Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Даббә ис. 1) Атланып йөри торган һәм йөк ташый торган хайван. 2) Дүрт аяклы хайван.

сущ. 1) Верховое или вьючное животное. 2) Четвероногое животное.

Даг ф. ис. 1) Кызган тимер басып салынган тамга, билге, келәймә. 2) күч. Кайгы, көенеч. Күңелдә калды бу даг кыямәт (Сайяди).

п. сущ. 1) Клеймо, тавро, знак (наносимый раскалённым железом). 2) перен. Печаль, скорбь.

Дагдар ф. ис. Тамгалы, тамгаланган, келәймә сугылган.

п. сущ. Заклеймённый, с клеймом.

Дагый сф. 1) Чакыручы, өндәүче. 2) Дога кылучы.

пр. д. 1) Зовущий, призывающий. 2) Молящийся.

Дад сф. 1) Турылык, гаделлек һәм аны үтәү. Тик кыямәт көнгә калды хаклар эстәр дад көне. (Г.Тук.) 2) Ярдәм сорап чакыру. Дад, дад! Саламторхан суга акты, ярдәмгә килегез. (К. Нас.) 3) Зар, шикаять.

пр. сущ. 1) Правосудие, справедливость, возмездие. 2) Крик о помощи, о защите против несправедливости. 3) Жалоба.

Дад бидад ф. ым. Ни кайгы! Ни кызганыч! Аларны тотты солтан дад бидад (Сайяди).

п. межд. Увы! Как жаль! О горе.

Дадхаһ ф. ис. Турылык эстәүче, дөреслек таләп итүче.

п. сущ. Истец; требующий правосудия.

Даим* ф. ис. Һәрвакыт булып тора торган, дәвам итүче, өзлексез, үзгәрешсез, мәңге. Даим, даим сәгать саен син төшәсен, исемә (Халык җыры).

пр.д. Длящийся, беспрерывный, длительный, постоянный, вечный.

Даими* ф. ис.Мәңгелек, дәвамлы, һәрвакыт була торган.

прил. Длительный, постоянный, всегдашний, вечный.

Даимиять ис.һәрвакыт булып торучылык, даимилек.

сущ. Постоянство, длительность, вечность.

Даимә ис. Өзлексез, һәркайчан, һәрвакытта, тоташтан. Даимән инсанга инсан, җенгә җен тәкълит итә. (Ш. Баб.)

н. Всегда, постоянно, беспрестанно.

Даян с. ф. Бурычка биреп торучы.

пр. д. Заимодавец, кредитор.

Даир с. ф. 1) Тирәли әйләнеп йөри торган. 2) Бәйләнешле, караган, карата, турысында. Сезгә даир бераз яздым кәләнчә икътадарымнан. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Вращающийся, на ходу, пущенный в ход. 2) Относящийся (к чему-либо).

Даирә* с. ф. 1) Түгәрәк сызык, түгәрәк әйләнәсе. 2) Түгәрәк әйбер, боҗра, алка.

сущ. Круг, окружность. 2) Кольцо.

Даирәләр берәр эшкә, профессиягә караган кешеләр группасы, мәс.: әдәби даирәләр (ягъни, әдәбият өлкәсендә эшләүчеләр, язучылар һ. б.).

Круги.

Даирәи котбия ф. из. геогр. Поляр түгәрәк, котып түгәрәге.

п. из. геогр. Полярный круг.

Дал ф. ис. Күрсәтеп (белдереп, дәлилләп) торучы, дәляләт итүче. Зөләйханың мәкътул булган көнендә язылганына мәктүбтәге числосы далдыр. (3. Биг.)

пр. д. Указывающий, доказывающий; показывающий.

Дам ф. ис. Тозак, ау. Һөҗүм иткән фәләк җир-җир (һәр җирдә) корып дам. (Дәрд.)

п. сущ. Сеть, тенёта.

Дамад ф. ис. Кияү.

п. сущ. 1) Зять. 2) Жених.

Даман ф. ис. 1) Итәк. 2) Кайма. Пакь-даман — намуслы, гыйффәтле. Ирләр пакь-даман хатын-кызларның сачы аклыгын кәриһ күрәләр. (К. Нас.)

п. сущ. 1) Пола, подол, 2) Кайма, обшивка. Пакь-даман — Честная, девственная.

Дамелля ф. ис. 1) Югары мәктәп укучысы. 2) Зур укымышлы, дәрес бирүче.

п. сущ. 1)Учащийся высшей школы. 2) Образованный, дающий уроки.

Дамән ф. ис. кара: даман.

п. сущ. см. даман.

Дана ф. с. Белүче, укымышлы, аңлы. 2. Галим. Әһле инсаф вә дана кемсәнәләр чыкалар.(М. Гаф.)

п. прил. 1. Знающий, образованный, сведущий: мудрый. 2. Ученый.

Даниш ф. с. Белем, фән.

п. сущ. Знание, наука.

Данишмәнд ф. ис. Белгеч, галим, гыйлем иясе.

п. сущ. 1) Ученый, деятель науки. 2) Мудрец.

Данпәрәст ф. с. Дан сөюче, шөһрәт (дан) яратучы. Гыйсмәтуллин шалтыравык, ялтыравык данпәрәст... (Ш. Баб.)

п. прил. Любитель славы, гоняющийся за славой.

Данә* ф. с. 1) Бөртек, орлык, 2) Экземпляр.

п. прил. 1) Зерно, семя. 2) Штука, экземпляр.

Данәнд ф. с.Белүче, төшенүче, белемле. Аз-аз өйрәнеп дәнәнд булырлар. (К. Нас.)

п. прил. Знающий, понимающий.

Дар Iис. 1) Зур йорт, зур торак. 2) Урын, җир, ил.

сущ. 1); Жилище, дом, здание. 2) Земля,местность, страна.

Дар II ис. Кушма сүз составында „иясе", „хуҗасы", Диләүҗ" мәгънәләрендә килә. Хәзинәдар - казначы, малдар - мал иясе.

сущ. Служебное слово со значением "обладаюий" Малдар — владеющий богатством.

Дар III* ф. ис. Асып үтерү өчен утыртылган баганалар.

п. сущ. Виселица.

Дарелбәка из. дини "Мәңгелек йорт", ахирәт, теге дөнья.

из. рел. Загробный мир.

Дарелвилядәт из. Бала тудыру йорты.

из. Родильный дом.

Дарелгаҗизин из. Картлар йорты, инвалидлар йорты.

из. Дом старости, дом инвалидов.

Дарелголум из. Гыйлем йорты, югары уку йорты.

из. Высшее учебное заведение.

Дарелмөгаллимат из. Хатын-кызлардан укытучылар хәзерли торган уку йорты.

из. Женская школа для подготовки учителей.

Дарелмөгаллимин из. Ирләрдән укытучылар хәзерли торган уку йорты.

из. Мужская школа для подготавки учителей.

Дарелфәна из. дини «Бетә торган йорт", дөнья. Дарелфәнадән дарелбәкага рихләт итте. (Кабер ташыннан.)

из. рел. Земля, этот мир.

Дарелфөнүн из. Фәннәр йорты, югары уку йорты, университет. Һинди Минһаҗ шул җирләрдә дарелфөнүн саласы. (Г. Тук.)

из. Университет, высшее учебное заведение.

Дарелхәреб из. Сугыш мәйданы, фронт.

из. Фронт, театр военных действий.

Дареләман из. Иминлек, тынычлык йорты (урыны).

из. Место спасения; безопасное место.

Дару* ф. ис. Дару, им.

п. сущ. Лекарство, медикаменты.

Дарчин* ф. ис. Дарчин (агач исеме).

п. сущ. Корица.

Дарәйн ис. дини "Ике йорт", дөнья-ахирәт.

сущ. рел. Два мира (этот и загробный).

Дастан* ф. ис. Поэма; эпос.

сущ. Дастан, поэма; эпос.

Дафигъ ф. ис. Кире кайтаручы, читләштерүче, этәрүче.

пр. д. Отражающий, от-бигающий, отталкивающий, толкающий.

Дахил ф. ис. 1. Эчкә керүче, катнашучы. 2. Әйбернең эчке ягы, эче.

пр. д. 1. 1) Входящий. 2) Внутренний. 2. Внутренность.

Дахили с. Эчке, эчке як(ка бәйләнешле). Дахили хәбәрләр — дәүләт эчендәге хәбәрләр.

прил. Внутренний.

Дахилия назараты ст. Эчке эшләр министрлыгы.

сс. Министерство внутренних дел.

Дахилән ст. Эчтән, эчке яктан.

н. Виутренне, с внутренней стороны.

Даэ ст. Авыру, чир, хәстәлек.

сущ. Болезнь, хворь.

Даэлфил — аяклар шешү авыруы.

Опухание ног, слоновая болезнь.

Даэннәмел — корчангы авыруы.

Чесотка.

Дая ис. Бала караучы хатын, бала багучы.

сущ. Няня, кормилица.

Даһи* сф. 1) Чиктән тыш зирәк (кеше). 2) Иң югары иҗат сәләтенә ия (кеше). Чыкты каршы бу даһига сәфил дошман. (Г. Тук.)

пр. д. 1) Талантливыйг способный. 2) Гений, гениальный.

Даһианә гф. р. Даһиларча.

ар.-п. н. Гениально.

Даһия ис. Чиктән тыш үткен зиһен һәм зирәклек иясе. Әбү Гали ибне Сана ошашсыз бер даһия иде. (Р. Фәх.)

сущ. Умный человек, большая умница, выдающийся ум.

A Б В Г Д =>Да<= Ди До Ду Дә Дө Дү З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Сайт управляется системой uCoz