Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
|
|
Сайт
М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б
В
Г
Д
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
Ф
Х
Ч
Ш
Я
Әб
Әв
Әг
Әд
Әз
Әй
Әк
Әл
Әм
Ән
Әр
Әс
Әт
Әф
Әх
Әш
Әя
Әү
Әҗ
Әһ
Ө
Җ
Һ
| |
|
Әлбаб ис. к. Акыллар.
| |
сущ. мн. Ум, разум.
| |
|
Әлбисә Либас-ның к.
| |
мн. от либас.
| |
|
Әлбәт р. Шиксез, әлбәттә. Бармыйлармы? Мин барам, әлбәт барам. (Г. Тук)
| |
н. Непременно, конечно.
| |
|
Әлбәттә* кара: әлбәт.
| |
см. Әлбәт.
| |
|
Әлван Ләвен-нең к. Чәчәк юк, әлван-әлван болыны бар. (Ш. Баб.)
| |
мн. от ләвен.
| |
|
Әлване нигъмәт — төрле-төрле ашамлыклар.
| |
мн. Различные яства.
| |
|
Әлвидаг ис. 1) Аерылышу, саубуллашу. 2) Хуш, сау бул!
| |
сущ. 1) Прощание, расставание, проводы. 2) До свидания!
| |
|
Әлвия Лива-ның к.
| |
мн. от лива.
| |
|
Әлгаз ис. к. Табышмаклар, башваткычлар; серләр.
| |
сущ. мн. Загадки, головоломки; тайны, секреты.
| |
|
Әлгаязе билла гыиб. дини Алла сакласын, Аллага сыенамын.
| |
фр. рел. Упаси бог.
| |
|
Әлеф сан Мең (1000).
| |
ч. Тысяча.
| |
|
Әлзәм с. Иң кирәкле, кирәклерәк, кирәкленең кирәклесе.
| |
пр. ст. от лязим — нужный, необходимый.
| |
|
Әлзәмиять ис. Бик кирәклелек, үтә кирәкле булучылык.
| |
сущ. Крайняя необходимость, неизбежность.
| |
|
Әлим с. 1) Бик ачындыра торган, бик азаплы, үзәк өзгеч. 2) Бик каты.
| |
сущ. 1) Причиняющий сильную боль, мучительный. 2) Жестокий.
| |
|
Әлиф I ис. Гарәп әлифбасында беренче хәреф. Татар телендә а, ә, э, ө, ы, о авазларын белдерүе мөмкин.
| |
сущ. Алиф — первая буква арабского алфави-та. В татареком языке может обозначать звуки а, ә, э, ө, ы, о.
| |
|
Әлифе мәмдүдә — озын әлиф.
| |
Долгий алиф.
| |
|
Әлифе мәкъсура — кыска әлиф (сүз азагында).
| |
Укороченный алиф в конце слова.
| |
|
Әлиф II с. 1. Ияләшкән, кулга ияләшкән. 2. Дус, иптәш.
| |
прил. 1. Прирученный, ручной, домашний. 2. Друг, приятелъ.
| |
|
Әлифба* ис. 1) Алфавит, 2) Әлифба китабы.
| |
сущ. 1) Азбука, алфавит. 2) Букварь.
| |
|
Әлкаб Ләкаб-ның к.
| |
мн. от ләкаб.
| |
|
Әлкыйсса 1) Бер сүз белән әйткәндә, кыскача гына әйткәндә, озын сүзнең кыскасы. 2) Хикәягә килик.
| |
Одним словом, коротко говоря, итак.
| |
|
Әллисане яһликәлинсан гыйб. Кешене теле һәлак итә. Гаебене күрдем бу халыкның гайбәтеннән кичмәдем; әллисане яһликәлинсан икәндер белмәдем. (Һ. Сал.)
| |
фр. букв. Человека губит его язык.
| |
|
Әлләзи ал. 1) Шундый, шундыен, кайсы кем. 2) Татар телендә җебегән мәгънәсендә кулланыла.
| |
мест. 1) Который, тот кто. 2) В татарском язы-ке употребляется в значении мямля, простофиля, разиня.
| |
|
Әлмисак* ис. 1) Сөйләшеп вәгъдә алышу. 2) Яралу, яратылу. Әл Кадиринең кадере төшмәк әлмисактан кадир: гакылына, фәһеменә истибдадлы хиссият мөдир. (Ш. Баб.)
| |
сущ. 1) Договор, пакт, соглашение. 2) Зарождение, сотворение.
| |
|
Әлсинә Лисан-ның к.
| |
мн. от лисан.
| |
|
Әлсинәи шәркыя — көнчыгыш телләре.
| |
Восточные языки.
| |
|
Әлтаф I Лотыф-ның к.
| |
мн. от лотыф (лөтыф).
| |
|
Әлтаф II с. 1) Иң ягымлы, күңелгә бик хуш булып тоела торган. 2) Иң нәзакәтле. 3) Әйбәт, матур, гүзәл.
| |
пр. ст. от лятыйф —1) приветливый, любезный, милый, мягкий, добрый, нежный. 2) Изящный, тонкий. 3) Интересный, прекрасный.
| |
|
Әлфаз Ләфыз-ның к.
| |
мн. от ләфыз.
| |
|
Әлфазә мөтәрадифә — мәгънәдәш сүзләр, синонимнар.
| |
Синонимы.
| |
|
Әлфазе кабихә — төрле начар сүзләр; сүгенү; орышу, хурлау сүзләре.
| |
Нецензурные слова.
| |
|
Әлфирак ис. Аерылышу. Нигә мәнфур бу татарларның китап наширләре? Бер тиен китсә елыйлар аглашубән, әлфирак. (Г. Тук.)
| |
сущ. Расставание, прощание.
| |
|
Әлхаз Ләхза-ның к.
| |
мн. от ләхза.
| |
|
Әлхакк р. Турысы, чыннан да, чынлап әйткәндә, дөресен генә әйткәндә.
| |
н. Действительно, несомненно, конечно, воистину.
| |
|
Әлхаль р. Инде, хәзер, хәзерге вакытта.
| |
н. Теперь, сейчас, в настоящее время.
| |
|
Әлхан Ләхен-нең к. Исте җилләр ил эченнән, иртә-кич салдым колак, җил җиләсләрнең, моңыннан зәвекы әлхан алмадым. (Дәрд.)
| |
мн. от ләхен.
| |
|
Әлхәмде лилля гыйб. дини Аллага дан булсын, Аллага шөкер.
| |
фр. рел. Слава Аллаху.
| |
|
Әлхөкме лилля гыйб. дини Алланың хөкеме.
| |
фр. рел. Все в руках Аллаха.
| |
|
Әлхасыйль р. Озын сүзнең кыскасы, җыеп әйткәндә, нәтиҗәдә, бер суз белән әйткәндә. Кызыктырырга теләдеме, әлхасыйль, ни булса да бер харикылгадә нәрсә теләде. (Ф. Әмир.)
| |
н. Короче говоря, одним словом, в результате.
| |
|
Әльан р. Хәзер, хәзер үк; хәзерге көндә дә, әле дә, бу хәлдә.
| |
н. Сейчас, теперь, сию минуту; в настоящее время.
| |
|
Әльяум р. Бүген, бүгенге көндә.
| |
н. Сегодня, ныне.
| |
|
Әльәман ис. Ярдәм итегез! Коткарыгыз! (Бәладән коткаруны үтенеп кычкыру сүзе.)
| |
сущ. „Пощадите!" "На помощь!" „Караул!"
| |
|
Әләм I ис. 1) Авырту, сызлау, әрнү. 2) Кайгы, хәсрәт, пошыну, ачыну, борчылу. 3) Азаплану, газап чигү, җәфа чигү. Китте хәсрәт, әләмнәр; ирекләнде каләмнәр. (Г. Тук.)
| |
сущ. 1) Боль. 2) Страдание, мука, печаль; беспокойство. 3) Мучение.
| |
|
Әләм II ис. Байрак.
| |
сущ. Флаг, знамя.
| |
|
Әлҗинсе билҗинси гыйб. Иш ише белән, һәркем үз ише белән, иш — ише, куш — кушы белән.
| |
фр. Род к роду, сорт к сорту, пара к паре.
|
|
|