Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв Тәг Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Тәгаб иc. Мәшәкать, азап чигү, авырлык.

сущ. Трудность, затруднение.


Тәгаббед м. V. 1) Диндарлык. 2) Коллык, бәндәлек.

м. V. 1) Набожность, религиозность. 2) Попадание в рабство; рабство.


Тәгаббес м. V. Йөз чыту, караңгы чырай. Бу тәгаббес адәмнең табигатенә мохалиф нәрсә. (К. Нас.)

м. V. Хмурое выражение лица.


Тәгаввез м. V. дини Аллага сыгыну (әгүзе биллаһи дип әйтү).

м. V. рел. Произносить слова „Әгузе биллаһи"— боже упаси.


Тәгавын м. VI. Бер-беренә ярдәм итешү; хезмәттәшлек.

м. VI. Сотрудничество, взаимная помощь, взаимодействие.


Тәгади м. VI. Ике якның бер-беренә дошманлык итүе, кара-каршы дошманлык.

м. VI. Взаимная вражда.


Тәгаддед м. V. 1) Бердән артык булу, берничә булу, берничә санда булу. 2) Бер эштән икенчесенә күчү.

м. V. 1) Многочисленность, множество. 2) Переход от одного (дела) к другому.


Тәгаддеде зәүҗәт ст. Берничә хатынлы булу, күп хатын алу.

сс. Многоженство.


Тәгадди м. V. 1) Гаделлек, хаклык чигеннән чыгу, рәнҗетү, җәбер итү, хаксызлык итү. Бу бер залимның золымына вә тәгаддисенә тәгъризән әйтелер. (К. Нас.) 2) грам. Фигыльнең күчемлелеге.

м. V. 1) Совершение несправедливости; насилия (над кем-либо). 2) Нарушение чьих-либо прав. 3) грам. Переходность глагола.


Тәгадел м. VI. 1) Тигезлек. 2) Ике якның да гаделлектә булуы.

м. VI. 1) Равенство, равновесие. 2) Взаимная справедливость.


Тәгаеб м. VI. Бер-берен гаепләү, гаепләшү.

м. VI. Взаимное обвинение, оскорбление.


Тәгаер м. VI. Башкалык, төрлелек.

м. VI. Разнородность, разнообразие.


Тәгазед м. VI. Үзара ярдәм; бер-беренә булышу.

м. VI. Взаимопомощь, взаимная поддержка.


Тәгаззеб м. V. Ачулану.

м. V. Брань, злость, гнев.


Тәгаззел м. V. Газәл сөйләү, язу (берәр хатынның матурлыгын мактап язган шигырь).

м. V. Чтение, писание газели (стихотворение, воспевающее женскую красоту).


Тәгаззер м. V. 1) Гозер күрсәтү. 2) Көче җитмәвен (мөмкин булмавын) тану.

м. V. 1) Повод просить извинения. 2) Признание невозможности, бессилия.


Тәгаззи м. V. Туклану, азыклану.

м. V. Питание, насыщение.


Тәгаззияи рух гыйб. Рух азыгы, җан азыгы. Үзенең шул гаять кечкенә вә сай әдәбияты, илә тәгаззияи рух, итеп канәгатьләнергә мәҗбүр. (Җ. Вәл.)

фр. Духовная пища.


Тәгаззым м. V. Олы күренү, зур күренү, олылану, шәп булып маташу.

м. V. Самовозвеличивание, восхваление самого себя.


Тәгайен м. V. 1) Ачыклык, билгеле булу, ачык беленү. 2) Билгеләү. Вәкыфъләр тәгайен иттереп калдырырга кулыннан килмәде. (3. һад.)

м. V. 1) Ясностъ, определенность. 2) Выяснение; определение.


Тәгайер м. V. Үзгәрү, башкару, алмашыну. ... тәгайер әхвалдә изге вә яман әхлаклары мәгълүм булыр димәктер. (К. Нас.)

м. V. Замена; изменение.


Тәгайеш м. V. Яшәү, тереклек итү, көн күрү. Һәр айга тәгайеш өчен утыз алтын тәгъйин кылды. (К. Нас.)

м. V. Добывание средства на жизнь; существование (на что-либо).


Тәгаккес м. V. 1) Кирегә әйләнү, башы ахырына, асты өскә килү. 2) Чагылу.

м. V. 1) Превращение в противоположность. 2) Отражение.


Тәгаккыл м. V. Акыл йөртү, аңлау, төшенү.

м. V. Понимание, уразумение.


Тәгакыб м. VI. Нәүбәтләшү, чиратлашу, берсе соңыннан берсе килү. Заманнар тәгакыбы бәгъдендә череп, өзелеп төшмәсә, һич үз ирадәм белән төшерә алмам. (Г. И.бр.)

м. VI. Смена, последовательное прохождение.


Тәгали м. VI. Югарылану, бөекләну, бөек булу.

м. VI. Возвышение, подъём.


Тәгали биттәвали гыйб. Бер-бер артлы тоташтан һәм өзлексез бөекләну. Тели күңелем тәгали биттәвали. (Г. Тук.)

фр. Беспрерывно подниматься, возвышаться.


Тәгаллеб м. V. 1) Җиңеп чыгу. 2) Өстен булу, хөкем сөру. 3) Буйсындыру. Тәгаллеб газыб куәте белән хасыйл булыр. (К. Нас.)

м. V. 1) Преодоление. 2) Господство. 3) Покорение.


Тәгаллекъ м. V. 1) Бәйләнеш, бер нәрсәнең икенче нәрсәгә бәйләнешле булуы. 2) Мәхәббәт, дуслык.

м. V. 1) Связь, зависимость. 2) Приверженность, привязанность, любовь.


Тәгаллел м. V. Сәбәп эзләү, ялган сылтау күрсәтү.

м. V. 1) Отговорка. 2) Симуляция.


Тәгаллем м. V. Өйрәнү, белем алу, өйрәтелү. Яз тәгаллемнәргә тәргыйп, әйлә тәкъдир кадренә. (Г. Тук.)

м. V. Учение, обучение, изучение.


Тәгалә фиг. 1) Бөек булды, югары булды; бөек һәм югары булсын. 2) дини Бөек һәм югары булган Алла.

гл. 1) Стал высоким, возвышенным, поднялся; пусть станет великим, возвышенным. 2) рел. Эпитет Аллаха — „всевышний".


Тәгам ис. Аш, ашамлык, тагам. Бер угълы барып тәгам китерде. (К. Нас.)

сущ. Пища, продукты питания, еда.


Тәгамел м. VI. Бер-бере белән мөгамәлә итешү, эш йөртешү.

м. VI. Взаимодействие, сотрудничество.


Тәгами м. VI. 1) Сукырлану, күрмәү, ялган сукырлык итү. 2) Күрмәмешкә салышу.

м. VI. 1) Притворство в слепоте. 2) Старание не замечать (чего-либо).


Тәгаммед м. V. Ният, касд итү, белеп, теләп эшләү.

м. V. Преднамеренность, умысел.


Тәгаммеди с. Белеп (юри), эшләнгән, касд ителгән.

прил. Преднамерениый, умышленный.


Тәгаммедән р. Юри, белә торып, белеп, теләп, касд итеп.

н. Преднамеренно, умышленно.


Тәгаммем м. V. 1) Гомумиләшү. 2) Массалашу, һәммәгә бердәй булу.

м. V. 1) Обобщение. 2) Распространение.


Тәганнем м. V. Ганимәт, трофей.

м. V. Трофей, добыча.


Тәганнет м. V. Бәйләнү; каныгу; йөдәтү. Һөнәремез я тәганнет, я истихфаф, үз кыйлган эшемез юк исемездә. (Ак.)

м. V. Придирчивость, приставание.


Тәганни м. V. 1) Көйләү, җырлау. Я алайса тәганни кыл,— диделәр. (К. Нас.) 2) Бай булу, байлыкка ирешү, баю.

м. V. 1) Воспевание (кого-либю). 2) Обогащение.


Тәгареф м. VI. Танышу.

м. VI. Знакомство.


Тәгаррыз м. V. 1) Кеше эшенә катнашу (тыкшыну). 2) Басып керү; беренче булып сугыш ачу. Тәгаррызга мәнем нә микъдарым бар. (Ак.)

м. V. 1) Вмешательство. 2) Вторжение, агрессия.


Тәгарыз м. VI. Бер-беренә каршы булу, каршылык. Ике мөфсид тoгарыз идoр исә хәфифе ихтыяр кылыныр. (Ш. ж.)

м. VI. Столкновение; противоречие.


Тәгассер м. V. Авыраю, читенәю.

м. V. Затруднение.


Тәгассыб м. V. 1) Фанатизм. Чикмәгез бушка газапны — булмый да, чөнка бер мең пот тәгассыб бу мидә. (Г.Тук.) 2) Артык омтылу. 3) Үз халкын, милләтен артык сөю.

м. V. 1) Фанатизм. 2) Пристрастие, рвение. 3) Чрезмерная любовь к своему роду, нации, ко всему своему.


Тәгаттыр м. V. Хушбуйлану, исле май сөртенү.

м. V. душиться (духами).


Тәгаттыф м. V. 1) Шәфкатьле булу, ярдәм итү. 2) Теләктәшлек тойгысын белдерү.

м. V. 1) Милосердие; помощь. 2) Проявление сочувствия (к кому-либо).


Тәгатый м. VI. Бирешү, берберенә бирү, кара-каршы бирешү.

м. VI. Взаимообмен.


Тәгатыйеләфкяр гыйб. Фикер алышу. Кич булса, тәгатыйеләфкяр итеп, сүз сөйләп, озын таңнар аткан вакыт. (М. Гаф.)

фр. Обмен мнениями.


Тәгатыф м. VI. Бер-береңә шәфкать итү, бер-берен ярату.

м. VI. Отношение друг к другу с симпатией, сочувствие друг к другу.


Тәгафел м. VI. Белмәмешкә салышу, үзен белмәгән итеп күрсәтү.

м. VI. Игнорирование, притворство.


Тәгаффел м. V. Белмәгәнлек (ваемсызлык) күрсәтү.

м. V. Проявление невнимательности, беспечности.


Тәгаффен м. V. Череп исләнү, начар ис тарату.

м. V. Гниение, загнивание.


Тәгаффеф м. V. 1) Начарлык һәм әшәкелектән саклану. 2) Изгелек күрсәтү. 3) Тыйнаклык күрсәтү. Әмма фәкыйрьләр вә зәгыйфьләр кәмаль хәяларыннан тәгаффеф күрсәтеп сабыр итәрләр. (К. Нас.)

м. V. 1) Воздержание. 2) Добродетельность. 3) Проявление скромности.


Тәгашшык м. V. Гашыйк булу.

м. V. Влюбляться, становиться влюбленным.


Тәгаҗҗеб м. V. Гаҗәпләнү, ис китү, хәйран булу. Бу 25 яшьлек егеткә тәгаҗҗебләнерсең. (М. Ак.)

м. V. Удивление, изумление, восхищение.


Тәгаҗҗебән р. Исе китеп, гаҗәпләнеп, таң калып, хәйран булып. Халык дәхи ушбу углан хакында тәгаҗҗебән, ни була икән дип хәйран булып торырлар иде. (К. Нас.)

н. С удивлением, изумлением; восхищенно.


Тәгаҗҗел м. V. Ашыгу, ашкыну, үз-үзен ашыктыру.

м. V. Спешка, торопливость.


Тәгаһед м. VI. Бер-беренә сүз бирешү.

м.VI. Взаимное соглашение, договор.


Тәгаһһед м. V. Вәгъдә (сүз) бирү, өскә өкләмә алу. Ризасына мәхаләфәт итмәясез, билә тәгаһһед итегез ... (К. Нас.)

м. V. Обязательство, контракт, обет.


Тәгъбир* м. II. 1) Бер мәгънә белдергән Араза. 2) Телдән әйтү, аңлату. Илаһи димме, ничек тәгъбир итим, бер хис белән... (Г. Газиз). 3) Төш юрау, төштә күргәннәр буенча киләчәктәге эшләрдән хәбәр бирү.

м. II. 1) Фраза; выражение. 2) Устное объяснение. 3) Толкование сна, предсказывание.


Тәгъбирнамә гф. ис. Төш юрау китабы.

ар.-п. сущ. Сонник.


Тәгъбия м. II. Җиренә җиткереп хәзерләү, тәртипкә салу. Тулан ай тәгъбия сәрве үзрә кылды. (Хорәз.)

м. II. Приготовление, приспособление.


Тәгъвид м. II. Гадәтләндерү, кулга ияләштерү, гадәт иттерү. Вөҗдан илә гамәл арасында мөхаләфәтә инсаки тәгъвид идәр сүзләр. (Ш. ж.)

м. II. Приручение, приобщение (к чему-либо).


Тәгъвиз м. II. 1) Сихырлау; 2) Бөти, бөтү (күз тимәсен өчен таккан әйберләр). Берәү бер кешенең углына тәгъвиз яза. (К. Нас.)

м. II. 1) Заклинание, чары. 2) Амулет.


Тәгъвикъ м. II. Кичектерү, билгеләнгән срокны озайту.

м. II. Замедление, задержание.


Тәгъвйять м. II. Аздыру, юлдан яздыру.

м. II. Введение в заблуждение, соблазнение.


Тәгъвыйз м. II. Бер нәрсә урынына икенче бер нәрсә кайтару, берәр нәрсәнең хакын түләү.

м. II. Возмещение, компенсация, вознаграждение.


Тәгъдад ис. 1) Санау, санап чыгу. 2) Сан алу.

сущ. 1) Исчисление, перечисление, 2) Перепись (чего-либо).


Тәгъдид м. II. 1) Санап чыгу. 2) Бер төсле нәрсәләрне җыю.

м. II. 1) Пересчитывание, подсчёт, счет. 2) Собирание одинаковых предметов.


Тәгъдил м. II. 1) Гадел хәл итү, гаделлекне кайтару. 2) Йомшарту (хөкемне).

м. II. 1) Восстановление справедливости. 2) Смягчение (приговора).


Тәгъдия м. II. 1) Артыкка китү; гаделсезлек, хаксызлык. 2) грам. Күчемсез фигыльне күчемле ясау.

м. II. 1) Несправедливость; 2) грам. Образование переходного глагола от непереходного.


Тәгъзиб м. II. Газап күрсәтү, газаплау. Ки тәгъзиб әйләде дәһри, бу.лып агзы тулук кына. (Г. Кан.)

м. II. Мучение, пытка.


Тәгъзир I м. II. Ялган сәбәп (ялган гозер) күрсәтү.

м. II. Ложная причина.


Тәгьзир II м. II. 1) Суд карары буенча җәзалау. 2) Орышу. Дилка дәхи Синанны тәгъзир өчен чакырганын фәһемләп хафа булды. (К. Нас.)

м. II. 1) На казакие, взыскание (по приговору суда). 2) Выговор.


Тәгъзия I м. II. Аш бирү, азыкландыру, туйдыру.

м. II. Питание, насыщение, кормление.


Тәгъзия II м. II. Үлгән кешенең якыннарын юату, күңел юату, кайгырмаска, сабыр итәргә өндәү.

м. II. Утешение, выражение соболезнования.


Тәгъзия намә гф. ис. Некролог.

ар.-п. сущ. Некролог.


Тәгъзиять кара: тәгъзия II. Тәһниягез белән ашый, алмадыр ләкин тәгъзиятегез белән ашадык... (К. Нас.)

см. Тәгъзия II.


Тәгъзыйм м. II. Олылау, хөрмәтләү, хөрмәт итү. Шаһзадәне җан күңелдән гаять тәгъзыйм вә тәкрим белән зәвык вә сафа иттермәгә мәшгуль булдылар. (К. Нас.)

м. II. 1) Почитание, уважение. 2) Возвеличение, восхваление.


Тәгъзыймат Тәгъзыйм-ның к.

мн. от тәгъзыйм.


Тәгъзыймән р. Олылап, хөрмәтләп, олылау (хөрмәтләү) йөзеннән. Шаһзадә дәхи биззарур тәгъзыймән вә тәүкыйрән „шулай, аначыгым", — диде. (К. Нас.)

н. Почитая, прославляя, возвеличивая.


Тәгъйиб м. II. Гаепләү, гаепле дип әйтү. Раякярларның залимның шәрреннән сакласын дигән кебек догалары адәмне гайне тәнкыйс вә тәгъйибдер. (К. Нас.)

м. II. 1) Обвинение, порицание. 2) Осуждение.


Тәгъйин м. II. Билгеләү, хаслау, ачык күрсәтү.

м. II. Назначение, определение.


Тәгъйир м. II. Үзгәртү, башкаландыру, алмаштыру.

м. II. Изменение, перемена, замена.


Тәгъкыйб м. II. 1) Кичегү, соңга калу. 2) Эзәрлекләү. 3) Күзәтү. Хөсәен язны көтеп ала, аның һәрбер хәятын тлгъкыйб кыла иде (Г. Газиз).

м. II. 1) Опоздание. 2) Преследование.З) Наблюдение.


Тәгъкыйд м. II. 1) Төенләү, бәйләү. 2) Аңлаешсыз дәрәҗәгә җиткерү, катлауландыру; буталчыклык.

м. II. 1) Связывание. 2) Запутанность, сложность, неясность; усложнение (вопроса).


Тәгълиб м. II. Бер сүзнең мәгънәсенә туры китереп икенче сүз куллану; туры китерү.

м. II. Приведение в соответствие, замена одного слова другим.


Тәгълибән р. Туры китереп. Мәгънәсе хәрефе җәрләргә мотабикъ булмак җәһәтеннән тәгълибән хәреф .тәсмия кылынды. (К. Нас.)

н. Соответственно.


Тәгъликъ I м. II. 1) Аңлату. 2) Тагу, асу. Җәзгы җәүһәр ташын Хамилә хатынга тәгъликъ кылынса, вәләдәте сәһел булыр димешләр. (К. Нас.) 3) Бер эшкә икенче эшне шарт итеп күрсәтү. 4) Гарәп хәрефе белән языла торган язу төрләреннән берсенең исеме.

м. II. 1) Объяснение, толкование, комментарий. 2) Подвешивание. 3) ставигь в зависимость (от чего-либо); связывать. 4) Талик (особый вид почерка).


Тәгъликъ II м. II. 1) Бикләү, йозаклау.

м. II. Запирание.


Тәгълил м. II. Сылтау күрсәтү, сәбәп күрсәтү. "Өчен" сүзе сәбәп вә тәгълил өчен мәстәгъмәлдер. (К. Нас.)

м. II. Объяснение причин, мотивировка.


Тәгълим м. II. Өйрәтү, белдерү, укыту, дәрес бирү.

м. II. Учение, обучение; тренировка.


Тәгълимат* ис. 1) Тәгълимнең к. Тәгълиматың ушбу көнгә кадәр сәгадәткә ирештермәде. (М. Гаф.) 2) Директивалар, инструкцияләр.

сущ. 1) мн. от тәгълим. 2) Указания; инструкции, директивы.


Тәгълитъ м. II. 1) Ялгыш дип тану. 2) Ялгыштыру. 3) Ялгышлыкта гаепләү.

м. II. 1)Признание ошибочным. 2) Введение в заблуждение. 3) Обвинение в ошибке.


Тәгъмикъ м. II. Тирәнәйтү, тирәнләндерү.

м. II. Углубление.


Тәгъмим м. II. 1) Массалаштыру, гомумиләштерү. 2) Барлык җиргә кертү, тарату.

м. II. 1) Обобщение. 2) Введение повсеместно, распространение.


Тәгъмир м. II. 1) Төзү. 2) Бозылган нәрсәне төзәтү. 3) Яңарту, төзекләндерү. Ләкин хәлемезне тәгъмир итмәк вә төзәтмәк заманы да кичмештер. (Г. Габ.)

м. II. 1) Застраивание, строительство. 2) Починка, ремонт. 3) Обновление, реконструкция.


Тәгъм, тагым ис. 1) Тәм. 2) Ләззәт. Тәгъмен белгән кеше ашар, белмәгән төкереп ташлар. (К. Нас.)

сущ. 1) Вкус. 2) Приятное ощущение.


Тәгънә ис. 1) Сүгү, тел тидерү, ачулану. Хатымга итмәгел тәгънә. (Г. Кан.) 2) Сугу.

сущ. 1) Ругательство, порицание, ворчание. 2) Удар.


Тәгъриб I м. II. Гарәпчәләштерү, гарәпчәгә тәрҗемә итү.

м. II. Арабизация, перевод на арабский язык.


Тәгъриб II м. II. Куу, сөрү, сөргенгә җибәрү, читләштерү.

м. II. Изгнание, высылка, ссылка.


Тәгъриз м. II. 1) Ризасызлык (протест) белдерү. Шәһәремне сорама, дип тәгъриз кылды. (К. Нас.) 2) Читләтеп сөйләү. 3) Каршы тору.

м. II. 1) Выражение недовольства, протест. 2) Намёк. 3) Противодействие.


Тәгъризан р. Ризасызлык белдереп, каршы әйтеп. Аңа тәгъризан ул миңа әкәл аятен укып карагыз диде. (К. Нас.)

н. Протестуя, противодействуя.


Тәгърикъ м. II. Тирләтү, тир чыгарту.

м. II. Вызывание испарения, потение.


Тәгърим м. II. Үтәлергә тиешле эшне үтәтү. 2) Штраф салу.

м. II. 1) Принуждение к выполнению обязательства. 2) Наложение штрафа.


Тәгъриф м. II. 1) Таныту, таныштыру, белдерү, аңлату. 2) Тышкы күренешен сөйләп бирү. Швейцарның тәгърифенә бинаән ... (3. Бит.) 3) Билгеләү.

м. II. 1) Ознакомление, объяснение. 2) Представление (кого-нибудь). 3) Определение.


Тәгъсир м. II. Авырайту, авырлаштыру, читенәйтү, кыенлаштыру.

м. II. Затруднение, препятствование.


Тәгъсыйр м. II. Сыгу, сыгып суын чыгару.

м. II. Давить, выжимать (жидкость).


Тәгътыйль м. II. 1) Каникул. 2) Тик тору, эштән бушап ял итеп тору. Бушап күңлем, була рухымда тәгътыйль. (Г. Тук.)

м. II. 1) Каникулы. 2) Перерыв в работе, передышка.


Тәгътыйр м. II. Хуш ислеләндеру, яхшы ис белән исләндерү.

м. II. от глагола (гаттарә) — делать благоухающим, душить (духами).


Тагътыйш м. II. Сусату, эчәсен китерү.

м. II. Вызывание жажды.


Тәгъшир м. II. Унга бүлү, дистәләргә бүлү.

м. II. Разбивание на десять частей, деление на десятки.


Тәгъҗиз м. II. Аптырату, гаҗиз итү. 40 яшьләрендәге бу хатынның Руссоны тәгъҗиз итдекене ишетмеш идем. (Ш. ж.)

м. II. Причинение беспокойства, надоедание.


Тәгъҗил м. II. Ашыктыру, тизләтү, ашыгу, ашыгычлык. Тәгъҗил берлә Йосыфә еитә (җитә) алмаз сән. (К. Гал.)

м. II. Ускорение, поспешность, спешка.


Тәгъҗилән р. Ашыгып, ашыгу белән, ашыктырып.

н. Спешно, торопливо.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Та Ти То Ту Ты Тәб Тәв =>Тәг<= Тәд Тәз Тәк Тәл Тәм Тән Тәp Тәc Тәт Тәф Тәx Тәш Тәэ Тәя Тәә Тәү Тәҗ Тәһ Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ