Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик Ил Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Ила бәйл. Чаклы, кадәр, хәтле, ...кача, ...ка чаклы.

пред. В, к, до, для, за.


Ила ахириһи ст. Ахырына чаклы, ахырына кадәр.

сс. До конца, и так далее.


Ила гайренниһая гыйб. Чиксезлеккә кадәр.

фр. До бесконечности.


Илаһ ис. дини 1) Алла, тәңре. 2) Табыныла торган пот. 3) Сугыш алласы. 4) Гыйшык (мәхәббәт) алласы һ. б.

сущ. рел. 1) Бог, божество. 2) Идрл. 3) Бог любви. 4) Бог войны и т. п.


Илаһи* 1) дини 1) Алла(га бәйләнешле). Ахырына куйган ходай үз имзасын, ягъни илаһи тамгасын. (Ш. Баб.) 2) И аллам, Илаһи ярдәм ит. 3) Искиткеч шәп, бик яхшы, тиңләштермәслек.

прил. 1) рел. Божий. 2) Господи, бог мой. 3) Божественный. 4) Прекрасный, несравненный.


Илаһиун 1) ис. к. 1) Алланың барлыгына ышанучы философлар.2) Фәлсәфәнең илаһият бүлеге белән шөгыльләнүчеләре.

сущ. мн. 1) Верующие философы. 2) Философы, занимающиеся вопросми теологии.


Илаһият 1) ис. Теология (аллалыкка бәйләнешле мәсьәләләр турында дини фәлсәфә гыйлеме).

сущ. Богословие, теология.


Илаһә* 1) ис. кара: Алиһә. Без мәхәббәт илаһәсенә самими гыйбадәтебезне вакытында самимият белән үтәдек. (Г. Ибр.)

сущ. см. Алиһә.


Илзам 1) м. IV. Бәхәстә җиңеп өстен чыгып, каршы якны бер сүз дәшмәслек итеп җавапсыз калдыру. Мине илзам итмәк булып: „Пар йөрткәч, нигә йөрми соң самовар",— дип җавап бирде. (М. Гаф.)

м. IV. Безусловная победа в споре (заставить противника замолчать).


Илка 1) м. IV. 1) Ташлау, ыргыту. 2) Фикерне икенче якка бору өчен сөйләү.

м. IV. 1) Бросание. 2) Перевод разговора на другую тему.


Илля* 1) тер. Әмма, тик, ә инде. Бу Гыйлаҗи дигәнең эт нәрсә, бер үк балта тотып сәнәк очларга кулыннан килми, илля мәгәр тел дигәндә авызына иблис төкергән инде. (Г. Ибр.)

с. Но, однако.


Илтизам 1) м. VIII. 1) Үз өстенә йөкләү, узенә тиешле дип табу, өстенә алу. 2) Йөкләү, мәҗбүр итү.

м. VIII. 1) Принятие на себя обязательства. 2) Вменение в обязан-ность, принуждение.


Илтика 1) м. VIII. Юлыгу, очрашу, бергә кушылу, кавышу.

м. VIII. Встреча, свидание.


Илтикат 1) м. VIII. 1) Чүпләп җыю. 2) (Төрле китаплардан) мәгълүмат җыю, туплау.

м. VIII. 1) Подбирание, собирание. 2) Подбор материала (из книг).


Илтимас 1) м. VIII. 1) Үтенү, сорау, инәлү. Илтимас илә булган сөальләр тук авызлы, шат кешеләргә артык тәэсир итми иде. (М. Гаф.) 2) Таләп итү.

м. VIII. 1) Прошение, просьба. 2) Требование.


Илтисак 1) м. VIII. 1) Тоташу, ябышу. 2) Аралашу.

м. VIII. 1) Соединение. 2) Общение.


Илтифт* м. VIII. 1) Борылып карау. 2) Ягымлылык күрсәтү, ярату, ошату. 3) Олылау, хөрмәт күрсәтү, яхшы кабул итү. Илтифат белән кабул итте. 4) Дикъкать, игътибар. Кызның миңа кылган илтифатына көнлиләр... (М. Гаф.) 5) Әһәмият бирү, күңел биреп карау, абайлау.

м. VIII. 1) Обращение внимания. 2) Внимание, интерес, благосклонность. 3) Возвышение, возвеличивание; уважение. 4) Хороший приём. 5) Внимание. 6) Придание значения.


Илтихак м. VIII. Тоташу, бергә кушылу, үзеннән алдагыларга җитеп шулар белән бергә булу, соңыннан килеп кушылу.

м. VIII. Присоединение, примыкание (к чему-либо).


Илтихам м. VIII. 1) Тоташу. 2) Ярага ит үсеп каплану. 3) (Сөяк) тоташу.

м. VIII. 1) Связь, соединение. 2) Заживание (раны). 3) Срастание (кости).


Илтиям м. VIII. (Яра капланып) төзәлү. Мәҗрух адәмнәр дәва кылычын илтиям тапмышлардыр. (К. Нас.)

м. VIII. Рубцевание, затягивание (ран).


Илтиҗа м. VIII. Ышыклану, берәүнең кул астына барып сыену, берәүдән үзен яклауны үтенү, сыену урыны сорау.

м. VIII. Укрытие, поиск убежища; просьба о предоставлении убежища, покровительства.


Илтиһаб м. VIII. 1) Шешү; җилсенү, пешегү. 2) Ялкынлану, кабыну. 3) Бик каты ачулану, ачудан кызу.

м. VIII. 1) Опухание, вздутие. 2) Покраснение (опухоли). 3) Воспламенение, загорание. 4) Озлобление.


Илх м. VIII. „һәм башкалар", „ахырына чаклы" (ила ахириһи дигән сүздән кыскартылган).

част. И так далее (сокращение от слов "ила ахириһи—и, так до конца").


Илхак м. IV. Кушу, тоташтыру.

м. IV. Присоединение, добавление.


Илхах м. IV. 1) Йөдәтеп сорау, „сагыз булу". Илхах вә ибрам итеп, хатын алды. (К. Нас.) 2) Үзсүзлелек.

м. IV. 1) Убедительная просьба; надоедание 2) Настойчивость, упорство.


Илһам* м. IV. 1) Күңелгә салынган нәрсә. Шул вакытта уйла, шагыйрь, килде илһам уйласаң. (Г.Тук.) 2) Күңелгә салыну, күңелгә салу.

м. IV. 1) Вдохновенне, 2) Внушение.


Илһами с. 1) Илһам(га бәйләнешле). 2) Алдан уйланмыйча, тик үтәү вакытында гына иҗат ителгән яхшы шигырь, речь.

прил. 1) Вдохновляющий 3) Экспромт.

 


Өскә
А Б В Г Д З Иб Иг Ид Из Ик =>Ил<= Им Ин Ир Ис Ит Иф Их Иш Иэ Иҗ Иһ Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ