Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
Иб
Иг
Ид
Из
Ик
Ил
Им
Ин
Ир
Ис
Ит
Иф
Их
Иш
Иэ
Иҗ
Иһ
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Исабәд м. IV 1) Төз бәрү, төзәгән урынга тию, тидерү. Галәлгомья фикер йртми бераз да; исабәтләп бер ук аттым Хиҗазга. 2) (Г.Тук.) 2) Эштә, сүздә турылыкка, дөреслеккә ирешү.
| |
м. IV 1) Меткость, попадание, поражение. 2) Достижение правдивости в (каком-либо) деле.
| |
|
Исагуҗи хан гф. ис. Иске мәдрәсәнең II баскычында укучы. Бу хәл аның "исагуҗи хан" заманында „тәузыйх" мәсьәләләренә катнашып көлкегә калуларыма да сәбәп була иде. (Г. Ибр.)
| |
ар.-п. сущ. Учащийся средней ступени медресе.
| |
|
Исаль м. IV. Тапшыру, илтеп бирү, китереп бирү, ирештерү.
| |
м. IV. Доставление, доставка.
| |
|
Исалә м. IV. Агызу, кою. Күз яшьләрен исалә итте.
| |
м. IV. Проливание, излияние.
| |
|
Исар м. IV. 1) Хөрмәтләү, олылау. 2) Юмалану, үз интересын корбан итеп кешегә ярдәм итү, малны бик юмарт тарату. Нигъмәтне исар кылмак кирәк. (К. Нас.)
| |
м. IV. 1) Оказыванйе предпочтения, уважения. 2) Пожертвоваиие, щедрая раздача.
| |
|
Исаэ м. IV. Васыять әйтү, васыять итеп әйтеп калдыру.
| |
м. IV. Оставление завещания, распоряжение.
| |
|
Исаәт м. IV. Начар эш эшләү, усаллык (явызлык, әшәкелек, начарлык) итү.
| |
м. IV. Причинение зла.
| |
|
Исбат* м. IV. 1) Фактлар, дәлилләр белән тулысынча ышандырырлык итеп күрсәтү. Изге, пакь эш белән ант иттеләр, вәгъдәләрен исбат итәргә. (М. Гаф.) 2) Беркетү.
| |
м. IV. 1) Подтверждение, удостоверение, доказывание. 2) Доказательство. 3) Фиксирование.
| |
|
Исгад I м. IV. 1) Бәхетле итү, бәхетлеләндерү. 2) Бәхет һәм тынычлык тудыру.
| |
м. IV. 1) Осчастливить. 2) Создание счастья и мира.
| |
|
Исгад II м. IV. Югары менү, югары күтәрелү; югары күтәрү.
| |
м. IV. Поднятие вверх, подъём.
| |
|
Исгаф м. IV. Берәүнең үтенүен, сорауларын кабул итеп, аны канәгатьләндерү; уңышлы чыгуына булышлык күрсәтү.
| |
м. IV. Оказание помощи, содействие, удовлетворение просьбы.
| |
|
Исгаэ м. IV. 1) Тыңлау, колак салу. 2) Берәүнең йомышын тыңлау (үтәү), теләгәнен эшләү, кабул итү.
| |
м. IV. 1) Слушание, выслушивание. 2) Внимание; исполнение чьей-либо просьбы.
| |
|
Исем* I ис. Исем, ат.
| |
сущ. Имя; название.
| |
|
Исем II ис. Гөнаһ, язык.
| |
сущ. Грех, вина, проступок.
| |
|
Исказ м. IV. Сугару; эчертү, су бирү, сусавын басу.
| |
м. IV. Орошение; утоление чьей-либо жажды.
| |
|
Искат м. IV. 1) Төшерү, ташлау. 2) Өстеннән алып ташлау (йөкләнгәнне).
| |
м. IV. 1) Сбрасывание, свержение. 2) Снятие с себя обязательства.
| |
|
Искян м. IV. Җирләштерү, утракла штыру, бер буш жирне тора торган җир итү.
| |
м. IV. Поселение; расселение, колонизация новых земель.
| |
|
Искят м. IV. 1) Тындыру; сөйләүдән, елаудан туктату. 2) Авызын ябу, каршы сөйләмәслек итү. Дәлилләр күрсәтеп, бу кяинати идәлем искят. (Г.Тук.)
| |
м. IV. 1) Успокаивание (плачущего, говоряще-го.) 2) Принуждение к молчанию.
| |
|
Ислямиять ис. Мөселманлык.
| |
сущ. Исламизм, мусульманство.
| |
|
Ислях* м. IV. 1) Килештерү, дуслаштыру, яраштыру, араны төзәтү. 2) Үзгәртү, яхшыландыру, реформа ясау. 3) Реформа. Мәгълүмедер, күптән бирле ислялчы сез, ислях өчен чын күңелдән ихляслы сез. (Г. Тук.)
| |
м. IV. 1) Улучшение отношений, налаживание дружбы. 2) Изменение, уйучшение, реформирование» 3) Реформа.
| |
|
Исляхат ис.Ислях-ның к. Шәкертләр әллә нинди исляхат өметләре белән дулый, башлаган заманда Сабир да тик ятмады. (Г. Ибр.)
| |
сущ. мн. от ислях.
| |
|
Исмаг м. IV. Ишеттерү.
| |
м. IV. Доведение до слуха, внушение.
| |
|
Исме аләт, исмелаләт из. грам. Корал исеме.
| |
из. грам. Имя орудия.
| |
|
Исме гадәд, исмелгадәд из. грам. Сан исеме.
| |
из. грам. Имя числительное.
| |
|
Исме гадәд аслый гыйб. грам. Микъдар саны.
| |
фр. грам. Числительное количественное.
| |
|
Исме гадәд тәртиби гыйб. грам. Тәртип саны.
| |
фр. грам. Порядковые числительные.
| |
|
Исме гайре мөнсариф гыйб. грам. Ике килешле сүз.
| |
фр. грам. Двухпадежное имя.
| |
|
Исме гам из. грам. Күмәклек исеме.
| |
из. грам. Имя нарицательное.
| |
|
Исме заман (исмелзаман) из. грам. Вакыт исеме.
| |
из. грам. Имя времени.
| |
|
Исме зат из. грам. Әйбер исеме, исем.
| |
из. грам. Вопросительное местоимение.
| |
|
Исме истифһам, исмелистифһам из. грам. Сорау алмашлыгы.
| |
из. грам. Название предмета; имя существительное.
| |
|
Исме ишарә из. грам. Күрсәтү алмашлыгы.
| |
из. грам. Указательное местоимение.
| |
|
Исме кәйфия из. грам. Сыйфат исеме.
| |
из. грам. Имя качества.
| |
|
Исме ләүн (исмелләүн) из. грам. Төс исеме.
| |
из. грам. Имя цвета.
| |
|
Исме мәкян из. грам. Урын исеме.
| |
из. грам. Имя места.
| |
|
Исме мәфгуль из. грам. Төшем юнәлешендәге сыйфат фигыль.
| |
из. грам. Причастие страд. залога.
| |
|
Исме мәүсуль из. грам. Мөнәсәбәтлек алмашлыгы.
| |
из. грам. Относительное местоимение.
| |
|
Исме мөбаләга из. грам. Көчәйттерү сыйфаты.
| |
из. грам. Усилительные прилагательные.
| |
|
Исме мөнсариф ст. грам. Өч килешле сүз.
| |
сс. грам. Трехпадежное имя.
| |
|
Исме мөштак ст. грам. Ясалма исем.
| |
сс. грам. Производное имя.
| |
|
Исме нисбә (исменнисбәти) из. грам. Нисби сыйфат.
| |
из. грам. Относительное, отымённое прилагательное.
| |
|
Исме нәуг, исменнәуг из. грам. Хәрәкәт ысулы исеме.
| |
из. грам. Имя образа действия.
| |
|
Исметәсгыйрь из. грам. Кечерәйтү һәм иркәләү исеме.
| |
из. грам. Уменьшительное, ласкательное имя.
| |
|
Исме тәфзыйль из. грам. Артыклык сыйфаты.
| |
из. грам. Прилагательные превосходной степени.
| |
|
Исме фагыйль из. грам. Хәзерге заман сыйфат фигыль.
| |
из. грам. Имя действующего, причастие действительного залога.
| |
|
Исме хас из. Ялгызлык исеме.
| |
из. Имя собственное.
| |
|
Исме җинс (исмелҗинс) из. грам. Күмәклек исем.
| |
из. грам. Нарицательное имя.
| |
|
Исмән р. Исем ягыннан, исеме белән. Исмән мөдәррис булса да, дәрес биргән юктыр./i> (3. Биг.)
| |
н. По имени; именем.
| |
|
Иснад м. IV. 1) Берәр эшне яки хәлне бер кешегә кайтарып калдыру. 2) Үз эшен берәүгә сылтау, япсару, башка берәүгә аудару. Үзенең гаебен икенче кешегә иснад итте. (К. Нас.) 3) Терәк.
| |
м. IV. 1) Приписывание (каких-либо) действий (кому-либо). 2) От гл. сәнәдә—свалить на кого-либо сделанное самим. 3) Опора.
| |
|
Иснагашер сан. Унике.
| |
ч. Двенадцать.
| |
|
Иснан, иснәтәен сан. Ике.
| |
ч. Два.
| |
|
Исраг м. IV. Ашыктыру, җәһәтләтү; чаптыру, юырту, йөгертү.
| |
м. IV. Ускорение, убыстрение; потарапливание.
| |
|
Исраил ис. Израил (еврейләрнең төп бабаларының исеме).
| |
и. с. Израиль.
| |
|
Исрар I м. IV. Үз сүзендә нык тору, үз дигәнен, үзенекен эшләү. Хәсрәт исрар итте, әйт, оялма диде (Г. Газиз).
| |
м. IV. 1) Настойчивость, упорство. 2) Упрямство.
| |
|
Исрар II м. IV. Яшерү, сер итү.
| |
м. IV. Прятание, засекречивание, сообщение по секрету.
| |
|
Исраф* м. IV. Малны урынсыз һәм кирәгеннән артык тоту, әрәм итү. „Болар исраф итә нишләп", кала бер көн ирен тешләп. (Г. Тук.)
| |
м. IV. Расточительность; расточительство.
| |
|
Исрафил ис. дини Мөселманнар ышануынча, кыямәт көнендә сур (быргы) өрү өчен билгеләнгән фәрештә исеме.
| |
сущ. рел. Исрафил (архангел, который, по поверью мусульман, будет трубить о наступлении стрдшного суда).
| |
|
Истибгад м. X. Ерак дип белү, ерак санау, ерак күрү; чит күрү; ераксыну.
| |
м. X. 1) Признание маловероятным, далёким (от истины). 2) От гл. истәбгадә—считать чужим, далёким.
| |
|
Истибдад м. X. Һичбер законга буйсынмый үзенчә хөкем итү, чикләнмәгән власть, деспотизм, абсолютизм. Китте җаннар азыгы, һәм кайтты истибдад кире. (Г. Тук.)
| |
м. X. Самовластие, деспотизм, абсолютизм.
| |
|
Истибдади с. Деспотик, тираник.
| |
прил. Самодержавный, самовластный, деспотический.
| |
|
Истибдадкяр гф. ис. Һәр эшне үзе теләгәнчә генә йөртүче, деспот, тиран.
| |
ар.-п. сущ. 1. Самодержавный, самовластный. 2. Деспот, тиран.
| |
|
Истибдадкяранә гф. ст. Деспотларча, деспотлар кебек.
| |
ар.-п. сс. Деспотически, по-деспотски.
| |
|
Истибдал м. X. 1) Алыштыру, алышу. 2) Үзгәреш.
| |
м. X. 1) Мена, размен. 2) Перемена.
| |
|
Истибка м. X. Бер нәрсәнең калуын (саклануын), булып торуын, дәвамын теләү.
| |
м. X. Сохранение про запас, хранение (у себя); стремление сохранить.
| |
|
Истибра м. X. Бәвел итү, бәвелдән соң юыну.
| |
м. X. Очищение, омовение, приведение себя в порядок.
| |
|
Истибрак ис. Зиннәтле калын ефәк тукыма. Сөндес (алтынлы ефәк) истибрактан ирде хөлләсе. (Ш. Баб.)
| |
сущ. Узорчатая шёлковая ткань; золотая парча.
| |
|
Истива м. VIII. 1) Тигезлек. 2) Төзлек.
| |
м. VIII. 1) Равенство. 2) Ровность.
| |
|
Истигаб м. X. 1) Эченә алу, сыйдыру. 2) Каплап, томалап алу, каплап тору.
| |
м. X. 1) Ёмкость. 2) Охватывание; окутывание.
| |
|
Истигазә м. X. 1) Сыену, ялыну, ялвару. 2) дини "Әгузе" дип әйтү.
| |
м. X. 1) Просьба о помощи; мольба. 2) Произнесение слов "боже, упаси".
| |
|
Истиганә м. X. Ярдәм итүне үтенү; ярдәм, булышлык сорау
| |
м. X. Обращение за помощью, просьба о помощи.
| |
|
Истигарә м. X. 1) Көтәчәккә, бурычка алып тору. 2) Читтән алып куллану. 3) Метафора.Гарәп сүзләрен куллану Бабич өчен бер истигарә генә икәнен һәркем аңлый. (Г. Ибр.)
| |
м. X. 1) Взятие взаймы, заем. 2) Использование взятого взаймы. 3) Метафора.
| |
|
Истигъдад м. X. 1) Сәләтлелек, булдыклылык. Бер дә тумаслык булып ят, син дә истигъдад каре. (Г. Тук.) 2) Зирәклек, үткенлек.
| |
м. X. 1) Природная склонность, способность. 2) Проницательность, сметливость.
| |
|
Истигъзам м. X. Кечкенә бер эш яки хәлне зурайтып, әһәмиятле итеп күрсәтү, зурайту. Ул авыруын һәрвакыт истигъзам итә.
| |
м. X. Преувеличение.
| |
|
Истигъля м. X. Югарылану, югары ашу, күтәрелү, югары дәрәҗәгә менү, ирешү. Зиһенне, фикерне истигъля кылыр. (К. Нас.)
| |
м. X. Возвышение, повышение.
| |
|
Истигълям м. X. Берәр оешмага берәр нәрсә турында мәгълүмат сорап җибәрелгән язу.
| |
м. X. Запрос, осведомление; требование объяснения.
| |
|
Истигъмаль м. X. Куллану, тоту, файдалану. Уру, чабу, сугу вә җилгәрү эшләрендә машина истигъмаль кылынмый иде. (Г. Ибр.)
| |
м. X. Употребление, использование; применение.
| |
|
Истигъна м. X. 1) Мохтаҗ булмау, барына канәгатьләнү. 2) Исе китмәү, югарыдан карау.Хатын истигъна кылып "теләсәм кайда китәрмен",— диде. (К. Нас.)
| |
м. X. 1) Материальная обеспеченность, отсутствие нужды. 2) Пренебрежение, равнодушие.
| |
|
Истигъраб м. X. Гаҗәпләнү, таңга калу, хәйран булу.
| |
м. X. Удивление, изумление.
| |
|
Истигърак м. X. 1) Чуму (мәс. суга). 2) Төренү. 3) Эш белән күмелү.
| |
м. X. 1) Погружение (напр., в воду). 2) Окутывание. 3) Чрезмерное занятие делами.
| |
|
Истигъфа м. X. 1) Гафу итүне сорау, гафу эстәү, гафу үтенү. 2) Хезмәттән азат ителү, эштән чыгу.
| |
м. X. 1) Просьба о прощении. 2) Отставка, уход со службы); выход (из состава).
| |
|
Истигъфар м. X. дини Гафу итүне, ярлыкауны сорау, „әстәгъфирулла" дию.
| |
м. X. рел. Просьба о прощении, об отпущении грехов.
| |
|
Истигъфаф м. X. Начар эшләрдән тыелу, тыелганнарны эшләүдән саклану.
| |
м. X. Воздерҗание (от всего плохого, запрещённого).
| |
|
Истигъҗаб м. X. Гаҗәпләнү; сокланып гаҗәпләнү.
| |
м. X. Удивление; изумление.
| |
|
Истигъҗал м. X. 1) Ашыктыру, тизләтү, тиз бетүне теләү. 2) Ашыгычлык.
| |
м. X. 1) Ускорение. 2) Посиешность, торопливость.
| |
|
Истидамә м. X. Бер эш яки хәлнең дәвамы, һаман булып торуы; дәвамлылык, озакка сузылганлык.
| |
м. X. Длителыюсть, продолжительность.
| |
|
Истидга м. X. 1) Ялынып, ялварып сорау. 2) (Хөкүмәттән) берәр эшнең үтәлүен яки берәр эшкә рөхсәт бирүен үтенү. 3) Таләп итү.
| |
м. X. 1) Просьба, мольба, 2) Прошение; просьба о разрешении. 3) Требование.
| |
|
Истидганамә гф.ис. Хөкүмәт органнарына берәр эшнең үтәлүен яки берәр эшкә рөхсәт бирүне сорап биргән язу.
| |
ар.-п. сущ. Петиция, прошение, письменный запрос.
| |
|
Истидлял м. X. 1) (Берәр фактка, дәлилгә таянып) нәтиҗә чыгару. Берәр адәмдә гакыл булганлыгын аның фигыльләреннән вә холыкларыннан гына истидлял кылып буладыр. (К. Нас.) 2) Билгеле нәтиҗәгә килү өчен фактлар, дәлилләр китерү.
| |
м. X. 1) Вывод, заключение. 2) Доказывание, приведение доказательств, аргументов.
| |
|
Истидлялән р.1) Берәр фактка, дәлилгә таянып. 2) Нәтиҗә чыгарып.
| |
н. 1) Аргументируя. 2) Делая выводы, подводя результаты.
| |
|
Истидракь м. X.1) Аңлау, мәгънәсенә төшенү. 2) фәлс. Аң. 3) Аңлатма; өстәмә.
| |
м. X. 1) Понимание, установление смысла. 2) фил. Сознание. 3) Дополнение, поправка.
| |
|
Истизан м. X. Рөхсәт сорау.
| |
м. X. Просьба о разрешении, испрошение разрешения.
| |
|
Истизах м. X. Ачык итеп аңлатуны таләп итү.
| |
м. X. Просьба о разъяснении, выяснение, запрос.
| |
|
Истизахән р. Ачык итеп аңлатуны таләп итү йөзеннән.
| |
н. Добиваясь ясности, изучая (что-либо).
| |
|
Истизлял м. X. Күләгә астында булу, күләгә астында тору
| |
м. X. Пребывание в тени.
| |
|
Истикамәт м. X. Турылык, намуслылык, дөрес юнәлеш, туры юл. Тик ходай хәзер урынны сайлый ул азмак өчен, әһле дөньяга тышыннан истикамәт күрсәтә. (Г. Тук.)
| |
м. X. Прямолинейность, прямота, честность, правдивость, правильность.
| |
|
Истикбар м. X. Үз-үзен олы санау, үзе турында югары фикердә булу, тәкәббер булу.
| |
м. X. Высокомерие, надменность.
| |
|
Истикмаль м. X. 1) Төгәлләү, эшләп бетерү, тәмам итү. 2) Кимчелекне бетерү, берәр эшнең кимчелексез төгәлләнүе.
| |
м. X. 1) Завершение, заканчивание, доведение до конца. 2) Ликвидация недостатков в чём-либо.
| |
|
Истикраһ м. X. Җирәнү, чиркану, күңел йөкләмәү.
| |
м. X. Отвращение, брезгливость.
| |
|
Истикъбаль м. X. 1) Киләчәк, булачак. Истикъбальләреннән өмет өзгән ник тудым дип елый анадан. (М. Укм.) 2) Каршы алу, хөрмәтләп каршылау.
| |
м. X. 1) Будущее. 2) Встреча, приём.
| |
|
Истикъбали с. Киләчәк(кә бәйләнешле).
| |
прил. Будуший, грядущий.
| |
|
Истикъбалән р. Киләчәктә, киләчәк заманда.
| |
н. В будущем.
| |
|
Истикъляли с. Бәйсез, ирекле, берәүгә дә буйсынмый торган.
| |
прил. Независимый, самостоятельный.
| |
|
Истикъляль м. X. 1) Бәйсезлек, иреклелек, берәүгә дә буйсынмаганлык. Кемнән алдык дин фикрендә испшкъляльне, кем ташытты ушбу бәхет, бу икъбальне. (Г. Тук.) 2) Хөкемдарның үз ихтыяры белән генә эш йөртүе.
| |
м. X. 1) Независимость, самостоятельность. 2) Самовластйе (правителя).
| |
|
Истикъраз м. X. Бурычка акча биреп торуны сорау, процент белән акча алып тору.
| |
м. X. Просьба о займе, заем.
| |
|
Истикърар м. X. 1) Җирләшү, бер урында утырып калу, урынлашу. 2) Күңел утырту.
| |
м. X. 1) Устройство, поселение. 2) Принятие намерения.
| |
|
Истикъраэ м. X. 1) Аерым фактларга нигезләп, гомуми нәтиҗә чыгару. 22 Өйрәнү. Истикъраэ вә тәтәббог кыйлып карасак, телемездэ ун төрле тавыш хәрефләре бардыр. (К. Нас.)
| |
м. X. 1) Индукция. 2) Исследование, изучение.
| |
|
Истилзам м. X. Бер эшнең табигый нәтиҗәсе буларак котылгысыз кирәк булу, лязим булу. Кичен соңга калып яту соң торуны истилзам итә.
| |
м. X. Вызывание необходимости(чего-либо), признание необходимым.
| |
|
Истиля м. X. 1) Басып алу (берәр җирне), сугышып алу, 2) Җәелү, каплап алу. Елганың суы, ярыннан чыгып, әтрафны истиля итте. (X. Чис.)
| |
м. X. 1) Завоевание, овладение, захват. 2) Затопление (берегов реки).
| |
|
Истиляи с. Истиля(га бәйләнешле).
| |
прил. Захватнический.
| |
|
Истимаг м. VIII. 1) Тыңлау, колак салу; тыңлап тору. 2) Сүз тыңлау, кушканны эшләү.
| |
м. VIII. 1) Слушание; подслушивание. 2) Послушность.
| |
|
Истималәт м. X. Мәел иттерү, тарту, үзенә карату.
| |
м. X. Привлечение, заманивание; склонение (на свою сторону).
| |
|
Истимдад м. X. Булышлык итүне үтенү, ярдәм сорау, дошманга каршы тору өчен читтән ярдәм сорау. Сыйдкы ният белән үкенеп истимдад кылсалар, аларныц киткән нигъмәтләрен кайтарыр. (К. Нас.)
| |
м. X. Просьба о содействии, помощи; просьба о подкреплении.
| |
|
Истимляк м. X. 1) Кулга кертү, үз милеге итү. 2) Национализация, дәүләт файдасына алу.
| |
м. X. 1) Овладение; захват. 2) Национализация (с выплатой стоимости).
| |
|
Истимрар м. X. Өзлексезлек, дәвамлылык, озакка сузылу.
| |
м. X. Длительность, непрерывность; продолжительность.
| |
|
Истимрари с. X. Озакка сузыла торган, дәвамлы.
| |
прил. Длительный, продолжительный, беспрерывный.
| |
|
Истимтар с. /i> Яңгыр теләп чыгу.
| |
прил. Вымаливание дождя.
| |
|
Истинад м. VIII. 1) Таяну. 2) Терәк. 3) Берәр нәрсәгә сылтау итеп күрсәтү.
| |
м. VIII. 1) Спора (на что-либо). 2) Ссылка на что-либо; указание причины.
| |
|
Истинадан р. Таянып, берәр фактка таянып.
| |
н. Опираяс, полагаясь.
| |
|
Истинаф м. X. 1) Яңадан башлау. 2) Яңа баштан тикшерергә бирү; апелляция.
| |
м. X. 1) Начинание. 2) Апелляция (к вышестоящим судебным органам), обжалование.
| |
|
Истинбат м. X. (Берәр хәл яки эшне өйрәнеп) хөкем (нәтиҗә) чыгару. Адәм фикер иясе булып, теләгән нәрсәне ихтираг кыйлыр вә гыйлемне истинбат кыйлыр. (К. Нас.)
| |
м. X. Вывод, заключение.
| |
|
Истинкяф м. X. Кабул итмәү, кире кагу. Бу хөтбәне hәмширәләргә һәм гарыз кылган идем, истинкяф иттеләр (К. Нас.) 2) Муафыйк күрмәү. 3) Баш тарту, кире чигенү; элек сөйләгәнгә каршы эшләү.
| |
м. X. 1) Отказ, отклонение. 2) Указание на несоответствие. 3) Непокорность, неповиновение; отход.
| |
|
Истинсар м. X. Ярдәм таләп итү, ярдәм сорау.
| |
м. X. Просьба о помощи.
| |
|
Истинсах м. X. Копия алу, икенче нөсхәсен язу.
| |
м. X. Снятие копии; переписка, копирование.
| |
|
Истинтаҗ м. X. Нәтиҗә чыгару, йомгак ясау.
| |
м. X. Подведение итогов; резюмирование.
| |
|
Истинҗа м. X. Тәрәттән соң пакьләнү. „Мохтасар"да хаез, истинҗа, тәһарәт бар иде. (Г. Тук.)
| |
м. X. Обмывание после естественных надобностей, подмывание.
| |
|
Истирахәт м. X. Ял итү, эштән бушап тору; рәхәтләнү. Яхшы йокладыгызмы, истирахәт кылдыгызмы! (К. Нас.)
| |
м. X. Отдых; покой.
| |
|
Истирдад м. X. Үзенә кире кайтаруны сорау, кайтарып бирүне таләп итү.
| |
м. X. Требование возвращения, востребование.
| |
|
Истирзак м. X. Ризык табу белән шөгыльләнү.
| |
м. X. Поиски пропитания, средств к существованию.
| |
|
Истирхам м. X. Ялыну, ялвару; рәхимле булуны^ шәфкать итүне сорау.
| |
м. X. Просьба о пощаде, о милосердии.
| |
|
Истирҗа м. X. Үтенү.
| |
м. X. Просьба, прошение.
| |
|
Истирҗаг м. X. Кире кайтаруны сорау.
| |
м. X. Просьба о возвращении.
| |
|
Истисгар м. X. Кечкенә итеп карау; әһәмият бирмәү.
| |
м. X. Пренебрежение (чем-либо), умаление.
| |
|
Истиска м. X. Корылыктан яңгыр теләү.
| |
м. X. Мольба о ниспослании дождя.
| |
|
Истискал м. X. Салкын кабул итү, салкын мөгамәлә итү.
| |
м. X. Холодность, тягость в отношений, обращении.
| |
|
Истисна м. X. Чыгарма, чыгарып алу, аерып алу. Хәйләкәр карт мулла тирә-яктагы муллаларны берәм-берәм сүгеп чыкты да ахырдан китереп Җәләшне истисна кылды. (Г. Ибр.)
| |
м. X. Исключение.
| |
|
Истисхаб м. X. Үзенә юлдаш итеп алу, чакыру.
| |
м. X. Приглашение в спутники.
| |
|
Иститагать м. X. Көч җитү; булдырырга көч җитү, кулдан килү.
| |
м. X. Возможность сделать (что-либо); сила, способность.
| |
|
Истифадә м. X. Файдалану, куллану, тоту. Мәхдүмнең яшьлегеннән истифадә итмәкче булды. (3. һад.)
| |
м. X. Использование.
| |
|
Истифсар м. X. Сорап белү, тулы аңлатуны сорау. Хаҗәтең юкмы дип, истифсар кыйлмадым дип егылаймын, диде. (К. Нас.)
| |
м. X. Запрос, запрашивание.
| |
|
Истифтах м. X. 1) Керешү, башлау. 2) Ачу. 3) Алу, буйсындыру (шәһәрне һ. б.).
| |
м. X. 1) Начинание. 2) Открытие. 3) Покорение (страны), взятие (города, крепости).
| |
|
Истифһам м. X. 1) Сорап белү, белер өчен сорау. 2) Сорауны белдерә торган суз. 3) Аңлатуны үтенү.
| |
м. X. 1) Запрос, справка. 2) Вопрос.З) Просьба об истолковании.
| |
|
Истихалә м. X. 1) Бер хәлдән икенче хәлгә күчү. 2) Мөмкин булмау, мөмкин булмаучылык.
| |
м. X. 1) Метаморфоза, изменение состояния, превращение, переход в другое состояние. 2) Невозмржность.
| |
|
Истихарә м. X. дини Төшлек салу, төшлек салдыру, төш кую (берәр эшнең яхшы яки начар булачагын алдан төштә күреп белү өчен кичтән догалар укып, шуңа ниятләп йокыга яту). Без... истихарә да кылып карадык. (Г. Ибр.)
| |
м. X. рел. Загадывание на сон.
| |
|
Истихбар м. X. Сорашып хәбәр алу;. сорап, тикшереп мәгълүмат алу; информация алу.
| |
м. X. Разузнавание, осведомление, разведывание; сбор сведений, информаций.
| |
|
Истихдам м. X. 1) Хезмәт иттерү. 2) Хезмәт өчен куллану.
| |
м. X. 1) Привлечение на службу. 2) Использование.
| |
|
Истихзар м. X. 1) Алга китерү; хәтергә төшерү, искә китерү. 2) чакырып алу, килүне таләп итү.
| |
м. X. 1) Мысленное представление, воспроизведение (чего-либо)
в уме. 2) Вызов; приглашение.
| |
|
Истихкак м. X. 1) Лаек булу, лаеклы булу, хаклы булу. 2) Яраклы булу; яраклылык.
| |
м. X. 1) Заслуженность, право (на что-либо). 2) Пригодность, достоинство.
| |
|
Истихкар м. X. Хур күрү, түбән дәрәҗәле итеп санау, түбән күрү, кимсетү, хурлау.
| |
м. X. Пренебрежение, унижение, презрение.
| |
|
Истихкям м. X. 1) Ныгайту, таза (чыдамлы) итү. 2) Хәрби ныгытма. Диләр: госманлы» өч истихкямны кулда тотканда, туктатмас канны. (Г. Тук.)
| |
м. X. 1) Укрепление, упрочение; прочность; крепость. 2) Крепость, форт.
| |
|
Истихкямат ис. 1) Истихкям-ның к. 2) Фортификация корылмалары.
| |
сущ. 1) мн. от истихкям. 2) Фортификационные сооружения.
| |
|
Истихляс м. X. Котылдыру, коткару, иреккә чыгару.
| |
м. X. 1) Спасание. 2) Освобождение, предоставление воли.
| |
|
Истихляф м. X. Берәүне үз урыныңа билгеләү, үз урыңына кую.
| |
м. X. Оставление после себя, оставление (кого-либо) своим заместителем.
| |
|
Истихмам м. X. Мунча керү, ваннада юыну.
| |
м. X. Купание, принятие ванны, мытьё в бане.
| |
|
Истихраҗ м. X. 1) Чыгару. Юлда сызык сызып, киләчәк вакыйгаларны истихраҗ кыла белүче бер хатынга очрадык (К. Нас.) 2) Сыгып чыгару. 3) Нәтиҗә чыгару. 4) Чит телдә язылганны укып мәгънәсен чыгару.
| |
м. X. 1) Извлечение, добывание. 2) Выжимание. 3) Резюмирование. 4) Реферирование текста на иностранном языке.
| |
|
Истихсаль м. X. 1) Тырышып булдыру, хасил итү. 2) Кулга кертү, булдыру.
| |
м. X. Получение (чего-либо), добывание.
| |
|
Истихсан м. X. Яхшы дип табу, ярату, яхшыга санау.
| |
м. X. Одобрение.
| |
|
Истихфаф м. X. 1) Җиңелгә санау, 2) Көлеп карау, кимсетеп карау, әһәмият бирмәү, кимсетү, мыскыллау. Моның белән син истихфаф голам кыласың. (Ф. Әмир.).
| |
м. X. 1) Считать лёгким. 2) Унижение, насмешка.
| |
|
Истишарә м. X. Киңәш, ки ңәш сорау, киңәш итү.
| |
м. X. Консультация, совет.
| |
|
Истишмам м. X. 1) Тою, сизү. 2) Иснәү, иснәп белү. 3) Ис чыгару.
| |
м. X. 1) Чувство, ощущениес. 2) Вдыхание запахов, обоняние. 3) Выделение запаха.
| |
|
Истишһад м. X. 1) Шаһит булуны таләп иту, шаһит итеп китерү шаһит ясау. 2) Исбат өчен дәлилләр, цитаталар китерү.
| |
м. X. 1) Приглашение в свидетели, требование свидетельского показания. 2) Цитирование, ссылка.
| |
|
Истиэзан м. X. Рөхсәт сорау.
| |
м. X. Просьба о разрешении, позволении.
| |
|
Истиҗабә м. X. Үтенечне кабул итү; уңай җавап бирү.
| |
м. X. Исполнение, удовлетворение (просьбы).
| |
|
Истиҗазә м. X. Рөхсәт алу.
| |
м. X. Получение разрешения, позволения.
| |
|
Истиһда м. X. Турылыкны (туры юлга төшүне) теләү.
| |
м. X. Поиски верного пути, руководство (чем-либо).
| |
|
Истиһза м. X. Көлү, мыскыл итү, хурлау. Гадәте я истиһза яка тәхкыйрь; сүз сөйләмәс берәүне җәрых кылмый. (Ак.)
| |
м. X. Глумление, насмешка, издевательство.
| |
|
Истиһляк м. X. Әрәм-шәрәм итү, юкка тотып бетерү.
| |
м. X. Потребление, расточение, растрачивание.
| |
|
Истиһлял м. X.1) Башлану. 2) Яңа туган айны күзәтү, күрү.
| |
м. X. 1) Начало, вступление. 2) Наблюдение за молодым месяцем.
| |
|
Истыйлях м. VIII. Атама, термин. Алты елда үзгәреп китте лөгать һәм истыйлях. (Г. Тук.)
| |
м. VIII. Специальное выражение, термин.
| |
|
Истыйляхат ис. к. — атамалар, терминнар.
| |
сущ. мн. Термины.
| |
|
Истыйляхи с. Атама(га бәйләнешле).
| |
прил. 1) Идиоматический.2) Терминологический.
|
|
|