|
Тәвәссел м. V. 1) Бер эш аркылы якынлашу, тоташу. 2) Үтенү, ялвару.
| |
м. V. 1) Сближение, соединеиие через посредство. 2) Мольба, просьба.
| |
|
Тәвассыг м. V. 1) Киңәю, зур булу. 2) Экспансия.
| |
м. V. 1) Расширение, увеличение размера. 2) Экспансия.
| |
|
Тәвәссыт м. V. 1) Уртада булу. 2) Арага керү; уртага төшү. Исеме сыйфатның әүвәлге хәрефе җенесеннән бер хәреф арттырылып „б" хәрефенең тәвәссыты белән кыб-кызыл дисәк... (К. Нас.) 3) Арадашлык, үрталык итү.
| |
м. V. 1) Центральность, срединное положение. 2) Вмешательство. 3) Посредничество.
| |
|
Тәвәттын м. V. 1) Ватан итү, җирләшү. 2) Бер җирдә тору.
| |
м. V. 1) Избрание местом жительства (напр., какую-либо страну). 2) Поселение.
| |
|
Тәвәххеш м. V. Кыргыйлану, вәхшиләнү.
| |
м. V. Одичание, озверение.
| |
|
Тәвәҗҗеһ м. V. 1) Бер якка карап китү, йөзне юнәлтү. Ибраһимгә тәвәҗҗеһ кылып: „Әй Ибраһим, каумеңнең лөгатен белермесең?" — диде. (К. Нас.) 2) Караш, илтифат.
| |
м. V. 1) Направление, обращение, ориентирование. 2) Обращение внимания.
| |
|
Тәвәһһем м. V. 1) Уйлану, хыял итү. 2) Шикләнү, шөбһәләнү, нигезсез уйлау.
| |
м. V. 1) Воображение, мечта. 2) Предположение, сомнение; домысел.
|
|
|