Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әда ис. 1) Үтәү. Шәкерт бишвакыт намазны мәсҗиддә әда итәр. (Ф. Әмир.) 2) Түләү (бурычны.)

сущ. 1) Выполнение. 2) Уплата, платёж (долга).


Әдат ис. к. грам. Кисәкчәләр, тагылмалар, ярдәмлекләр, кушымчалар. „Хәреф"ләр тәбдил итеп чит ләһҗәдән алма әдат. (Дәрд.)

сущ. мн. грам. Частица, аффикс.


Әдвия Дәва-ның к.

мн. от дәва.


Әдвәм с. Дәвамлырак, дәвам итә торган.

пр. ст. прил. Более длительный, более постоянный.


Әдвән с. Түбәнрәк, начаррак; түбән табигатьле.

прил. низкий, низший.


Әдвәр Дәвер-нең к.

мн. от дәвер.


Әдгья Дога-ның к.

мн. от дога.


Әдиб* ис. 1) Әдип, әдәби әсәрләр язучы. 2) Тәрбияле, әдәпле; укымышлы.

сущ. 1) Писатель, литератор. 2) Воспитанный; просвещённый, образованный.


Әдибанә гф. р. Әдипләрчә, әдипләргә хас рәвештә.

ар.-п. н. По-писательски, как литератор.


Әдиллә Дәлил-нең к.

мн. от дәлил.


Әдна с. 1) Бик түбән, түбәннең түбәне, түбән сыйфатлы. Ни сәбәптән җөмлә әдна бәндәләрдән бән дәни. (Г. Тук.) 2) Аз, бик аз. Әдна мөлахаза илән дә аңлашылыр. (К. Нас.)

прил. 1) Низкий, подлый. 2) Малый, минимальный.


Әдъян Дин-нең к. Дөньяда ничә төрле әдъян бардыр. (К. Нас.)

мн. от дин.


Әдәб* ис. 1) Әдәп, тәрбия, яхшы холык. 2) Үзен тота белүчәнлек, тәрбиялелек, кеше белән аралашу йолаларын җиренә җиткерүчәнлек. Әгәр бәхәсләшсәгез әдәбчә бәхәсләшегез. (М. Ак.) 3) Әдәби әсәр.

сущ. 1) Хорошее воспитание; вежливость, добрые нравы. 2) Воспитанность, благопристойность, приличие. 3) Литературное произведение.


Әдәби* с. 1) Әдәб(кә бәйләнешле). 2) Әдәбият(ка бәйләнешле).

прил. 1) Вежливый, приличный, культурный. 2) Литературный.


Әдәбият* ис. Әдәбият.

сущ. Литература.


Әдәбияте нәфисә ст. Матур әдәбият.

сс. Художественная литера тура.


Әдәват Әдат-ның к.

мн. от әдат.


Әҗдаһа* ф. ис. Аждаһа.

п. сущ. Дракон.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг =>Әд<= Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ