Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Шa Ши Шо Шу Шә Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ

Шәамәт ис. Шомлык, шомланучылык, начарга (бәхетсезлеккә) юрау.

сущ. Дурное предзнаменование; дурное предчувствие.


Шәбаб ис. 1) Яшьлек. 2) Яшьләр.

сущ. 1) Юность, молодость. 2), Молодёжь.


Шәбабәт ис. Яшьлек вакыты, яшьлек чоры, яшүсмерчак.

сущ. Молодость.


Шәбаируз ф. ис. Тәүлек.

п. сущ. Сутки.


Шәбанә ф. с. 1) Кичке, төнге. 2) Кичәге, төнәгенге.

п. прил. 1) Ночной, вечерний. 2) Вчерашний, оставшийся со вчерашнего дня.


Шәбаһәт ис. Охшашлык, бер төслелек. Һәммәсе кяфиргә охшашлы бу тар чалбарларның нә мөселманлыкка акларда шәбаһәт бар иде. (Г. Тук.)

сущ. Подобие, сходство.


Шәбгир ф. ис. 1. Төнге. 2. 1) Сандугач. 2) Төнге сәяхәт, яктыргангача сәяхәт. Гарипнең кабригә шәбгир кылгыл (Сайяди).

п. сущ. 1. Ночной. 2. 1) Соловей. 2) Ночное путешествие, путешествие до рассвета.


Шәбиһ с. Охшаш, охшаган.

прил. Подобный, похожий.


Шәбхун ф. ис. Төнлә көтмәгәндә һөҗүм итү. Дили шәбхун идәр һәрбер пәямы. (Дәрд.)

п. сущ. Ночное нападение, ночной набег, внезапная ночная атака.


Шәбнәм ф. ис. 1) Чык. 2) Тамчылы бизәк, асма, брелок. 3) Кисея (тукыма).

п. сущ. 1) Роса. 2) Висюлька, подвеска, брелок. 3) Кисея (ткань).


Шәбкә ис. 1) Ятьмә, ау ятьмәсе. Аучының шәбкәсеннән ычкынган аю баласы иде. (К. Нас.) 2) Тозак. 3) Рәшәткә.

сущ. 1) Сеть, сетка. 2) Тенёта. 3) Решётка.


Шәвагыйрь Шагыйрә-нең к.

мн. от шагыйрә.


Шәвагыйль Шагыйл-нең к.

мн. от шагыйл.


Шәваиб ис. к. Кимчелекләр, җитешсезлекләр.

сущ. мн. Недостатки; порок, изъян.


Шәваһид ис. 1) Шаһид-ның к. 2) Цитаталар; дәлилләр; өземтә, өзек.

сущ. 1) мн. от шаһид. 2) Данные, служащие доказательством, свидетельством. 3) Отрывок из текста, цитата.


Шәгаир ис. к. Йолалар, гореф-гадәтләр.

сущ. мн. Обряд, церемония; обычай.


Шәгыб ис. Төркем, җәмәгать, кабилә; халык.

сущ. Группа, племя; народ.


Шәгъбан ис. Ай елынын сигезенче ае исеме.

сущ. Шабан — 8-й месяц лунного календаря.


Шәгълә кара: шөгълә.

см. Шөгълә.


Шәгъри ис. 1) Чәч(кә), кыл(га бәйләнешле). 2) Бик нечкә чәчсыман кан тамыры; капилляр.

сущ. 1) Волосяной.2) Тонкий, как волос, кровносный сосуд; капилляр.


Шәгъшәга ис. 1) Ялтыравык. 2) Ялтыравыклы бизәнү әйберләре, купшылык әйберләре.

сущ. 1) Сверкание, сияние, блеск. 2) Великолепие. 3) Блестящие вещички, украшения.


Шәгыйр ис. Арпа.

сущ. Ячмень.


Шәгыр ис. Чәч, кыл, төк.

сущ. Волосы.


Шәдаид ис. к. Авырлыклар, катылыклар, авыр эшләр.

сущ. мн. Беда, несчастье; трудности.


Шәддә ис. грам. Тәштит (хәрефнең кушарлы икәнен белдерә торган диакритик билге).

сущ. грам. Ташдид — диакритический значок, обозначающий удвоенность согласного.


Шәдид c. 1) Каты, нык, көчле. 2) Авыр, читен; кискен. 3) Кырыс. 4) Энергияле.

прил. 1) Сильный, мощный. 2) Тяжкий; невыносимый; трудный. 3) Строгий, суровый. 4) Энергичный.

сущ. грам. Ташдид — диакритический значок, обозначающий удвоенность согласного.


Шәзер-мәзер р. Таркау, тәртипсезлектә, ничек эләксә шулай. Мәзһәп Низаглавы илә мәшгуль уларак, дәүләт вә хөкүмәтләре шәзер-мәзер улдыгыннан... (Р. Фәх.)

н. В беспорядке, как попало, разбросанно.


Шәй* ис. Әйбер, нәрсә. Бу аз-аз бер кечек шәйдән башланды. (3. Биг.)

сущ. Вещь; предмет.


Шәйб ис. 1) Чал, чал керү; чәч-сакал агару. 2) Картлык.

сущ. 1) Седина, седые волосы. 2) Старость.


Шәйда г ф. с. 1) Акылсыз. 2) Гыйшыктан акылын жуйган; дивана; гашыйк. Түгеп моңнар туган көйләрне көйлә, янып шәйда күңел көйгәнне сөйлә. (Дәрд.)

п. прил. 1) Безумный. 2) Влюблённый; смущённый; обезумевший от любви.


Шәйн ис. Кимчелек, гаеп.

сущ. Недостаток, дефект.


Шәйтан* ис. 1) Шәйтан. 2) Аздыручы, котыртучы, начарлыкка өстерәүче.

сущ. 1) Сатана, дьявол; демон; шайтан. 2) Совратитель, соблазнитель.


Шәйтани с. 1) Шәйтан(га караган), шәйтанныкы, шәйтан тарафыннан булган. Шәйтани бер сызгырык булганга бу. (Ш. Баб.) 2) Дөрес булмаган, ялган.

прил. 1) Дьявольский, чертовский, адский. 2) Неверный, обманчивый.


Шәйтанәт ис. 1) Шайтанлык, аздыру, котырту. 2) Кыланыш, шаянлык, шуклык.

сущ. 1) Дьяволыцина, дьявольская проделка, 2) Шалость, проказа, проделка.


Шәйх* ис. 1) Карт, карт кеше. 2) Башлык, юлбашчы, аксакал. 3) Дин эшләрен караучы, дин башлыгы. 4) Ишан. Шәйхемнең рухы мөбарәкләренә багышлап дога кылдым. (3. Һад.)

сущ. 1) Старик, старец. 2) Шейх, глава племени; предводитель. 3) Духовный вождь. 4) Ишан.


Шәйхе фани ст. Бик картайган кеше.

сс. Очень старый, дряхлый человек.


Шәйхухәт ис. Бик картайган кеше.

сущ. Старость, престарелость.


Шәк ис. 1) Шик, шөбһә. 2) Икеләнү, ышанмау. Мине ишан дигәннәр һәрберсе синдәй ишәк; минем изгелегемә һичберсе китерми шәк. (Г. Тук.)

сущ. 1) Сомнение. 2) Неуверенность, подозрительность; недоверчивость.


Шәкавәт ис. 1) Бәхетсезлек, бәла. 2) Начар, ярамаган эш, ярамый торган. Гайре шәһәрләрдә йөреп ризык ашамак шәкавәтдер. (К. Нас.)

сущ. 1) Тяжёлое положение; беда. 2) Недозволенный поступок, дурное дело.


Шәква ис. Шикаять, жалоба. Шикаятьтер сәңа бездән; әсәрлән кауле шәквадан. (Г. Тук.)

сущ. Жалоба.


Шәкел ис. 1) Форма. 2) Сын, тышкы күренеш. Сөйлә күрдеңме бәнем шәклемдә һичбер дәрдемәнд? (Г. Тук.) 3) Сызык, схема, охшатып ясалган фигура. 4) грам. Хәрәкә.

сущ. 1) Форма, вид. 2) Образ; внешний вид; фигура. 3) Рисунок. 4) грам. Огласовка.


Шәкъ ис. 1) Яру, чатнату. 2) Ерту, аеру. 3) Ярык; тишек.

сущ. 1) Раскалывание, рассекание, проламывание, разрыв. 2) Трещина, расщелина; щель, прореха, дыра.


Шәккы шәфә — иреннәрне аеру, ягъни, юк-барны сөйләү.

Осклабиться, букв. „растянуть губу".


Шәкли с. 1) Форма(га), шәкел(гә бәйләнешле). 2) Формаль.

прил. 1) Форменный. 2) Формальный.


Шәклән р. Тышкы күренеше буенча, тышкы күренешенә (формасына) карап.

н. По форм«, по виду.


Шәкый с. 1) Бәхетсез, бәлале. 2) Баш имәс; усал. 3) Юлбасар. 4) Начарлык эшләүче; әшәке кеше. Сәңа мәхәббәт куйганым шәкыйлегемдер. (К. Нас.)

прил. 1) Бедный, несчастный. 2) Своевольный; злой. 3) Негодяй; преступник. 4) Разбойник; бандит.


Шакыйк ис. 1) Яртысы (икегә бүленгән берәр әйбернең). 2) Бертуган. 3) Чалма чәчәк, пион. Чәчәк аз, кызыл, шәкыйк гөлләр юк дип, ни мәгънә умартаны бозу белән. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Любая половина. 2) Родной брат. 3) бот. Анемоны, пионы.


Шәкыйка ис. 1) Бертуган кыз кардәш. 2) Баш авыруы (вакыт-вакыт башның бер өлеше авырту); мигрень авыруы.

сущ. 1) Родная сестра. 2) Головная боль, мигрень.


Шәкәр ф. ис. Шикәр.

п. сущ. Сахар.


Шәкәраб ф. ст. 1) Шикәр белән су. 2) күч. Бер-берсенә каршы. Аның белән мөнәсәбәтемез шәкәрабдыр.

п. сс. 1) Сахарная вода. 2) перен. Ссора, охлаждение между друзьями.


Шәкәргефтар ф. ст. Сүзе шикәр кебек, татлы телле.

п. сс. Сладкоречивьгй, сладкогласый.


Шәкәрләб ф. ст. Сүзе шикәр кебек, татлы телле.

п. сс. Сахароустый.


Шәкәр риз ф. с. Татлы күз яше түгүче. Ки хәлвәт йиридә кылгайлар шәкәр риз (Сайяди).

п. прил. Проливающий „сладкие" слёзы (от радости).


Шәкүр ис. 1) Бик шөкер итүче. 2) Алла эпитеты. Ул Зөлэйхәләр вә Ләйләләр кеби булса матур, көнләшәм... (әстәгъфирулла!) Я шәкүр, я гафур! (Г. Тук.)

сущ. 1) Благодарный. 2) Эпитет Аллаха.


Шәл ис. Чулаклык, кул кору.

сущ. Паралитик, с вывихнутой или сломанной рукой.


Шәлгам ф. ис. Шалкан.

п. сущ. Репа.


Шәлялә ис. Шарлавык, шарлама.

п. сущ. Водопад, водяной каскад.


Шәм ис. 1) Иснәү, ис сизү. 2) Бер әйбернең исен иснәү, иснәп карау.

сущ. 1) Обоняние. 2) Нюханье.


Шәмаил ис. к. 1) Тумыштан килгән табигать (характер), холык, сыйфат. 2) Рам эченә язып куелган дини текстлар, рәсемнәр. Сыз, Кәмал, рәссам, хариталар, шәмаилләр чыгар. Я илаһем, бездә соң кайчан Рафаилләр чыгар? (Ш. Баб.)

сущ. мн. 1) Качество, достоинство; врождённое свойство; характер. 2) Религиозные тексты или картинки, вставленные в рамку.


Шәматә ис. 1) Шау-шу; шаулау. 2) Кеше кайгысына сөенү. 3) Ызгыш, кычкырыш. Дошман шәматәсеннән куркып... (К. Нас.)

сущ. 1) Шум, гррх.от. 2) Злорадствод 3) Ссора, скандал.


Шәматәт ис. Кеше кайгысына шатлану. Идбар вакытында шәматәт итмәкләре белән, изге вә яман мәгълүм булыр. (К. Нас.)

сущ. Злорадство.


Шәмгъ ис. 1) Балавыз. 2) Шәм. Әрни-әрни ләгънәт әйтәм тискәре бу дөньяга. Мин мәхәббәт уты дим, ул аерылу шәмгын яга. (С. Рәми.)

сущ. 1) Воск. 2) Свеча.


Шәмгыдан ф. ис. Шәмдәл, кандил, люстра. Алдында алтын шәмгыданнарда нәфис хуш исле шәмгъләр янып торыр. (К. Нас.)

п. сущ. Подсвечник, люстра, кандилябр.


Шәмес ис. Кояш. Сөям бигрәк, хосусән садрыңызны. Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме? (Г. Тук.)

сущ. Солнце.


Шәмим с. Хуш ис.

прил. Приятный запах.


Шәмси, шәмсия с. Кояш(ка бәйләнешле). Сәнәи шәмсия — кояш йөреше белән исәпләнә торган ел хисабы; кояш календаре.

прил. Солнечный.


Шәмсия ис. Эсселектән саклау зонтигы. Бу тупаслыктан көлеп торса кояш күктән карап, нурны каплый „эссе" дип байкулда бар шмсаясе. (Г. Тук.)

сущ. Солнечный зонтик.


Шәмсә ис. Язма китапларның беренче бит башына ясалган орнамент, бизәк.

сущ. Разрисовка, орнаментация на первой странице рукописных книг.


Шәмшир ф. ис. Кылыч. Шәмширен чыкарып кара еланның башын кисте (Мәҗмәтыл хикәять).

п. сущ. Сабля, шашка, меч.


Шәнагать ис. Явызлык, кабахәтлек, начарлык, әшәкелек, шыксызлык.

сущ. Гадость, безобразие, мерзость, пакость, низость.


Шәнига (шәнигъ) с. Әшәке, шакшы, начар, кабахәт.

прил. Отвратительный, гнусный, ужасный.


Шәр (р) ис. 1) Явызлык, яманлык, начарлык; начар эш. Шәйтан шәрреннән мөхафәзә әйләсен. (3. Һад.) 2) Явыз, яман, начар.

сущ. 1) Зло, злоба, злобность. 2) Плохой, злой; злейший.


Шәраб* ис. Эчемлек, исерткеч, шәрап. Хәмер, шәраб безгә булмас инде... (М. Җәлил).

сущ. Питьё, напиток; вино.


Шәрабдар гф. ис. Шәрап коеп торучы. Шәрабдарә изгү тәэсил итү вирде. (К. Гал.)

ар.-п. сущ. Виночерпий.


Шәрабханә гф. ис. 1) Шәрап (эчемлек) ясый торган йорт. 2) Эчемлек эчә торган йорт, мәйханә.

ар.-п. сущ. 1) Винный завод; помещение, где делают вино. 2) Питейный дом.


Шәрарәт ис. Начар (явыз) эшләр.

сущ. Злоба, злодейство.


Шәрафәт ис. 1) Кадерлелек, олы дәрәҗәлелек, хөрмәтлелек. 2) Дан, намус, затлылык.

сущ. 1) Почет, слава, уважение. 2) Слава, честь, благородство.


Шәрган р. Шәригать буенча, шәригать карашы буенча.

н. По шариату (мусульманскому праву); согласно шариату.


Шәргый с. Шәригать(кә бәйләнешле), шәригать ягыннан. Сафи абзый аңламыйдыр шәргый дә. (Г. Тук.)

прил. 1) Шариатский. 2) Законный; легальный.


Шәргъ ис. Ислам шәригате, ислам законы. Кунмамыш башына шәргың мәргы дә. (Г. Тук.)

сущ. Мусульманский религиозный закон (шариат).


Шәрем ф. ис. 1) Оят, хурлык. 2) Оялучанлык; кыюсызлык, базымсызлык.

п. сущ. 1) Стыд, ерам, позор. 2) Стыдливость; скромность.


Шәремсар ф. с. 1) Оятлы ителгән, кызартылган. 2) Оятлы. Хосудлар хезмәтенә килдәчидер, яулак олуг шәремсар улдачидыр. (К. Гал.)

п. прил. 1) Пристыжённый, сконфуженный. 2) Стыдливый, конфузливый.


Шәрех* ис. 1) Аңлатма, ачыклап аңлату, төшендерү. 2) Берәр китапның авыр урыннарын ачыклап аңлату.

сущ. 1) Объяснение, разъяснение, толкование; описание. 2) Комментарий к трудным местам в тексте книги.


Шәригать* ис. Дини законнар җыентыгы.

сущ. Законоположение шариата.


Шәрик с. Иптәш, катнашучы (берәр эштә уртак булган кеше, бер эшне бергәләп алып баручы).

прил. Товарищ, компаньон; партнер, соучастник; сообщник, коллега.


Шәрир с. 1) Усал (явыз, яман) кеше. 2) Усаллык эшләүче, бандит, җинаятьче.

прил. 1) Злой, зловредный. 2) Злодей; разбойник, бандит.


Шәриф с. 1) Кадерле, игътибарлы, кадерләүгә лаек. Әллэ бисмилламны әйтергә оныттым? Нә исә; бер заман коймак шәрифләрдән тәмам җилләр исә... (Ш. Баб) 2) Пәйгамбәр нәселе.

прил. 1) Знатный; славный. 2) Шериф (титул потомков пророка).


Шәркан р. Көнчыгыштан, көнчыгыш ягыннан; көнчыгыш яклап.

н. К востоку, восточнее; с востока, с восточной стороны.


Шәркый с. 1) Көнчыгыш(ка бәйләнешле), көнчыгыштагы. 2) Көнчыгышта торучы.

прил. 1) Восточный. 2) Житель востока.


Шәркыя кара: шәркый.

см. Шәркый.


Шәркыят ис. Көнчыгышны өйрәнү.

сущ. Востоковедение; наука о востоке.


Шәркъ ис. 1) Көнчыгыш. 2) күч. Көнчыгыш халкы. Без Шәркъ булдык Гарбдәй шигъри күлмәк тектереп, охшадык Пушкин, Шекспирга озын чәч җиткереп. (Ш. Баб.)

сущ. 1) Восток. 2) перен. Жители востока.


Шәрмәндә ф. с. Оятлы, мәсхәрәле, адәм көлкесе, оятлы ителгән. Атым Габдулла — Алла бәндәсемен, җәмигъ колларың шәрмәндәсемен. (Г. Тук.)

сущ. Пристыжённый, сконфуженный; опозоренный, осмеянный.


Шәррелбәшәр гыйб. Кешеләрнең иң явызы, иң усалы.(Г. Тук.)

фр. Самый злой человек, злейший из людей.


Шәрри с. Усаллык(ка), явызлык(ка бәйләнешле), усаллык (явызлык) белән.

прил. Злобный, злостный, вредный.


Шәррән яра р. Ачыктан-ачык, ап-ачык. Синдиләрне ап-ачык шәррән яра, һич зарар юк, күпме итсәң мәсхәрә. (Г. Тук.)

н. Ясно, совершенно очевидно; голый, обнажённый.


Шәръян ис. Кызыл кан тамыры, артерия.

сущ. Артерия.


Шәрәф ис. 1) Кадер, хермәт; дан. 2) Затлылык, аксөяклек. 3) Бәхет. Мәгъшукасын күрү шәрәфенә наил булды. (М. Гаф.)

сущ. 1) Честь, почет; слава 2) Знатное происхождение, знатность, благородство. 3) Счастье.


Шәрәфбәхеш гф. с. Шәрәф бирүче; дан бирүче; бәхет багышлаучы.

ар.-п. прил. Дающий известность, почет, счастье.


Шәрәфьяб гф. с. Кадергә (бәхеткә, дәрәҗәгә) ирешү, олылык табучы. Тәзәүвеҗ кылды, хәзердә зөфафда шәрәфьяб улды. (К. Нас.)

ар.-п. прил. Удостоившийся чести, нашедший своё счастье.


Шәрәфьяби гф. ис. Зур дәрәҗәле кешенең рәсми кабул итүе.

ар.-п. сущ. Приём, аудиенция у высокопоставленного лица.


Шәрәфьяр гф. с. Игътибар иясе, хөрмәткә лаек булган.

ар.-п. прил. Достойный, заслуженный.


Шәрәфә ис. 1) Манарадагы балкон яки азан әйтә торган тәрәзә. 2) Крепость стенасының тешләре.

сущ. 1) Балкон на минарете или окно для призыва на молитву. 2) Зубец крепостной степы.


Шәст ф. сан. Алтмыш.

п. ч. Шестьдесят.


Шәтарәт ис. Шуклык; җитезлек, шаянлык.

сущ. Ловкость, проворство, шутливость.


Шәтем ис. Сүгү, әрләү, начар сүзләр әйтеп ачулану; хурлау.

сущ. Ругань, грубая брань; поношение.


Шәтта с. 1) Төрле, төрле-төрле. 2) Газетаның төрле хәбәрләр бүлеге.

прил. 1) Различный, разнообразный. 2) Раздел газеты „отовсюду".


Шәфәгать ис. Арадашлык, яклау, арага керү.

сущ. Заступничество, ходатайство (за кого-либо).


Шәфигъ с. Арадашлык итүче, яклап арага керүче.

прил. Заступник; ходатай; посредник.


Шәфикъ с. Шәфкатьле, рәхимле, аяучан.

прил. Сострадательный, милосердный.


Шәфкать* ис. Аяу, мәрхәмәт итү, рәхим-шәфкать.

сущ. Жалость, сострадание; снисхождение; сочувствие, милосердие.


Шәфталу ф. ис. 1) Шәпталы; персик. 2) күч. Үбү.

п. сущ. 1) Персик. 2) перен. Поцелуй.


Шәффаф с. Үтәли күренә торган, үтә күрсәтә торган. Боҗра нәкъ күк төсле зәңгәр, саф үзе, саф пыяла төсле һәм шәффаф үзе. (Ш. Баб.)

прил. Прозрачный, просвечивающий; тонкий.


Шәфә ис. Ирен.

сущ. Губа.


Шәфәкъ* ис. Кояш батканнан соң офыкта була торган кызыллык. Шәфәкъ батмый, картлар ятмый; килә белми киләсең (Җыр).

сущ. Вечерняя заря.


Шәхем ис. Эч мае, туңмай.

сущ. Жнр, сало.


Шәхсый* с. Шәхси (аерым кешенең үзенә генә караган, үзенә генә бәйләнешле).

прил. 1) Личный, персональный. 2) Субъективный.


Шәхсыя Шәхсый-ның мнс.

жен. от шәхсый.


Шәхсыять ис. 1) Шәхсилек. 2) Үз файдасын гына кайгыртучанлык.

сущ. 1) Личность, индивндуальность. 2) Индивидуализм.


Шәхыс* ис. Зат, аерым кеше; кешенең тышкы күренеше үзенчәлеге.

сущ. Человек, лицо, особа, персона.


Шәш ф. сан Алты.

п. ч. Шесть.


Шәэн ф. сан Алтынчы.

п. ч. Шестой.


Шәшем ис. 1) Әһәмият; дәрәҗә. 2) Холык, үзенчәлек. Начар эшләр эшләмәк аның шәэненә муафыйк түгелдер. (К. Нас.) 3) Эш, үзлек. Күз бер әгъзадыр, аның шәэне күрмәктер. (К. Нас.)

сущ. 1) Достоинство, важность, значение. 2) Свойство, особенность. 3) Дело, занятие.


Шәятыйн Шәйтан-ның к. Шул сүзеннән бар шәятыйн кузгала, йотлыгып бар да мөһергә күз сала. (Ш. Баб.)

мн. от шәйтан.


Шәүвәл ис. Ай елының унынчы ае исеме.

сущ. Шавваль — 10-й месяц лунного календаря.


Шәүкъ ис. Кызыгу, дәрт, атлыгу; көчле теләк, омтылу. Сәңең дәрдең вә шәүкыңлә бәнем дәрдем дә якьсандыр. (Г. Тук.)

сущ. Страсть, сильное желание.


Шәүкәт* ис. Көч, куәт, олылык, бөеклек. Каплап алды дөньяны шәүкәт, даны. (М. Гаф.)

сущ. Сила, мощь, величие, могущество.


Шәүкәтпәнаһ гф. ис. 1) Олылык, бөеклек үзәге. 2) Шаһ.

ар.-п. сущ. 1) Основа величия, могущества. 2) Шах.


Шәүһәр ф. ис. Ир (хатынның ире). Кыз тәхет өстидә хыял кылыр: шәүһәре шаһзадәдер. (Мәҗмәгыл хикәя ть).

п. сущ. Муж.


Шәҗагать ис. Батырлык, егетлек, кыюлык, гайрәт. Шәҗагатьле вә нурлы йөзене бер мәртәбә күрдекем им... (М. Ак.)

сущ. Храбрость, отвага, смелость, мужество.


Шәҗигъ с. Йөрәкле, кыю, батыр.

прил. Храбрый, отважный, смелый.


Шәҗәр ис. Агачлар. Ир кеше әмалене күңелендә мәкнүз әйләмәс; бер шәҗәрдәй кәндесен бер җирдә мәркүз әйләмәз. (Г. Тук.)

сущ. соб. Деревья.


Шәҗәрә* ис. 1) Бер агач. 2) Нәсел-ырунын кемнән башланып ничек тармакланып килүен күрсәткән схема, нәсел агачы. Бабичның нәсәп шәҗәрәсе атасы ягыннан ушбу рәвешчә. (Г. Ибр.)

сущ. 1) Дерево. 2) Родословное дерево.


Шәһадәт ис. 1) Таныклык, шаһид булу; күрсәтү. 2) Сугышта шәһит булу. Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр... (Г. Тук.)

сущ. 1) Свидетельство, показание. 2) Мученическая смерть на войне.


Шәһадәтнамә гф. ис. Таныклык язуы, диплом, аттестат. „Балам, бар, китер әле миңа шәһадәтнамәңне!" — диде әни. (Г. Ибр.)

ар.-п. сущ. Свидетельство, диплом, аттестат.


Шәһамәт гф. ис. 1) Үткенлек, батырлык. 2) Югарылык, аксөяклек сыйфаты. 3) Зирәклек.

ар.-п. сущ. 1) Доблесть, геройство, неустрашимость, храбрость. 2) Благородность, порядочность. 3) Проницательность.


Шәһбаз кара: шаһбаз.

см. Шаһбаз.


Шәһвәт ис. Җенси дәрт, теләк. Кем һава (масаю) вә һәвәсенә табигъ булмаенча шәһзәтенә каһәр кылса, мөрәүвәт вә инсаниятне ихья кыйла. (К. Нас.)

сущ. Вожделение, похоть, чувственность; страсть.


Шәһер ис. Ай (ай елының ае). Яратмыйм бер дә сезнең җәһелеңезне, караңгы салеңезне, шәһреңезне. (Г. Тук.)

сущ. Месяц (время года).


Шәһед ф. ис. Бал. Ачык сүзе Кырым шәһденә охшар. (Хорәз.)

п. сущ. Мёд, нектар.


Шәһид* с. 1) Хак эш өчен сугышта үлүче. Буялган аңа шәһидләр каны. (М. Гаф.) 2) Дин өчен үтерелгән.

прил. 1) Погибший в борьбе за правое дело. 2) Погибший за веру.


Шәһир с. Бик данлыклы, бик атаклы.

прил. Знаменитый, известный, славный.


Шәһика ис. Сулышны эчкә алып хырылдау. Җәрәхәте катылыктан бер шәһика итеп һушы китте. (К. Нас.)

сущ. Хрипливый вдох (вздох).


Шәһри с. Ай(га бәйләнешле), ай(га караган).

прил. Месячный, относящийся к месяцу.


Шәһәр* ф. ис. Шәһәр, кала.

п. сущ. Город.


Шәһәр* ф. ис. 1) Шәһәр(гә караган), шәһәрнеке. 2) Шәһәр кешесе, шәһәрдә торучы.

п. прил. 1) Городской. 2) Горожанин, городской житель.


Шәһәрияр ф. ис. Патша, хөкемдар. Мөхәммәд Әмин хан каберендә, и шәһәрияр. (Мөхм.)

п. сущ. Монарх, царь, государь.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Шa Ши Шо Шу =>Шә<= Шө Шү Я Ә Ө Җ Һ