Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б Вa Ви Во Вә Вө Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Вә* тер. һәм, да. Анда бик салкын вә эссе түгел, урта һава. (Г.Тук.)

с И.


Вәбал ис. 1) Берәр эш аркасында булган авыр нәтиҗә, гөнаһ, язык. 2) Авырлык. Ашамый, эчми җый да дошманыңа калсын, һаман вәбалы сиңадыр. (К.Нас.)

сущ. 1) Тяжелое последствие чего-либо; вина, грех, проступок. 2) Тягость.


Вә бәгыдә ст. Шуннан соң, моннан соң.

сс. После того, после этого, затем.


Вәгаз ис. Вәгазь, үгетләп, димләп, йндәп сөйләнгән сүз.

сущ. Увещевание, проповедь; проповедование.


Вә гайре залик ст. Моннан башкалар.

сс. И так далее, и прочее, и тому подобное.


Вә гайреһи ст. Һәм башкалар.

сс. И так далее, и прочее, и тому подобное.


Вәгъдә* ис. Вәгъдә, сүз бирү.

сущ. Обещание.


Вәгыд ис. 1) Кол, хезмәтче. 2) Түбәнлек, хурлык.

сщ. 1) Раб, слуга. 2) Низость, позор.


Вәгыддар гф. ис. Түбән, хурлыклы. Наданлык вә һөнәрсезлек кеби ике олуг вәгыддар дошманның әленә төшеп. (К.Нас.)

ар.-п. прил. Низкий, подлый, позорный.


Вәгыйд ис. 1) Янау. 2) Начарлыктан тыю өчен куркыту, кисәтү. Әмер вә вәгыйд адәм өстенә йөкләтелмештер. (К.Нас.)

сущ. 1) Угроза. 2) Предупреждение, предостережение.


Вәдад ис. Ярату, дуслык, яхшылык.

сущ. Любовь, дружба, симпатия.


Вәдаигъ ис. Вәдига-ның. к.

сущ. мн. от вәдига.


Вәдига ис. Саклау өчен бирелгән әйбер, әманәт.

сущ. Вещь, отдаваемая на хранение; вклад, депозит.


Вәзарәт ис. 1) Вәзирлек, министрлык. 2) Вәзирлек, министрлык дәрәҗәсе.

сущ. 1) Министерство. 2) Должность, функция министра, везира.


Вәзен ис. 1) Үлчәү. 2) Шигырьдә ритм, такт, иҗек саны. 3) грам. Гарәп теле морфологиясендә сүз калыплары, формалары.

сущ. 1) Взвешивание. 2) поэт. Размер, количество слогов; ритм. 3)грам. В арабской морфологии форма слова.


Вәзир ис. Вәзир, министр.

сущ. Везир, министр.


Вә илля ст. Югыйсә, башкача булса; алай булмаса. Күңелдә тотмагыл зурлык, вә илля күрерсең хурлык. (Г.Кан.)

сс. А не то, в противном случае, иначе.


Вәйл ис. Үкенеч, кайгы.

сущ. Беда, горе.


Вәйля ым. Ни үкенеч! Ни кайгы! Вәйля!.. Дәригъ! Бер күреп каналмадым. (Дәрд.)

межд. О горе! Как жаль!


Вәйран ф. с. Ватык, җимерек, бозык; хәрабә хәленә килгән. Бу үсемлек вәйран гыймарәтләр тикрәсендә үсәр. (К.Нас.)

п. прил. Опустошенный, разоренный; разрушенный.


Вәйранә ф. ис. Җимерелергә йөз тоткан бина; җимерелгән, ишелгәннән калган бина калдыклары, җимереклек. Бу үсемлек вәйран гыймарәтләр тикрәсендә үсәр. Ташландык вәйранәләр шикелле буш урынга килеп чыктык. (Ш.Кам.)

сущ. Развалины, руины; опустошенное место.


Вәкаигъ ис. Вакыйга-ның. к.

сущ. мн. от вакыйга.


Вәкар ис. Олысымак, үзен олы тота белү; горурлык. Әй, Маһирә, Ходай биргән вәкарың бар, вәкар белән матур итеп бакарың бар. (Ш.Баб.)

сущ. Солидность, важность, величавость, достоинство.


Вәкахәт ис. Оятсызлык, әдәпсезлек.

сущ. Наглость, нахальство, бесстыдство.


Вәкил* ис. Ышанып эш тапшырылган кеше; сайлап җибәрелгән кеше; агент.

сущ. Представитель; уполномоченный, агент.


Вәкыф ис. 1)Туктау, туктап тору. 2) Укыганда тын алу өчен туктау. 3) Берәр кеше тарафыннан килерен җәмәгать файдасына тоту өчен бирелгән мал, милек. Вәкыфләр тәгаен кылдырып калдырырга кулыннан килмәде. (З.Һад.)

сущ. 1) Стояние; остановка. 2) Пауза. 3) Имущество, завещанное на благотворительные цели, вакуфное имущество.


Вәкыфнамә гф. ис. Берәүнең вәкыф итеп бирелгән әйберләре язылган рәсми язуы.

ар.-п. сущ. Акт пожертвования (завещания) на богоугодное дело.


Вәкяләт ис. 1) Вәкәләт. 2) Вәкиллек. 3) Берәүнең урынында эшләп тору.

сущ. 1) Полномочие. 2) Представительство. 3) Исполнение чьих-либо обязанностей.


Вәкяләтнамә гф. ис. 1) Берәүнең вәкил итеп җибәрелгәнен күрсәтә торган таныклык, шәһадәтнамә. 2) Ышаныч кәгазе.

ар.-п. сущ. 1) Акт полномочия, доверительная грамота. 2) Доверенность.


Вәкяләтән р. Вәкил буларак, вәкил булып.

н. По поручению, по доверенности.


Вәли I тер. Ләкин (вәләкин сүзләреннән кыскартылган). Вәли җиңсәң, ганимәт маллары бар. (Г.Тук.)

союз. Но, однако (сокращение от слова вәләкин).


Вәли II ис. 1) Ия, хуҗа. 2) Яклаучы; опекун. 3) дини. Изге. Бу адәм вәлиләрдән дия иде. (З.Һад.)

сущ. 1) Обладатель, хозяин. 2) Покровитель, опекун. 3) рел. Святой, угодник.


Вәли гаһед из. Патшаның үзе урынына тәхеткә утыртачак варисы.

из. Наследник престола.


Вәлид ис. 1) Тудырылган, бала. 2) Ир бала. Мин өмид иткән вәлидләр "Җим Валид"тән ләм ялид. (Мин тудырырлар дип өмет иткәннәр Җ.Вәлидидән тумады). (Ш.Баб.)

сущ. 1) Ребенок, детя. 2) Мальчик.


Вәлимә ис. Туй, туй мәҗлесе.

сущ. Пир, угощение, банкет.


Вәли нигъмәт из.Нигъмәт иясе; ашарга, эчәргә бирүче.

из. Хлебосрл, угощающий.


Вәлхасыйл р. Кыскасы, бер сүз белән әйткәндә. Вәлхасыйл Хәнифә туташның гаиб улмасы чук сүзләрә сәбәп улды. (М.Ак.)

из. Одним словом, в итоге.


Вәләд ис. 1) Бала. 2) Ул (угыл). 3) Токым, нәсел.

сущ. 1) Дитя. 2) Сын; мальчик. 3) Дети, потомки.


Вәләделгак из. Ата-анасын рәнҗетүче бала.

из. Неповинующийся родителям, непокорный ребенок.


Вәләкин тер. Ләкин, тик, бары.

союз. Но, однако.


Вәләү кис.Ичмасам, һич булмаса, гәрчә.

част. Хотя бы, и хотя.


Вә ма әшһәбе залик гыйб. Һәм моңа охшаган, моның кебек, мондый, моңа охшашлы. Җәмәгать арасында вә ма әшбәһе залик сүзләр сөйләнәдер. (З.Биг.)

фр. И тому подобное.


Вә мәга залик ст. Һәм шуның белән бергә, шулай булган хәлдә, шулай була торып. Наданлыкны һичкемнең күрәсе килми, вә мәгв залик надан күп. (К.Нас.)

сс. Вместе с тем; в таком случае.


Вәрасәт ис. кара: вирасәт.

сущ. см. Вирасәт.


Вәраэ бәйл. Арка, арт, арт як.

пред. 1) Задняя часть, тыл. 2) За, позади.


Вәраэ җәбәл - тау арты.

Загорье.


Вәрем ис. Шеш, шешү.

сущ. Вздутие, опухоль.


Вәрзиш ф. ис. 1) Гимнастика, физик күнегү. 2) Эш, тырышлык. Дусты дустының шунда улыр вәрзише. (Ут. Им.)

п. сущ. 1) Физическое упражнение, гимнастика. 2) Работа, старание.


Вәригъ с. Начарлыктан саклаучы, куркып сакланучы.

прил. 1) Богобоязненный. 2) Боязливый, осторожный.


Вәрид ис. Вена, кан тамыры.

сущ. Вена.


Вәрсә ис. Варис-нең. к.

сущ. мн. от варис.


Вәрта ис. 1) Бәла, зыян. 2) Куркынычлык Бу вәтадан хәлас булгач. (К.Нас.)

сущ. 1) Беда, неприятность. 2) Опасность.


Вәрәгъ ис. Тыелу, харамнан саклану, диндарлык.

сущ. мн. Набожность, богобоязненность, благочестие.


Вәрәка бот. 1) бот. Бер яфрак. 2) Бер бит кәгазь, хат, записка. 3) Документ.

сущ. 1) бот. Лист. 2) Лист бумаги; письмо. 3) Записка.


Вәрәкъ бот. 1) бот. Яфраклар. 2) Китап, газета бите. 3) Язылган кәгазь.

сущ. 1) бот. Листья. 2) Страница книги,газетный лист. 3) Записка, бумага.


Вәсаил ис. илә-нең к.

сущ. мн. от вәсилә.


Вәсаитъ ис. Васита-ның к.

сущ. мн. 1) от васита.


Вәсамәт ис. Йөзнең матурлыгы, матурлык, чибәрлек.

сущ. Красота лица, миловидность.


Вәсат ис. Урта, урталык.

сущ. Середина, центр.


Вәсатать ис. Арадашлык, васитачылык.

сущ. Посредничество, ходатыйство.


Вәсатый с. 1)Уртадагы. 2) Урта.

прил. бот. Средний, серединный.


Вәсвәсә* ис. 1) Котырык; эчтән, астыртын бирелгән котырык; саташтыру; күңел аздыру. Кичә вә көндезләрдә вәсвәсә бирүче шайтандыр (З.Һад.) 2) Шик, хәвеф.

сущ. 1) сущ. 1) Искушение, соблазн; развращение. 2) Опасение, тревога.


Вәсеб ис. Сикерү, сикереп алу.

сущ. Прыгание, подпрыгивание.


Вәсем ис. 1) Билге, тамга 2) Тамга, келәймә.

сущ. 1) Знак, метка. 2) Клеймо, тавро.


Вәсигъ с. Киң, иркен.

прил. Пространный; широкий; вместительный.


Вәсика ис. 1) Ышандырырлык, таянырлык нәрсә (докусент). 2) Нигезле дәлил.

сущ. 1) Докусент, акт. 2) Основательное доказательство.


Вәсилә ис. 1) Чара, юл, әмәл. 2) Берәр сылтау белән якын булырга тырышу. Безнең белән вәсилә кылган кешегә мәрхәба, - дип хезмәтен әдә кылды. (К.Нас.)

сущ. 1) Средство; способ. 2) Стремление сблизиться под каким-либо предлогом.


Вәсим с. Гүзәл, матур йөзле.

прил. Красивый, миловидный.


Вәссәлям* гыйб. Бетте, тәмам булды, башка юк, бар кадәресе шу. Шаять аңлагансыздыр инде бетте тәмсил, вәссәлям. (М.Гаф.)(К.Нас.)

фр. И все! И дело с концом! И до свидания!


Вәсән I ис. 1) Тәре. 2) Пот; табыну сурәте.

сущ. 1) Крест. 2) Идол, истукан; предмет поклонения; икона.


Вәсән II ис. Йокыга талу, йокымсырау, черем итү, ою.

сущ. Дремота, легкий сон.


Вәсәни с. 1) Мәҗүси; потка табынучы. 2) Мәҗүсичелек(кә бәйләнешле).

прил. 1) Язычник, идолопоклонник. 2) Языческий.


Вәсәх ис. Кер, пычрак.

сущ. Грязь, нечистота.


Вәтәд ис. 1) Казык. 2) Иңсә сөяге. 3) Шигырь үлчәве гыйлемендә ике иҗектән торган өч хәреф. Вәтәд мәҗмуг - тулы вәтәд (алдагысы ике хәрәкәле), өченчесе сәкенле). Вәтәд мәфруг - аерылган вәтәд (беренчесе һәм икенчесе хәрәкәле, икенчесе сәкенле).

сущ. 1) Кол, колышек. 2) Ключица. 3) метр. Часть стопы, состоящая из трех букв.


Вәфрәт ис. Кплек, муллык.

сущ. Обилие, множество, изобилие.


Вәфык м. I Ярашканлык, лаеклык, муафыйклык; уңай килүчәнлек.

м. I Соответствие, согласие.


Вәхалән* р. Хәзер дә; хәзер, шушы вакытта.

н. Ныне, теперь, сейчас, в данное время.


Вәхаләнки* гф. Чынлыкта.

ар.-п. В действительности, тогда как.


Вәхдани с. 1) Бердәнбер, уникаль. 2) Ялгыз.

прил. 1) Единственный, уникальный. 2) Одинокий.


Вәхданиять р. 1) Бердмлек. 2) Бердәнберлек, уникальлек. 3) дини Бер Аллалылык, Алланы бер дип тану.

сущ. 1) Единство. 2) Единичность, уникальность. 3) рел. Единобожие.


Вәхдәт ис. 1) Берлек, ялгызлык, ялгыз гына булу. 2) Үлчәү берәмлеге. 3) кара: вәхданиять 3.

сущ. 1) Единство. 2) Единица измерения. 3) см. вәхданиять 3.


Вәхеш ис. 1) Кыргыйлык, кешедән качучылык. 2) Ерткыч, куркыныч вәхши хайван.

сущ. 1) Дикость, одичаливость. 2) Зверь, дикое животное, чудовище.


Вәхи ис. дини Берәр фикерне Алла тарафыннан пәйгамбәрнең күңеленә салу. ...фәрештәсен вәкил итеп вәхи җибәрә. (М.Гаф.)

рел. Откровение.


Вәхид ис. дини 1) Берүзе, тиңдәше юк, тиңдәшсез. 2) Ялгыз.

прил. 1) Единственный; несравнимый. 2) Одинокий.


Вәхим с. 1) Авыр сеңешле (аш), саулык өчен зарарлы. 2) Соңы начар, соңы куркыныч.

прил. 1) Нездоровый, тяжелый (о пище). 2) Чреватый (опасностями), опасный.


Вәхши* с. 1) Кыргый, кулга ияләшмәгәнн, ияләшми торган; кеше белән аралашудан качучы. 2) Явыз, канечкеч, кансыз. Дөнья, сине Ләйля төсле күреп, Мәҗнүн гыйшкы белән яраттым, ә син минем керсез йөрәгемне вәхши этләреңнән талаттың. (М.Җәл.) 3) Ерткыч хайван. Болай булгач, кешенең вәхшидән аермасы нәрсә?. (М.Гаф.)

прил. 1) Дикий, неприрученный, избегающий всиречи с человеком. 2) Зверский, свирепый, варварский; жестокий, кровожадный. 3) Дикое животное, зверь.


Вәхшиянә гф. р. 1) Ерткычларча, вәхшиләрчә. 2) Ияләнмичә.

ар.-п. н. 1) Зверски, свирепо, дико, варварски. 2) Не приручаясь.


Вәхшиять, вәхшәт* ис. 1) Кыргыйлык. 2) Ерткычлык, кансызлык, кан эчүчәнлек. Байларның ярлыларга күрсәткән золымнары, вәхшәтләре турында язылды. (М.Җәл.)

сущ. 1) Дикость. 2) Зверство, свирепость.


Вә әтүни би әһликөм әҗмәгыйн гыйб. Гаиләләрегез белән барыгыз да миңа килегез. "Вә әтүни би әһликөм әҗмәгыйн" дир имди.. (К.Гал.)

фр Приходите ко мне со всей семьей.


Вәҗазәт м. I Күп мәгънәле аз сүз белән аңлатып сөйләү, аз сөйләп күп аңлату.

м. I от гл (вәҗәзә) - говорить кратко, лаконично.


Вәҗаһәт ис. 1) Йөз матурлыгы, гүзәллек. 2) Дәрәҗә, игътибар, дан, кадер. Игътизал иттеки соң Мәгарринең кадере, вәҗаһәте дәхи бер кат артмыштыр. (Р.Фәх.)

сущ. 1) Красота лица. 2) Знатность, достоинство, сановитость.


Вәҗед ис. 1) Һәртөрле эчке тойгы: сөю, шатлык, кайгы, ачыну, дулкынлану һ.б. 2) Байлык.

сущ. 1) Волнение; страсть; любовь; гнев, радость, веселье. 2) Богатство.


Вәҗига ис. Сызлану, авырту. Дәхи һәм зарбе вәҗига.. (Г.Кан.)

сущ. Боль.


Вәҗиз с. Кыска, кыскартылган.

прил. Краткий, укореченный.


Вәҗиһ ис. 1) Матур, гүзәл. 2) Хөрмәт ителерлек (кеше).

сприл. 1) Красивый. 2) Уважаемый, почтенный (человек)


Вәҗнә ис. Яңак, бит алмасы.

сущ. Щека.


Вәҗәгъ ис. 1) Чир, авыру. Куеп киттем аның вәҗәгына тирьяк. (Г.Тук.) 2) Азап чигү.

сущ. 1) Боль, болезнь. 2) Страдание.


Вәҗһе ис. 1) Бит. 2) Төс, йөз. 3) Бер әйбернең өске ягы, өслеге, йөзе. 4) Стиль, юл, ысул. 5) Сәбәп Һичбер вәҗһесез көлмәк ахмаклыктыр. (К.Нас.) 6) Як, мөнәсәбәт.Вәҗһе карабәте ничек?. (кардәшлеге кай яктан?) 7) Алгы як. 8) Як, юнәлеш.

сущ. 1) Лицо. 2) Лик, образ, внешность. 3) Поверхность, лицевая сторона. 4) Стиль, способ, манера. 5) Причина, основание. 6) Отношение. 7) Перед, передняя сторона. 8) Сторона, направление.


Вәҗһи с. Йөз(гә), бит(кә бәйләнешле).

прил. Лицевой.


Вәҗһән р. Бер яктан, бер яктан караганда.

нар. С одной стороны, односторонне.


Вәҗһән минәл вәҗеһ - һичбер юл белән дә, ничек кенә итсәң дә.

Никоим образом.


Вәһеб ис. Бүләк итеп бирү, багышлау.

сущ. Дарение; приподношение.


Вәһем ис. 1) Хыялдагы уй, күз алдына китерелгән уй. Гакылы сәлим бар, вәһем белән катнаш була торган гакылы гайре сәлим бар. (Ф.Әмир.) 2) Шикле уй. 3) Ялгыш, бозык уй, буш уй.

сущ. 1) Воображение; иллюзия; фикция. 2) Подозрение, догадка. 3) Пустая мысль, ошибочное мнение.


Вәһемнакь ф. с. Юктан шикләнүчән, шомланучан, шикләнеп куркучан. Күргәне юк гомре дә вәһемнакҗ. (Мөхм.)

п. прил. Подозрительный, мнительный.


Вәһлә ис. 1) Күз ачп йомганчы уза торган вакыт. 2) Беренче танышу (берәр нәрсә белән).

сущ. 1) Мгновение. 2) Первое знакомство (с чем-либо).


Вәһми с. Хыялга, төпсез уйга бәйләнешле.

прил. Воображаемый, вымышленный, иллюзорный.


Вәһмият ис. Вәһем-нең. к.

сущ. мн. от вәһем.


Вәһһаб ис. 1) Бик юмарт, бик ярдәм итүче. 2) дини Бүләкне бик күп бирүче (Алланың исеме).

сущ. 1) Щедрый. 2) рел. Вседарящий (эпитет Аллаха)

 


Өскә
А Б Вa Ви Во =>Вә<= Вө Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ