Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Мәдаин ис. Мәдинә-нең к.
| |
сущ. мн. от Мәдинә.
| |
|
Мәдар м. м. 1) Бер әйбернең әйләү юлы (орбитасы). Мәдаре һилал—йөргән сызыгы, юлы. 2) Үзәк, мәркәз, 3) Нигез. 4) Әйләнә, сызык.
| |
м. м. 1) астр. Орбита. 2) Центр. 3) Основание. 4) Круг, окружность.
| |
|
Мәдар котыб җәнүби — көньяк котып сызыгы.
| |
Южный полярный круг.
| |
|
Мәдар котыб шимали — төньяк котып сызыгы.
| |
Северный полярный круг.
| |
|
Мәдари игътибар из. Игътибар сызыгы.
| |
из. Круг почёта.
| |
|
Мәдари ифтихар из. Мактанырлык нәрсә, мактаныч. Гакыл вә зәкя инсанның зур бер мәдари ифтихарыдыр. (Ш. ж.)
| |
из. Основанне для гордости, предмет хвастовства.
| |
|
Мәдарис ис. Мәдрәсә-нең к. Гүя „Ислахат мәдарис" исеме белән бер җәмгыять төзегәннәр. (Г. Ибр.)
| |
сущ. мн. от мәдрәсә.
| |
|
Мәдариҗ ис. Мәдрәҗ-нең к.
| |
сущ. мн. от мәдрәҗ.
| |
|
Мәдгу, мәдгый сф. Чакырылган.
| |
пр. с. Приглашённый, званый.
| |
|
Мәд(д) ис. 1) Сузу, озайту. 2) Хәрефне сузып уку. Хәрфе мәд — сузык аваз хәрефе. 3) Әлиф өстенә куела торган "~" билгесе. „А" хәрефе мәдле әлиф сурәтендә язылып өстенә мәд галәмәте куелыр. (К. Нас.) 4) Диңгез (елга) суының артуы, күтәрелүе.
| |
сущ. 1) Протяжение. 2) Продление, удлинение. 3) грам. Мадда (буква, обозначающая долготу гласной). 4) Прилив (моря).
| |
|
Мәддах ис. Бик артык мактаучы, уздырып мактаучы, ода язучы. Шимди сез ләхдә кадәр мәддахе залим улдыңыз. (Г. Тук.)
| |
сущ. Восхвалитель, хвалитель, панегирист.
| |
|
Мәдех ис. Мактау, шәплеген, яхшылыгын сөйләү. Булмаса мактаулары мәдхе сәнасында моның. (Г. Тук.)
| |
сущ. Хвала, похвала.
| |
|
Мәдид с. Озын, озак, .дәвамлы, 2) Шигырь үлчәвенең исеме.
| |
прил. 1) Длинный, долгий. 2) Название стихотворного размера — мадид.
| |
|
Мәдидә с. Мәдид-нең мнс.
| |
жен. от мәдид.
| |
|
Мәдинә ис. 1) Шәһәр. 2) Шәһәр исеме. Мәдинә, Мәккә дип төрле буяу сатканымыз бардыр... (Г. Тук.)
| |
жен. сущ. 1) Город. 2) г. Медина.
| |
|
Мәдлүл сф. 1) Дәлил белән ныгытылган. 2) Сөйләм эчтәлеге.
| |
пр. с. 1) Доказанный, подкреплённый доказательствами, 2) Значение,
смысл.
| |
|
Мәдрәсә ис. 1) Дәрес укыла торган урын. 2) Урта һәм югары класслары да булган уку йорты.
| |
сущ. 1) Место, где обучаются. 2) Шкла, училище в дореволюционное время— татарские школы).
| |
|
Мәдрәҗ ис. Юл.
| |
сущ. Путь, дорога.
| |
|
Мәдфән ис. 1) Үлекләр күмә торган.урын, каберлек, зират. 2) Аерым бер кабер.
| |
сущ. 1) Место погребения умерших, кладбище. 2) Отдельная могила.
| |
|
Мәдрүк сф. Төшенелгән, аңлашылган, аң җитәрлек, төшенерлек.
| |
пр. с. Понятый, осознаный; понятный.
| |
|
Мәдфүн сф. 1) Күмелгән, җирләнгән (мәет турында). 2) Күмелгән, туфракка күмелгән.
| |
пр. с. 1) Погребённый, похороненный. 2) Зарытый.
| |
|
Мәдхия* ис. Мактау, ода, мактаулы шигырь. Сандугачлардан ява төрле-төрле мәдхияләр. (Г. Тук.)
| |
сущ. Панегирик, панегирическое стихотворение, ода.
| |
|
Мәдхул сф. 1) Кертелгән.
2) Керем, табыш. 3) мат. Кушыла торган сан. 4) грам. Кушма сүзнең бер өлеше.
| |
пр. с. 1) Прибыль, доход. 2) мат. Слагаемое.
3) грам. Составная часть сложного слова.
| |
|
Мәдхәл ис. 1) Кереш, башлангыч. 2) Керә торган җир: капка, ишек.
3) Катнаш. Габденнасыйр әфәнденең бу эштә мәд хәле бар иде. (3. Биг.)
| |
сущ. 1) Вступление, начало. 2) Вход, дверь, ворота. 3) Учаетие.
| |
|
Мәдьюн ис. Бурычлы кеше, бирәчәге булган кеше.
| |
сущ. Должник, дебитор.
| |
|
Мәдәд ис. Ярдәм, булышлык. Бераз сабыр ит, мәдәдкә без җитәрбез. (Г. Тук.)
| |
сущ. Помощь, поддержка.
| |
|
Мәдәдкяр гф. ис. Ярдәм күрсәтүче, ярдәмче.
| |
ар.-п. сущ. Помощник, пособник.
| |
|
Мәдәдхаһ гф. ис. Ярдәм сораучы.
| |
прил. Призывающий на помощь, взывающий о помощи.
| |
|
Мәдәни* с. Культуралы; шәһәрдә торучы.
| |
прил. Цивилизованный, культурный.
| |
|
Мәдәниять* ис. Культура.
| |
сущ. Культура, цивилизация.
| |
|
Мәд вә җәзер ст. Диңгез суының артуы һәм кимүе.
| |
сущ. Прилив и отлив.
| |
|
Мәдһуш сф. Курыккан, куркытылган, куркуга төшкән. 2) Югалып калган, таң калган. Кинәт булган бу вакыйгадан мәдһуш булдылар. (К. Нас.)
| |
пр. с. 1) Устрашённый, испуганный. 2) Растерявшийся; изумлённый, поражённый.
|
|
|