Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Мәрагый с. Утлауга (көтүлеккә) карашлы.
| |
прил. Относящиеся к пастбищам.
| |
|
Мәраз ис. Авыру, чир, хасталык, сырхау. Бер мәраза мөбтәлә улды. (3. Биг.)
| |
сущ. Болезнь, хворь.
| |
|
Мәразы мәвет ст. Үлем сырхавы, үлем хастасы.
| |
сс. Смертельная болезнь.
| |
|
Мәраигъ ис. Мәрга-ның к.
| |
сущ. мн. от мәрга.
| |
|
Мәракиб ис. Мәркәб-нең к.
| |
сущ. мн. от мәркәб.
| |
|
Мәракиз ис. Мәркәз-нең к.
| |
сущ. мн. от мәркәз.
| |
|
Мәракыйд ис. Мәркад-нең к.
| |
сущ. мн. от мәркад.
| |
|
Мәрам м. м. Теләк, максат, ният. Мәрамым, матлабым, анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең. (Г. Тук.)
| |
м. м. Желание, намерение, цель.
| |
|
Мәрарәт ис. 1) Ачылык, тәмсезлек. 2) Уңайсызлык, мәшәкать.
| |
сущ. 1) Горечь 2) Огорчение, беспокойство.
| |
|
Мәрасим ис. к. 1) Рәсмиләшкән гадәтләр, йолалар. 2) Рәсми мөгамәләләр; урнашкан, гадәткә кергән эшләр.
| |
сущ. мн. 1) Церемониал, церемонии, обряды.
2) Официальные отношения; установившиеся обычаи, порядки.
| |
|
Мәрасыйд ис. Мәрсад-ның к.
| |
сущ. мн. от мәрсад.
| |
|
Мәрахил ис. Мәрхәлә-нең к.
| |
сущ. мн. от мәрхәлә.
| |
|
Мәрахим ис. Мәрхәмәт-нең к.
| |
сущ. мн. от мәрхәмәт.
| |
|
Мәратиб ис. Мәртәбә-нең к. Бән аңа агыр хилгать кидерәлем, мәратибләр ашына бендерәлем. (К. Гал.)
| |
сущ. мн. от мәртәбә.
| |
|
Мәрбут сф. Бәйләнгән, кушылган, ияртелгән, ябыштырылган. Әй угылым, бәни адәм ушбуңар мәрбуттыр... (К. Нас.)
| |
пр. с. Связанный, соединённый, присоёдинённый, прикреплённый.
| |
|
Мәрви сф. Күчереп сөйләнгән, риваять ителгән, фәлән әйтте дип сөйләнгән сүз. Ошбу сәбәбдән Сыйддикъ дия ләкабләндеге мәрвидер. (Ш. ж.)
| |
пр. с. Рассказанный, приведённый в рассказе, цитированный.
| |
|
Мәрг, мәрк ф. ис. Үлем, вафат булу.
| |
п. сущ. Смерть, кончина.
| |
|
Мәрдевар ф. ис. Кешелекле (булдыклы, кыю) кеше. Нәсыйхәт тыңлаган булыр мәрдевар. (Мөхм.)
| |
п. сущ. Мужественный человек.
| |
|
Мәрга ис. Көтү йөртү урыны, көтүлек, утлавык. Бу көн, бәлкем, мәргасы начар җирдә утламыштыр. (К. Нас.)
| |
сущ. Пастбище, выгон.
| |
|
Мәргуб сф. 1) Әйбәт сыйфатлы, 2) Кызыгылган, теләнгән, яратылган, сөелгән. Азмы дөньяда адәмгә мәргуб булган нәрсәләр бар... (К. Нас.)
| |
пр. с. 1) Доброкачественный (о товаре). 2) Желанный, любимый, вожделенный.
| |
|
Мәргызар ф. ис. Болын, болынчык, алан. Күрде бер сахраны — хуа мәргызар. (Хисам Катиб.)
| |
п. сущ. Луг, лужайка.
| |
|
Мәрд ф. ис. 1) Ир, егет, кешелекле кеше. Халыкка җәфаны үзеннән китәрмәк вә шикаятьне куймак егетлек вә мәртлектер. (К. Нас,) 2) Батыр, кыю.
| |
п. сущ. 1). Мужчина, муж; человек. 2) Мужествешый, смелый, отважный.
| |
|
Мәрдан ис. Мәрд-нең к.
| |
сущ. мн. от мәрд.
| |
|
Мәрданә ф. р. Кешеләрчә, егетлә чә, батырларча, ирләрчә, Мәрданәләр дик билеңне баглагыл. (Мөхм.)
| |
п. н. 1) По-мужски. 2) Мужественно, благородно.
| |
|
Мәрдәмкәш ф. ис. Кеше үтерүче.
| |
п. сущ. Убийца.
| |
|
Мәрдүд сф. 1) Кире кагылган, кайтарылган. 2) Куылган, кабул ителмәгән. Мәдрәсәдән мәрдүд улмыш хөкем итеп... (3. Биг.)
| |
пр. с. 1) Отвергнутый, непринятый. 2) Отражённый; изгнанный.
| |
|
Мәрдүм ф. ис. Күз карасы. Күзем мәрдүме халеңнең фидасы. (Хрәз.)
| |
п. сущ. Зрачок.
| |
|
Мәрза ис. к. Авырулар.
| |
сущ. мн. Больные.
| |
|
Мәрзыя ис. Яхшы күрелгән, һәркем тарафыннан кабул ителгән. Әхлакымыз мәрзыяне артка ташлап... (Ак.).
| |
сущ. Одобренный, всеми принятый.
| |
|
Мәрзук сф. Ризыкланган, ашатылган, ризык бирелгән.
| |
пр. с. Снабжённый необходимым количеством продуктов.
| |
|
Мәри ф. ис. Үңәч, тамак; бугаз.
| |
п. сущ. Пищевод; горло, глотка.
| |
|
Мәризъ с. Авыру, чирле, хаста, сырхау, Мәризъларны ясин берлән сугып екканымыз бардыр. (Г. Тук.)
| |
прил. Больной, хворый.
| |
|
Мәрих, мәррих ис. Марс (планета).
| |
сущ. Марс (планета).
| |
|
Мәркаб ис. 1) Чарлак. 2) Балкон.
| |
сущ. 1) Чердак. 2) Веранда, балкон.
| |
|
Мәркадь ис. 1) Йоклый торган урын, 2) Кабер, гүр. Мәркадендә чөнки Ибраһим вә Исмәгыйль елый. (Г. Тук.)
| |
сущ. 1) Ложе, постель. 2) Усыпальница, могила.
| |
|
Мәркум сф. Язылган, әйтелгән; цифр сугылган. Мәркум казыкның янына килеп... (М. Ак.)
| |
пр. с. Написанный, сказанный; номерованный.
| |
|
Мәркәб ис. Өстенә-атланыла торган хайван; гомумән атланып яки утырып йөри торган нәрсә.
| |
сущ. Средство передвижения; верховое животное.
| |
|
Мәркәз ис. 1) Әйләнәнең уртасы, төп, үзәк, Ду килеп мәркәз урамда йөрделәр. (Ш. Баб.) 2) Идарә үзәге, башкала.
| |
сущ. 1) Центр; центральное место. 2). Место, пост. 3) Столнца.
| |
|
Мәркүз сф. Утыртылган, кадалган. Бер шәҗәрәдәй, кәндесен бер җирдә мәркүз әйләмәз. (Г. Тук.)
| |
пр. с. Водружённый, воткнутый.
| |
|
Мәрмүз сф. Турыдан-туры әйтелмичә, төрле ым-ишарә белән белдерелгән, символ белән белдерелгән.
| |
пр. с. Загадочный, выраженный намеками, знаками, зашифрованный.
| |
|
Мәрмәр* ис. Мрамор, мәрмәр.
| |
сущ. Мрамор.
| |
|
Мәррат ис. Мәррә-нең к.
| |
сущ. мн. от мәррә.
| |
|
Мәррих ис. кара: мәрих.
| |
см. Мәрих.
| |
|
Мәррә ис. Бер тапкыр.
| |
сущ. Один раз, однократно.
| |
|
Мәрсад ис. 1) Көтү (күзәтү) урыны. 2) Обсерватория.
| |
сущ. 1) Место наблюдения. 2) Обсерватория.
| |
|
Мәрсия ис. Үлгән кешенең яхшы сыйфатларын күрсәтеп сөйләнгән сүз, яки шигырь (элегия). Шагыйрь ят вә мөтәэссир тавыш белән мәрсиясен укый башлады. (Г. Ибр.)
| |
сущ. Элегия, некролог, надгробное слово, траурное стихотворенне.
| |
|
Мәрсуд сф. Күзәтелгән, көтелгән.
| |
пр. с. Наблюдаемый, выжидаемый.
| |
|
Мәрсүл сф. 1) Җибәрелгән, күндерелгән. 2) Илче.
| |
пр. с. 1) Посланный, отправленный. 2) Посланник.
| |
|
Мәрсүм сф. 1) Рәсемләнгән, сызылган. '2) Гадәт булган, гадәткә кергән.
| |
пр. с. 1) Начерченный, намеченный, отмеченный. 2) Обычный.
| |
|
Мәртуб сф. Дымлы, юеш. Яшьнең мәнфәгате күзне мәртуб итеп тотар. (К. Нас.)
| |
пр. с. Влажный, сырой, увлажнённый.
| |
|
Мәртумә ис. Бик читен эшкә дучар ителгән, уңайсыз хәлгә төшерелгән.
| |
сущ. Впутанный в неприятные дела, поставленный в затруднителъное положение.
| |
|
Мәртәбә* ис. 1) Югары дәрәҗә. Уйнады дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә. (Г. Тук.) 2) Тапкыр, кат.
| |
сущ. 1) Степень, чин; достоинство; положение, место. 2) Раз.
| |
|
Мәрфугъ сф. 1) Күтәрелгән. 2) Гамәлдән чыгарылган, ташланган.
| |
пр. с. 1) Возвышенный, поднятый. 2) Отменённый, устранённый.
3) грам. Слово в именительном падеже.
| |
|
Мәрхаба* р. Хуш килдегез, килүегезгә шат. Сәламәт килдегезме, мәрхаба сез. (Г. Тук.)
| |
н. Добро пожаловать!
| |
|
Мәрхәлә ис. 1) Юл йөргәндә ике тукталыш арасындагы ераклык. 2) Юлчылар туктап китә торган урын, юл өстендәге кунак йорты. Юлчыга мәрхәләләгә хәтле... аруда ни файда бар? (К. Нас.)
| |
сущ. 1) Переход. 2) Место остановки, отдыха; постоялый двор.
| |
|
Мәрхәмәт* м. м. Шәфкать күрсәтү, аяу, жәлләү, яхшылык итү, кызгану. Үлем түшәгендә яткан бер кеше күрсәк, күңелемезә мәрхәмәт кәлер. (М. Ак.)
| |
м. м. Милость, милосердие, сострадание; жалость.
| |
|
Мәрхүм* сф. Үлгән ир кеше.
| |
пр. с. Покойный.
| |
|
Мәрхүмә* сф. Мәрхүм-нең мнс.
| |
жен. от мәрхүм.
| |
|
Мәршәд ис. Теләккә ирештерә торган туры юл, дөрес юл.
| |
сущ. Истинный путь.
| |
|
Мәрьи сф. Күзгә күренгән, күзгә күренерлек.
| |
пр. с. Видимый.
| |
|
Мәрьият ис. Мәрьи-нең. к.
| |
сущ. мн. от мәрьи.
| |
|
Мәрьэ ис. Кеше, ир кеше; берәү.
| |
сущ. Человек, мужчина, некто.
| |
|
Мәрьәт ис. 1) Хатын. 2) Хатын-кыз.
| |
сущ. 1) Жена. 2) Женщина.
| |
|
Мәрҗан* ис. Мәрҗән.
| |
сущ. Коралл.
| |
|
Мәрҗигъ ис. 1) Кайта торган урын, кайтачак җир. Дөньяда хур улса улсын, мәрҗәгы нар улмасын. (Ак.) 2) Мөрәҗәгать ителә торган объект (кеше, идарә).
| |
сущ. 1) Место возвращения. 2) Объект обращения (человек, учреждение).
| |
|
Мәрҗәгъ ис. кара: мәрҗигъ.
| |
см. Мәрҗигъ.
| |
|
Мәрҗү сф. Өмет ителгән, көтелгән, ялынып соралган, үтенелгән.
| |
пр. с. Ожидаемый; желанный.
| |
|
Мәрҗүгъ сф. Кире кайтарылган.
| |
пр. с. Возвращённый.
| |
|
Мәрһәм ис. Ярага сөртә торган май. Синнән сорый мәҗрух йөрәк мәрһәм, туташ. (Ш. Баб.)
| |
сущ. Бальзам, мазь, пластырь.
| |
|
Мәрһүн сф. Закладка салынган әйбер.
| |
пр. с. Заложенный, отданный в залог.
| |
|
Мәрһүб сф. 1) Куркыныч. 2) Курыккан, куркытылган.
| |
пр. с. 1) Страшный, ужасный, наводящий страх. 2) Напуганный, устрашённый.
|
|
|