Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Да Ди До Ду Дә Дө Дү З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Дөбб ис. Аю.

сущ. Медведь.


Дөббеләкбәр из. астр. Зур жидегән йолдыз.

из. астр. Вольшая медведица.


Дөббеләсгар из. астр. Кечкенә жидегән йолдыз.

из. астр. Малая медведица.


Дөвәл ис. Дәүләт-нең к.

сущ. мн. от дәүләт.


Дөвәл могаззама ст. Зур дәүләтләр.

сс. Великие державы.


Дөкян ис. Кибет, магазин.

сущ. Лавка, магазин.


Дөлдөл ис. Гали хәлифә атланып йөргән качыр исеме.

и. с. Кличка мула халифа Алия.


Дөмугъ ис. Дәмгъ-ның к.

сущ. мн. от дәмгъ.


Дөнья* ис. 1) Дөнья, галәм. 2) Татар телендә бик күп мәгънәсендә кулланыла. Дөнья балык тоттым (Г. Минский).

сущ. 1) Мир, свет, вселенная. 2) В тат. рском языке употребляется в значении очень много.


Дөньяви с. Дөньяга караган, дөньяныкы. Сызлану белән кулымдай дөньяви шөгълем оча. (Ш. Баб.)

прил. 1) Мировой. 2) Светский. 3) Мирской.


Дөньядар гф. с. Дәүләт иясе, зур байлык иясе.

ар.-п. прил. 1. Богатый. 2. Богач.


Дөньяпәрәст гф. с. Дөнья яратучы, дөнья сөюче.

ар.-п. прил. 1) Преданный мирским удовольствиям. 2) Жизнелюбивый.


Дөрешт ф. с. 1) Салмак, зре, 2) Каты. 3) Тупас. Дөрешт җамә киеп арпа өярдем. (Ут. Им.)

п. прил. 1) Массивный, крупный. 2) Жесткий, твердый. 3) Грубый, дерзкий.


Дөррә ис. 1. Энҗе, энҗе бөртеге. Чыкты балык карнындин дөррәи халь (Мөхм.) 2. 1) Зур, тирән мәгънәле. 2) Кыйммәтле, кадерле.

сущ. 1. Жемчужина, перл. 2. 1) Имеющий глубркий смысл. 2) Драгоценный.


Дөррәнисар гф. ис. Энҗе чәчүче; тирән мәгънәле сүз чәчүче. Равиян асар вә накыйлан дөррәнисар шундак риваять вә мондак хикаят кылырлар. (Ә. У. К.)

ар.-п. сущ. Сеятель жемчужин; сеятель слов глубокой мысли.


Дөррәнисар гф. ис. Энҗе чәчүче; тирән мәгънәле сүз чәчүче. Равиян асар вә накыйлан дөррәнисар шундак риваять вә мондак хикаят кылырлар. (Ә. У. К.)

ар.-п. сущ. Сеятель жемчужин; сеятель слов глубокой мысли.


Дөруг ис. Ялаган, яла, алдау; алдавычлы.

сущ. 1. Ложь, неправда, обман. 2. Ложный, обманчивый.


Дөрудгәр ф. ис. Балта остасы,, столяр. Дөрудгәр тактадан бер сандык ясады (Көлке намә.)

п. сущ. Плотник, столяр.


Дөрус ис. Дәрес-нең к.

сущ. мн. от дәрес.


Дөф ис. кара: дәф.

сущ. см. Дәф.


Дөхан ис. 1) Төтен. 2) Тәмәке.

сущ. 1) Дым. 2) Табак.


Дөханкәш гф. ис. Тәмәке тартучы.

ар-п. сущ. Курильщик, трубакур.


Дөхтәр ф. ис. Кыз Аның берәр як читендә матур бер дөхтәрнең нурлы күзлеләре. (М. Гаф.)

п. сущ. Девушка.


Дөхтәран ф. ис. Дөхтәр-нең к.

п. сущ. мн. от дөхтәр.


Дөхулия ис. Берәр җиргә керү өчен алына торган хак, пошлина.

сущ. Входная плата, пошлина.


Дөхуль ис. 1) Эчкә керү, керү, 2) Керем, табыш, килер.

сущ. 1) Вход, вхождение. 2) Доход, прибыль.


Дөшвар ф. с. 1) Кыен, авыр, куркынычлы. Хәлем дөшвар, тәнем мәҗрух, күңлем мәгъмум. (К. Гал.) 2) Кырыс, нык, җитди. 3) Күңелсез.

п. прил. 1) Трудный, тяжёлый, опасный. 2) Строгий, серьёзный.


Дөшнам ф. ис. Сүгү, ачулану, орышу. Тәвәне күзе күргәч дөшнам урынына, алла сине ярлыкасын диде. (К. Нас.)

п. сущ. Брань, ругателство.


Дөҗа ис. Караңгылык.

сущ. Темнота, тьма, мрак.


Дөҗаҗ ис. Тавык.

сущ. Курица.


Дөһен ис. Май, туң май.

прил. Масло, сало, жир.


Дөһни с. Майлы, туң май(га бәйләнешле.)

прил. Масляный, жировой, сальный.


ис. Майлылык, майга бәйлелек. Алтынның сарылыгы нарияттән (утка бәйлелектән), йомшаклыгы дәһнияттән вә ялтыравыгы суның сафүвәсеннәндер (сафлыгыннандыр). (К. Нас.)

сущ. Масляность, жирность.

 


Өскә
А Б В Г Да Ди До Ду Дә =>Дө<= Дү З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ