Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й Ка Ки Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Кибар с. 1. 1) Олы, зур, бөек. 2) Горурлы, һавалы. Ни кирәк? дими, сорамый, ташламый кибарлыгын. (М.Гаф.) 2. Аристократлар.

прил. 1. 1) Важный, серьезный, знатный. 2) Высокомерный. 2. Аристократы.


Кибари с. 1. Олысымак, горур; аристократик. ... Ак сакаллы, мәһабәт вә кибари кыяфәтле бер адәм... (Г. Ибр.)

прил. Важный, гордый; аристократический.


Кибаранә гф. р. 1) Олыланып, горурланып, һаваланып, борын күтәреп, үзен зур, шәп күреп. 2) Аристократларча, морзаларча. Кибаранә күтәреп баш безнең таш-тау, селкенми дә, кузгалмый да тора басып. (Г. Тук.)

ар.-п. н. 1) Гордёливо, спесиво, высокомерно, надменно, 2) По-аристократски, по-дворянски.


Кибер м. I. 1) Зурлык. 2) Олылык, үзен зур күрүчәнлек, һавалы буяу, тәкәбберләнү. Миңа хитаб иткәндә тыңкышрак кына киберле тавыш белән... (Ф. Әмир.)

м. I. 1) Огромность. 2) Высокомерность, надменность.


Кибри с. Һавалы, тәкәбберлек(кә караган). Ахмак вә надан, үзенең наданлык сәбәпле бозыклыкта булып, сүзе кибри вә фигыле зәмим булган кешедер. (К. Нас.)

прил. Заносчивый, высокомерный.


Кибрит ис. 1) Күкерт. 2) Шырпы.

сущ. 1) Сера, фосфор. 2) Спички.


Кибрия ис. 1) Зур дәрәҗәлелек, горурлык, дан. Төхфәтуллин җырчы, бакыручы мөгассир кибрия! Үпкәләсәң үпкә ашарсың: һәммә эшләрең рия. (Ш. Баб.) 2) Тәкәбберлек.

сущ. 1) Гордость, величие, слава. 2) Гордость, высокомерие.


Кизеб ис. Ялган, ялганлау. Кыйлалар бәс аңа кизеб вә бөһтан. (М. бәй.)

сущ. Ложь, неправда.


Килек ф. ис. Камыш каләм. Килек! зарым, юк язарым, чөн кабул итми базар. (Дәрд.)

п. сущ. Тростниковое перо, калям.


Кимияви с. Химик, химия (гә бәйләнешле).

прил. Химический.


Кимиягир гф. ис. Химия белгече, химик.

ар.-п. сущ. Химик.


Кимья ис. 1) Химия. 2) Алхимия.

сущ. 1) Химия. 2) Алхимия.


Кин ф. ис. кара: кинә.

п. сущ. см. кинә.


Киная* ис. 1) Читләтеп әйтелгән сүз. „Акча бакыр, санарга такыр" - акча юклыктан кинаядер. (К. Нас.) 2) Метонимия.

сущ. 1) Знак, намёк. 2) лит. Метонимия.


Кинә* ф. ис. 1) Яшертен дошманлык. 2) Ачу тоту, үч алырга йөрү. Гөл китте, сабагында кинә калды, былбыл, сиңа бер бөктек инә калды. (Дәрд.)

п. сущ. 1) Злоба, вражда. 2) Месть, мщение.


Кинәдар ф. с. Яшерен ачу алучы, үч алучы, үч кайтара торган, үч алуны яратучы.

п. прил. Мстительный, злопамятный, мстящий.


Кинәхаһ ф. с. Үч игәргә теләүче, үч алырга йөрүче.

п. прил. Ищущий случая отомстить; мститель.


Кира ис. 1) Вакытлы файдалану, аренда. Самарадан 4—5 чакрым җирдә кира илә бер дача алмыш иде. (3. Биг.) 2) Вакытлы файдаланып торган өчен (аренда өчен) түләнә торган акча.

сущ. 1) Наем, аренда. 2) Плата за наем, арендная плата.


Кирам с. к. 1) Хөрмәтле(ләр), затлы(лар), намуслы(лар). 2) Данлыклы, кадерле.

прил. мн. 1) Щедрые, великодушные, благородные, милостивые, любезные. 2) Славный; почтенный.


Кирамен кятибин гыйб. дини Динчеләрчә, кешенең барлык яхшы, яман ашләрен язып торучы фәрештәләр.

фр. рел. Ангелы, записывающие грехи и добрые дела людей.


Кирар р. Кат-кат, күп тапкыр.

н. Многократно.


Кирарән вә мирарән гыйб. Күп тапкыр һәм күп мәртәбәләр, кат-кат. Кирарән вә мирарән тәҗрибә кылынмыштыр. (К. Нас.)

фр. Много раз, очень часто, многократно.


Кирбас ис. Бәз (тукыма). Кирбастан башлык киеп йортыннан чыгып китте. (К. Нас.)

сущ. Кирбас (тонкая хлопчатобумажная ткань).


Киришмә ф. ис. Чытлык, каш сикертү, күз кысу. Киришмәң бәндәне мәдһуш кылгай. (Хорәз.)

п.сущ. Подмигиванне, знак глазами, кокетство, нежный взгляд.


Кис ис. Янчык, акча янчыгы.

сущ. Мешочек, сумка, кошель.


Кисвә ис. Кием, аркага киелә торган кием. Буеңызга ләтафәт кисвәт төз. (Хорәз.)

сущ. Одежда, одеяние.


Кисә ф. ис. Кечкенә капчык, янчык, акча янчыгы, кесә.

п. сущ. Денежный мешок, мошна, кошель.


Китаб ис. 1) Китап. 2) Язу.

сущ. 1) Книга. 2) Письмо, послание, грамота.


Китабеинас фи хаккыйлхәуас гыйб. Хас кешеләр турындагы китап (Ш. Бабич китабының исеме).

фр. „Книга об избранных" (название книги поэта Ш. Бабича).


Китаби с. 1) Китап(ка бәйләнешле), китапча, китаптан алынган. 2) Дини китапка (тәүрат, инҗил, коръәнгә) бәйләнешле. 3) Дини китапларның берсе белән гамәл кылучы.

прил. 1) Книжный, письменный. 2) Огносящийся к священному писанию. 3) Действующий по религиозному писанию.


Китабханә* гф. ис. Китапханә.

ар.-п. сущ. Библиотека.


Китабә ис. 1) Язу. 2) Истәлек өчен язып куелган такта яки таш. 3) Кабер өстенә язып куелган таш. 4) Китапның башына язылган исеме.

сущ. 1) Писание. 2) Надпись; письмо, письмена. 3) Надгробный камень с эпитафией. 4) Название книги, написанное на обложке.


Китабәт м. I. 1) Язу язмак. Китабәт әйләюбән тәнкыйл итеп. (Ут. Им.) 2) Язу сәнгате. 3) Язу эше белән шөгыльләнүчелек.

м. I. 1) Писание (чего-либо). 2) Искусство писания. 3) Секретарство.


Китман ис. Сер итеп саклау, яшерү. Шигърә вирдем ихтитам намеңне китманымлә бән. (Г. Тук.)

сущ. Утаивание, скрытие, скрывание.


Кифая ис. Җитәрлек, җитәрлек булу, кирәк кадәр булу. Дүрт адәмә Кифая итәрлек булып. (3. Биг.)

сущ. Достаточность, необходимое количество.


Кифаять кара: кифая.

сущ. см. Кифая.


Киясәт ис. Уяулык, зирәклек, акыллылык.

сущ. Проницательность ловкость, сметливость.


Киһанәт ис. Күрәзәлек, киләчәктән хәбәр бирүчелек.

сущ. Предсказывание, пророчество.

 


Өскә
А Б В Г Д З И Ка =>Ки<= Ко Ку Кы Кя Кә Кө Кү Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ