Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й Ка Ки Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Кябин ф. ис. 1) Никях, туй. Кябин итмәк - өйләнү, никяхлап хатын алу.2) Калым, мәһәр.

п. сущ. 1) Бракосочетание, свадьба. 2) Ве'но. калым.


Кябус ис. Йокыда бастырылу.

сущ. Кошмар.


Кягад ис. Кәгазь.

сущ. Бумага.


Кязиб сф. 1) Ялганчы, алдакчы, алдаучы. Угрыны, кязибне һәм наданны галаи кемсә сәвәрме шимде аны. (Ут. Им.) 2) Ялган, ялгыш.

пр. д. 1. 1) Лгущий, лживый. 2) Ложный, мнимый. 2. Лжец, обманщик.


Кязибә — алдакчы хатын.

Обманщица.


Кязыйм сф. Ачу йотучы, түзеп торучы, тыйнак булучы.

пр. д. Сдерживающийся, подавляющий (гнев).


Кяин сф. Булучы, булган, бар булган, барлыкка килгән.

пр. д. Живое существо, создание.


Кяинат ис. Бөтен яратылыш, бөтен дөнья, галәм. Син мөкатдәс, мөхтәрәм гыйндемдә барлык нәрсәдән, сатмазым бу кяинатә милләтем миалиятем. (Г. Тук.)

сущ. Всё существующее, весь мир.


Кяла (кялә) ф. ис. Товар, кызыл мал. Кяла берлә комашым, алтыным чук, ярмакым бар, берничә кыйммәте юк. (К. Гал.)

п. сущ. Товар, скарб, вещи.


Кямдар ис. Теләгән нәрсә.Таһир Зөһрәдин кямдар тапканы (Сайяди).

п. сущ. Предмет желания.


Кямил* сф. 1) Кямил, тулы, бөтен. 2) Җитешкән, кимчелексез. Һәр һөнәрне бер кямил остаздан үгрәнмәк лаектыр. (К. Нас.)

пр. д. 1) Полный, целый. 2) Совершенный, законченный.


Кямилән р. Тулысынча, бөтенләй.

н. Полностью, целиком.


Кямран ф. с. Бәхетле, теләгенә ирешкән, рәхәт сөрүче.

п. прил. Счастливый, достигающий своих желаний, удачливый.


Кянун ис. Учак, ут яга торган урын.

сущ. Печь, очаг.


Кянуне сани ст. Январь ае.

сс. Январь.


Кянуне әүвәл ст. Декабрь.

сс. Декабрь.


Кяр ф. ис. 1) Эш, шөгыль. Чөн тәвәллед итсә әфкяр, юлланыр һәр кярымыз. (Г. Тук.) 2) Кәр (исемнәр ахырына тоташып, шул исем белдергән әйберне эшләүчене белдерә торган кушымча). Хезмәткәр — хезмәт итүче. 3) Йогынты, тәэсир. Тәңренең гыйшкы аңа кяр әйләгән. (Г. Тук.)

пр. сущ. 1) Дело, работа. 2) Профессия, занятие. 3) Суффикс деятеля 4) Влияние, действие.


Кяргәр ф. ис. 1) Эшче, хезмәтче. 2) Тәэсир итә торган, йогынтылы.

п. сущ. 1) Рабочий, работник. 2) Эффективный, действующин, влияющий.


Кярдан ф. ис. Эш белүче, оста; тәҗрибәле.

п. сущ. Сведущий, опытный, искусный.


Кярдидә ф. ис. Эш күргән, эш тәҗрибәсе булган.

п. сущ. Опытный.


Кяркән ф. ис. Эшләүче, эш сөюче.

п. сущ. Трудолюбивый, работящий.


Кярханә ф. ис. 1) Завод, фабрика; мастерской. 2) Фәхеш йорты. Мәмәтлә мәйханә вә кярханәдә күрешмеш. (3. Биг.)

п. сущ. 1) Завод, фабрика, мастерская. 2) Публичный дом.


Кяршинас ф. ис. Оста, эш остасы, эш белүче.

п. сущ. Мастер, искусный рабочий.


Кясиб сф. Эшләп яшәүче, кәсеп итүче, тормыш итү өчен кирәкләрне эшләп табучы, казанучы.

пр. д. Добывающий, приобретающий, живущий своим трудом.


Кясид иc. Үтмәс товар, сатылмый, китми торган мал.

сущ. Неходкий, не пользующийся спросом (о товаре).


Кясә* ф. ис. Касә, чынаяк, җамаяк.

п. сущ. Большая чаша, кубок, чашка.


Кясәлис ф. ис. Тәлинкә ялаучы, ялагай.

п. сущ. Блюдолиз, подхалим.


Кятиб сф. 1) Язучы, язу белән шөгыльләнүче. 2) Секретарь. Мәҗлестә төлке кятиб, бүре рәис. (М. Гаф.)

пр. д. 1) Пи шу җий, 2) Писец. 3) Писатель, журналист. 4) Секретарь.


Кятибин ис. Кятиб-нең к.

сущ. мн. от кятиб.


Кятим сф. Серен кешегә сөйләмәүче, сер саклаучы, яшерүче.

пр. д. Скрывающий, утаивающий.


Кяф ис. "к" хәрефенең исеме.

сущ. "Кяф" — название буквы „к".


Кяфи сф. Җитәрлек, тиешле, кирәкле кадәр. Бу дәлил Фәтхулла хәзрәткә кяфи тоелды. (Ф. Әмир.)

пр. д. Достаточный, уяовлетворительный.


Кяфил сф. кара: кәфил.

см. Кәфил.


Кяфир сф. 1) Танымаучы, белмәүче. 2) Күргән яхшылыкны онытучы, яхшылыкны белмәүче, аш кадерен, аш хакын белмәүче. 3) диниАлланы бер дип танымаучы, мөселман булмаган кеше. 4) Алласыз. Газизәгә күзе төшмәсен тагын, кяфир. (Ш. Кам.)

пр. д. 1) Отвергающий, непризнающйй. 2) Непризнательный, неблагодарный. 3) рел. Неверующий, нечестивый, неверный. 4) Безбожник, гяур.


Кяфиранә гф. р. Кяфирләрчә, кяфир кебек.

ар.-п. н. Безбожно, как безбожник.


Кяфирстан 1) Кяфирләр (мөселман булмаган кешеләр) яши торган ил. 2) Кяфирстан а) Азиядә элек һиндстан, Афганстан, Урта Азия белән чиктәш булган бер мәмләкәт; б) Көнчыгыш Африканың көньяк өлешендә Зәнзибардан Өмет Борынына кадәр булган җир).

1) Страна, где живут неверные (немусульмане). 2) Кяфирстан а) на-звание государства, находившегося в прошлом на границе России с Афганистаном и Индией; б) название страны Кафров в Юговосточной Африке).


Кяфур ис. 1) Камфара. Кяфурдин аграк беләкләрең, әлләрең (кулларың) хәриридән йомшак имде. (К. Гал.) 2) күч. Ак төс; хуш ис.

сущ. 1) бот. Камфарное дерево. 2) Камфара. 3) перен. Белый цвет; благовоние.


Кяффә ис. Бөтен, бары, һәммә, барлыгы.

сущ. 1) Совокупность. 2) Всё.


Кяффәтән р. Тулысынча, бөтенләй, бөтенесе белән.

н. В совокупности, полностью, целиком.


Кяш ф. ым. кара: кяшки.

см. Кяшки.


Кяшанә ф. ис. 1) Оя, кош оясы. 2) Өй, тору урыны.

п. сущ. 1) Гнездо. 2) Дом, обитель.


Кяшиф сф. Ачучы, мәйданга чыгаручы, элек булмаган яңа бер нәрсәне уйлап табучы.

пр. д. Открывающий, обнаруживающий, изобретающий.


Кяшки ф. ым. Эх, әгәр дә! (бик нык теләп тә булмавына пошынуны белдерә торган ымлык сүзе). Кяшки белеме булсачы!

п. межд. О, если бы! хотябы! (улотребляется для выражения крайнего сожаления).


Кяһил сф. Ялкау, иренчәк, мыштырдык, хөштер. Кәсеп вә кяр кыйл, та кяһил улмаясән. (Г. Фәез.)

пр. д. Неповоротливыи, ленивый, медлительный.


Кяһин сф. Киләчәктән хәбәр бирүче, багучы, фалчы, күрәзәче.

пр. д. Предсказатель, гадалыцик, провидец.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Ка Ки Ко Ку Кы =>Кя<= Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ