Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Тәхадес м. VI. Бер-беренә сөйләү, әнгәмә.
| |
м. VI. Рассказывание, беседа.
| |
|
Тәхаиф Төхфәт-нең к.
| |
мн. от төхфәт.
| |
|
Тәхакем м. V. Дәгъвалашу. Тәхакем кылаекъ дисәң, синең белән минем арада хаким хайван була ала. (К. Нас.)
| |
м. V. Тяжба.
| |
|
Тәхалеф м. VI. Бер-беренә каршы булу, бер-беренә буйсынмау.
| |
м. VI. Противоречие, взаимное неповиновение.
| |
|
Тәхассыс м. V. Бер нәрсәгә генә караганлык, белгечлек.
| |
м. V. Специализация, специальность.
| |
|
Тәхаттыр м. V. Хәтерләү, үткәнне искә төшерү. Моңаеп тибрәнә тик бер тәхаттырдан гына инде. (Г. Тук.)
| |
м. V. Воспоминание.
| |
|
Тәхаши м. VI. Саклану, сак булу.
| |
м. VI. Избегание, воздерживание (от чего-либо), осторожность.
| |
|
Тәхвил м. II. 1) Күчерү, әйләндерү. Болытны габид өстеннән бу кеше өстенә тәхвил кылды. (К. Нас.) 2) Алыштыру, үзгәртү.
| |
м. II. 1) Перемещение; передача. 2) Замена, изменение.
| |
|
Тәхвиф м. II. Куркыту, өркетү, хәвефләндерү. „Тогрылыкка тәргыйб вә хыянәттән тәхвиф мәкамендә китерелер. (К. Нас.)
| |
м. II. Запугивание, угроза.
| |
|
Тәхдид м. II. Чикләү, чик билгеләү, Әдипләремез үзләренең илһамларыны соңгы кавагыйд илә тәхдид итсәләр, бервакытта да татар әдәбиятын вөҗүдкә китерә алмаслар. (Ш. ж.)
| |
м. II. Ограничение, установление границ, предела.
| |
|
Тәхдир м. II. 1) Качыру, өрету, йөзне каплау. 2) мед. Йоклату (дару биреп).
| |
м. II. 1) Прятание лица девушки. 2) мед. Анестезия, усыпление.
| |
|
Тәхдис м. II. 1) Сөйләү, хәбәр итү, күчереп сөйләү. 2) Мактау. Нигъмәтләрне сөйләш вә зикер ит, зирә ки тәхдисе нигъмәт аның шөкередер. (К. Нас.)
| |
м. II. Рассказывание, повествование. 2) Расхваливание.
| |
|
Тәхдиш м. II. (Тырнак белән) тырнау.
| |
м. II. Царапание (когтями или ногтями).
| |
|
Тәхет I ис. Ас (өснең киресе), түбән. Истибдадыңыз тәхетендә тәрбияя чалышмалисез (эш күрәсез). (Г. Ибр.)
| |
Пред. Под.
| |
|
Тәхет* II ф. ис. Тәхет.
| |
п. сущ. Трон, престол.
| |
|
Тәхетгяһ ф. ис. Башкала, патша тора торган шәһәр.
| |
п. сущ. Столида, стольный город.
| |
|
Тәхзин м. II. Кайгыга төшерү.
| |
м. II. Причийение горя, огорчение.
| |
|
Тәхзир м. II. Куркыту, куркытып сакландыру, искәртү. Тәрбиясез йорттан кыз алмакны тәхзир өчендер. (К. Нас.)
| |
м. II. Предостережение, предупреждение.
| |
|
Тәхия ис. 1) Сәлам; яхшы теләк, Бәйзави тәхиядән морат сәламдыр димештер. (К. Нас.) 2) Бүләк.
| |
сущ. 1) Приветствие; привет, поклон; доброе пожелание. 2) Подарок.
| |
|
Тәхият Тәхия-нең к.
| |
мн. от тәхия.
| |
|
Тәхйир м. II. Сайлату; ихтыярына кую, ирек бирү.
| |
м. II. Предоставление свободы выбора.
| |
|
Тәхким м. II. Ныгыту.
| |
м. II. Укрепление, закрепление.
| |
|
Тәхким халь ст. Бер әйбернең элекке хәлен саклавы. 5 нче кагыйдә тәхким халь кагыйдәсе улмаса кирәк. (Ш. ж.)
| |
сс. Сохранение прежнего положения.
| |
|
Тәхкыйк м. II. 1) Бер нәрсә, яки мәсьәләнең дөреслеген, тулылыгын тикшереп табу, хәкыйкатен эзләү; хәкыйкатькә чыгару. Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил (Г. Тук.) 2) Шиксез, һичшиксез мәгънәләрендә дә йөри.
| |
м. II. 1) Проверка, расследование, исследование, изучение, нахождение истины, подтверждение правильности. 2) Встречается в значении без сомнения, бесспорно.
| |
|
Тәхкыйкат Тәхкыйк-ның к. Тарих гыйльме тәхкыйкат белән шөгыльләнүчеләрне утка ягу белән тулы. (Г. Ибр.)
| |
мн. от тәхкыйк.
| |
|
Тәхкыйрь м. II. Хурлау, хур итү, мыскыл итү, әһәмият бирмичә түбән күрү. Нанда шәп булсам да мин, тәхкыйрь итепсең пешмәгән. (Ш. Баб.)
| |
м. II. Презрение, унижение, пренебрежение.
| |
|
Тәхлил I м. II. Чишү, аеру, анализ. Бушап күңлем, була рухымда тәгътыйль; ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил. (Г. Тук.)
| |
м. II. Анализ, разложение.
| |
|
Тәхлил ысулы — аналитик метод.
| |
Аналитический метод.
| |
|
Тәхлил-тәркиб ысулы — аналитик-синтетик метод.
| |
Аналитико-синтетический метод.
| |
|
Тәхлил II м. II. 1) Зарар китерү, бозу. 2) Әчетү, серкәгә әйләндерү.
| |
м. II. 1) Порча, повреждение, приведение в негодность. 2) Окисление, брожение.
| |
|
Тәхлисъ м. II. 1) Коткару, котылдыру. 2) Йомгак ясау.
| |
м. II. 1) Освобождение, избавление, спасение. 2) Подведение итогов.
| |
|
Тәхлитъ м. II. 1) Катыштыру, кушу, аралаштыру. 2) Чуалчыклык; гайбәт, буш сүзлелек.
| |
м. II. 1) Смешивание, соединение. 2) Путаница; злословие.
| |
|
Тәхлиф I м. II. 1) Берсе артыннан икенчесен булдыру; берсе урынына икенчене булдыру. 2) Берәр нәрсәне үзеңнән соң калдыру.
| |
м. II. 1) Последовательное создание (чего-либо). 2) Оставление после себя (какого-либо предмета).
| |
|
Тәхлиф I I м. II. Ант иттерү.
| |
м. II. Привеление к присяге.
| |
|
Тәхлия I м. II. Бизәү, зиннәтләү.
| |
м. II. Украшение драгоценностями.
| |
|
Тәхлия II м. II. Бушату. Урынны тәхлия кылганнан соң, кызның янына бардым. (К. Нас.)
| |
м. II. Опоражнивание; разрядка, разгрузка.
| |
|
Тәхмид м. II. 1) „Әлхамдулиллаһи" дип Алланы мактау. 2) Шөкер итү.
| |
м. II. 1) Произнесение формулы „әл-хамду-лил-лаһи" („слава богу"). 2) Хвала, благодарение.
| |
|
Тәхмил м. II. 1) Йөкләтү, күтәртү. Бу эшкә сине нәрсә тәхмил кыйлды? ~ диде. (К. Нас,) 2) Сылтау.
| |
м. II. 1) Обременение, нагрузка. 2) Приписывание, сваливание вины на кого-либо.
| |
|
Тәхмин м. II. Чамалау, якынча гына билгеләү. Шул рәхмәт кояшының никадәр көчле буласын тәхмин итәр өчен... (Ф. Әмир.)
| |
м. II. Приблизительное определение, предположение.
| |
|
Тәхмини с. Чама(га караган), чамалау(га бәйләнешле).
| |
прил. Приблизительный, предположительный.
| |
|
Тәхминән р. Чама белән, чама буенча, якынча.
| |
н. Приблизительно, предположительно.
| |
|
Тәхмир м. II. Әчетү, шәрап әчетү.
| |
м. II. 1) Закваска. 2) Брожение (вина).
| |
|
Тәхмис м. II. 1) Бишкә бүлү. 2) Бишәрләү.
| |
м. II. 1) Деление на пять. 2) Упятерение.
| |
|
Тәхриб м. II. Хәрап итү, бозу, жимерү, вәйран итү. Хәрефләр тәбдил итеп, чит ләһҗәдән алма әдат, бел Мөсавидер бинаи рухыбыз тәхрибенә. (Дәрд.)
| |
м. II. Разрушение, уничтожение, опустошение.
| |
|
Тәхризъ м. II. Кызыктыру, күңел куйдыру. Гарип вә мөсафир-ләргә... моктәзый булган ригаягә тәхризъ мәкамында китерелер. (К. Нас.)
| |
м. II. Воодушевление, поощрение.
| |
|
Тәхрик м. II. 1) Хәрәкәтләндерү, кузгату, кыймылдату. Кулларыны күтәрмәя вә тәхрик кылмая таките калмады. (3. Биг.) 2) грам. Тартык хәрефләргә өс, ас, өтер кую,
| |
м. II. 1) Приведение в движение. 2) грам.Отласовка арабских сотласных.
| |
|
Тәхрикъ м. II. 1) Кабызу, яндыру. 2) Бик нык сусату.
| |
м. II. 1)3ажигание, сжигание. 2) Вызывание сильной жажды.
| |
|
Тәхрикят Тәхрик-нең к. Аның сәбәпле тәхрикят бәдәния садир булыр. (К. Нас.)
| |
мн. от тәхрик.
| |
|
Тәхрим м. II. Хәрамга чыгару, хәрам итү, тыю.
| |
м. II. Запрещение, наложение запрета.
| |
|
Тәхрими с. Хәрам итү(гә караган), хәрам итү(гә), тыю(га бәйләнешле).
| |
прил. Запрещённый (религией); незаконный.
| |
|
Тәхрир м. II. 1) Әсәр язу. Һәрбер башы тәхрирең белән ауласаң, тәкъриреңдә тик майласаң да балласаң. (Г. Тук.) 2) Хат, рәсми кәгазь. 3) Азат итү.
| |
м. II. 1) Написание произведения. 2) Письмо, официальная бумага. 3) Освобождение.
| |
|
Тәхрират Тәхрир-нең к.
| |
мн. от тәхрир.
| |
|
Тәхрирән р. Язма рәвештә.
| |
н. Письменно.
| |
|
Тәхрисъ м. II. 1) Комсызландыру, комсызлык уяту, хирысландыру. Укучыларны лиргыйб вә тәхрисъ кылу эшендә мөгаллимнәремезгә хезмәт йөкләтү мөмкин. (Ш. ж.) 2) Котырту.
| |
м. II. 1) Возбуждение жадности. 2) Подстрекание, провокация.
| |
|
Тәхриф м. II. 1) грам. Язылган сүзләрне үзгәртү. 2) Сүзнең хәрефләрен үзгәртү.
| |
м. II. 1) грам. Изменение форм слова. 2) Перестановка букв в слове, анаграмма.
| |
|
Тәхриҗ м. II. Чыгару, тышка чыгару.
| |
м. II. Выведение, удаление, исключение.
| |
|
Тәхсил м. II. 1) Гыйлем алу. Күрәм бер талиби тәхсилә варыр. (Г. Тук.) 2) Казану, булдыру, кулга төшерүгә омтылу. 3) Хасил итү.
| |
м. II. 1) Приобретение знаний. 2) Добывание, получение. 3) Создание.
| |
|
Тәхсиле хасил ст. 1) Эстәгәненә (эзләгәненә, теләгәненә) ирешү. 2) Барлыкка килү.
| |
cc. 1) Нахождение желанного, искомого. 2) Возникновение.
| |
|
Тәхсилдар гф. ис. Салым җыючы.
| |
ар.-п. сущ. Сборщик налогов.
| |
|
Тәхсин м. II. 1) Яхшы күрү; мактап яхшы дип әйтү. Әфгале тәхсин кылычын мәкабәләсендә ихсанга мөстәхикъ адәм хакында әйтелер. (К. Нас.) 2) Мәктәптә яхшы өлгергән укучыга бирелә торган мактау язуы.
| |
м. II 1) Похвала, одобрение. 2) Школьная похвальная грамота.
| |
|
Тәхсир м. II. Хәсрәтләндерү, хәсрәткә төшерү.
| |
м. II Причинение горя.
| |
|
Тәхсыйс м. II. Бер нәрсәгә хаслау, билгеләү. Сезсеңез вар гомереңезне миллэәтә тәхсыйс идән. (Г. Тук.)
| |
м. II Назначение, посвящение.
| |
|
Тәхтани с. 1) Аскы, астагы. 2) астр. Зөһрә йолдызы (планета).
| |
прил. 1) Нижний, исподний. 2) астр. Венера.
| |
|
Тәхте пай гф. ст. Аяк асты, аяк баскан жир. Габдесамат шаһның тәхте пайына йөз орып... (К. Нас.)
| |
ар.-п. сс. дословно под ногами.
| |
|
Тәхтессөрра ст. Җир асты. Санки, бән тәхтессөррада бер сөраем (туфракмын) ниләем. (Г. Тук.)
| |
сс. Подземелье.
| |
|
Тәхте тәсаррыф ст. (Берәүнең) җитәкчелеге астында, кулы астында. Якыннарыгызның, тәхте тәсаррыфыгызда булганнарның вә дусларыгызның ханәләрендә булган тәгамны атаманыгыз җаиздер. (К. Нас.)
| |
сс. Находиться под чьим-либо руководством (во власти), в распоряжении кого-либо.
| |
|
Тәхтә ф. ис. Такта.
| |
п. сущ. Доска, щит.
| |
|
Тәхтим м. II. Печать басу.
| |
м. II. Наложение печати, штемпеля.
| |
|
Тәхтыйэә м. II. Хатага чыгару, ялгышлыгын ачу, ялгышлыкта гаепләү.
| |
м. II. Обвинение в заблуждении, осуждение.
| |
|
Тәхфиф м. II. 1) Җиңеләйтү, җиңелгә санау. 2) Кимсетү. Шәехләрдән көләргә ярамый, тәхфиф голяма була... (3. һад.) 3) Сүзнең кайбер авазын төшерү, сүз кыскарту.
| |
м. II. 1) Облегчение; преуменьшение. 2) Насмешка. 3) Сокращение слова.
| |
|
Тәхфифән р. 1) Җиңеләйтеп; жиңелгә санап, җиңел итеп. 2) Кыскартып.
| |
н. 1) Облегчённо; преуменьшенно. 2) Сокращённо.
| |
|
Тәхшид м. II. Туплау, җыю, беректерү.
| |
м. II. Сосредоточение, концентрирование.
| |
|
Тәхшия м. II. Китап бите читенә язу; китапка кирәксез, артык сүзләр кертү.
| |
м. II. Вписывание в текст лишних слов; надписывание на полях книги.
| |
|
Тәхәддер м. V. Йөзен каплау, каплану, өртенү.
| |
м. V. Прятание лица, укрывание.
| |
|
Тәхәддес м. V. Барлыкка .килү, пәйда булу, килеп чыгу,
| |
м. V. Появление, рождение, возникновение, происхождение.
| |
|
Тәхәззен м. V. Кайгыру, кайгыга төшү.
| |
м. V. от гл. тәхәззәнә— печалиться.
| |
|
Тәхәззер м. V. Куркып саклану.
| |
м. V. Предостережение.
| |
|
Тәхәйел м. V. Хыял итү, хыял белән уйлау, хыялда сурәтләнү. Хыялымда синең җәмаләтең тәхәйел улыныр. (М. Ак.)
| |
м. V. Воображение, представление.
| |
|
Тәхәйер м. V. Ис китү, хәйран булу, таң калу. Бу тәхәйер вә тәәссеф улан шәйдер. (Ш. ж.)
| |
м. V. Изумление, удивление.
| |
|
Тәхәккем м. V. Хөкем сөрү.
|
м. V. Властвование, правление.
| |
|
Тәхәкъкыкъ м. V. Дөресләнү, чынлыгы, дөреслеге мәйданга чыгу. Шикаятьнең бөтен әсасы тәхәкъкыкъ итте. (Г. Ибр.)
| |
м. V. Удостоверение, подтверждение правильности.
| |
|
Тәхәллекъ м. V. Холык үзгәрүе, яхшы гадәтләргә өйрәнү.
| |
м. V. Изменение характера, перенятие манеры, нрава.
| |
|
Тәхәллел I м. V. 1) Аерылу, таркалу, төп матдәләренә аерылу. 2) Котылу, ирек алу.
| |
м. V. 1) Растдорение, разложение. 2) Освобождение (от чего-либо); избежание.
| |
|
Тәхәллел II м. V. 1) Бозылу, зарарлану. Тәгамга өргән нәфәс эчтән чыккан бозык һава булмак үзә эчкә кереп бәдәнгә тәхәллел киләчәк. (К. Нас.) 2) Аралашу, үтеп керү.
| |
м. V. 1) Порча, повреждение. 2) Проникновение, пронизывание.
| |
|
Тәхәллеф м. V. 1) Соңга калу, кичегү, артта калу. 2) Каршы булу, үтәмәү, буйсынмау. Ни сәбәпле син безнец бигатемезгә тәхәллеф кыйласың? — дип сорады. (К. Нас.)
| |
м. V. 1) Отставание, опаздывание. 2) Нарушение, неисполнение, неповиновение.
| |
|
Тәхәллыт м. V. 1) Катышу, кушылу, аралашу. 2) Буташтыру.
| |
м. V. Избежание, избавление, освобождение.
| |
|
Тәхәллыс м. V. Котылу, арыну.
| |
м. V. 1) Смешение, перепутывание. 2) Внесение путаницы.
| |
|
Тәхәммел м. V. Күтәрә алу; түзү, чыдау.
| |
м. V. Терпение, перенесение тягостей.
| |
|
Тәхәммер м. V. Әчү, хәмергә әйләнү.
| |
м. V. Брожение (вина), окисление.
| |
|
Тәхәррез м. V. Саклану.
| |
м. V. Остережение, опасение.
| |
|
Тәхәррек м. V. 1) Хәрәкәтләнү, кузгалу, кыймылдау. Тәхәррек итмәлиез, күрсәтеп хасләт вә сауләтләр. (Г. Тук.) 2) грам Тартык аваз хәрефләрен кыска сузыклар (ас, өс, өтер) белән әйтү.
| |
м. V. 1) Движение; подвижность. 2) грам. Огласовка согласных букв арабского алфавита.
| |
|
Тәхәрри м. V. Эзләү, табарга тырышу, караштыру, төпченү, тикшерү. Күп сәбәпләрнең кайсысы вөку-гыга сәбәптер» әсбабын тәхәрри кылу лязимдер. (К. Нас.)
| |
м. V. 1) Поиск, высматривание, выслеживание. 2) Расследование; дознание.
| |
|
Тәхәррият Тәхәрри-нең к.
| |
мн. от тәхәрри.
| |
|
Тәхәссер м. V. Хәсрәтләнү, кайгыру. Минем кулымда тәхәссер вә иштиактан гайре нәрсә калмады. (К. Нас.)
| |
м. V. Печаль, горе, скорбь, меланхолия.
| |
|
Тәхәссерән р. Кайгырып, хәсрәтләнеп. Җария тәхәссерән бу бәетне укыды. (К. Нас.)
| |
н. Печально, скорбно.
| |
|
Тәхәссес м. V. 1) Тою, сизү, хис итү. 2) Белешү.
| |
м. V. 1) от гл. тәхәссәсә — проникаться чувством (симпатии, любви). 2) Осведомление, разузнавание.
| |
|
Тәхәссыл м. V. 1) Алу, казану. 2) Барлыкка килү, хасил булу.
| |
м. V. 1) Добывание, получение. 2) Возникновение.
| |
|
Тәхәссын м. V. Ныгытылган яки ышанычлы урынга кереп бикләнү, саклану.
| |
м. V. Укрепление, пользование укрытием, самозащита.
| |
|
Тәхәссыс м. V. 1) Үзлек, үзенчәлек. Кенәриләрнең тәхәссысларын да сөйләп аладыр иде (Г. Газиз). 2) Белгечлек.
| |
м. V. 1) Свойство, особенность. 2) Специальность.
| |
|
Тәхәффыз м. V. Саклану, үз-үзен саклау; саклык. Тәхәффыз, ягъни һәр эштә сакланып эш кылмак... (К. Нас.)
| |
м. V. Сохранение, самосохранение; осторожность.
| |
|
Тәхәшшед м. V. Туплану, җыелу, берегү.
| |
м. V. Сбор, концентрация, сосредоточение.
| |
|
Тәхәшшегъ м. V. Үз-үзен горурсыз (түбән) тоту, кече күңелле булу; зураюдан (масаюдан) саклану.
| |
м. V. Самоунижение, смирение; скромность, воздержанность.
| |
|
Тәхәүвел м. V. 1) Әйләнү, әверелү, үзгәрү, эволюция. 2) Башкага әверелү. Голум вә мәгарифың дәлаләтенә күрә, табигатьтә фәна юк, я инхилял, я тәхәүвел вардыр. (Ш. ж.)
| |
м. V. 1) Эволюция, изменение. 2) Перелом, переход, преобразование.
| |
|
Тәхәүвеф м. V. Курку, куркыну.
| |
м. V. Испуг; боязнь, опасение.
| |
|
Тәхәҗҗер м. V. Ташка әйләнү; катып калу. Комнар, балчыклар кушылып ниһаять... тәхәҗҗер итәчәк. (Җ. Вәл.)
| |
м. V. Окаменение, оцепенение.
| |
|
Тәхҗил м. II. Оялту, кызарту.
| |
м. II. от гл. хәҗҗәлә — вызывать чувство стыда, заставить покраснеть.
|
|
|