Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәүбих м. II. Шелтәләү, орышу, хурлау, азарлау. Бичара үз-үзенә тәүбих кылып, ни булганын белмичә аһ итеп ... (К. Нас.)

м. V. Выговор, упрёк, порицаиие, укоризна.


Тәүбә* ис. Яраксыз эшне эшләмәскә сүз бирү; тәүбә итү.

сущ. 1) Раскаяние. 2) Обет, зарок.


Тәүбәи нәсух ст. Чын-чынлап үтәлгән, үтәлмәве мөмкин булмагаи чын күңелдән тәүбә. Хәзрәт тәүбәи нәсух кылып, яңадан якын бармаска тиешлеген бәян итте. (Г. Ибр.)

сс. Обязательно выполняемый обет, зарок.


Тәүваб ис. 1) Тәүбә итүче. 2) дини Тәүбәне кабул итүче, Алла. Тәүбәмезе тәүваб кабул кыйла имде. (К. Гал.)

сущ. 1) Кающийся. 2) рел. Прощающий (эпитет Аллаха).


Тәүгыйд м. II. Булачак җәза белән куркыту.

м. II. Угроза предстоящим наказанием.


Тәүзигъ м. II. Тарату, бүлеп бирү, өләшү. Фигыльләрне бабларга тәүзыйг кылмас ... (К. Нас.)

м. II. Распределение, раздача.


Тәүзигы мөкяфәт ст. Бүләк өләшү.

сс. Раздача подарков.


Тәүзыйх м. II. 1) Ачык аңлату, мәсьәләне аңлаешлы итеп яктырту. 2) Иске мәдрәсә программасында зур урын тоткан бер китап исеме. Тәүзыйх хан - тәүзыйх укучы. Сәедгәрәй Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә тәүзыйх хан иде инде (Г. Газиз).

м. II. 1) Пояснение, разъяснение, объяснение. 2) Название одной из книг, рекомендованных для изучения по программа старых медресе.


Тәүкил м. II. 1) Депутат итеп сайлау. 2) Вәкил итү; тапшыру, ышану. 3) Урынбасар итү.

м. II. 1) Избрание депутатом. 2) Назначенйе представителем; поручение, доверие. 3) Назначение заместмтелем.


Тәүкыйр м. II. Олылау, хөрмәтләү.

м. II. Уважеиие, почтение.


Тәүкыйрән р. Олылап, хөрмәтләп. Шаһзадә дәхи тәүкыйрән шулап, аначыгым, анам урынына анам була күр, диде. (К. Нас.)

н. Почтительно, с уважением.


Тәүкыйф м. II. Тоткын итү, кулга алу; конфисковать итү. Әмма шуны эшләргә риза булмасагыз, мин сезне тәүкыйф итәргә мәҗбүр булам (Г Газиз).

м. II. Арест, задержание; конфискация.


Тәүкыйт кара: тәэкыйт.

см. Тәэкыйт.


Тәүлид м. II. 1) Тудыру, бала таптыру, дөньяга китерү. 2) Җитештерү.

м. II. 1) Порождение. 2) Производство.


Тәүрат* ис. дини Яһудиләрдә Муса пигамбәр китабы.

сущ. рел. Тора, пятикнижие Моисея.


Тәүрия ис. 1) Яшерү, каплау, еретү. 2) Киная. Хәлифә бу сүздән тәүрия барлыгын фәһемләмәенчә ... (К. Нас.)

сущ. 1) Скрывание, прятание. 2) Иносказание, аллегория, парабола.


Тәүсигъ м. II. Киңәйтү, арттыру, җәелдерү, тарату.

м. II. Расширение, распространение.


Тәүсим м. II. 1) Тамга салу, хайванны тамгалау. 2) Исем бирү, ат кушу. 3) Мәккәдә хаҗилар бәйрәме.

м. II. 1) Наложение клейма на тело животного. 2) Называние, наименование. 3) Празднование паломников в Мекке.


Тәүсыйл м. II. 1) Җитештерү, илтеп тапшыру. 2) Кавыштыру.

м. II. 1) Доставка, вручение. 2) Связывание, соединение.


Тәүсыйт м. II. 1) Арага кертү. 2) Арадашчы итү (берәүне берәр эшкә). 3) Урталай бүлү.

м. II. 1) Вклинивание. 2) Назначение кого-либо посредником. 3) Деленне на две равные части.


Тәүсыйф м. II. Сыйфатлау, төсләрен, сыйфатларын бәян итү. Сыйфатыңны тәүсыйф итәм, Өммегөлсем! (Ш. Баб.)

м. II. Характеристика, описание, определение качества.


Тәүсыя м. II. Васыять итү, бер эшне тапшыру; киңәш бирү.

м. II. Завещание, препоручение, рекомендация.


Тәүтыйн м. II. 1) Торыр урын итү. 2) Күчереп җибәрү (бүтән җиргә).

м. II. 1) Избрание местом жительства. 2) Переселение (кого-либо).


Тәүфикъ* м. II. 1) Туры китерү. 2) Тәүфыйк, тыйнак (әдәпле) булу. Мәгълүмат тәүфикъ белән берләшмәгәч, вөҗданы гакылы белән серләшмәгәч. (Ш. Баб.) 3) Уңыш, бәхет. 4) Ярдәм.

м. II. 1) Приведение в соответствие. 2) Воспитанность, скромность. 3) Удача, счастье. 4) Помощь, содействие.


Тәүфир м. II. 1) Күбәйтү, арттыру. 2) Файда, табыш.

м. II. 1) Размножение 2) Прибыль, выгода.


Тәүхид м. II. 1) Берләштерү. 2) Унификацияләү. 3) дини Бер генә Аллага ышану.

м. II. 1) Единение, объединение. 2) Унификация. 3) рел. Исповедание единства божия, монотеизм.


Тәүхиде мәхрәҗ ст. мат. Вакланмаларның ваклаучыларын берләштерү. Кәсерләрне тәүхиде мәхрәҗ кыйлмак лязим килсә ... (К. Нас.)

сс. мат. Приведение к общему знаменателю.


"Тәүҗиһ м. II. 1) Юнәлү, мөрәҗәгать итү. 2) Йөзен бер якка әйләндерү.

м. II. 1) Направление, обращение. 2) Обращение лицом в какую-либо сторону.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә =>Тәү<= Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ