Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Ган бәйл. грам. Чыгыш килеше кушымчасы (дан) мәгънәсен бирә торган бәйлек.
| |
спред. грам. 1) От, из. 2) За, вместо. 3) О. об.
| |
|
Ган аслин р. Төбеннән, нигезеннән, тамырыннан.
| |
н. С основы, с корня.
| |
|
Ган самимилкальб гыйб. Чын йөрәктән, чын күңелдән.
| |
фр. Чистосердечно, от чистого сердца.
| |
|
Ганаим ис. Ганимәт-нең к.
| |
сущ. мн. от ганимәт.
| |
|
Ганасыйр ис. Гонсыр-ның к. Ганасыйрны әсир иткән табигать. (Дәрд.)
| |
сущ. мн. от ганимәт.
| |
|
Ганасыйр әрбәга ст. Табигатьнең дүрт элементы: җир, су, ут, һава (борынгы карашта материянең нигез токымы).
| |
сс. Четыре основных элемента природы: земля, вода, огонь и воздух (по представлению древних).
| |
|
Ганаэ ис. 1) Мәшәкать, авырлык, читенлек. 2) Хезмәт.
| |
сущ. 1) Напряжение, тяжесть (работы), затруднение. 2) Труд.
| |
|
Ганабәр ис. Ганбәр (кашалот карыныннан чыга торган бик хуш исле сыек матдә. Мисек, ганбәр исе аңкый, Ганбәр, синнән. (Ш.Баб.)
| |
сущ. Амбра (ароматное жидкое вещество, добываемое из внутренностей кашалота).
| |
|
Ганвә ис. 1) Җәбер. 2) Көч, куәт.
| |
сущ. 1) Насилие. 2) Сила, мощь.
| |
|
Ганганә ис.1) Сүзнең кешедән кешегә күчүе. 2) Сүзнең кешедән кешегә күчерүчеләр. Ганганә көче буенча диннәр элекке урыннарын бирмәскә азапланалар. (Г.Ибр.)
| |
сущ. 1) Устная традиция. 2) Круг лиц, передающих рассказ.
| |
|
Гандәлиб ис. Сандугач, былбыл.
| |
сущ. Соловей.
| |
|
Гандәлибан ис. Гандәлиб-нең. к. Күрүбән гандәлибаның, тамаша әйләдем сәйран. (Г.Тук.)
| |
сущ. мн. от гандәлиб.
| |
|
Гани с. Бай, күп маллы, дәүләтле кеше. Ганиләр вар, гариблар вар җиһанда. (Ут.Им.)
| |
прил. Богатый, зажиточный.
| |
|
Ганид с. Үзсүзле, карышучы, каршылык күрсәтүче, сүзен бирмәс, тыңлаусыз, үҗәт.
| |
прил. Упорный, упрямый, настойчивый.
| |
|
Ганимәт ис. 1) Трофей (сугышта кулга төшерелгән дошман коралы) 2) Көч куймый гына булган мал. 3) Уңыш, бәхет. Бер кыз белән туры килүне ганимәт санап. (Ф.Әмир.)
| |
сущ. 1) Трофей (военный). 2) Добычы, легкая нажива. 3) Удача, успех; счастье.
| |
|
Ганиф с. Усал, каты күңелле, тупас мөгамәләле; көчле, ярсулы.
| |
прил.Ожесточенный; суровый; упорный; отчаянный; сильный.
| |
|
Ганка ис.Ганка (исеме бар, үзе юк бер мифик кош исеме). Йомыркасы ганка йомыркасы кадәрле була ди. (Г.Газиз.)
| |
сущ. миф. Грифон, феникс.
| |
|
Ганкем алм. Сездән; сезнең турыда.
| |
мест. От вас, с нас, о вас.
| |
|
Ганкәбут ис. Үрмәкүч.
| |
сущ. Паук.
| |
|
Ганна алм. Бездән.
| |
мест. От нас, с нас.
| |
|
Гануд с. Тискәре, үзсүзле, кире, үҗәт.
| |
прил. Упрямый, своенравный.
| |
|
Ганәм ис. к. Куйлар, сарыклар.
| |
сущ. соб. Овцы.
| |
|
Ганһа алм. Аннан; аның турында.
| |
смест. От нее, с нее; о ней.
| |
|
Ганһе алм. Аннан; аның турында.
| |
мест. От него, с него; о нем.
| |
|
Ганһем алм. Алардан; алар турында.
| |
мест. От них, с них; о них.
| |
|
Ганһема алм. Аларның икесеннән; аларның икесе турында.
| |
мест. От них двоих, с них двоих; о них двоих.
|
|
|