Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Гафил* сф. Cизми калучы, белми калучы, абайламый калучы. Бу заманда гафилләргә дөнья тардыр. (Г.Тук.)
| |
пр. д. Невнимательный, небрежный, беспечный, беззаботный, нерадивый.
| |
|
Гафилянә сф. р. Гафилләрчә.
| |
ар.-п. н. Невнимательно, беззаботно, беспечно.
| |
|
Гафир сф. Гафу итүче, ярлыкаучы.
| |
пр. д. Извеняющий, прщающий.
| |
|
Гафиф с. 1) Саф, пакь, бозылмаган; гыйффәтле. 2) Абруйлы. 3) Намуслы.
| |
прил. 1) Чистый, скромный, целомудренный; неиспорченный. 2) Авторитетный. 3) Честный.
| |
|
Гафифанә гф. р. Начар уйлардан ерак торып, сафлык белән, пакьлек белән. Гафифанә вә мәгъсуманә көлгән, уйнаган чаклар. (Г.Тук.)
| |
ар.-п. н. Скромно, честно, откровенно.
| |
|
Гафиять ис. Тәннең сәламәтлеге, исәнлек, саулык. "Малга бәрәкәт, йортка гафиять җибәрсәнә" ди торган иде. (К.Әм.)
| |
асущ. Здоровье, сила.
| |
|
Гафләт ис. 1) Игътибарсызлык, саксызлык. 2) Ваемсызлык, гамьсезлек. Һәрнәрсәне гафләт йокысыннан уяндырмакта иде. (З.Һад.)
| |
сущ. 1) Невнимательность; небрежность. 2) Беззаботность; безразличие, инертность.
| |
|
Гафу* ис. Гафу, кичерү, ярлыкау.
| |
сущ. Прощение, извинение, помилование.
| |
|
Гафур ис. Ярлыкаучы, кичерүче.
| |
сущ. Прощающий, всепрощающий.
| |
|
Гаффар ис. Кичерүче, гөнаһларны ярлыкаучы. Әле гаффар булып, әле каһһар. (Ш.Баб.)
| |
сущ. см. Гафур.
|
|
|