Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәүгыйд иc. 1) Сүз куешкан вакыт. 2) Сүз бирү, вәгъдә бирү.

сущ. 1) Срок; назначенное время. 2) Обещание; зарок.


Мәүгазә иc. 1) Вәгазь. 2) Нәсыйхәт, үгет; ышандыру.

сущ. 1) Проповедь, проповедывание. 2) Увещание, убеждение.


Мәүгуд сф. 1) Чакырылган. 2) Вәгъдә ителгән, сүз бирелгән. Мин тәвәкъкыфсыз мәүгуд кисәне кулыма тапшырдым. (К. Нас.)

пр. с. 1) Приглашенный. 2) Обещанный, условленный.


Мәүдугъ сф. 1) Сакланылган; (Калдырылган. 2) Әманәт ителгән.

пр. с. 1) Сбережённый; оставленнык. 2) Доверяемая на хранение (вещь).


Мәүдүд сф. 1) Сөелгән, 2) Дусланган.

пр. с. 1) Любимый. 2) Подружившийся.


Мәүзугъ сф. Тема; проблема; сюжет. 2. Куелган, урнаштырылган. Сәгатьчегә сәгать кыйтгаларының, ни өчен мәүзугъ икәнен белмәк ваҗибтер... (К. Нас.)

пр. с. 1. Предмет; тема; проблема; сюжет. 2. Помещённый, установленный.


Мәүзугат ис. Мәүзугъ-ның к.

сущ. мн. от мәүзугъ.


Мәүзыйг ис. Урын, җир.

сущ. Место, положение.


Мәүзыйгый с. Бер урынга гына караган (гомуми түгел).

прил. Местный, относящийся к определённому месту.


Мәүзүн сф. шигъ. 1) Үлчәнгән, үлчәүле; тигезләнгән. 2) Тезмә. Такылдамак белән мәүзүн сүз сөйләмәк икесе башка-башка булырга кирәк. (Г. Тук.)

пр. с. поэт. 1) Ритмичный, метрический. 2) Стихотворение; стихотворная речь.


Мәүкаф ис. кара: мәүкыйф.

сущ. см. Мәүкыйф.


Мәүкут сф Вакыты билгеләнгән.

пр. с. В определенное время.


Мәүкуф сф. 1) Тотылган, туктатылган. 2) Бәйләнгән. Бер милләт вә кавемнең тәрәкъкыйсе укымак — һөнәр вә сәнгать белмәккә мәүкуфдыр. (Г. Габ.) 3) Кулга алынган, тоткын ителгән. 4) Вәкыф ителгән (иясе тарафыннан изге хисапланган эшкә бирелгән мал).

пр. с. 1) Прекращённый, приостановленный, отложенный; отсроченный. 2) Зависящий (от чего-либо); связанный (с чем-либо). 3) Арестованный, заключённый. 4) Назначенный, завещанный на благотворительные дела.


Мәүкуфиять ис. 1) Туктатылу. 2) Тоткынлык; кулга алыну. 3) Вәкыф ителгәнлек.

сущ. 1) Прекращение, отсрочка. 2) Неволя, заключение. 3) Всякого рода имущество, обращенное в вакф.


Мәүкыйг ис. 1) Урын. 2) Берәр эш (вакыйга) урыны... Мәзкүр рисаләме мәүкыйгы тамашая вәзгы идәрлек дәрәҗәдә итеп язу хәтеремә билә килмәмеш иде. (Г. Кам.) 3) Уңай момент.

сущ. 1) Место, местоположение. 2) Место действия. 3) Случай, удобный момент.


Мәүкыйз сф. Уятылган.

пр. с. Разбуженный.


Мәүкыйт ис. Билгеләнгән вакыт, срок.

сущ. Срок, назначенное время.


Мәүкыйф ис. Тукталыш, тукталу урыны, туктап тора торган урын. Ардым инде, кайда актык мәүкыйфем. (Г. Тук.)

сущ. Остановка, стояшка, пристанище.


Мәүла ис. 1) Ия, хуҗа; яхшылык итүче. 2) Дус. 3) Колын азат итүче. 4) Алланың эпитеты. Нә шагыйрьдер у кем эшгар аңа мәүладан ихсандыр. (Г. Тук.)

сущ. 1) Хозяин; господин, покровитель. 2) Друг. 3) Отпускающий раба на волю. 4) Эпитет Аллаха.


Мәүлана ис. Иябез, хуҗабыз; остазыбыз (мөселман дин галимнәренә әйтелә торган булган).

сущ. Наш хозяин, господин; наш учитель (титул мусульманских учёных и богословов).


Мәүлид ис. 1) Туган җир, ватан. 2) Туу. 3) Туган көн, туган көн бәйрәме, рождество. Рус мәүлиде үтеп китте, көннәр суык. Колакларда, борыннарда өрелә куык... (Г. Тук.)

сущ. 1)Место рождения. 2) Рождение. 3) Рождество; день рождения.


Мәүләви с. 1) Җәләлетдин Руми юлына ияргән. 2) Галим. Улырсың мәүләви бу кыйль вә кальдән. (Ут. Им.)

прил. 1) Относящийся к дервишскому ордену Жалялетдина Руми. 2) Ученый муж.


Мәүлүд* сф. 1) Туган; яңа туган бала. 2) кара: мәүлид 3.

пр. с. 1) Рождённый; дитя, младенец; ребёнок. 2) см. мәүлид 3.


Мәүрүс сф. Мирас булып калган; нәселдән нәселгә күчкән.

пр. с. Унаследованный, наследственный.


Мәүсаль ис. Тоташкан, урнашкан урын; кавышу урыны.

сущ. Место встречи, свидания.


Мәүсим ис. 1) Сезон, вакыт. 2) Елның дүрт вакытыннан берсе.

сущ. 1) Сезон, время. 2) Одно из времён года.


Мәүсук сф. 1) Таянырлык, ышанырлык. 2) Дөрес. Кылышып вәгъдәи мәүсук. (Г. Кан.)

пр. с. 1) Достойный доверия, заслуживающий доверия. 2) Достоверный.


Мәүсул сф. 1) Тоташтырылган, кавышкан, кушылган. 2) Берләшкән. 3) Юлыккан.

пр. с. 1) Соединённый, связанный. 2) Обдъединённый. 3) Встретившийся.


Мәүсуф сф. Сыйфатланган, билгеле бер сыйфатка ия булган. Һәр кеше сүзе белән мәгъруф булыр вә фигыле белән мәүсуф булыр. (К. Пас.)

пр. с. Обладающий каким-либо качеством.


Мәүсыйк ис. Договор, килешү.

сущ. Договор; соглашение.


Мәүсүм сф. 1) Исемләнгән. 2) Тамгаланган, тәненә тамга басылган.

пр. с. 1) Именуемый, называемый. 2) Обозначенный; меченый, клеймёный.


Мәүта ис. Мәет-нең к. Имди мәүтага зиярәт итмәкнең асыл сәбәбе... (К. Нас.)

сущ. мн. от мәет.


Мәүте мөфаҗат ф. из. Кинәт үлем. Шул кич мәүте мөфаҗат белән вафат булды. (К. Нас.)

п. из. Внезапная смерть.


Мәүтыйн ис. 1) Ватан, туган җир. 2) Торган урын.

сущ. 1) Родина, место рождения. 2) Место жительства.


Мәүҗ, мәүҗә ис. Дулкын. Мәүҗәд-мәүҗә улмазди, болганмазди гыйшкың диңгезе. (Г. Тук.)

сущ. Волна.


Мәүҗүд сф. 1) Бар, булган. 2) Тормышта бар, реаль. Һәр гыйлем мәүҗүд улдыгы кеби, һәр нәүгъ таләбә дә мәүҗүддер. (3. Һад.) 3) Яшәеш, барлык.

пр. с. 1) Имеющийся;: наличный. 2) Существующий, реальный. 2) Бытие.


Мәүҗүдат ис. Мәүҗүд-нең к.

сущ. мн. от мәүҗүд.


Мәүжүдиять ис. 1) Барлык, бар булу. 2) Булганлык.

сущ. 1) Существование. 2) Наличность.


Мәүһиб, мәүһибә ис. Бүләк.

сущ. Дар, подарок.


Мәүһин сф. Ябыктыручы, арыгайтучы.

пр. д. Заставляющий Худеть; ослабляющий.


Мәүһумат ис. 1) Мәүһүм-нең к. 2) Хорафат, юк-барга ышану.

сущ. 1) мн. от мәүһүм. 2) Предрассудок, суеверие.


Мәүһүм сф. Хыялда гына булган, төпсез уй. Берничә мең мәзлумның каны кайбер дипломатларның каләме илә сызылмыш хат мәүһүмдән гыйбарәт түгелме. (Ш. ж.)

пр. с. Воображаемый, иллюзорный, неправдoподобный.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя =>Мәү<= Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ