Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәфарикъ сф. Мәфрәкъ-ның к.

сущ. мн. от мәфрәкъ.


Мәфасид иc. Мәфсәдәт-нең к.

сущ. мн. Мәфсәдәт.


Мәфасыйл иc. Мәфсаль-нең к. Мәфасыйл авыруы — ревматизм. Бу тамыр эч авыруларына, мәфасыйл авыруларына, вә сары, зәхмәтенә файдалыдыр. (К. Нас.)

сущ. мн. от мәфсаль.


Мәфатих иc. Мифтах-ның к.

сущ. мн. от мифтах.


Мәфахир иc. к. 1) Мактана торган нәрсәләр, сыйфатлар. 2) Мактаулар.

сущ. мн. 1). Предмет гордости, славное дело, 2) Похвала, восхваления.


Мәфгулен ганһ ст. грам. Чыгыш килеше (тәмамлык).

сс. грам. Дополнение (исходный падеж).


Мәфгулен биһ ст. грам. Төшем килеше (тәмамлык).

сс. грам. Дополнение (винительный падеж).


Мәфгулен мәга ст. грам. Бергәлек килеше (тәмамлык).

сс. грам. Дополнение (взаимный падеж).


Мәфгулен биһ гайре сарих ст. грам. Кыек килеш, кыек тәмамлык.

сс. грам. Косвенное дополнение.


Мәфгулен биһ сарих ст. грам. Туры тәмамлык.

сс. грам. Прямое дополнение.


Мәфгулен иләйһи, мәфгулен ләһ ст. грам. Юнәлеш килеше (тәмамлык).

сс. грам. Дополнение (в направительном падеже).


Мәфгулен фиһ ст. грам. Урын килеше (тәмамлык).

сс. грам. Дополнение (местный падеж).


Мәфгуль сф. 1) Эшләнгән, ясалган. 2) грам. Тәмамлык, төшем килеше.

пр.с. 1) Сделанный. 2) грам. Винительный падеж, глагольное дополнение.


Мәфзахә ис. 1) Хурлыклы эш. 2) Көлкегә калуга, хурлык, мәсхәрәлеккә сәбәп булган нәрсә.

сущ. 1) Позор, постыдное дело. 2) Причина посрамления.


Мәфкарәт м. м. Фәкыйрьлек, ярлылык.

м. м. Бедность, скудность.


Мәфкуд сф. Югалган, юкка чыккан, юк. Шаһзадә Асыйлның мәфкуд брадәре Насил икәнен белделәр. <К. Нас.)

пр. с. Пропавший, потерянный, исчезнувший.


Мәфруз I сф. Бүленгән, бер төркемнән аерылган, сайлап алынган.

пр. с. Отделённый, выделенный; отобранный.


Мәфруз II сф. 1) Кушылган, үтәлүе мәҗбүри булган. 2) Уйланылган, барлыкка китерелүе уйланган. Сәйфуллин кесәсеннән теге мәфруз партия „фидаилар" программасы белән бомба ясарга өйрәткән бер кәгазь алдылар. (Г. Ибр.)

пр. с. 1) Предписанный, обязательный. 2) Предполагаемый, допускаемый.


Мәфрук сф. 1) мат. Алына торган сан. 2) Аерылган, аерым.

пр. с. 1) мат. Вычитаемое. 2) Отделённый.


Мәфруш сф. 1) Түшәлгән, түшәкләр җәелгән. 2) Җиһазландырылган (бүлмә).

пр. с. 1) Постланный, расстеленный. 2) Меблированный.


Мәфрушат ис. к. Түшәлмәләр, җиһазлар, өй кирәк-яраклары. Мәфрушатлары алтын, көмеш белән бизәлгән. (К. Нас.)

сущ. мн. Обстановка, мебель.


Мәфрәкъ ис. 1) Баш түбәсе. 2) Чәчләрнең як-якка бүленгәнлеге.

сущ. 1) Темя, макушка, 2) Пробор.


Мәфсаль (мәфсыйль) ис. Тәннең буыны.

сущ. Сустав.


Мәфсәдәт м. м. 1) Бозу, аздыру, хәйлә, котырту, ара бозыштыру. 2) Бозыклык, азгынлык, уйнаш, явызлык.

м. м. 1) Порча, интрига, махинация. 2) Разврат, злодеяние.


Мәфсүх сф. Юкка чыгарылган, ташланган, хөкеме бетерелгән, гамәлдән чыгарылган.

пр. с. Отменённый, аннулированный, упразднённый, уничтоженный.


Мәфтур сф. 1) Яратылган, барлыкка китерелгән. 2) Тумыштан булган. Нәүгы бәшәр вөҗдан вә гакылы сәясендә хәкаикъны идракь кылмага мәфтур улмыштыр. (Ш. ж.)

пр. с. 1) Сотворённый, созданный. 2) Врождённый.


Мәфтух сф. 1) Ачылган. 2) Сугышып алынган (җир). 3) грам. Фәтхәле хәреф.

пр. с. 1) Открытый, отворенный. 2) Завоёванный (о стране). 3) грам. Буква, имеющая над собой огласовку „фатха".


Мәфтүн сф. Үз-үзен онытып сокланучы, башы-күзе әйләнгән. Беләм инде бәни мәфтүн итәрсең. (Г. Тук.)

пр. с. Влюблённый до безумия.


Мәфтүниять ис. Үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә соклану, сөю, бер нәрсәгә бирелү.

сущ. 1) Очарованность. 2) Безумная влюблённость. 3) Восторг, экстаз.


Мәфһүм сф. 1) Аңланган, төшенелгән нәрсә. Гарәпчә лязим дәгел, мәфһүмне аңламак өчен төрекчә кяфи. (М. Ак.) 2) Эчтәлек.

пр. с. 1) Понятый, постигнутый. 2) Смысл, содержание.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт =>Мәф<= Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ