Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәхабис иc. Мәхбәс-нең к.

сущ. мн. от мәхбәс.


Мәхавиф иc. Мәхафә-нең к.

сущ. мн. от мәхафә.


Мәхазин иc. Мәхзән-нең к.

сущ. мн. от мәхзән.


Мәхазир иc. Мәхзур I-ның к.

сущ. мн. от мәхзур I.


Мәхак иc. Яңа ай туганда, аның бердә күренми торган чагы. Камәрнең мәхак вакытында сәфәр кылмакны мәкруһ күрә иде. (К. Нас.)

сущ. Конец лунного месяца; безлунный период между старой и новой луной.


Мәхаль иc. Мәхәл-нең к.

сущ. мн. от мәхәл.


Мәхалә иc. Чара, алдан күрү, хәйлә.

сущ. Увёртка, хитрость.


Мәхарим иc. к. 1) Өйләнешергә ярамый торган якын кардәшләр, мәхрәмнәр. 2) дини Хәрам әйберләр, тыелган нәрсәләр.

сущ. 1) Близкие родственники, с которыми запрещено вступать в брак. 2) рел. Запрет, запрещённые, недозволенные религией действия; „греховные вещи.


Мәхариҗ иc. Мәхрәҗ-нең к.

сущ. мн. от мәхрәҗ.


Мәхасин иc. к. 1) Гүзәллекләр, күркәмлекләр. Сез миңа бер кием кидердегез, ләкин аның мәхасине бакый калмас, ягъни тузар, диде. (К. Нас.) 2) Яхшы эшләр.

сущ. мн. 1) Хорошее качество, красота. 2) Похвальное дело.


Мәхафиз иc. к. Гарнизон начальнигы, шәһәр һәм крепостьны саклаучы гаскәр башлыгы.

сущ. Начальник гарнизона, комендант.


Мәхафил сф. Җыелышлар, утырыш (җыелыш) урыннары. Мәхафилдә вә мосахәбәдә сүзләре ушбу нәрсә турында иде. (К. Нас.)

пр. д. Кружок, общество; место собрания.


Мәхафә ис. 1) Куркыла торган әйбер. 2) Курку. 3) Куркыныч урын.

сущ. 1) Страшилище 2) Боязнь, страх. 3) Опасное место.


Мәхбәс ис. Төрмә, зиндан, хәбесханә.

сущ. Тюрьма, место заточения.


Мәхбүб сф. Сөелгән, яратылган ир.

пр. с. 1) Любимый, возлюбленный. 2) Любимец.


Мәхбүбә сф. Сөелгән, яратылган хатын. Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа. (Г. Тук.)

пр. с. Любимая, возлюбленная.


Мәхбүс сф. Төрмәгә утыртылган, зинданга ябылган кеше, тоткын.

пр. с. Заключённый в тюрьму, арестованный, арестант, узник.


Мәхбүсә сф. Тоткын хатын.

пр. с. Арестантка, заключённая.


Мәхбүсиять ис. Тоткынлык, кулга алыну.

сущ. Заключение в тюрьму, задержание, арест.


Мәхбүсханә ф. ис. Тоткыннар йорты, зиндан, төрмә.

п. сущ. Тюрьма, место заточения.


Мәхдүд сф. 1) Чикләнгән. 2) Чикле, чиге билгеләнгән, уратылган. Тар вә мәхдүд фикер илә күп мәсьәләләрне хәл итү мөмкин түгелдер. (Ш. ж.)

пр. с. 1) Ограниченный. 2) Граничащий. 3) Определённый.


Мәхдүм сф. 1) Хөрмәткә лаек кеше. 2) Дин башлыкларының ир балаларына бирелгән исем.

пр. с. 1) Достойной почтения, уважения. 2) Прозвище сыновей духовных лиц.


Мәхдүмә сф. 1) Мәхдүм-нең мнс. 2) Дин башлыкларының кыз балаларына бирелгән исем. Хәзрәтнең мәхдүмәсен алып, мөдәррис булырга уйлады. (3. һад.)

пр. с. 1) Достойная почтения, уважения. 2) Прозвище дочерей духовных лиц.


Мәхзан р. Ялгыз, фәкать, аерым рәвештә.

н. Исключительно, единственно, только.


Мәхзар ис. 1) Хозур (күңел ачу) урыны. 2) Күп кеше тарафыннан кул куелган гариза.

сущ. 1) Увеселительное место. 2) Прошение, петиция.


Мәхзуз сф. Хушланган, шатланган, шат. Наданга син галим, син беләсең дисәң, мәхзуз вә мөнбәсыйт булыр. (К. Нас.)

пр. с. Обрадрванный, радостный, довольный.


Мәхзур I сф. 1) Куркыныч, саклану кирәк булган нәрсә. Имде бу ике мәхзурның кангысы зарарлы вә кангысындан сакланмак лязим идекене укучы, үзе белер. (Ш. ж.) 2) Тоткарлык.

пр. с. 1) Предмет опасений, опасность. 2) Препятствие, задержка.


Мәхзур II сф. Тыелган, якын килергә, янына барырга ярамый торган. Мин ике мәхзур арасында калдым, диде. (Г. Фәез.)

пр. с. Запретный, недоступный.


Мәхзурат ис. Мәхзур II-нең к.

сущ. мн. от мәхзур II.


Мәхзән ис. Әйбер саклана торган урын, склад, магазин. Көймәңнән чыгарып, бер мәхзәнгә мөһерләп куй. (К. Нас.)

сущ. Хранилище, склад, магазин.


Мәхзүм сф. кара: мәхдүм.

пр. с. см. Мәхдүм.


Мәхзүн сф.Кайгылы, көенечле, моңлы. Дәригъ, мәхзүн күңел, без дә бетәбез. (Дәрд.)

пр.с. Опечаленный, огорчённый.


Мәхзүнанә гф. р. Кайгырган, хәсрәтләнгән хәлдә.

ар.-п. н. Печально, грустно, горько, горестно.


Мәхзүниять ис. Кайгылылык, моңлылык, хәсрәтлелек. Әвәлдәге мәхзүниять мәмнүниятъкә тәбдил улды. (М. Ак.)

сущ. Печаль, огорчение.


Мәхзүф сф. Төшерелгән, җуелган, ташланган.

пр. с. Опущенный, пропущенный, выброшенный.


Мәхик ис. Ляпис.

сущ. Ляпис.


Мәхки сф. Хикәя ителгән.

пр. с. Рассказанный.


Мәхкәм кара: мөхкәм.

прил. см. Мөхкәм.


Мәхкәмә ис. Хөкем итә торган идарә, хөкем йорты, суд ...роман җинаять вә мәхкәмә мәгыйшәтеннән алынмыш... (3. Биг.)

сущ. Суд, трибунал.


Мәхкүк сф. (Таш яки башка каты нәрсәгә) чокып язылган язу (әйбер).

пр. с. Гравированный, резной, вырезанный.


Мәхкүм сф. Хөкем ителгән, хөкем астында торган кеше. Болардагы мәхлуклар чын ихлас белән тик торырга мәхкүмнәр. (М. Гаф).

пр. с. 1) Осуждённый, присуждённый. 2) Подсудимый.


Мәхкүмиять ис. Хөкем астында торучылык. Мәхкүмиятьтән коткарып.." рәхәтлектә яшәтү... (М. Гаф.)

сущ. 1) Судимость, осуждённость по суду. 2) Подсудность.


Мәхлукат ис. Мәхлук-ның к.

сущ. мн. от мәхлук.


Мәхлук* сф. 1) Җан иясе. 2) Бар ителгән, яратылган. Туктамас, тынмас вә тындырмас өчен мәхлуктыр ул. (Ш. Баб.)

пр. с. 1) Тварь, создание. 2) Созданный, сотворённый.


Мәхлут сф. 1) Катышкан, кушылган, саф булмаган башка әйберләр белән аралашкан. 2) Катнашучы. Раманымызда мәхлут улан әшхас... (3. Биг.)

пр. с. 1) Смешанный, нечистый. 2) Участвующий.


Мәхләсъ ис. Күңеленә дуслык (сафлык, турылык) урнашкан. Ант итәм мин ихласым, дәртем белән, сез сөекле мәхләсым — халкым белән. (Ш. Баб.)

сущ. Искренний, чистосердечный (человек).


Мәхлүл сф. 1) Эрегән, таралган, изелгән. 2) Чишелгән. 3) Варисы булмаган мирас. 4) Катнаш. Латин мәхлүленнән хәзерге француз, испаниол, италиан кеби милләтләр тәбәллер итте. (Җ. Вәл.)

пр. с. 1) Раскисший, растворённый, разжиженный, 2) Распущенный, развязанный. 3) Наследство без владельца. 4) Смесь.


Мәхлүлиять ис. Изелгәнлек, таралганлык, эрегәнлек.

сущ. Растворённость, распущенность (вещества).


Мәхмуд сф. 1) Макталган, мактаулы, 2) ял. ис. Мәхмүд, Мәхмут.

пр. с. 1) Хвалимый, прославленный. 2) и. с. Махмуд.


Мәхмүл сф. 1) Йөкләнгән, йөк итеп аркага күтәрелгән. 2) Япсарылган.

пр. с. 1) Нагруженный, навьюченный. 2) Приписываемый.


Мәхмүм сф. Бизгәкле, бизгәк белән авыручан.

пр. с. Лихорадочный, больной лихорадкой.


Мәхмүлә ис. Йөк, төенчек.

сущ. Груз.


Мәхмүр сф. 1) Махмурлаган. 2) Исерек. Юк ифакать та кыямәт, шуйлә бер мәхмүреңем. (Г. Тук.)

пр. с. 1) Хмельной. 2) Опьянённый, пьяный.


Мәхнук сф. 1) Буылган, буылып үлгән. 2) Кысылган.

пр. с. 1) Удушенный, задушенный. 2) Сдавленный, приглушённый.


Мәхрук сф. 1) Утта янган, ягылган, яндырылган. 2) Җәзаланган.

пр. с. 1) Сожжённый, воспламенённый, зажжённый. 2) Мучимый.


Мәхрукат ис. к. Ягулык (утын, күмер һ. б.)

сущ. мн. Горючее, топливо.


Мәхрум* сф. Өлешсез, буш калган. Безне гыйлемнән мәхрум иттең. (3. һад.)

пр. с. Лишенный, обездоленный.


Мәхрумиять ис. 1) Өлешсезлек, буш калучылык, мәхрумлек. 2) Хаксызлык.

сущ. 1) Обездоленность, неимение (чего-либо), лишение. 2) Бесправие.


Мәхрус сф. Сакланган, саклана торган, иминлеге тәэмин ителгән.

пр. с. Охраняемый, защищённый.


Мәхрут ис. Төбе киң, башы очлы булган түгәрәк форма (конус).

сущ. Конус.


Мәхрут накыйс ст. Киселгән конус.

сс. Усечённый конус.


Мәхрутый с. Конус төсле, конуска охшаш.

прил. Конусообразный, конический.


Мәхрутыйят ис. мат. Геометриянең конус һәм цилиндрлар турындагы бүлеге.

сущ. мат. Раздел геометрии, относящийся к изучению конусных, цилиндрических тел.


Мәхрәк ис. Җир, кояш, йолдызларның хәрәкәт юлы, орбита.

сущ. Орбита небесных тел.


Мәхрәм ис. Шәригать буенча тыелган нәрсә. Мәхрәм кардәшләр — өйләнешергә тыелган якын кардәшләр. Ягъкуб һәм Маһруй мәхрәм улан кардәшме? (3. Биг.)

сущ. Запрещённый по шариату.


Мәхрәмраз гф. ис. кара: мәхрәм-әсрар.

ар.-п. сущ. см. Мәхрәм-әсрар.


Мәхрәм-әсрар гыйб. Сердәш, сер ышанылган (кеше).

фр. Тот, кому доверены тайны.


Мәхрәҗ ис. 1. 1) Чыга торган урын. 2) грам. Авазның ясалып чыга торган урыны, артикуляция базасы. Хәрефнең мәхрәҗенә карап калын һәм нечкә тәләффыз ителер. (К. Нас.) 2. мат. Вакланмаларның ваклаучысы.

сущ. 1) Место выхода, выход. 2) грам. Место артикуляции, 3) мат. Знаменатель дроби.


Мәхсул сф. 1) Барлыкка килгән әйбер, аш нәтиҗәсендә булган әйбер. 2) Уңыш. 3) Керем.

пр. с. 1) Продукт. 2) Сбор, урожай. 3) Доход.


Мәхсулат ис. Мәхсул-ның к.

сущ. мн. от мәхсул.


Мәхсулате зирагыя гыйб. Авыл хуҗалыгы продукциясе.

фр. Сельскохозяйственная продукция.


Мәхсулате сыйнагыя гыйб. Промышленность продукциясе.

фр. Промышленная продукция.


Мәхсулдар гф. с. Уңышны күп бирә торган, игенне яхшы үстерә торган, уңдырышлы.

ар.-п. прил. Продуктивный, производительный; плодородный.


Мәхсун сф. Ныгытылган; ныгытмалы, сакланмалы.

пр. с. Укреплённый, защищённый.


Мәхсур сф. 1) Чолгап (камап) алынган. 2) Һәрьяклап ныгытылган; чикләнгән. Троя шәһәре гаять мөстәхкәм кальгалар илә мәхсур иде. (X. Чис.)

пр. с. 1) Осаждённый, блокированный, окружённый, 2) Укреплённый; ограничешшй, стеснённый.


Мәхсус* сф. Аерым, үзенә хас булган, үзенә билгеләнгән, төбәп аталган. Кәлер җәннәткә махсус бер горурым. (Г. Тук.)

пр. с. Особенный, свойственный, специфический, присущий.


Мәхсусиять ис. Үзенчәлек; аерымлылык.

сущ. Особенность; специфическое свойство, специфичность, специфика.


Мәхсусә сф. мәхсус-ның мнс.

жен. от мәхсус.


Мәхсүб сф. Саналган; хисапланган. Мәхсүб булган әхваленә бинаән. (К. Нас.)

пр. с. Сочтённый, считанный, вычисленный.


Мәхсүбән р. Хисапланып, хисапланган килеш.

н. В сочтённом виде.


Мәхсүд сф. 1) Көнләшелгән, көнләшерлек нәрсә. 2) Көндәш. Хасидләр мәхсүднең кәдеренә мәмнүн булырлар. (К. Нас.)

пр. с. 1) Предмет зависти. 2) Тот, кому завидуют.


Мәхсүр сф. 1) Кайгылы, хәсрәтле. 2) Алҗыган, арыган.

пр. с. 1) Опечаленный, горестный. 2) Усталый, утомлённый.


Мәхсүс сф. Тоелган, сизелгән, хис ителгән. Дәресләрне һәрвакыт мәшһүр вә мәхсүс булган нәрсәләрдән башларга кирәк. (Ш. ж.)

пр. с. Познаваемый чувством, ощутимый.


Мәхсүсат ис. Мәхсүс-нең к. Мәхсүсат булган нәрсәләр күз белән күренгән кебек... (К. Нас.)

сущ. мн. от мәхсүс.


Мәхтубә сф. Яучыланган, ярәшелгән (кыз).

пр. с. Помолвленная, обрученная (девушка).


Мәхтур сф. Куркыныч астында калган, куркынычлы.

пр. с. Опасный, рискованный.


Мәхтут сф. Сызылган; язылган.

пр. с. Начертанный; написанный.


Мәхтүм сф. 1) Мөһерләнгән, печать сугылган. 2) Тәмамланган.

пр. с. 1) Запечатанный, с печатью. 2) Законченный, завершённый.


Мәхуф сф. Куркыныч нәрсә, дәһшәтле, коточыргыч.

пр. с. Страшный, ужасный, внушающий ужас.


Мәхфи сф. Яшерен. Күңелеңдәге мәхфи серне идарә кыл дип тәнбиһ кылды. (К. Нас.)

пр. с. Скрытый, спрятанный; тайный.


Мәхфил ис. Җыелыш урыны.

сущ. Место собрания.


Мәхфуз сф. 1) Сакланган, сакланыла торган. 2) Ятланган, күңелгә алынган.

пр. с. 1) Хранимый; сохранённый, сбережённый. 2) Заученный наизусть.


Мәхфәзә ис. 1) Саклау өчен эченә әйбер салына торган савыт. 2) Конверт. 3) Сумка, букча.

сущ. 1) Сосуд для хранения чего-либо. 2) Конверт. 3) Сумка.


Мәхшәр* ис. 1) Җыелу. 2) дини Динчеләр уенча кыямәт көнендә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урыны яки вакыты. Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр өчен, син дә тиз бул, тиз бул, җиргә күмел. (Г. Тук.) 3) Мәш килү, ыгы-зыгы.

сущ. 1) Собрание, сборище. 2) рел. Место, где (когда) по верованию мусульман соберутся люди в день страшного суда. 3) Суматоха.


Мәхыз с. 1) Саф, кушылмасыз. 2) Тик, өчен; фәкать. Сабынчыларның бу мәхыз хыянәтедер. (К. Нас.)

прил. 1) Чистый, беспримесный. 2) Ради, для; только.


Мәхәббәт* ис. Сөю, сөешү, гыйшык.

сущ. Любовь; привязанность.


Мәхәвиять ис. 1) Үз-үзен кимсетү; түбәнчелек күрсәтү. 2) Юкка чыгару, юк итү. Үзенең кануннарына каршы килгәннәрне дә мәхәвиять илә тәһдид итмештер. (Ш. ж.)

сущ. 1) Самоунижение. 2) Уничтожение, истребление.


Мәхәл ис. 1) Урын. Мәхәл бармы борынгыдай хөзен, хәсрәт, әләмнәргә... (Г. Тук.) 2) Өй, йорт.

сущ. 1.) Место. 2) Помещение; дом, жилище.


Мәхәллат ис. Мәхәллә-нең к.

сущ. мн. от: мәхәллә.


Мәхәлли с. 1) Бер мәхәлләгә караган. 2) Җирле.

прил. 1) Приходскии. 2) Местный.


Мәхәллә* с. 1) Шәһәр һәм авылның бер мәчеткә караган өлеше. 2) Квартал.

сущ. 1) Приход. 2) Квартал.


Мәхү ис. Югалу, юкка чыгу, бетү. Бетте, мәхү улды зәмин, һәм дә замана калмады. (Г. Тук.)

сущ. Исчезновение,уничтожение.


Мәхҗәрелгаен гыйб. Күз чокыры, күз алмасы урнашкан чокыр.

фр. Глазная орбита.


Мәхҗүб сф. 1) Пәрдәле, пәрәнҗәле, өртүле. Мөлаем вә ачык йөзле, ләкин бик мәхҗүб күреләләр иде. (Г. Габ.) 2) Тыйнак; оялчан кеше.

пр. с. 1) Покрытый покрывалом, паранджой. 2) Скромный, застенчивый.


Мәхҗүбиять ис. Оялу, оялчанлык.

сущ. Стыдливость, застенчивость.


Мәхҗүз сф. 1) Алып калынган. 2) Мәхрум ителгән, арест салынган.

пр. с. 1) Удержанный, задержанный. 2) Лишённый, запрещённый.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф =>Мәх<= Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ