Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
|
Мәкабир ис. Мәкъбәрә -нең к.
| |
сущ. мн. от мәкъбәрә.
| |
|
Мәкадир ис. Микъдар-ның к.
| |
сущ. мн. от микъдар.
| |
|
Мәкаль м. м. 1) Сөйләм, сөйләү, сөйләнеш. 2) Мәкаль.
| |
м. м. 1) Говорение. 2) Речь, слово. 3) Пословица.
| |
|
Мәкалә* ис. Мәкалә, язма материал.
| |
сущ. Статья (в газете, журнале); сочинение.
| |
|
Мәкам ис. 1) Урын, тора торган урын. 2) Дәрәҗә, тоткан урын. Сәнең дә йөксәлер бер көн мәкамең. (Г. Тук.) 3) Көй, мотив, тон.
| |
сущ. 1) Место, местопребыванже. 2) Пост, ранг. 3) Мотив, тон.
| |
|
Мәкамат ис. 1) Мәкам-нең к. 2) Суфиларның суфилыкта, ишанлыкта үсү баскычлары. Мәкамат тарикать күрмәгәннәр. (Ут. Им.)
| |
сущ. 1) мн. от мәкам. 2) Ступень, проходимая суфиями на нути совершенствования.
| |
|
Мәкаризъ ис. Микъраз-ның к.
| |
сущ. мн. от микъраз.
| |
|
Мәкар ис. Тора торган урын, җирләшкән төп урын.
| |
сущ. Местопребывание, местонахождение, резиденция.
| |
|
Мәкасыйд ис. Мәкъсад-ның к.
| |
сущ. мн. от мәкъсад.
| |
|
Мәкер* ис. 1) Хәйлә, эчкерлелек. Һичберәү сизми иде хәйлә мәкерләрне минем. (Г. Тук.) 2) Астыртын бозы клык; уйлау, алдау. Мәкерле хыялларга чумып, авыллар өстенә басып тотандай катып калган чиркәүләр. (Ш. Кам.)
| |
сущ. 1) Хитрость, коварство. 2) Обман, козни.
| |
|
Мәкин с. 1) Торучы, билгеле бер урын биләүче. 2) Үзен олы тота белүче.
| |
прил. 1) Проживающий, обитающий. 2) Влиятльный; солидный.
| |
|
Мәккяр ис. Бик хәйләкәр, чеп-чи алдакчы.
| |
сущ. Обманщик, плут, мошенник.
| |
|
Мәккярә ис. Мәккяр-ның мнс. Бер көн бу мәккярә карчык Әбүгалисина йортына килде. (К. Нас.)
| |
сущ. жен. от мәккяр.
| |
|
Мәкмүн сф. Сакланган, яшеренгән.
| |
пр. с. Скрытый, спрятанный; сохранённый.
| |
|
Мәкнүз сф. 1) Җиргә күмелгән. Ир кеше амалене күңлендә мәкнүз әйләмәз. (Г. Тук.) 2) Байлык өчен сакланган.
| |
пр. с. 1) Скрытый; зарытый. 2) Собранный, накопленный.
| |
|
Мәкнүн сф. 1) Өртелгән, яшерелгән. 2) Тезелгән (энҗе). Санасаң лөэлеи мәкнүн. (Г. Кан.)
| |
пр. с. 1) Скрытый; зарытый, спрятанный. 2) Нанизанный.
| |
|
Мәкруһ сф. 1) Начар күрелгән, сөйкемсез. 2) Дин тарафыннан кискен тыелмаган, ләкин җиңелчә читкә кагылган эш. 3) Усаллык, явызлык. 4) Ямьсез. Мәкруһ тавыш белән мыскыл итеп... (Г. Кан.)
| |
пр. с. 1) Отталкивающий, отвратительный, дурной. 2) рел. Неодобряемый, хотя и не запретный, порицаемый. 3) Зло, насилие, 4) Противный.
| |
|
Мәкруһат ис. Мәкруһ-ның к.
| |
сущ. мн. от мәкруһ.
| |
|
Мәкруһәйн ис. Ике сөйкемсез.
| |
сущ. в. ч. от мәкруһ.
| |
|
Мәксәб ис. 1) Керем китерә торган эш, 2) Казаныш, табыш.
| |
сущ. 1) Зарабрток, прибыль. 2) Нажива, приобретение, прирост.
| |
|
Мәксүб сф. Казанылган, эшләп табылган.
| |
пр. с. Приобретённый, добытый, заработанный.
| |
|
Мәксүр сф. 1) Сынык, сындырылган. 2) Зәгыйфь, көчсез, 3) грам. Ас хәрәкәле (кәсрәле).
| |
пр. с. 1) Сломанный, разбитый. 2) Жалкий, бесломощный. 3) грам. Огласованный кясрой.
| |
|
Мәктәб* сф. 1) Мәктәп, 2) Уку йорты.
| |
сущ. 1) Школа. 2) Учебное заведение.
| |
|
Мәктәб ибтидаи ст. Башлангыч мәктәп.
| |
сс. Начальная школа.
| |
|
Мәктәбдар гф. ис. Мәктәп хуҗасы, мәктәп тотучы.
| |
ар.-п. сущ. Содержатель попечитель) школы.
| |
|
Мәктүб сф. 1) Язылган нәрсә. Адәм баласы мескендер, аның әҗәле мәктүмдер, гамәле мәктүбтер . (К. Нас.) 2) Хат.
| |
пр. с. 1) Написанный. 2) Письмо.
| |
|
Мәктүм сф. Сакланган, яшеренгән.
| |
пр. с. Спрятанный, сохранённый.
| |
|
Мәкуль сф. Сөйләнгән, әйтелгән сүз.
| |
пр. с. Сказанный, произнесённый.
| |
|
Мәкулә I сф. Төр, җенес, токым.
| |
сущ. Род, сорт, вид, категория.
| |
|
Мәкулә II сф. Әйтем, мәкаль. Ышанычлык үкенечләрнең анасыдыр, бу гарәпләр мәкуләседер. (К. Нас.)
| |
сущ. Высказывание, поговорка.
| |
|
Мәкшәф ис. Әйбернең ачылган, табылган урыны.
| |
сущ. Местонахождение (чего-либо), место открытия (чего-либо).
| |
|
Мәкшүф сф. Ачылган, уйлап табылган; беренче тапкыр дөньяга чыгарылган.
| |
пр. с. Обнаруженный, открытый.
| |
|
Мәкъбиз сф. Бөрештерүче; эч катыручы,; эч катыра торган.
| |
пр. д. Стягивающий, вяжущий.
| |
|
Мәкъбуз сф. 1) Алынган, кулга төшерелгән, тотылган. 2) мед. Бөрештергән (эч кату тудырган).
| |
пр. с. 1) Полученный, схваченный, взятый; пойманный, связанный.
2) мед. Приведший к запору (о вяжущих лекарствах).
| |
|
Мәкъбәзат ис. к. Бәрештерүче, тотучы (дарулар).
| |
сущ. мн. Стягивающие, вяжущие (о лекарстве).
| |
|
Мәкъбәрә ис. 1) Кеше җирләнгән (күмелгән) урын, кабер. 2) Каберлек.
| |
сущ. 1) Могила, 2) Кладбище.
| |
|
Мәкъбүл сф. Кабул күрелгән, кабул ителгән; яраклы табылу, яхшы табылу. Әсәрем кариэләрә мәкъбүл улырмы. (Г. Кам.)
| |
пр. с. Принятый, одобренный, допущенный.
| |
|
Мәкъбүлат ис. Мәкъбүл-нең к. Мәганид күркәм җиргә күзен салмас мәкъбүлатка тәмәррәд гадәменнән. (Ак.)
| |
сущ. мн. от мәкъбүл.
| |
|
Мәкъбүлиять ис. 1) Кабул күрелү, 2) Хуш күрелү, күңелгә ошашлык.
| |
сущ. 1) Приемлимость. 2) Приятность.
| |
|
Мәкъдәрәт м.м. 1) Көч, куәт, 2) Байлык.
| |
м.м. 1) Могущество, сила, мощь. 2) Богатство, состоятельность.
| |
|
Мәкълуб сф. 1) Әйләндерелгән, үзгәртелгән. 2) Ике яктан да бер төсле укыла торган сүз һәм сүз тезмәсе („чәч, ала" кебек).
| |
пр. с. 1) Перевёрнутый, вывернутыш, 2) Слово, имеющее одинаковое чтение с начала и конца (напр., русская фамилия „Аникина").
| |
|
Мәкълугъ сф. Кубарылган, суырылган, йолкын алынган.
| |
пр. с. Вырванный, искоренённый.
| |
|
Мәкъруз сф. 1) Бурыч алган кеше. 2) Бурычка бирелгән әйбер.
| |
пр. с. 1) Должник, задолжавший. 2) Отданная в долг вещь.
| |
|
Мәкърун сф. 1) Кушылган. 2) Якынлашкан, якын. 3) Якынайтылган, якын китерелгән.
| |
пр. с. 1) Присоединённый. 2) Близкий, сопутствуемый. 3) Сближаемый; приближённый.
| |
|
Мәкъруниять ис. Якынлык.
| |
сущ. Близость.
| |
|
Мәкъсад* ис. Максат, теләнелгән (омтылган) нәрсә, алга куелган бурыч.
| |
сущ. Предмет стремле ния, цель, намерение; поставленная задача.
| |
|
Мәкъсадгяһ гф.ис. Максат урыны, төбәлгән урын.
| |
ар.-п. сущ. Место назначиния, определённре место.
| |
|
Мәкъсим ис. 1) Бүленгән урын, бүлү урыны. 2) Суның (юлның) аерылган урыны, юл чаты.
| |
сущ. 1) Место деления, раздела. 2) Развилка (реки, дороги).
| |
|
Мәкъсуд сф. 1) Ниятләйгән, ният ителгән. 2) Омтылыш, теләк. Мәкъсуд хәзинәләре михнәт күпере өстемдәдер. (К. Нас.)
| |
пр. с. 1) Предмет желания. 2) Стремление, желание.
| |
|
Мәкъсур сф. Кыскартылган, чикләнгән. Рәхәт тереклек изге хатын булмакына мәкъсурдыр димешләр. (К. Нас.)
| |
пр. с. Укороченный, сокращённый; ограниченный.
| |
|
Мәкъсурат ис. Мәкъсур-ның к.
| |
сущ. мн. от мәкъсур.
| |
|
Мәкъсурә сф. Өйгә ябылып, тышка чыгуы тыелган хатын, чикләнгән хатын.
| |
пр. с. Женщина, которрй запрещеңо выходить из дому.
| |
|
Мәкъсүм сф. Бүленгән, өлешләнгән, аерылган. 2) мат. Бүленүче сан.
| |
пр. с. 1) Разделённый. 2) мат. Делимое.
| |
|
Мәкъсүмен галәйһи ст. мат. Бүлүче сан.
| |
сс. мат. Делитель.
| |
|
Мәкътаг ис. 1) Киселгән урын. 2) Очы-очка килгән, ялганган урын. 3) Әйбәрнең төзелешен өйрәнү өчен урталай киселеп эшләнгән рәсемнәр. 4) Укуда тукталыш, тыныш.
| |
сущ. 1) Разрез, поперечное сечение. 2) Стык. 3) Разрезные картинки для изучения деталей. 4) Пауза в чтении.
| |
|
Мәкътәл ис. Үтерү урыны.
| |
сущ. Место убийства (казни).
| |
|
Мәкътуг сф. Киселгән. Моның әүвәлгесе сабит вә мәкътуг бер мәсьәлә. (Г. Ибр.)
| |
пр. с. Отрезанный, отрубленный.
| |
|
Мәкътүл сф. 1) Үтерелгән. Ягкубның мәкътүл булуыны яңа ишетәмен. (3. Биг.) 2) Корбан ителгән.
| |
пр. с. 1) Убитый, умерщвлённый. 2) Принесённый в жертву.
| |
|
Мәкътүлә сф. Мәкътүл-нең мнс. Мәкътүлә Зөләйханы нә тарика белә идегез... (3. Биг.)
| |
жен. от мәкътүл.
| |
|
Мәкътүлән р. Үтерелеп, үтерелгән хәлдә. Әгәр мин мәкътүлән шәһид булсам... (К. Нас.)
| |
н. Убитым, убиенным.
| |
|
Мәкъшур сф. Кабыгы суелган, кабыгы әрчелгән.
| |
пр. с. Очищенный, облупленный, без кожуры.
| |
|
Мәкъһур сф. 1) Каһәр төшкән. 2) Жәберләнгән, кыерсытылган, каһәрләнгән. Һәрзаман хакны сәвәннәр сез кеби мәкъһур улыр. (Г. Тук.) 3) Җиңелгән, һәлак булган.
| |
пр. с. 1) Проклятый, заклятый. 2) Обиженный,
удрученный, замученный. 3) Побеждённый, покорённый.
| |
|
Мәкыйс сф. Тиңләштерелгән, чагыштырылган, охшатылган.
| |
пр. с. Уподобленный; приравненный.
| |
|
Мәкяид ис. к. Хәйләләр, алдаулар.
| |
сущ. мн. Дурные замыслы, козни, махинации.
| |
|
Мәкян ис. 1) Урын, җир. 2) Торган җир. Ушбу җирдә мин яңа таптым мәкян. (Ш. Баб.) 3) Өй, утырган урын. 4) күч. Дәрәҗә, тоткан урын.
| |
сущ. 1) Место, местечко. 2) Местопребывание.
3) Жилище. 4) перен. Степень, ранг, чин.
| |
|
Мәкянат ис. Мәкян-ның к.
| |
мн. от мәкян.
| |
|
Мәкярим ис. к. Мактаулы, күркәм, гүзәл (саналган эш).
| |
сущ. мн. Почитаемый, уважаемый; похвальный, добрый, хороший (о деле).
| |
|
Мәкяриме әхлак ст. Күркәм холыклар, гүзәл холыклар. Мәкяриме әхлак ундыр. (К. Нас.)
| |
сс. Похвальные обычаи, добрые нравы.
| |
|
Мәкятиб I ис. Мәктәб-нең к.
| |
сущ. мн. от мәктәб.
| |
|
Мәкятиб II ис. Мәктүб-нең к.
| |
сущ. мн. от мәктүб.
| |
|
Мәкятибе ибтидаия ст. Башлангыч мәктәпләр.
| |
сс. Начальные школы.
| |
|
Мәкятибе рөшдия ст. Рөшди мәктәпләр (урта мәктәпләр).
| |
сс. Средние школы.
| |
|
Мәкяфәт кара: мөкяфәт.
| |
см. Мөкяфәт.
|
|
|