Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
Иб
Иг
Ид
Из
Ик
Ил
Им
Ин
Ир
Ис
Ит
Иф
Их
Иш
Иэ
Иҗ
Иһ
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Ә
Ө
Җ
Һ
| |
|
Итагать м. IV Буйсыну, карышмау, кушканны эшләү, күндәм булу, сүз тыңлау. "Һәрвакыт шушы әмерләргә итагатьле бул"... иделәр (М.Гаф.)
| |
м. IV Послушание, повиновение; исполнительность.
| |
|
Италә м. IV Озайту, озынайту, сузу.
| |
м. IV Удлинение; растяжение.
| |
|
Итгам м. IV Ашату, туйдыру, ризыкландыру.
| |
м. IV Кормление, питание.
| |
|
Итлак м. IV 1) Коткару, азат итү. 2) Аеру, (хатынны). 3) Исем бирү, атап йөртү. 4) Гафу итү; җәзадан коткару.
| |
м. IV 1) Освобождение, 2) Развод (с женой). 3) Наимунование (дать имя кому-либо). 4) Прощение, помилование.
| |
|
Итляф м. IV 1) Үтерү, һәлак итү, юк итү. 2) Вату, җимерү, бозу, харап итү, 3) Бушка тотып бетерү, әрәм-шәрәм итү.
| |
м. IV 1) Умертвление, уничтбжение. 2) Повреждение, порча, приведение в негодность. 3) Расточение, растрата.
| |
|
Итмам м. IV Тәмамлау, тәмам итү, эшләп бетерү. Чөн ул шәйтан эшен атмам идеп кыйлган сөрүрен там (Г. Чок.)
| |
м. IV Окончание, довершение.
| |
|
Итмиэнан м. IX. Имин булу, тынычлану; күңел утырту.
| |
м. IX. Спокойетвие, уверенность, чувство безопасности, успокоение.
| |
|
Итнаб м. IV. Сүзне озайту, сузу; кирәксез аңлатмалар белән төп фикерне томалап, озын итеп сөйләү.
| |
м. IV. Преувеличение, проявление чрезмерности (напр., в речах); многословность.
| |
|
Иттибаг м. VIII. Буйсыну, иярү (берәр фикергә).
| |
м. VIII. Повиновение; следование (за кем-либо).
| |
|
Иттибаган р. Ияреп, иярү белән. Иттибаган күп намәшруг нәрсәләр пәйда булмыштыр. (К. Нас.)
| |
н. Следуя (за кем-либо или чему-либо).
| |
|
Иттигаз м. VIII. Үгетне (вәгазьне) кабул итү.
| |
м. VIII. Выслушивание нравоучения, увещевания, наставления.
| |
|
Иттика м. VIII. 1) Саклык күрсәтү. 2) Тыелганнардан саклану, тәкъвалык. Хәмер миңа харам булсын, дип иттика кылды. (К. Нас.)
| |
м. VIII. 1) Принятие мер предостороҗности. 2) Избегание (чего-либо недозволенного).
| |
|
Иттикан м. VIII. Ачык белү, анык белү.
| |
м. VIII. Достоверное знание (чего-либо).
| |
|
Иттилягъ м. VIII. 1) Төшенү, белү, аңлау. 2) Югарыдан түбәнгә карау, күзәтү. 3) Туу (кояш).
| |
м. VIII. 1) Понимание, знание. 2) Наблюдение. 3) Восход (солнца).
| |
|
Иттисал м. VIII. 1) Тоташу, ялгану. 2) Якын булу, кушылу.
| |
м. VIII. 1) Соединение, контакт. 2) Общение, связь, отношение.
| |
|
Иттисалән р. Тоташып, ялганып, кушылып. Музыка авазына иттисалән тәганни кылды. (К. Нас.)
| |
н. Общаясь, связываясь; в такт.
| |
|
Иттисам м. VIII. Тамга салу, тамгалау, келәймә сугу.
| |
м. VIII. Клейменйе (скота).
| |
|
Иттисаф м. VIII. Сыйфатлану, берәр сыйфатка ия булу.
| |
м. VIII. Отличие; обладание (какими-либо) качествами, свойствами.
| |
|
Иттифак м. VIII. Бер сүздә (бер киңәштә) булу, союз. Кояш, яңгыр әле бу көнгә чаклы бозып эш кыйлмыйлар бу иттифакны. (Г. Тук.)
| |
м. VIII. Союз, единодушие, согласие.
| |
|
Иттифакан р. 1) Бердәм, бер авыздан, бергәләшеп. 2) Очраклы рәвештә. Бу мәсәл өмид итмәгән кешедән касдан яки. иттифакан бер яхшы тәдбир яки бер яхшы эш садир булганда әйтелер. (К. Нас.)
| |
н. 1) Единодушно. 2) Случайно.
| |
|
Иттифакый с. Очраклы, очраклы рәвештә. Кисмик өстенә кара кош иттифакый кунган ул. (Г. Тук.)
| |
прил. Случайный.
| |
|
Иттихад м. VIII. 1) Фикер бердәмлеге. 2) Берләшү, бер фикердә булып эш итү.
| |
м. VIII. 1) Единство взглядов. 2) Объединение, союз.
| |
|
Иттихади м. VIII. 1) Берләшү(гә бәйләнешле). 2) Федератив.
| |
м. VIII. 1) Союзный, входящий в состав союза. 2) Федеративный.
| |
|
Иттихаз м. VIII. Алу, кабул итү; кулга алу.
| |
м. VIII. Принятие; взятие.
| |
|
Иттиһам м. VIII. Ялган бәла тагу; гаепле итеп күрсәтү; гаепле итү.
| |
м. VIII. Обвинение, подозрение.
| |
|
Итфаэ м. IV. Утны сүндерү, янгынны бастыру.
| |
м. IV. Тушение (огня).
| |
|
Итхаф м. IV. Бүләк итеп бирү, багышлау.
| |
м. IV. Дарение, одаривание.
|
|
|