Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
Иб
Иг
Ид
Из
Ик
Ил
Им
Ин
Ир
Ис
Ит
Иф
Их
Иш
Иэ
Иҗ
Иһ
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Имам* ис. дини 1) Кешеләрне үзенә ияртеп намаз укучы, мәхәллә мулласы. 2) Кайбер мөселман илләрендә дин һәм дәүләт башында торучы. 3) Мәзһәп (секта) тудыручы кеше. 4) Бер гыйлем-фәндә сүзе нигез, дәлил итеп алынырлык дәрәҗәдә булган галим. Фәхрелислам ярты назим, ярты хазин, ярты имам, ярты нашир, ярты насир - бәхте киткән яртыдан (Ш.Баб.) 5) Җитәкче кулланма. Бу нәсихәтләр дәүләт юлының җитәкчеләре; патша аларны үзенә имам итсә, дәүләт төкәнмәс. (Г.Фәез.)
| |
сущ. рел. 1) Имам, духовное лицо. 2) Мусульманский деятель, располагающий и светской властью; вождь. 3) Основатель религиозной секты. 4) Авторитет в науке.
| |
|
Имамәт ис. 1) Имамлык, дини җитәкчелек. 2) Башында имам торган дәүләт.
| |
сущ. Имамат, духовное руководствр. 2) Звание, должность имама 3) Государство, во главе которото стоит имам (духовное лицо).
| |
|
Иман* м. IV. 1) Ышану, инану. 2) Аллага инануны белдерә торган дога сүзләре.
| |
м. IV. 1) Вера, убеҗдение. 2) Иман (слова, произносимые для заверения в верности богу).
| |
|
Имаэ м. IV. Ым белән, ишарә беләк аңлату, сөйләү.
| |
м. IV. Намёк, знак, жест.
| |
|
Имдад м. IV. Ярдәм; ярдәм итү, булышлык күрсәтү. Гакыйль шулдыр, үзенең гакылыннан наши халыкка имдадта булып, сүзе тугры, фигыле күркәм булган кешедер. (К. Нас.)
| |
м. IV. Помощь, содействие, подмога.
| |
|
Имза* м. IV. Кул кую, тамга салу.
| |
м. IV. Подпись.
| |
|
Имин* с. Куркынычсыз, ышанычлы, тыныч.
| |
прил. 1) Безопасный, безбоязненный, надёжный. 2) Спокойный, благополучный.
| |
|
Имкян* м. IV. Мөмкин булу, мөмкинлек, булырлык хәлдә булу.
| |
м. IV. Возможность.
| |
|
Имля* м. IV. 1) Әйтеп яздыру, имла. 2) Орфография; дөрес язу кагыйдәсе.
| |
м. IV. 1) Диктовка, диктант. 2) Орфография; правописание.
| |
|
Имрар м. IV. Уздыру, үткәрү, кичерү.
| |
м. IV. 1.) Пропуск, 2) Проведение.
| |
|
Имраре хәят из. Гомер кичерү, гомер үткәрү, гомер уздыру.
| |
из. Проведение жизни.
| |
|
Имрәәт ис. 1) Хатын. 2) Хатын-кыз.
| |
сущ. 1) Жена. 2) Женщина.
| |
|
Имсекь м. IV. 1) Үз-үзеңне тыю. Гайбәттән имсакъ итте. 2) Саранлык, үз-үзеннән кысу.
| |
м. IV. 1) Отказ, воздержание. 2) Скупость, жадность.
| |
|
Имтидад м. VIII. Озаю, озакка сузылу, тартылу, дәвамы сузылу, озак булу.
| |
м. VIII. Протяжение; продление.
| |
|
Имтизаҗ м. VIII. 1) Кушылу, катнашу. 2) Ярашу, килешү, оешу.
| |
м. VIII. 1) Смещение, соединение. 2) Согласование.
| |
|
Имтинаг м. VIII. 1) Баш тарту. 2) Тыелу, тыйнаклану, үзеңне тыю.
| |
м. VIII. 1) Отказ; воспрещение. 2) Воздержание.
| |
|
Имтинан м. VIII. 1) Берәүнең яхшылыгына рәхмәт әйтү. 2) Миннәт итү, үзенең берәүгә эшләгән яхшылыкларын телгә алып табалау. Миңа һәркөн бирә ул аш вә нани (икмәк), вә миннәт итми һич юк имтинани. (Г. Тук.)
| |
м. VIII. 1) Признательность, благодарность. 2) Укор, упрёк благодеянием.
| |
|
Имтисал м. VIII. 1) Охшатып эшләү, ияреп үрнәк алу. 2) Алынган боерыкка, әмергә кабышмый буйсынып тулысымча үтәү.
| |
м. VIII. 1) Подражание 2) Послушание, повиновение.
| |
|
Имтисалән р. Буйсынып, яраклашып. Аларның илтимасларына имтисалән бу нөсхәнең тәсвиденә труг иттем. (Хисаметдин Мөслими).
| |
н. Подчиняясь, повинуясь, следуя примеру.
| |
|
Имтихан м. VIII. Сынау, сынап белү.
| |
м. VIII. Иснытание, экзамен.
| |
|
Имтияз м. VIII. 1) Башкалардан аерылып тору, өстен булу, 2) Укучыга бирелгән мактау кәгазе. Ни кушсаң да укый алды, ни әйтсәң дә яза алды, балаларның арасында үзенә имтияз алды. (Г. Тук.) 3) Берәр хуҗалык эшен кору өчен аерым капиталистка берәр дәүләт тарафыннан бирелгән хокук-рөхсәт.
| |
м. VIII. 1) Различие, отличие. 2) Привилегия, преимущество. 3) Похвальная грамота (в школе). 4) Конңессия (разрешение на предпринимательство).
| |
|
Имһал м. IV. Кичектерү, вакытны озайту.
| |
м. IV. 1) Предоставление отсрочки. 2) Промедление.
|
|
|