Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр Мәс Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

Мәсаб ис. Кою урыны, ике елганың тоташкан (кушылган) урыны.

сущ. Место впадения реки; место слияния двух рeк.


Мәсабих ис. Мисбах-ның к.

сущ. мн. от мисбах.


Мәсабә ис. 1) Кирәк булганда җәмәгатьнең җыела торган урыны. 2) Дәрәҗә, хәл. 3) Урын, туктау урыны. Алар артында шаһ Җәмшит мәсабәсендә газамат үзрә алтын тәхетләр. (К. Нас.) 4) Кебек, шикелле.

сущ. 1) Место сбора, сходки, собраний. 2) Степень, положение. 3) Место остановки. 4) Будто, как будто.


Мәсаг сф. Рөхсәт ителгән әйбер.

пр. с. Разрешённый, дозволенный.


Мәсагый ис. к. Тырышлыклар, омтылышлар.

сущ. мн. Стремления, намерения.


Мәсагыйд ис. Мәсъгад-ның к.

сущ. мн. от мәсъгад.


Мәсадир ис. Масдар-ның к.

сущ. мн. от масдар.


Мәсаиб ис. к. Кайгылар, авырлыклар, бәлаләр.

сущ. мн. Беда, несчастье.


Мәсаил ис. Мәсьәлә-нең к.

сущ. мн. от мәсьәлә.


Мәсакин I ис. Мәскән-нең к.

сущ. мн. от мәскән.


Мәсакин II ис. Мискин (мескен)-нең к.

сущ. мн. от мискин.


Мәсалик ис. Мәсләк-нең к.

сущ. мн. от мәсләк.


Мәсалих ис. Мәсълихәт-нең к.

сущ. мн. мәсълихәт.


Мәсамат ис. к. Тәннең тиресендә булган бик вак тишекләр. Мәсаматлар бик күп тир-су чыгаралар. (Г. Раф.)

сущ. мн. Поры тела.


Мәсамә ис. кара: Мәсамат.

см. Мәсамат.


Мәсанид ис. Мәснәд-нең к.

сущ. мн. от мәснәд.


Мәсанә ис. Сидек куыгы. Инҗир талакка, кавын мәсанәгә кувәт бирә. (К. Нас.)

сущ. Мочевой пузырь.


Мәсар ис. Сөенечләр, шатланулар.

сущ. Радости.


Мәсариф ис. Мәсъраф-нең i>к. Мәсарифнец күбрәге Искәндәр Хаҗи кесәсеннән алынып.../i> (3. Һади.)

сущ. мн. от мәсъраф.


Мәсафә ис. кара: мәсафәт.

сущ. см. Мәсафәт.


Мәсафәт ис. Ике урын арасындагы ераклык. Вә Сәрәндиптән Җабылка өч сәнәлек мәсафәттер, диде. (К. Нас.)

сущ. Расстояние; интервал, промежуток; дистанция.


Мәсахиф ис. Мөсхәф-нең к.

сущ. мн. от мөсхәф.


Мәсахә, мисахә ис. Әйбер йөзенең киңлеге; киңлек. Гомәр Хәйямның мәсахә турында һәм бер китап яздыгы Мәрвидер. (Ш. ж.)

сущ. Площадь, поверхность, пространство.


Мәсаэ ис. Кич, кичке вакыт.

сущ. Вечер, вечернее время.


Мәсаҗид ис. Мәсҗид-нең к.

сущ. мн. от мәсҗид.


Мәсбук сф. Артта калган, элек булган, булып үткән.

пр. с. Опережённый, оставшийся сзади, следующий вторым.


Мәсбәга ис. Ерткыч хайваннар күп булган җир.

сущ. Место, изобилующее зверями.


Мәсгадәт м. м. Бәхетлелек, рәхәтлек, хозурлык.

м. м. Блаженство, счастье.


Мәсгуд сф. Бәхетле, игелекле. Тәрке мәсләк сезләри, әлбәттә, мәсгуд әйләмәс. (Г. Тук.)

пр. с. Счастливый, осчастливленный.


Мәсгудиять ис. Бәхетлелек, рәхәтлек. Адәмнең бәхете, мәсгудияте өчен гыйлем, фәлсәфә, мәдәният юлын күрсәтүче галимнәр, рәхим итеп абзарда, бозаулар арасында җан биргән картның мәетен карарга килегез. (Г. Ибр.)

сущ. Блаженство, счастье, благополучие.


Мәсдүд сф. Камалган, койма белән чикләнгән; бикләнгән; үтә алмаслык дивар белән ныгытылган, крепость хәленә китерелгән.

пр. с. Ограждённый; преграждённый; закрытый, запертый, заграждённый; блокированный.


Мәсех I м. I. 1) Кул белән сыйпау. 2) Сөртү.

м. I. 1) Поглаживание (рукой), прикосновение. 2) Умащение, помазание.


Мәсех II ис. 1) Бозу, беленмәслек итү. 2) Әйләндерү, әверелдерү, ямьсез сурәткә кертү.

сущ. 1) Изменение. 2) Превращение в низшее существо, обезображение.


Мәсил ис. 1) Су ага торган урын. 2) Яңгыр ташулары. Ник бәне шат итмәдең, ник әйләдең гамь һәмдәме. Юкса бәхре гамь мәсиле мәнсабе дә бәндәме. (Г. Тук.)

сущ. 1) Канал, проток, русло. 2) Дождевой поток.


Мәсирә ис. 1) Күңел ачып йөри торган урын, кәефләнеп йөрерлек урын. 2) Юл.

сущ. 1) Место гулянья. 2) Дорога, путь.


Мәсирәтгяһ гф. ис. кара: мәсирә.

ар.-п. сущ. см. Мәсирә.


Мәсих с. 1) Сыйпалган, сыпырылган, өстенә май сөртелгән. 2) Гайсә пигамбәргә кушамат.

прил. 1) Приглаженный, помазанный маслом. 2) Эпитет Христа; мессия, Христос.


Мәсихи с. 1) Гайсә динендәге кеше. 2) Гайсәгә, христиан диненә караган.

сущ. 1) Христианин. 2) Христианский.


Мәскат ис. Төшкән урын, төшелгән урын.

сущ. Место падения.


Мәскат рәэс из. Туган җир, дөньяга килгән җир. ... бәнем ватаным вә мәскат рәэсем... виргүсене бәңа тәхсыйс әйлә димеш. (Ш. ж.)

из. букв. „Место падения головы", т. е. место рождения.


Мәскум сф. Чирле, авыру.

пр. с. Больной, хилый, немощный.


Мәскән ис. Тора торган урын, торырлык урын, йорт, өй. Әмма мәскәннең адәмне эсседән вә салкыннан сакламакы... (К. Нас.)

сущ. Жильё, жилище, квартира, дом.


Мәскәнәт ис. Мескенлек, гаҗизлек. Рәфгъ улынсын җөмлә хәсрәт, фәкъре, хәкъре, мәскәнәт. (Г. Тук.)

сущ. 1) Бедность, нищета. 2) Беспомощность.


Мәскүк сф. Өстенә дәүләт билгесе (герб) сугылган.

пр. с. Чеканенный, чеканный, с гербом.


Мәскүкят ис. к. Өстенә дәүләт билгесе сугылып ясалган металл акчалар.

сущ. мн. Чеканная монета, звонкая монета.


Мәснүн сф. Кеше тора торган урын, торучылары бар урын. Булып мич башида мәскүн. (Г. Тук.)

пр. с. Обитаемый, населенный.


Мәсләк ис. Дөньяга караш, караштан чыгып алган юл, принцип, ысул. Боларның мәсләге безне талау бит бер дә коткармай. (Г. Тук.)

сущ. Доктрина, принцип, убеждение.


Мәслүб сф. 1) Таланган. 2) Мәхрум ителгән. Ләимнәрнең фикере ни нәрсәдер, беленмәс ки, болар мәслүбелгакылдыр. (К. Нас.)

пр. с. 1) Ограбленный. 2) Лишённый; подвергшийся лишениям.


Мәслүк сф. 1) Тапталган юл. 2) Бер халыкның гадәт-горефләрен үзләштереп, шул халык эченә кереп киткән.

пр. с. 1) Протоптанный,. проторённый. 2) Освоившийся (с обычаями, традициями).


Мәсмугъ сф. Ишетелгән хәбәр.

пр. с. Услышанное.


Мәсмугат ис. Мәсмугъ-ның к.

сущ. мн. от мәсмугъ.


Мәсмүм сф. Агуланган, зәһәрләнгән. Татар халкы, сан үләргә мәхкүм инде, дару үтмәс дәрәҗәдә мәсмүм инде. (Г. Тук.)

пр. с. Отравленный.


Мәснәви ис. шигъ. Ике мисраг арасында рифмасы булып, строфа ахырлары төрлечә булган (кафияләштерелмәгән) тезмә әсәр.

сущ. поэт. Стихотворения, рифмованные (по полустишиям, каждый стих по особому рифму.


Мәснәвият ис. Мәснәвинең к.

сущ. мн. от мәснәви.


Мәснәд сф. 1) Зур дәрәҗә, урын. 2) Таяныч. 3) Тәхет.

пр. с. 1) Высокий пост. 2) бпора. 3) Трон.


Мәснүн сф. Гадәт итеп алынган.

пр. с. Вошедший в обычай, ставший обычным.


Мәсруд сф. Берәр сүзгә бәйләп сөйләнгән, аңлатылган.

пр. с. Процитированный; перечисленный (о словах).


Мәсрук сф. Урланган, урлап алынган.

пр. с. Украденный.


Мәсрүр сф. Шатлыклы, шатланган, сөенгән, шат. Эшнең тәмам улдыгыны белеп мәсрүр улыр. (3. Биг.)

пр. с. Радостный, обрадованный.


Мәсрүрнять ис. Шатлык, сөенеч, куаныч.

сущ. Радость, веселье.


Мәсрүрә сф. Мәсрүр-нең мнс.

жен. от мәсрүр.


Мәсрүрән р. Шатланып, шатланган хәлдә... аның тәхкыйкатен ишетеп, мәсрүрән юлга салу нияте белән... (К. Нас.)

н. Радостно.


Мәсс ис. Имү, суыру, тарту.

сущ. Сосание, высасывание.


Мәссә ис. Тоту, тию; капшау, капшап карау.

сущ. Прикосновение, трогание; щупанье, ощупывание.


Мәст ф. с. Исерек, исергән.

п. прил. Пьяный, опьянённый.


Мәстур сф. 1) Рәткә тезелгән, юл-юл тезелгән. 2) Сызылган. 3) Язылган.

пр. с. 1) Построенный в ряд. 2) Линованный. 3) Написанный.


Мәстүр сф. 1) Капланган. 2) Өртелгән, яшерелгән. Байлык белән мәстүр ула җөмлә хатам. (М. Гаф.)

пр. с. 1) Скрытый, закрытый, тайный. 2) Закутанный, окутанный.


Мәсун сф. Сакланган, тыныч, имин.

пр. с. Сохранённый, сбережённый, защищённый.


Мәсфуф сф. 1) Төелгән, вакланган. 2) Порошок. Әгәр дә мәсфуф итеп истигъмаль кььлынса, ярты мыскал микъдары кифаядер. (К. Нас.)

пр. с. 1) Истолчённый, толчёный. 2) Порошок.


Мәсфүк сф. Түгелгән, агызылган.

пр. с. Пролитый, вылитый.


Мәсхук сф. Төелгән, изелгән, тартылган, он ителгән. Дару өчен һәр көн өч мыскал истигъмаль кылыныр, мәсхук сурәтендә. (К. Нас.)

пр. с. Толчёный, истолчённый, размолотый.


Мәсхур сф. Сихерләнгән, күзе буылган, бозылган. Әл-аяк баглы, мөхаль кортылмагым, мәсхуреңем. (Г. Тук.)

пр. с. Околдованный, заколдованный, очарованный.


Мәсхут сф. Кабул ителмәгән, кире кагылган; җирәнгеч.

пр. с. Отвергнутый, неприятный, отвратительный.


Мәсхәрә* ис. Мыскыл, кеше көлкесе булу, хурлык.

сущ. 1) Предмет насмешек. 2) Насмешка, издевательство.


Мәсьәлә* м. м. 1) Соралган эш. 2) Чишелергә тиеш нәрсә, проблема.

м. м. 1) Вопрос, испрашивание. 2) Проблема, задача.


Мәсьүл сф. 1) Соралган. Мәсьүл нәрсәләрне поднослә китереп өстәлгә куйды. (3. Биг.) 2) Җаваплы, җавап бирергә тиешле (кеше).

пр. с. 1) Спрошенный. 2) Ответственный.


Мәсьүлә сф. Мәсьүл-нең мнс.

жен. от мәсьүл.


Мәсьүлен ганһе ст. Соралган әйбер, аның турында соралган нәрсә.

с. с. Испрашиваемый просимый.


Мәсьүлиять ис. Җаваплылык. Бу уй үзендә хис иткән мәсьүлиятьне киметкән шикелле булды. (Г. Ибр.)

сущ. Ответственность.


Мәсъгад ис. Югарыдагы урын, дәрәҗә, артыклык. Күктә гамәленең мәсъгаде егълар димешләр. (К. Нас.)

сущ. Степенность, превосходство.


Мәсъдуг сф. 1) Кызган тимер басылып тамгаланган. 2) Баш авыруына дучар булган. 3) Ярылган.

пр. с. 1) Клеймо, наложенное раскалённым железом. 2) Страдающий головной болью. 3) Расколотый.


Мәсъдука ис. Турылыгы (чынлыгы, дөреслеге) ачылган сүз.

сущ. Правильно истолкованное слово.


Мәсълихәт* ис. 1) Мәслихәт, эшнең уңышлы барып чыгуына сәбәп булган"нәрсә. 2) Уңыш, файда. 3) Киңәш. Бу мәсълихәтне үзенә сөйләмәккә мәгъкул булмаса кирәк, үзеннән бер мәсълихәт сорарга мохтаҗсыз, диде. (К. Нас.)

сущ. 1) Действие; направленное к добру, правильное действие, благое начинание. 2) Польза, выгода, интерес. 3) Совет.


Мәсълуб сф. 1) Тәрегә асып үтерелгән. 2). Асылган, асып үтерелгән.

пр. с. 1) Распятый. 2) Повешенный.


Мәсънуг сф. Эшләнгән, ясалган; төзелгән. Бер җирдә фуладдан мәсънуг... бер сандык күрде. (К. Нас.)

пр. с. Сделанный, сотворённый; построенный.


Мәсънугат ис. к. Эшләнгән, ясалган әйберләр.

сущ. мн. Фабрикаты, изделия.


Мәсъраф ис. Тотылган акча, чыгым. Туй мәсърафе өчен акча сорап... (3. Биг.)

сущ. Расход, издержки.


Мәсъруг сф. Зияндаш (бума) белән авыручы.

пр. с. Страдающий падучей болезнью, эпилептик.


Мәсъруф сф. Тотылтан, сарыф ителгән.

пр. с. Израсходованный.


Мәсъяд ис. Ауланган, тотылган. Саид икән мәсъяд улды, ягъни аучы иде үзе ауланды, диде. (Ш. ж.)

сущ. Выловленный, пойманный.


Мәсәл* ис. 1) Мәсәл (әдәп, әхлак өйрәтү өчен читләтеп сөйләнгән хикәя). ...Ягъни мәсәл урынында әйтелә торган хикмәтле сүзләрдер. (К. Нас.) 2) Мисал, үрнәк.

сущ. 1) Басня, притча, аллегория. 2) Пример, образец.


Мәсәлән* р. Мисал итеп, мисал өчен.

н. Например.


Мәсәррәт ис. Шатлык, сөенеч. Кәримәсен васыйл булгач, җәмигъ хәсрәтләре мәсәрәткә әйләнеп... (К. Нас.)

сущ. Радасть, удовольствие.


Мәсүбат ис. Мәсүбә-нең к.

сущ. мн. от мәсүбә.


Мәсүбә ис. 1) Яхшылыкка каршы яхшылык. 2) Бүләк, савап.

сущ. 1) Воздаяние за добро. 2) Вознаграждение, награда.


Мәсҗид ис. Мәчет.

сущ. Мечеть.


Мәсҗид ис. Мәчет.

сущ. Мечеть.


Мәсҗүн сф. Зинданга ябылган (мәхбүс), тоткын... Кәбестә гүяки мәсҗүн. (Г. Кан.)

пр. с. Заключённый, посаженный в тюрьму.


Мәсһүф сф. Сусаган, сусавы басылмый торган авыруга дучар булган.

пр. с. Сильно жаждущий, Страдающий жаждой.

 


Өскә
А Б В Г Д З И К Л Мa Ме Ми Мо Му Мәa Мәб Мәв Мәг Мәд Мәе Мәз Мәй Мәк Мәл Мәм Мән Мәр =>Мәс<= Мәт Мәф Мәх Мәш Мәэ Мәя Мәү Мәҗ Мәһ Мө Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ