Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Зәбан ф. ис. 1) Тел. 2) Сүз, яхшы сөйләү сәләте. Рузи кылса мән колына хак зәбан. (Мөхм)

сущ. 1) Язык. 2) Слово, красноречие.


Зәбандан ф. ис. 1) Тел. 1) Сүз остасы. Ходаның хөкме илг бер зәбандан. (Ут; Им.) 2) Лингвист.

п. сущ. 1) Красноречивый (человек). 2) Лингвист.


Зәбани гавам гф. из. Халык теле.

ар.-п. из. Просторечие.


Зәбани мадәри ф. из. Ана теле.

п. из. Родной язык.


Зәбех м. I. Хайван бугазлау, сую, чалу.

м. I. Закалывание (скота).


Зәбихә ис. Бугазланган, корбанлык хайван, суелган корбан.

сущ. Жертвенное животное, приносимое в жертву животное.


Зәбун ф. с. 1) Куәтсез, зәгыйфь, начар. 2) Бик вак, әһәмиятсез. 3) Хурлыклы, чиркәнеч.

прил. 1) Слабый, бессильный, плохой. 2) Мелочный, неважный. 3) Постыдный, отвратительный.


Зәбур ис. Безнең тарих башланудан 1086 ел элек борынгы гыйбрани (еврей) телендә язылган дини, тезмә китап исеме.

сущ. Псалмы Давида (написанные в 1086 г. до н. э. на древнееврейскомязыке).


Зәваид ис.Заид-нең к.

сущ. мн. от заид.


Зәвал ис.1) Китү, бетү, юкка чыгу, югалу. 2) Кояшның төшлектән баюга таба авышуы. 3) Түбәнгә китү. Һәр шәйнең кәмале соңында зәвале кагыйдәсенчә... (3. һад.) 4) Үлем. Илчегә зәвал юк. (К. Нас.)

сущ. 1) Исчезновение, прекращение. 2) Склонение солнца к закату. 3) Гибель, смерть.


Зәват ис.Зат-ның к.

сущ. мн. от зат.


Зәваты кирам ст.Хөрмәтле затлар.

сс. Почтенные особы.


Зәвая ис. Завия-нең к.

сущ. мн. от завия.


Зәгъфран* ис. бот. Загфыран (үсемлек). Мисале зәгъфран саргайды урман. (Г. Тук.)

сущ. бот. Шафран.


Зәгыйфь* с. 1) Гарип, физик яктан җитешсез (сукыр, аксак кебек). 2) Көчсез, хәлсез, дәрмансыз. Гыйшкыма берәр шаһит сорасагыз —вөҗүдем зәгыйфь, йөзем сарыланды. (М. Гаф.)

прил. 1) Имеющий физический недостаток, калека. 2) Слабый, бессильный, больной.


Зәгыйфә ис. 1) Хатын-кыз. 2) кара: зәгыйфь.

сущ. 1) Женщина. 2) жен. от слова зәгыйфь.


Зәгым ис. Гөман, фараз, уй.

сущ. Предположение, мнение, допущение.


Зәдә ф. Башка бер сүзнең ахырына кушылып, "аңа дучар булган", "очраган, туры килгән" мәгънәләрне бирә; мәс.: гамьзәдә — кайгыга дучар, кайгылы, Зәхемзәдә — яраланган, яра алган.

п. Суффикс, придающий слову значеиие „подверженный; подвергшийся".


Зәйгъ ис. 1) Авышу, адашу, читкә тайпылу. 2) Югалу, бетү.

сущ. 1) Отклонение; заблуждение, 2) Уход, исчезновение.


Зәйл ис. 1) Өстәмә; кушымта, берәр әсәргә автор тарафыннан яки башка бер кеше тарафыннан өстәмә рәвешендә язылган кушымта. 2) Язуларда читенә яки астына язылган өстәмә аңлатма. 3) Итәк. 4) Постскриптум (Р. S.)

сущ. 1) Дополнение, приложение. 2) Комментарий (к тексту). 3) Пола, подол. 4) Постскриптум (Р. S.), приписка.


Зәйит ис. Зәйтүн мае.

сущ. Оливковое масло.


Зәйтүн* ис. Зәйтүн мае чыгарыла торган җимеш, зәйтүн агачы.

сущ. соб. Масличные деревья, оливы.


Зәйтүнә ис. 1) Зәйтүн агачы. 2) Куе яшел төс. 3) Исем — Зәйтүнә.

1) Оливковое дерево. 2) Темнозеленый цвет. и. с. Зәйтунә.


Зәки I с. Саф, таза, ару, пакь.

прил. Чистый, невинный.


Зәки II с. Үткен, зирәк, сизгер; зиһенле, тиз аңлаучы.

прил. Проницательный, умный, способный; смышлёный.


Зәкъкум ис. 1) Агулы җәһәннәм агачы. 2) Үтерә торган дәрәҗәдәге ачылык, ачы, зәһәр.Эчтегезме сез зәкъкум?.,. нигә сез эндәшмисез?!. (Һ. Так.)

прил. 1) рел. Адское дерево (плодами которого якобы будут питаться грешники). 2) Горечь, ядовитость, яд.


Зәкявәт ис. Зирәклек, үткенлек, акыл үткенлеге, аңлау, төшенүдә тизлек. Гакылының зәкявәте хәйран кылды. (К. Нас.)

сущ. Смышлёность, проницательность.


Зәкят ис. 1) Чисталык, сафлык, пакьлек, тазалык. 2) дини Зәкят (ислам дине буенча сәүдәгәрләргә еллык кеременең 40 тан бере күләмендә салынган еллык налог).

сущ. 1) Чистота. 2) рел Подоходный налог на торговцев вразмере 1/40 дохода.


Зәкяэ I ис. кара: зәкявәт.

сущ. см. Зәкявәт.


Зәкяэ II ис. Сафлык, чисталык, пакьлек.

сущ. Чистота, непорочность.


Зәкәр ис. 1) Ир, ир кеше. 2) Ата хайван.

сущ. 1) Мужчина. 2) Самец.


Зәлзәлә м I. 1) Тетрәү. 2) Җир тетрәү, җир селкенү.

м I. 1) Трясение,дрожь. 2) Землетрясение.


Зәлил с. Хурлыклы, түбән, кадерсез. Наданлыкның зәлил нәрсә икәненә дәлил шул. (К. Нас.)

прил. Низкий, презренный.


Зәллә, зәлләт ис. 1) Ялгышлык, хаталык, дөрес булмаучылык. Галимнең зәлләсе тиз фаш булыр, наданның зәлләсен наданлыгы каплар. (К. Нас.) 2) Таю, тайпылу, аяк таю.

сущ. 1) Ошибка, промах. 2) Спотыкание.


Зәляләт ис. Түбәнлек, хурлык.

сущ. 1) Унижение. 2) Низость.


Зәм ис. Әр, шелтә, үткәндәге кимчелекләрне әйтеп орышу, „битенә бәрү", гаепләп сөйләү. Фәкыйрь бәһадир икән, аны җөбен вә йөрәксез дип зәм кылырлар. (К. Нас.)

сущ. Порицание, упрёк; ругань, поношение; обвинение.


Зәмаим ис. Зәмимә-нең к.

сущ. мн. от зәмимә.


Зәмзәм ис.1) Мәккә шәһәрендә "изге" коеның исеме. Биэре милләт, ман зәмзәм күзләдем еллар буе. (Дәрд.) 2) күч. Хәмер, аракы. Зәмзәм суын ялаштыра, шешә төбен караштыра. (Г. Аф.)

сущ. 1) Земзем (колрдец при храме Кааба в г. Мекке), 2) перен. Вино, водка.


Зәмим с.Начар, алама, ярамый торган, хурлыклы, әшәке. Ахмак вә надан бозыклыкта булып, сүзе кибри вә фигыле зәмим булган кешеләр... (К. Нас.)

прил. Позорный, достойный порицания, неприятный.


Зәмимә ис.Начар, алама, әшәке эш, хурлыклы эш. Саранлык әхлакы зәмимәдәндер, нәфсенең хыйрыслыгы сәбәпле гайре кешегә изгүлек ирешмәкен эстәмәмәктер (теләмәү). (К. Нас.)

сущ. Позор, дурной поступок, неприятность.


Зәмин ф. ис.1) Җир, туфрак. Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады. (К. Нас.) (Г. Тук.) 2) Төп, җирлек, нигез.

п. сущ. 1) Земля, почва. 2) Основа, основание; фундамент.


Зәмистан ф. ис.Кыш, кыш көне.

п. сущ. Зима, зимний период.


Зәммам ис. Бик хурлаучы, пыскыл итүче.

сущ. Позорящий, оскорбляющий, издевающийся.


Зәмһәрир ис. Көчле суык, әче суык, каты салкын. Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар. (Г. Тук.)

сущ. Сильный холод, леденящая стужа.


Зән ф. ис. Хатын, хатын-кыз.

п. сущ. Жена, женщина.


Зәнадика ис. к. дини Аллага инанмаучылар, динсезләр.

сущ. мн. рел. Безбожники.


Зәнан ф. ис. Зән-нең к.

п. сущ. мн. от зән.


Зәнб ис. 1) Гөнаһ, язык. 2) Гаеп.. 3) Жинаять.

п. сущ. мн. 1) Грех. 2) Вина. 3) Проступок, преступление.


Зәнбил ф. ис. Камыштан үреп ясалган кәрзин. Исхак сучи зәнбиленә азык куйды. (К. Гал.)

п. сущ. Большая камышовая корзина.


Зәнбур ф. ис. Тешли (чага) торган чебен, бөҗәк; төклетура, шөпшә һ. б.

п. сущ. Оса, шершень, шмель и др. насекомые.


Зәнбәрәк ф. ис. 1) Пружина. 2) Рессора, сиртмә. 3) Туп.

п. сущ. 1) Пружина. 2) Рессора. 3) Пушка; самострел.


Зәнгин ф. ис. Бай, дәүләт иясе.

п. сущ. Богач, богатей.


Зәнек ф. ис. Тутык.

п. сущ. Ржавчина.


Зәнки ф. ис. 1) Негр, кара тәнле. 2) Тупас, усал кеше. Һи зәнки, бәдбәхет, кит! (Г. Ил.)

п. сущ. 1) Негр, черно-кожий, эфиоп. 2) Грубый, злой человек.


Зәнжи ис. кара: зәнки.

сущ. см. Зәнки.


Зәнҗир ф. ис. кара: зинҗир.

п. сущ. см. Зинҗир.


Зәнҗәбил ф. ис. Имбир (Һиндстаннан килә торган үсемлек тамыры).

п. сущ. Имбирь.


Зәр ф. ис. Алтын.

п. сущ. Золото.


Зәргъ ис. Ашлык чәчү, игү.

сущ. Возделывание, обработка, сеяние.


Зәргәр ф. ис. Алтынчы, флтын-көмештән әйберләр эшләүче.

п. сущ. Золоты,х дед мастер, ювелир.


Зәрдә ф. ис. бот. Зәрдә.

п. сущ. бот. Пастернак (огородное растение, пряность).


Зәрдәлү ф. ис. Өрек.

п. сущ. Абрикос, урюк.


Зәрига I ис. Үренте, шытым.

сущ. Росток, саженец.


Зәрига II ис. 1) Сылтау, сәбәп. 2) Арадаш. Мал дөньяда бәхетле булуга Вәсилә, ахирәттә газаптан котылуга зәригадер. (Г. Фәез.)

сущ. 1) Предлог, оправдание, средство. 2) Посредник.


Зәркъ ис. 1) Хәйлә, рия, икейөзлелек. 2) Суфилар кия торган кием.

сущ. 1) Хитрость, мошенничество, двуличие, 2) Одежда суфиев.


Зәркяр ис. 1) Алтын яки көмеш җеп белән тукып эшләнгән тукыма. 2) Алтын эше.

сущ. 1) Расписанный, разукрашенный золотом; шитый золотом. 2) Работа по золоту.


Зәррә ис. 1) Бөртек, материянең иң кечкенә, иң вак бөртеге. 2) Атом. Әгәрчә зәррә микъдар һиммәте бар; аның артыннан тау-тау миннәте бар. (Г. Тук.)

сущ. 1) Частичка. 2) Пылинка. 3) Атом.


Зәрхуш ф. ис. Күңелле карт. Шатлык булсын сәңа, и зәрхуш. (Мөхм.)

п. сущ. Веселый старик.


Зәрәһ ф. ис. кара: зирәһ.

п. сущ. см. Зирәһ.


Зәхаир ис. Зәхирә-нең к.

сущ. мн. от зәхирә.


Зәхем ф. ис. 1) Ору, сугу. 2) Ору, сугудан булган яра. Синең зәхмеңә кемнәр сызлана соң. (Г. Тук.) 3) Өзәңге каешы.

п. сущ. 1) Удар, битьё. 2) Рана (от удара). 3) Ремень, на котором подвещивается стремя.


Зәхемдар, зәхемзәдә, зәхемнак ф. с. Яралы, яраланган.

п. прил. Раненый, имеющий рану.


Зәхирә ис. Азык, ашлык, орлык запасы. Кыйхытлык вакыйг улып, малымны җыеп, Мисырга зәхирә алмага җибәрдем, ул кешем кайтмады. (К.Нас.)

сущ. Запас, припасы, провиант.


Зәхмәт ис. 1) Эш, хезмәт. Йөкләдем мин бик авыр зәхмәт сиңа. (Г. Тук.) 2) Азап, борчу, мәшәкать. Зәхмәт чикмәгез, минем бауларым, тәртәләрем озындыр, җитешермен, — диде. (К. Нас.) 3) Кысынкылык, тыгызлык. Хөрриятсез яшәмәк зәхмәт идекен белермен. (М. Ак.) 4) Сырхау, чир.

сущ. 1) Труд, работа. 2) Тягость, беспокойство, гнёт. 3) Зависимое положение. 4). Болезнь, недомогание.


Зәхмәткәш гф. ис. Хезмәт иясе.

ар.-п. сущ. Трудящийся.


Зәүкъ ис. 1) Зәвык, тәм, татым. 2) Тәм тату тойгысы. 3) Ләззәтләнү, берәр нәрсәдән, яки эштән ямь табу, күңел табу, тәм табу. Күзләре аңсыздан бу җәмиләя бакып зәүкъландылар. (М. Ак.) 4) Яхшыны начардан аеру көче, аеру үзлеге. Ни кәбаирдер мисакта рухым ипткән иртикяб, кем гадәм зәүкыннан әүвәл хөкем ителгән янасы. (Нинди зур гөнаһ, яратылу вакытында ук рухым әшәкелек иткән, һәм яхшыны начардан аеру көчем югында ук утка янасым белән хөкем ителгән.) (Дәрд.)

сущ. 1) Вкус. 2) Склонность. 3) Вкушение, наслаждение, удовольст-вие. 4) Способность отличить хорошее от плохого.


Зәүкат ис. Зәүкъ-ның к.

сущ. мн. от зәүкъ.


Зәүкый с. Эстетик (матурлык, гүзәллеккә бәйле).

прил. Эстетический.


Зәүкы сәлим из. Дөрес тойгы ләззәте.

из. Удовольствие от полноты ощущения (чего-либо).


Зәүкы хәят из. Тормыш ләззәте, яшәү тәме, тормыштан, яшәүдән ләззәтләнү.

из. Вкус жизни: наслаждение жизнью.


Зәүкы елхан из.Көйләр ләззәте, моңнар ләззәте. Җил-җиләсләрнең моңыннан әүкы әлхан алмадым. (Дәрд.)

из. Сладость музыки.


Зәүкыяб гф. с.Тәм табучы, ләззәт ала белүче.

ар.-п. прил. Имеющий хороший вкус, умеющий наслаждаться (чем-либо).


Зәүкыят ис.Зәүкъ-ның к.

сущ. мн. от зәүкъ.


Зәүрак ис.Каек, көймә.

сущ. Лодка, баркас.


Зәүҗ ис. 1) (Хатынның) ире. Хакыйкать сәнең зәүҗең кыйтмыйр дорыр. (К. Гал.) 2) Җөп, пар (такның киресе), парлы, пары булган ир.

сущ. 1) Муж, супруг. 2) Пара, чета.


Зәүҗиять ис. Ирле-хатыңлылык.

сущ. Супружество.


Зәүҗә ис. Кәләш (ирнең хатыны).

сущ. Жена, супруга.


Зәүҗәен ис. Ир белән хатын, ирле-хатынлы.

сущ. Супруги, муж и жена.


Зәҗр м. I. 1) Тыю, юл куймау. 2) Көчләү, мәҗбүр итү. 3) Азаплау, җәбер-җәфа. 4) Хәзергедән чыгып киләчәктән хәбәр бирү.

м. I. 1) Запрещение, запрет. 2) Принуждение 3) Угнетение, притеснение; мучение, беспокойство. 4) Предвидение.


Зәҗрән p. Тыеп, комачаулап, ирексезләп, тоткарлык ясап, юл куймыйча, көчләп

н. 1) Запрещая; мешая 2) Насильно.


Зәһаб ис. Китү, бару.

сущ. Уход, отправление.


Зәһадәт ис. Тәкъвалык, дөньядан бизеп гыйбадәт белән генә шөгыльләнүчелек.

сущ. Умеренность, воздержание, монашество.


Зәһи с. Бик шәп, яхшы. Варислар өчен мал сакламам зәһи хыял батыйльдер. (К. Нас.)

прил. Прекрасный, хороший.


Зәһр ф. ис. кара: зәһәр. Ит наданлыкларны тәгъриф, зэһрене яз, гад-рене. (Г. Тук.)

прил. см. Зәһәр.


Зәһраэ с. Ачык йөзле, якты йөзле (хатын).

прил. Приветливая, весёлая.


Зәһрә ф. ис. 1) Үт, үт капчыгы. 2) күч. Батырлык, егетлек, гайрәтлелек.

п. сущ. 1) Желчь, желчный пузырь. 2) перен. Храбрость, отвага, мужество.


Зәһәб ис. Алтын. Бу мәзһәб әзһәб мәзһәб. (Г. Тук.)

сущ. Золото.


Зәһәби с. алтын төсле.

прил. Золотой, золотистый.


Зәһәр* ф. ис. 1) Агу, әче. Сәүмәдекем адәмә яр улмак бәңа зәһәрдер. (М. Ак.) 2) Үткен, булдыклы.

п. сущ. 1) Яд, отрава. 2) Прыткий, проворный.

 


Өскә
А Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы =>Зә<= Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ