Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Икад м. IV Кабызу, яндырып җибәрү, яндыру.

м. IV Зажигание, разведение огня.


Иказ м. IV 1) Уяту, йокыдан торгызу. 2) Кисәтү, сизми, белми калудан коткару.

м. IV 1) От гл. — (яказа) будить, пробуждать. 2) Предупреждение, предостережение.


Икамә м. IV 1) Уяту, йокыдан торгызу. 2) Кисәтү, сизми, белми калудан коткару.

м. IV 1) Поднятие, постановка, воздвижение. 2) Пребывание, проживание на одном месте.


Икамәт м. IV 1) Бер урында тору; яшәү, тереклек итү. 2) дини Намазга керешүдән элек (аягүрә торып) кыла торган дога.

м. IV 1) Жительство, поселение. 2) рел. Слова, произносимые перед чтением молитвы (намаза).


Икамәтгяһ гф. ис. Тора торган урын.

ар.-п. сущ. Местожительство, резиденция.


Икан м. IV. 1) Анык белү, ачык белү, дөрестән белү. 2) Ышану.

м. IV. 1) Знаиие истины, 2) Убеждённость, убеждение.


Икмэль м. IV. Тулысынча җитлекле итү, камилләштерү, төзеп бетерү. Хатип хәзрәт тарафыннан кат-кат икмаль ителгән иде. (Г. Ибр.)

м. IV. Завершениее, совершенствование.


Икрам м. IV. 1) Хөрмәт. 2) Олылау, хөрмәт күрсәтү, санга санау. Ут кабызмый ул төтен эчкәндә дә диннән элек, әүвәле сиңа суза: икрам вә хөрмәт күрсәтә. (Г. Тук.)

м. IV. 1) Почет. 2) Почтение, уважение.


Икрамән р. Хөрмәтләп, олылап.

н. С уважением; почтительно.


Икраһ м. IV. Бер эшне эшләргә көчләү, ирексезләү.

м. IV. Принуждение, применение силы.


Икраһән р. Көчләп, ирексезләп; җәберләп.

н. Насильно, принудительно.


Иктиса м. VIII. Кию, кием кию.

м. VIII. Одевание.


Иктисаб м. VIII. 1) Казану, булдыру. 2) Эшләп табу.

м. VIII. 1) Дабывание, приобретение. 2) Зарабатывание.


Иктифа м. VIII. Канәгатьләнү. Бу юлга вәгазьләп кенә төзәтү белән иктифа итүегезне үтенәм. (Ф. Әмир.)

м. VIII. Удовлетверённость, довольство; удовлетворение.


Икъбал м. IV. 1) Эшнең алга баруы. 2) Бәхет алга китү, бәхетле булу, уңышлы булу. 3) Бәхет, уңыш. „Аның мәчесе дә куян тота" — икъбале алга барган кеше хакында ирад кылыныр (сөйләнер). (К. Нас.) 4) Каршы алу.

м. IV. 1) Движение вперёд. 2) Становиться счастливым. 3) Успех, счастье. 4) Приём, встреча.


Икъдам м. IV. 1) Алга китү, дырышлык белән алга адым атлау. 2) Көч кую, тырышу, үз дигәнен итү. Фөнүннең тәрәкькыйсенә әрбабе гакыл икъдам итсә гаҗәп түгел. (К. Нас.)

м. IV. 1) Движение вперёд. 2) Старание, усердие; приложение усилий.


Икъдар м. IV. Көч җитә торган итү, көч казандыру, кулыннан килә торган итү.

м. IV. Развитие (чьих-либо) способностей (к чему-либо).


Икълим ис. 1) Климат. 2) Борынгы бүленештә җирнең экватордан төньяк котыпка кадәр булган җиде бүленешенең һәрберсе. Җиде икълим аның кул астында иде. (К. Нас.)

сущ. 1) Климат. 2) Поясное деление земного шара к северу от экватора (по делению древних географов).


Икънаг м. IV. Канәгатьләндерү, ризаландыру, ышандыру. Әмәт, атасын икънаг өчен, икенче дәлил тапты. (Ф. Әмир.)

м. IV. Удовлетворение; убеждение; уверение.


Икъраз м. IV. Бурычка бирү, көтәчәккә биреп тору.

м. IV. Ссуда, кредитование.


Икърар м. IV. 1)Урнаштыру, 2) Тынычландыру. 3) Танмый сөйләп бирү, икърар итү, тану. Советларга булган гөнаһларын берәм-берәм икърар иттеләр. (М. Гаф.)

м. IV. 1) Устанобление. 2) Успокоение. 3) Признание, сознание.


Икътибас м. VIII. 1) Алынма, алып файдалану, ияреп файдалану. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш, ай кеби нурны алардан икътибас иткән бу баш. (Т, Тук.) 2) Үрнәк алу. 3) Цитата китерү, цитата бирү.

м. VIII. 1) Заимствование; подражание. 2) Следование чьему-либо примеру. 3) Цитирование.


Икътибасән р. Алып, үрнәк итеп алып„ файдаланып.

н. Путем заимствования, подражая; используя.


Икътидар м. VIII. 1) Кулдан килү, булдыра алу, көч җитү. 2) Көч, куәт. Бәнем икътидарым улса, ярдәм кылыр идем. (3. Биг.)

м. VIII. 1) Способность, умение. .2) Сила, могущество.


Икътидаэ м. VIII. Иярү, берәүгә ияреп шуның кебек эшләү.

м. VIII. Подражание, следование (примеру).


Икътидаән р. Берәүгә ияреп.

н. Подражая, следуя примеру (чьему-либо).


Икътиза м. VIII. 1) Кирәклек, мохтаҗлык. 2) Теләү, таләп итү, кушу. Кагыйдә икътизасынча, дәхи мөтәгайир була. (К. Нас.)

м. VIII. 1) Потребность, необходимость, нужда. 2) Требование; желание, веление.


Икътизаи заман ф. из. Заман теләве, заман кушуы, заман таләп итүе.

п. из. Требование времени (эпохи).


Икътиран м. VIII. 1) Якынлашу, якын килү, бер юлда булу. 2) астр. Җиргә карата айның кояш белән бер сызыкта булуы яки ике йолдызның бер сызыкта булуы. 3) Өйләнешү.

м. VIII. 1) Сближение, союз, соединение. 2) астр. Противостояние, 3) Бракосочетание, женитьба.


Икътисад м. VIII. 1) Экономика, берәр эшнең хуҗалык ягы. 2) Әйберне, малны сак тотучылык, экономия. 3) Жәмгыятьнең хуҗалыгын идарә итү. 4) Җәмгыятьең килерен бүлү юлы.

м. VIII. 1) Экономика, хозяйство. 2) Умеренность, бережливость, экономия. 3) Руководство экономикой общества. 4) Распределение доходов общества.


Икътисади с. Экономик, экономика(га бәйләнешле). Шул тормыш барган материаллар аның фикерен икътисади калыпка салды. (Г. Ибр.)

прил. Экономический, хозяйственный.


Икътисам см. VIII. Бүлешү.

м. VIII. Деление, раздел.


Икътисар см. VIII. 1) Кыскарту, кыска итү. 2) Кыскалык.

м. VIII. 1) Сокращение; укорачивание. 2) Краткость.


Икътифа см. VIII. Берәүнең артыннан китү, берәүгә иярү.

м. VIII. Следование (за кем-либо).

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб Иг Ид Из =>Ик<= Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ