Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаһ Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Ги Го Гр Гу Гы Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Гыйбад ис. к. 1) Габед-нең к. 2) Укымаган тупас кешене мәсхәрәләү сүзе (Надан мәгънәсендә кулланылган гыйбди сүзе шушы сүздән ясалган).

сущ. 1) мн. от габед. 2) Презрительное слово, которым называли неграмотных, невежественных людей.


Гыйбадәт* ис. к. Табыну, коллык итү.

сущ. 1) Служение, поклонение. 2) Почитание.


Гыйбадәтханә* гф. ис. 1) Табына торган урын. 2) Мәчет, чиркәү, потханә.

ар.-п. сущ. 1) Место поклонения, храм. 2) Мечеть; церковь; кумирня.


Гыйбарә* ис. 1) Язылган сүз, җөмләнең тышкы ягы, язылганның карасы (мәгънәсе түгел). Китапның гыйбарәсен генә уку җитми, аның мәгънәсенә дикъкать итәргә кирәк. 2) Әйтем. 3) Сүз тезмәсе.

сущ. 1) Текст (форма в отличие от содержания). 2) Выражение, фраза. 3) Словосочетание.


Гыйбарәт* ис. ...-дан тора, ...-дан тора торган. Биш җаннан гыйбарәт бу гаиләдә бер генә дә эшче юк. (Г.Тук.)

сущ. Состоит из..., является (чем-то).


Гыйбрани с. 1. Боынгы яһуд халкы(на бәйләнешле). 2. Борынгы яһуд теле.

прил. 1. Древнееврейский. 2. Древнееврейский язык.


Гыйбри ис. 1. Боынгы яһуд, еврей.

сущ. Древний еврей. 2. Древнееврейский.


Гыйбрәт* ис. Үрнәк, сабак; сабак булырлык эш-хәл.

сущ. Поучение; назидание; поучительный пример.


Гыйбрәтән р. Башкаларга сабак булсын өчен, сабак йөзеннән.

н. В пример, для примера, в качестве назидания.


Гыйбта р. Берәүдәге яхшы якларны күреп үзендә шуны булдырырга теләү, кызыгу. Бу кәефсезләнү көнләшүдән түгел, бәлки... гарәпчә әйткәндә, гыйбтадан иде. (Ф.Әмир.)

сущ. 1) Зависть (без зла). 2) Подражание.


Гыйваз ис. Бер әйбер бәрабәренә бирелгән яки алынган әйбер. Сулышлар белән агуланган һава сиңа бөтен җир йөзендәге һава гыйвазына булыр. (Ф.Әмир.)

сущ. 1) Замена, эквивалент. 2) Возмещение.


Гыйвазан р. Алыштырып; бер нәрсә урынына биреп яки алып.

н. Взамен, вместо (чего-либо).


Гыйддәт ис. Ирсез калган хатынның икенче иргә бармый торырга тиешле булган вакыты.

сущ. Период, в течение которого женщина после смерти мужа или развода не имеет права выходить замуж.


Гыйз ис. Олылык, бөеклек; хөрмәт, дан. Ки андин гайре ничә зыйз вә әмдад. (Ут. Им.)

сущ. Величие, слава, достоинство, могущество.


Гыйза ис. 1) Ризык, туклану әйбере. 2) Туклану. Аның сөте белән зыйзаланып, безнең ханәбездә тәрбия табдың. (К.Нас.) 3) Милли ашлар.

сущ. 1) Питание, еда. 2) Национальное блюдо.


Гыйзам I ис. 1) Олылык, 2) Бөеклек.

сущ. 1) Огромность, величина. 2) Важность, величие.


Гыйзам II с. Гыйзам-ның к. Ул мәлаикәнең ике нәүгысе дә, ягъни мәлаикәи гыйзам һәм башкалары булыр (Г.Газиз)

сущ. мн. от газыйм.


Гыйззәт ис. 1) Кадер, хөрмәт, мәртәбә, күңелгә якынлык. Гыйззәтем син, кадерем син, минем йөрәк бәгърем син. (Г.Тук.) 2) Көч, куәт. 3) Дәрәҗә.

сущ. Слава, почет, честь, достоинство. 2) Сила, мощ. 3) Степень.


Гыйззәте нәфес из. Үз-үзен сөючелек.

из. Самолюбие.


Гыйкаб ис. Җәза, газап. Гыйкаб вә газаптан курыкмаганнар йокларлар. (К.Нас.)

сущ. Наказание.


Гыйлавә ис. Өстәмә, бернәрсәгә өстәлгән кушымта. „Карагыз моны, бу бит пумала чаклы бар" дип гыйлавә кылды. (Г.Ибр.)

сущ. Добавление, при-бавка; приложение.


Гыйлав тән ис. Кушып, өстәп, өстәмә итеп.

н. Дополнительно, сверх.


Гыйлаф ис. 1) Букча, сумка. 2) Пакет. 3) Капчык; кабык. 4) Кын, футляр.

сущ. 1)Сумка, 2) Конверт; пакет. 3) Покрышка; оболочка. 4) Ножны; футляр, чехол.


Гыйлаҗ ис. Әмәл, чара; дару, дәва. Бу дәртемә гыйлаҗем бул.(Г. Кан.)

сущ. Лекарство, сред-ство.


Гыйлем ис. 1) Белем. 2) Фән.

сущ. 1) Знание. 2) Наука.


Гыйлл ис. Яшерен ачу, астыртын дошманлык, кинә.

сущ. Ненавистиь, злоба.


Гыйлләт ис. 1) Хәсталык, авыру, чир, сырхау. 2) Кимчелек. Күрми изде безне милләт күзендә булган гыйлләттән. (Г. Тук.)

сущ. сущ. 1) Брлезнь, недомогание; слабость. 2) Недостаток, дефект.


Гыйльман ис. 1) Голям-ның к. 2) дини. Җәннәт хезмәтчеләре.

сущ. 1) мн. от голям, 2) рел. Служитеди рая.


Гыйльме горуз из. Шигырь үлчәве турындагы белем.

из. поэт. Метрика, теория стихосложения.


Гыйльме кимья из. Химия.

из. Химия.


Гыйльме нафигъ из. Файда бирә торган гыйлем, файдалы фән.

из. Полезная наука.


Гыйльме нәбатәт из. Үсем лекләр турындагы фән, ботаника.

из. Ботаника.


Гыйльме нөҗүм из. Астрономия.

из. Астрономия.


Гыйльме симия из. Әбү Гали ибне Синага бәйләп чыгарылган әкияттә сөйләнә торган гыйлем, имеш бу гыйлем белән дөньяда һич мөмкин булмаган эшләрне эшләргә мөмкин. Сездә хәзер гъшльме симия белә башлаганнардыр ахрысы.(Ф. Әмир.)

из. В сказках про учё-ного Абу Али Ибн Сину (Авиценну) название науки, дающей якобы возможность осуществлять неосуществимое.


Гыйльми* с. Гыйлем(гә), фән (гә бәйләнешле).

прил. 1) Научный. 2) Теоретический.


Гыйляф ис. Кын, әйбер сала яки саклый торган савыт. Гыйляфемдан җода булдым. (Ут. Им.) 2) Тышча, кабык. 3) Кузак.

сущ. 1) Ножны, футляр, чехол. .2) Оболочка. 3) Стручок.


Гыймад ис. Терәк, терәгеч, багана. Болардыр дин исламның гыймады. (Г. Тук.)

сущ. 1) Столб; подпора. 2) Колонна.


Гыймарәт ис.1) Корылма, каралты. Дөньяда төздем гыймарәт бары наданлык илә. (Г. Тук.) (Һ. Сал.) 2) Төзелеш, төзү, кору.

сущ. 1) Строение, здание, постройка. 2) строительство.


Гыйна ис.Байлык, муллык.

сущ. 1) Богатство. 2) Зажиточность, достаточность.


Гыйнад ис. 1) Тискәрелек,, кирелек, үзсүзлелек. Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар. (Г. Тук.) 2) Каршы торучанлык.

сущ. 1) Упорство; упрямство. 2) Противодействие.


Гыйнак ис. 1) Кочаклау, кочакка алу.

сущ. Объятие; обнимание.


Гыйнан ис. Тезген. Гаҗәпләнеп aт гыйнанын дундерер имди. (К. Гал.)

сущ. Повод.


Гыйнаять ис. Кайгыртучанлык, булышлык, ярдәм. Хак гыйнаять әйләдисә мин җиңәм. (Г. Тук.)

сущ. Заботливость; забота, внимание, уход.


Гыйнаятькяр ис. 1) Кеше турында кайгыргучы. 2) Ярдәм итүче, булышлык итүче.

ар.-п. прил. 1) Заботящийся,, заботливый. 2) Помогающий.


Гыйнаятькяранә гф. р. Булышлык итү йөзеннән, ярдәм итүу йөзеннән.

ар.-п. н. Заботливо, благосклонно.


Гыйнаятан р. Булышлык итеп, ярдәм йөзеннән.

н. Заботливо; благосклонно, милостиво.


Гыйндәннас ст. Кешеләр каршында.

сс. У людей, при людях.


Гыйндәлбәгыз ст. Кайберәүләр каршында, кайберәүләр карашында.

сс. По мнению некоторых.


Гыйннин ис. Ирлеге, ирлек куәте булмаган кеше.

сущ. 1. Бессильный. 2. Импотент.


Гыйнәб ис. Йөзем.

сущ. Виноград.


Гыйрафәт ис. Күрәзәлек итү, алдан хәбәр бирү.

сущ. Гадание, предсказывание, прорицание.


Гыйрфан ис. 1) Аң, белем. Татарда да гыйрфан уты кабынганны күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше. (Г. Тук.) 2) Тәрбия. Шулар кебек әйтер идем мин гыйрфансыз. (Г. Тук.) 3) Белем һәм тәрбия аркасында барлыкка килгән булдыклылык. 4) Чын дөресен аңлаучы.

сущ. 1) Знание, познание. 2) Воспитание. 3) Знания и способности, полученные через образование. 4) Правильно понимающий.


Гыйсави с. Гайса дине(нә бәйләнешле), христиан дине(ннә бәйләнешле).

прил. Христианский.


Гыйсавиять ис. Христианлык.

сущ. Христианство.


Гыйсмәт ис. 1) Начар эшләрдән тыелу. 2) Намус, йөз суы, пакьлек. Күзләрең ялтырый, уйный шаян нур балкытып гыйсмәт,савап (Ш. Баб.)

сущ. 1) Непогрешимость; непорочность, чистота, добродетель. 2) Честь; стыдливость; репутация.


Гыйсъян ис. 1) Баш күтәрү, баш тарту, каршылык күрсәтү. 2) Закон бозу, җинаять.

сущ. 1) Бунт; неповиновение. 2) Нарушение закона, преступление.


Гыйтаб ис. Шелтә, орышу, әр, азарлау, биткә бәрү. Шөбһәле маллар өчен гыйтаб. (М. Гаф.)

сущ. Порицание; упрекание; упрек.


Гыйтрәт ис. 1) Гаилә, семья. 2) Кардәш-кабилә.

сущ. 1) Семья. 2) Родственники, родичи.


Гыйфрит* ис. 1. 1) Каты күңелле, рәхимсез кеше. 2) Мәкерле. 2. миф. Дию пәрие. Иләмсез „җен" кебек, гыйфрит кебек. (М. Гаф.)

сущ. 1. 1) Жестокий, немилосердный. 2) Хитрый, подлый. 2. миф. (Злой) дух, демон.


Гыйффәт* ис. 1) Кызлык, сафлык, бөтенлек. 2) Намус, йөз суы, абруй.Егеткә кызның гыйффәтенә кагылырлык һичбер нәрсә эшләмәүне шарт итеп куйды.(К. Нас.)

сущ. 1) Целомудрие, дев-ственность. 2) Честь, совесть; авторитет.


Гыйш ис. кара: гайш.

сущ. см. Гайш.


Гыйшаэ ис. Кояш баю кызыллыгы беткәннән соңты вакыт.

сущ. Сумерки.


Гыйшвә ис. Чытлык, наз, көязлек. Әйт әй миһерең аз, гыйшвәң фәрван. (Хорәз.)

сущ. Кокетство, любовный жест, любовная игривость.


Гыйш-гыйшрәт ст. Вакытны ашап-эчеп, типтереп уздыру, типтерү. Гыйш-гыйшрәт сөр җиһанда. (М. Гаф.)

сс Распутная жизнь; разврат, дебош.


Гыйшнуш гф. ис. Ашап-эчеп типтерү. Шу дикле гыйшнуш итдем, сафа вә зәукы җуш итдем. (Шул кадәр типтердем, рәхәтлек һәм тәм табуны шаулатып кайнаттым.) (Г. Кан.)

ар.-п. Распутная жизнь; разврат.


Гыйшнуша-нуш ф. ст. Типтерү, кәеф-сафа, азган-тузганлык. Нәшат вә гыйшнуша-нуш кылгыл. (Хорәз.)

п. сс. Распутная жизнь, разврат, дебош.


Гыйшык* ис. Сөю, өзелеп ярату.

сущ. Любовь, влюблённость.


Гыйшыкбаз гф. ис. Гыйшык белән уйнаучы, алдакчы гашыйк.

ар.-п. сущ. Ухажёр, повеса, соблазнитель.


Гыйшрин сан 1. Егерме. 2. Егерменче.

ч. 1. Двадцать, 2. Двадцатый.


Гыйшрәт ис. 1) Ашау-ачү мәҗлесе. 2) Кәефләнү, эчү, исерү.

сущ. 1) Пиршество, пир, 2) Вееелье; опьянение.


Гыяд ис.Кире кайту.

сущ. Возвращение.


Гыядәт ис. Хәл белә бару, авыруның хәлен белү. ... гыядәткә килмагәнлехләреннән сөаль кыйлды. (К. Нас.)

сущ. Посещение больного.


Гыял ис.Өй җәмәгате, бала-чага, гаилә. ....малларым вә гыялем вә яуладем һәлак булды. (К. Нас.)

сущ. Семейство, семья: жена, дети (находящиеся на содержании главы семьи).


Гыяр ис.Проба, алгын-көмеш әйберләрдә кушымта күпме булуын күрсәтү.

сущ. Проба (с целью определения количества примеси в золотых или серебряных изделиях).


Гыйһен ис.Йон.

сущ. Шерсть.


Гыйһне мәнфуш из. Тузгылган йон. Туза уйлар мисале гыйһне мәнфуш. (Г. Тук.)

сущ. Разбросанная шерсть.

 


Өскә
А Б В Габ Гав Гад Газ Гаи Гак Гал Гам Ган Гар Гас Гат Гау Гаф Гаһ Ги Го Гр Гу =>Гы<= Гя Гә Гө Гү Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ