Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәзад ис. Аукцион (кем артык хак бирсә, малны шуңа сату өчен куелуы).

сущ. 1) Склонность, расположение, симпатия. 2) Желание, стремление. 3) Покатость, наклон.


Мәзаикъ ис. к. Тыгызлык (тарлык) китерә торган нәрсәләр.

сущ. мн. Стеснённое положение; лишения.


Мәзак м. м. Тату, тәм тою, зәвыклану. Бу карчык иҗраи мәзакымыз өчен безгә бер гүзәл хатын алып килде... (К. Нас.)

м. м. Вкус, вкусовое ощущение.


Мәзамин ис. Мәзмун-ның к.

сущ. мн. от мәзмун.


Мәзамир ис. 1) Мизмар-ның к. 2) „Зәбур" китабының бүлекләре.

сущ. 1) мн. от мизмар. 2) Разделы книги „Забур".


Мәзан ис. кара: мәзаннә.

см. Мәзаннә.


Мәзаннә ис. Шик, шикләнгән әйбер, шөбһә.

сущ. Мнение, предположение, догадка» подозрение.


Мәзар ис. Кабер, гүр; зират.

сущ. Могила; гробница; кладбище.


Мәзаригъ ис. Мәзрага-ның к.

сущ. мн. от мәзрага.


Мәзаррат с. Мәзаррәт-нең к. Күрдекләре фәваид вә мәзаррат хакында фикер йөртсәләр зур бер хезмәт улыр. (Ш. ж.)

сущ. мн. от мәзаррәт.


Мәзаррәт ис. Зарар, зыян, зарарлык. Берәү үзенең мәзаррәтенә разый булса... (К. Нас.)

сущ. Вред, вредоносность, пагубность.


Мәзарстан гф. ис. Каберлек, зират, каберстан. Мәзарстанга охшап калды кырлар. (Г. Тук.)

ар.-п. сущ. Кладбище.


Мәзах ис. кара: мөзах.

сущ. см. Мөзах.


Мәзая ис. Мәзиять-нең к.

сущ. мн. от мәзиять.


Мәзаһиб ис. Мәзһәб-нең к.

сущ. мн. от мәзһәб.


Мәзаһир ис. Мәзъһәр-нең к.

сущ. мн. от мәзъһәр.


Мәзбур сф. Әйтелеп үткән, язылган, әйтел тән. Акменла әфәнде илә мәзбур Исәнгилде мөлакат идәр. (Ак.)

пр. с. Вышесказанный, упомянутый.


Мәзбут сф. 1) Кулга төшерелгән; сугышып тартып алынган. 2) Хәтердә сакланган, истә тотылган. 3) Беркетелгән, дәфтәргә язылган. Шигырь дип әйткән мәзбут хиссиятләрем белән халык күңелен шүрәлечә генә кытыкларга тырыша идем. (Г. Тук.) 4) Тупланган. 5) Җил-яңгыр үтмәслек нык сакланулы.

пр. с. 1) Отобранный, взятый. 2) Захваченный, добытый. 3) Закреплённый в памяти, записанный в тетрадь. 4) Собрааный. 5) Поккрытый (от дождя, снега и т. д.).


Мәзбух сф. Суелган, бугазланган, чалынган.

пр. с. Зарезанный, заколотый (о животном).


Мәзбуханә гф. р. Бугазланган, суелган кебек, бугазлангандай.

ар.-п. н. Как зарезанный; наподобие заколотого, зарезанного.


Мәзбәлә ис. Чүплек; шакшы, (чүп) ташлый торган урын.

сущ. Мусорная куча, свалка.


Мәзбәх ис. 1) Хайван суя (чала) торган урын, 2) Корбан чалына торган урын.

сущ. 1) Бойня. 2) Жертвенник, алтарь.


Мәзид м. м. Артык; артгырылган, өстәлгән. Әүвәлгесе асыл баб, соңгы дүртесе мәзид баб аталадыр. (К. Нас.)

м. м. 1) Прибавка, увеличение. 2) Прибавленный, увеличенный.


Мәзиять ис. 1) Башкалардан артыклык. 2) Шәплек, өстенлек, яхшы сыйфатлылык.

сущ. 1) Отличное качество. 2) Достоинство, превосходство.


Мәзкүр сф. Югарыда әйтелгән, югарыда күрсәтелгән, әйтелеп үтелгән. Менә шушы язуда мәзкүр кешене... (3. Биг.)

пр. с. Вышесказанный, вышеупомянутый.


Мәзлум сф. Изелгән, җәберләнгән, рәнҗетелгән, кыерсытылган. Бу шагыйрь дусны мин мәзлум күреп гаять тә кызгандым. (Г. Тук.)

пр. с. Угнетённый; притесняемый, обиженный, забитый.


Мәзлуманә гф. р. 1) Рәнҗетелгән сыман, җәберләнгәнсыман, кыерсытылган төстә. 2) Тыйнак кына.

ар.-п. н. 1) Обиженно, наподобие угнетённого, забитого. 2) Скромно, смиренно. 3) Скромный, смиренный.


Мәзлумиять ис. 1) Җәберләнгәнлек, рәнҗетелгәнлек, кыерсытылганлык. 2) Юашлык, тыйнаклык.

сущ. 1) Угнетённость, забитость. 2) Крепость, смиренность.


Мәзлумә сф. Мәзлумтнең мнс. Бичара мәзлумә әни өчен генә дә түгел, дип сүзен дәвам иттерде. (Г. Ибр.)

жен. от мәзлум.


Мәзмум сф. 1) Кушылган, өстәлгән, арттырылган. 2) грам. Өтерле, өтер белән укыла торган хәреф.

пр. с. 1) Добавленный, присоединённый. 2) грам. Буква, имеющая над собой огласовку (,) "замма".


Мәзмун сф. 1) Аңлашыла торган мәгънә, әйтергә теләгәне. 2) Эчтәлеге. Язылмыш сүзләрнең мәзмунына төшенгәч... (К. Нас.)

пр. с. 1) Содержание, смысл, значение. 2) Сюжет.


Мәзмәзә ис. Авызны чайкау, авыз юу.

сущ. Полоскание рта.


Мәзмүм сф. Хурланган, сүгелгән, начар, бозык күрелгән. Син динеңнән гәп орып: „мәзмүм ул тэкълид" дисәң. (Ш. Баб.)

пр. с. Хулимый, порицаемый, достойный порицания, осуждаемый.


Мәзмүмиять ис. Хурлык, хурланганлык. Мөнхасыйрмы ане гомере хәле мәзмүмиятә. (Г. Тук.)

сущ. Порицание, хула, осуждение, упрёк.


Мәзнун сф. 1) Уйланган. 2) Шөбһә ителгән, шикләнгән. 3) Гаепләнгән.

пр. с. 1) Предполагаемый. 2) Подозреваемый, заподозренный. 3) Обвиняемый.


Мәзруб сф. 1) Сугылган, орылган. 2) Басылган, тамгаланган. 3) Кабатланган.

пр. с. 1) Битый, побитый, выбитый. 2) Чеканный. 3) Повторенный.


Мәзруг сф. 1) Ителгән, эшкәртелгән, чәчелгән (җир). 2) Орлык чәчеп сөрелгән.

пр. с. 1) Обработанный, засеянный участок. 2) Засеянный.


Мәзрага ис. Иген ителгән җир, игенлек, ашлык басуы.

сущ. Поле, пащня, нива, плантация.


Мәзругат ис. Мәзрага-нең к.

сущ. мн. от мәзрага.


Мәзруф сф. Кап яки савыт эченә салынган; конверт эчендә булган.

пр. с. Заключающийся, содержащийся в сосуде, мешке или конверте.


Мәзрур сф. Зарарланган, зарар китерелгән.

пр. с. Повреждённый, испорченный.


Мәзърәб ис. 1) Сугу, кыйнау. 2) мат. Бүленүче (кабатлы) сан.

сущ. Битьё, избиение. 2) мат. Кратное число.


Мәзъҗәгъ ис. 1) Ятак, ятачак җир. 2) күч. Кабер. 3) Ял итә торган урын.

сущ. 1) Ложе, постель. 2) перен. Могила. 3) Место отдыха.


Мәзъһәр ис. Бер эш яки хәлнең барлыкка чыккан урыны, чыгара торган урын. Гаибе заһир улса улсын, гаибе мәзъһәр улмасын. (Ак.)

сущ. Место проявления, возникновения.


Мәзә ф. ис. 1) Тәм, тат, ләззәт. 2) Көлкеле сүзләр, җиңел укыла торган көлкеле вак хикәя.

п. сущ. 1) Вкус, ощущение вкуса. 2) Смешная история, рассказ, шутки.


Мәзәлләт ис. Хурлык, түбәнлек. Хөкем хозурында улачак мәззлләттән хәлас улсын. (3. Биг.)

сущ. 1) Унижение, позор. 2) Низость.


Мәзәммәт ис. 1) Бозыклык, азгынлык, 2) Начар эш, хурлыклы эш.

сущ. 1) Дурная (отрицательная) черта. 2) Дурной поступок.


Мәзҗ ис. Кушу, катыштыру, аралаштыру.

сущ. Смешивание, смешение.


Мәзһәб ис. 1) Бара торган юл. 2) Гыйлем, фәлсәфәдә, дөньяга карашта тоткан юл. 3) Мәзһәб, дин. Бәнем шәэнемме тәфтиш мәзһәбеңне. (Г.Тук.)

сущ. 1) Путь. 2) Учение/ доктрина, 3) Секта; религия.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе =>Мәз<= Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ