Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д Зa Зи Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Зи кис. кара: за.

част. см. За.


Зиб ф. с. 1) Бизәк, зиннәт. 2) Матурлык.

п. сущ. 1) Украшение. 2) Красота.


Зиба ф. с. 1) Бизәкле» зиннәтле. 2) Матур, гүзәл, зифа. Дөшем эчрә бер зиба сурәт күрдем. (К. Гал.)

п. прил. 1) Украшенный, нарядный. 2) Красивый, стройный.


Зи гыял ст. Бала-чага иясе.

сс. Многодетный; имеющий много детей.


Зи зәкявәт ст. Үткен (зирәк) кеше.

сс. Сообразительный, сметливый.


Зий ис. Тышкы кыяфәт, профессиягә карата форма (кием).

сущ. Внешний вид, профессиональная форма (одежды).


Зикер ис. 1) Искә алу, искә төшерү. 2) Телгә алу, әйтеп узу, телгә алып узу. Югарыда зикер кылган ярлылар тора торган урынга барып торды. (Ш. Кам.)

сущ. 1) Упоминание. 2) Восиоминание. 3) Зикр (моленье, заключающееся, главным образом, в беспрестанном произ-несении хором имени аллаха).


Зикер билхәер гыйб. Яхшылыгы белән искә алу, мактау.

сущ. фр. Поминание добром.


Зикре җәмил ст. Яхшылык белән искә алу. Зикре җәмил бер ягмурдыр ки, аның лотфы тауларны вә болыннарны ихья кылыр, диде. (К. Нас.)

сс. Добрая память (о ком-либо).


Зи кыйммәт ст. Кыйммәт иясе, кыйммәтле, бәяле.

сс. Драгоценный, дорогой.


Зилзиләис. кара: зәлзәлә.

сущ. см. Зәлзәлә.


Зилкагдә ст. Ай елының унберенче ае исеме.

сущ. Зулькагда (одиннадцатый месяц лунного календаря).


Зилләт ис. Түбәнлек, хурлык, гарьлек. Безгә зилләт вә хурлык кына булачак. (М. Гаф.)

сущ. Унижение, позор.


Зилхиҗҗәт ст. Ай елының уникенче ае исеме.

сс. Зульхиджа (двенадцатый месяц лунного календаря).


Зимам ис. 1) Тезген, нукта бавы. Мәхбүбнең зимам ихтыярын мәхбубә кулына тәслим итәр. (К. Нас.) 2) Җитәкләү, идарә итү.

сущ. 1) Повод, ремень. 2) Управление, руководство.


Зимми с. тар. Ислам дәүләте кул астында булган мөселман булмаган кеше, халык. Бер зимми үзенең дуңгы-зыч симертү өчен алдына печән салып куймыш иде. (К. Нас.)

прил. ист. Наименование немусульман, живущих в мусульманских странах.


Зиммә ис. 1) Бер эшне үз өстенә йөкләү, җаваплылыкны алу. 2) Йөкләмә.Зиммәңә лязим булган нәрсәне әдә кыл (үтә). (К. Нас.)

сущ. 1)Ответственность. 2) Обязательство.


Зиммәт ис. кара: зиммә.

сущ. см. Зиммә.


Зина* ис. 1) Уйнаш. 2) Фахишәлек.

сущ. 1) Прелюбодеяние, распутство. 2) Проституция.


Зинакяр гф. ис. Уйнашчы, зиначы.

ар.-п. сущ. 1) Прелюбодей, распутник. 2) Проститутка.


Зиндан ф. ис. Төрмә.

п. сущ. Тюрьма, темница.


Зиндикъ ис. Динсез. Юк исә мөнкир вә зиндикъ дәһриләр аллагыз гафләттә калган бит, дияр. (Ш. Баб.)

сущ. Еретик, безбожник.


Зиндәгяни, зиндәги ф. ис. Терелек, җанлылык; тормыш, тереклек. Мән куркамын, сән аның гадәт вә хоенча зиндәгянлык кыла алмассың (Мәҗмәгыл хикәят).

п. сущ. Жизнь.


Зиннәт* ис. Бизәк, бизәү әй-Бере, матурлау, гүзәлләү әйбере.

сущ. 1) У крашение. 2) Предмет украшения; декорация.


3и нөфүз ст. Йогынтылы, сүзе үтемле.

сущ. Влиятельный.


Зинҗир ф. ис. Чылбыр, богау.

сущ. Цепь, оковы.


Зир ф. ис. Аст, аскы як. Мөхатыз һәр җәһәттән саг (уң) вә сулдан, зар вә бәладән (өстән). (Г. Тук.)

п. сущ. Низ, нижняя часть.


Зираг ис. Кул, терсәк; терсәк буе озынлык үлчәве (58 см).

сущ. Рука; локоть (орган тела и как мера длины, равная 58 см).


Зирагать ис.1) Игенчелек. 2) Авыл хуҗалыгы.

сущ. 1) Земледелие. 2) Возделывание, сеяние, разведение, культивирование. 3) Сельское хозяйство.


Зирагый с.Авыл хуҗалыгы(на), игенчелек(кә караган).

прил. 1) Земл едельческий. 2) Сельскохозяйственный; аграрный.


Зир-зөбәр* ф. ис. Асты өскә (килү). Бар залимнар зир-зөбәр килгән имеш. (М. Гаф.)

п. сущ. Перевернутое вверх дном; хаос.


Зи рух ст. Җан иясе, җанлы.

сс. Имеющий душу, одушевлённый.


Зирә ф. тер. Чөнки, аның өчен, нигә дисәң. Зирә ул башкалар кебек Гали байны олугламас иде. (М. Ак.)

п. союз Потому что, так как, ибо.


Зирәки ф. ис. кара: зирә.

п. сущ. см. Зирә.


Зирәһ ф. ис. 1) Сугышта уктан, кылычтан саклану өчен киелә торган кием, күбә. 2) Броня.

п. сущ.1) Кольчуга, 2) Броня.


Зифаф ис. 1) Кыз янына кияү булып керү. 2) Никахланышу.

сущ. 1) Прибытие жениха к невесте. 2) Бракосочетание.


Зиэб ис. Бүре.

сущ. Волк.


Зиядә ис. 1) Арту, күбәю. 2) Артып калганы. 3) Күп, артык, артыграк, арттырып, артыграк итеп. Ул егерме яшьтән зиядә улмас. (3. Биг.) грам. Кушымча.

сущ. 1) Увеличение, при-бавление; 2) Излишек. 3) Более. грам. Аффикс.


Зи хәят ст. Тереклек иясе. Ул, һәрбер зи хәят шикелле, бу җәберләргә үз көче белән каршы торырга тели. (Ф. Әмир.)

сс. Живой, одушевлённый.


Зи шан ст. Дан иясе, данлы, даны бар. Анлары инкяр идән зи шан икәндер белмәдем. (Г. Тук.)

сс. Прославленный, славный.


Зишт ф. с. Ямьсез, кыяфәтсез, чиркәнеч, начар; тупас. Энҗе, алмаслар да бирмәс зишт руга зиба ру. (Дәрд.)

п. прил. Некрасивый, гадкий, безобразный; плохой, дурной; гнусный; грубый.


Зиян* ис. Кимчелек, зарар, зыян.

сущ. Вред, убыток, ущерб, потеря, изьян.


Зиярәт ис. 1) Зират. 2) Күрергә, күрешергә бару, хәл белә бару. Бер генә сәгатькә зиярәткә кергән иптәшем хәтеремә төште... (Ф. Әмир.)

сущ. 1) Кладбище. 2) Посещение, визит.


Зиярәтгяһ гф. ис. Зиярәт кыла торган урын, алдан билгеләнгән күрешү урыны.

ар.-п. сущ. Место посещения, место встречи, свидания.


Зиярәтән р. Зиярәт кыла торган урын, алдан билгеләнгән күрешү урыны.

н. Навещая, посещая.


Зи җәмал ст. Матурлык иясе; матур, күркәм.

сс. 1) Красивый. 2) Красавец.


Зиһен* ис. 1) Күңелдә, истә тота алу. 2) Хәтер, аң.

сущ. 1) Ум, разум. 2) Память, сознание.


Зиһни с. Акыл(га), зиһен(гә бәйләнешле), хәтердә тоту(га бәйләнешле).

прил. Умственный, интеллектуальный.


Зиһнән р. Күңелдән, яттан, хәтердән.

н. На памятъ, наизусть.

 


Өскә
А Б В Г Д Зa =>Зи<= Зо Зу Зы Зә Зө Зү И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ