Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әкабир (әкябир) ис. к. Зурлар, олылар, дәрәҗә ягыннан зур булганнар.

сущ. мн. Великие люди; вельможи.


Әкавил ис. к. Сүзләр, хәбәрләр.

сущ. мн. Слухи, разговоры.


Әкалль c/ Азрак, иң аз, аз дигәндә, иң азында, Әкалль укырга вә язарга үгрәнмәк лязим. (К. Нас.)

пр. ст. от калил — мало.


Әкалим Икълим-нең к.

мн. от икълим.


Әкариб Кариб-нең к.

мн. от кариб.


Әкасирә (әкясирә) ис. к. Борынгы Иран патшалары, кисриләр.

сущ. мн. Цари древнего Ирана.


Әкбәр с. 1) Өлкәнрәк, ик бөек, ин өлкән, ин зур, иң дәү. Әй Галиәсгар Камал! Әкбәр кәмалъне идеал ит! (Ш. Баб.) 2) Алла эпитеты.

пр. ст. от кәбир— 1) самый большой. самый великий. 2) Всевышний (эпитет Аллаха).


Әквән ис. к. 1) Барлык, бар булган нәрсәләр. 2) Бөтен дөнья, барлык галәм.

сущ. мн. 1) Бытие, существование. 2) Мировое пространство, вселенная, космос.


Әкид с. 1) Көчле, куәтле. 2) Нык. 3) Ышанычлы.

прил. 1) Сильный. 2) Крепкий, твёрдый. 3) Надёжный, уверенный, верный.


Әккял с. Күп ашаучы, туймастамак, бирән, гуҗ. Сарылып әкәл вә шөребә сез, гомумән улдыцңыз әккял. (Г. Тук.)

сущ. Обжора.


Әкмәл с. Иң җитешкән, иң җитлеккән, бик төгәлләнгән.

пр. ст. от кямил — самый совершенный, наилучший.


Әкмәлиять ис. Төгәллек, җитешкәнлек, кямиллек.

сущ. Совершенство.


Әкрәм с. Юмартрак, кешене бик хөрмәтләүчән, бик хөрмәтле, бик затлы.

пр. ст. от кәрим — щедрый, великодушный, благородный, милостивый, любезный.


Әкрәһ с. Бик чиркәнеч, күңел кайтаргыч.

пр. ст. от кәриһ — отвратительный, мерзкий; поганый.


Әксәр с. Күбрәк, күпчелек. Без французча әйтелгән сүзләрнең әксәрен аңламадык. (3. Биг.)

пр. ст. от кәсир—обильный; многочисленный, значительный, частый.


Әксәрия, әксәри с. 1) Куп вакытта, күп очракта, күп чакта. 2) Ин күп.

прил. 1) В болыиинстве случаев. 2) Наибольший, наибольшая.


Әксәриян р. Күбесенчә, күпчелек белән.

н. В большинстве случаев, болыяей частью.


Әксәриять ис. Күпчелек.

сущ. Большинство.


Әксәриять сөлсан — өчтән икесе дәрәҗәсендәге күпчелек.

Большинство в две трети (людей, голосов и т. п.).


Әксәриять мотлака —абсолют күпчелек.

Абсолютное болыиинство.


Әксәриять нисбия — чагыштырмача күпчелек.

Относительное большинство.


Әкъбәх с. 1) Бик әшәке, бик шакшы. 2) Бик оятсыз, бик әдәпсез.

ст. от кабих — безобразный, мерзкий, отвратительныи, скверный, дурной. 2) Грубый, неприличный.


Әкъбәхел кабих гыйб. Кабахәтнең дә кабахәтрәге. Мондый әкъбәхел кабих нәрсәләрне киеп бер адым атлавың бөтен әһле исламга рисвайлык (Г. Газиз)

фр. Самый мерзкий из мерзких; иаглейший, отвратительнейший.


Әкъва с. Куәтлерәк, көчлерәк, бик куәтле.

пр. ст. от кувәт — сила, мощь.


Әкъвас ис. к. Җәяләр.

сущ. мн. Дуги; луки (оружие).


Әкъваль Каул-ның к.

мн. от каул.


Әкъвам Каум-ның к.

мн. от каум.


Әкъват ис. к. Ашамлыклар, ризыклар.

сущ. мн. Еда, пища, питание.


Әкъвәм с. Турырак, бик туры. Мәгънәсе ләфзыннан әкъвәм. (К. Нас.)

пр. ст. от кавим.


Әкъдам Кадәм-нең к.

мн. от кадәм.


Әкъдах Кадәх-нең к.

мн. от кадәх.


Әкъдәм с. 1) Ин борынгы. 2) Элегрәк. 3) Әһәмиятлерәк.

пр. ст. от кадим — 1) самый древний, старый. 2) Ранний по времени. 3) Значительный.


Әкълям Каләм-нең к.

мн. от каләм.


Әкъмишә Комаш-ның к.

мн. от комаш.


Әкъран ис. к. 1) Яшьтәшләр, кордашлар, тиңдәшләр. 2) Замандашлар. Гыйлем эстә, гамәле салих эстә, әкъраның каршында фззыйләтец күп булыр, димеш. (К. Нас.)

сущ. мн 1) Сверстники, ровесники. 2) Современники.


Әкъриба ис. к. 1) Туганнар, кардәшләр, нәселдәшләр. Безем шәһәрдә әкърибасы вә белгән кешеләре юк. (3. Биг.) 2) Таныш-белеш, якынлашкан (якын күргән) кешеләр. Бай адәмнәр арасына кереп, әкърибалык кәсеб идәчзкләренә мәсрур иде. (М. Ак.)

сущ. мн 1) Родственники, близкие, соплеменники. 2) Знакомые, близкие люди.


Әкърәб c. 1) Якынрак, бик якын. 2) Якын туган.

пр. ст. от кариб —1) близкий, ближний. 2) Близкий родственник.


Әкърәгъ c. 1) Чәче коелган, такыр баш (кеше). 2) Шәрә, ялангач.

прил. 1) Лысый, плешивый. 2) Обнажённый, голый.


Әкъса c. Ерак, ин ерак. Кешеләрчә сөюне иелмәдем, хис итмәдем асла. Сөю идеалдыр ул, ягъни гарәпчә, макъсади әкъса. (Г. Тук.)

пр. ст. самый — дальний, далёкий.


Әкъсам Кыйсем-нең к.

мн. от кыйсем.


Әкъсар с. Кыскарак, иң кыска.

пр. ст. от касыйр — 1) короткий. 2) Краткий.


Әкътаб Котыб-ның к.

мн. от котыб.


Әкътаг с. 1) Киселгән. 2) Кискен рәвештә кире кагылган, тыелган. Ходая, син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр дим. (Г. Тук.)

пр. ст. от катгый — 1) отрезанный. 2) Решительно отвергнутый; запрещённый.


Әкътар Котр-ның к.

мн. от котр.


Әкътары арыз — җир йөзенең һәр ягы. Бөтен әкътары арыздан җыелган хаҗилар ... (Ф. Әмир.)

Весь свет; весь мир.


Әкъфал Кофел-нең к. Голум әкъфаленең сез ачкычысыз. (Г. Тук.)

мн. от кофел.


Әкьяс Кис-нең к.

мн. от кис.


Әкябир кара: әкабир.

см. Әкабир.


Әкязиб ис. к. Ялганнар; ялган сүзләр.

сущ. мн. Ложь, враньё; лживые слова.


Әкярим Әкрәм-нең, кәрәм-нең к.

мн. от әкрәм, кәрәм.


Әкәл ис. Ашамлык. Салынып әкәл вә шөребә сез, гомумән улдыгыз әккял. (Г. Тук.)

сущ. Еда.


Әкәлә ис. к. Күп ашаучылар, бирәннәр, гуҗлар.

сущ. мн. Обжоры.


Әкүл с. 1) Күп ашаучы. 2) Яхшы ашарга яратучы.

прил. 1) Прожорливый. 2) Любитель хорошо поесть.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй =>Әк<= Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ