Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Мәтаг ис. 1) Әйбер, сатыла торган мал. 2) Кыйбатлы нәрсәләр. Йосыф мәтаг саклаю (саклап) калды амди. (К. Гал.) 3) Йорт җиһазлары.
| |
сущ. 1) Товар, имущество. 2) Драгоценные вещи. 3) Мебель.
| |
|
Мәтагыйб ис. к. Авырлыклар, мәщәкатьләр, зәхмәт чиктергечләр.
| |
сущ. мн. Трудности; затруднения.
| |
|
Мәтагыйм ис. Мәтъгам-ның к.
| |
сущ. мн. от мәтъгам.
| |
|
Мәталиб ис. Мәтлаб-ның к.
| |
сущ. мн. от мәтлаб.
| |
|
Мәталигъ ис. Мәтълаг-ның к.
| |
сущ. мн. от мәтълаг.
| |
|
Мәтанәт ис. Ныклылык, чыдамлылык, түземлелек, куәтлелек; эшендә, урынында, фикерендә нык тору. Милләтнең сәгадәтә ирешмәке фәкать сәгый, гамәл, сөбат, мәтанәт вә гыйлем-мәгърифәт, һөнәр вә сәнагать җәясендәдер, диде. (Г. Ибр.)
| |
сущ. Непреклонность, твёрдость характера, вы-держка, выдержанность; терпеливость.
| |
|
Мәтарь ис. Яңгыр.
| |
сущ. Дождь.
| |
|
Мәтбугъ сф. 1) Үзенә кешеләр иярткән кеше, иярченнәре булган кеше, башлык, түрә. 2) грам. Аерылмыш.
| |
пр. с. 1) Ведущий; тот, кому подчиняются; повинуются; начальник, вождь. 2) грам. Определяемое.
| |
|
Мәтбугыять ис. 1) Хакимлек, буйсындыручылык. 2) Бәйсезлек.
| |
сущ. 1) Владычество, господство. 2) Суверенитет.
| |
|
Мәтен ис. Китапның (әсәрнең) төп тексты.
| |
сущ. Текст.
| |
|
Мәтин с. Нык, чыдам, какшамый торган, ышанычлы. Дөнья ахирәт булсын сиңа хәбелел мәтин. (М. Гаф.).
| |
прил. Прөчный; крепкий, солидный.
| |
|
Мәтлаб ис. Теләк, максат, омтылыш. Гүзәл тәфсир кылынса, бу мәкальдән ушбудыр мәтлаб. (Г. Тук.)
| |
сущ. Стремженне, желание, цель.
| |
|
Мәтлуб сф. 1) Эзләнгән. 2) Теләнгән, соралган, таләп ителгән. Җамәсе кәһнә уланә бәд гөман мәтлуб имәс. (Ак.)
| |
пр. с. 1) Искомый. 2) Требуемый, пользующийся спросом.
| |
|
Мәтлүбә сф. кара: мәтлуб.
| |
см. Мәтлуб.
| |
|
Мәтмус сф. 1) Бетерелгән, юкка чыгарылган. 2) Сукырайтылган, сукыр. Хәрефләрне мәтмус язма. (К. Нас.)
| |
пр. с. 1) Уничтоженный, стёртый. 2) Слепой, ослепший.
| |
|
Мәтруд сф. Куылган, куып җибәрелгән, куып чыгарылган.
| |
пр. с. Изгнанный, выгнанный.
| |
|
Мәтрух сф. Ташланган, алынган, чыгарылган, алып ташланган.
| |
пр. с. Брошенный, сброшенный, скинутый.
| |
|
Мәтрүк сф. 1) Калдырылган, ташланган, ташландык. Яхшы исмең калды синең, мәнси вә мәтрүк улмадың. (Г. Тук.) 2) Кулланылмый торган, яраксыз.
| |
пр. с. 1) Оставленный, покинутый, брошенный. 2) Вышедший из употребления, устаревший.
| |
|
Мәтрүкиять ис. 1) Ташланганлык. Бәнчә, үлмәктән әшәт мәнса вә мәтрүкиятем. (Г. Тук.) 2) Кулланудан чыкканлык.
| |
сущ. 1) Покинутость, заброшенность. 2) Устарелость.
| |
|
Мәтрүкят ис. 1) Мәтрүк-нең к. 2) Үлгән кешенең калган малы.
| |
сущ. 1) мн. от мәтрүк. 2) Имущество, оставшееся после умершего, наследство.
| |
|
Мәтрүкә ис. Иреннән аерылган хатын, ире ташлаган хатын.
| |
сущ. Женщина, получившая развод, покинутая мужем.
| |
|
Мәтъгам ис. Ашый торган урын, ашханә, ресторан.
| |
сущ. Столовая, ресторан.
| |
|
Мәтъгум сф. Ашалган, аш ителгән.
| |
пр. с. Съеденное, потреблённое в качестве пищи.
| |
|
Мәтълаг ис. 1) Чыгу, туу, калку урыны (йолдыз, кояш һәм башкаларның). 2) Башлану.
| |
сущ. 1) Место восхода. 2) Начало.
| |
|
Мәтъмаг ис. Тамгы ителгән әйбер (ач күзлелек белән кешедән өмет ителгән әйбер).
| |
сущ. Желаемая вещь, предмет желания; то, к чему стремятся.
| |
|
Мәтъмах ис. Каралган, күз текәлгән әйбер (урын).
| |
сущ. Предмет желания, преследуемая цель.
|
|
|