Татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар телендәге
гарәп-фарсы алынмалары


Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде. Кызганычка каршы, сүзләрнең гарәп графикасында язылышын башкара алмадым. Сүзлектә хата тапсагыз, бирегә төртеп миңа языгыз.
Б В Г Д З И Й К Л М Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Әб Әв Әг Әд Әз Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ

Әз ф. бәй. Чыгыш килеше кушымчасы дан-дән, тан-тән, нан-нән мәгънәләрендәге алкушымча. Әз кадим — искедән, борынгыдан; әз нәү — якадан. Алланың, хәбеле димәкем иэтиляф, димәк улыр иҗтинаб әз ихтилаф. (Г. Тук.)

п. пред. Из, от, с.


Әзал с. Туры юлдан язучы, бик азгыи.

прил. Глубоко заблуждающийся.


Әзбәр ф. ис. Ятлау, ятка алу, күңелдән өйрәнү. Кыйраәт әйләдем, әзбәрләдем бән җөмлә асәрең. (Г. Тук.)

п. сущ. Наизусть учить, знать наизусть.


Әзвак Зәүкъ-ның к.

мн. от зәүкъ.


Әзваҗ Зәүҗ-нең к.

мн. от зәүҗ.


Әзгас вә әхлям гыйб. Буталчык төшләр; буталчык уйлар. Ни өчен әзгас вә әхлям булган төшләргә алданып фәләнчә булыр дип әйтәсез. (Г. Фәез.)

фр. Несвязные сны, смутные мысли.


Әзгаф ис. Ике өлеш күбәю.

сущ. Увеличение в два раза, удвоение.


Әзгафе мозагафә ст. Күп өлеш (куп тапкыр) артык. Тиешле җиргэ кызганган мал, батыйль җиргә әзгафе мозагафә китәдер. (К. Нас.)

сс. Сторицей, во мңого раз больше.


Әздад ис. к. Каршылыклар, капма-каршылыклар, тискәрелекләр.

сущ. мн. Противоречия, противоположности, контрасты.


Әзикка ис. к. Урамнар, тыкрыклар.

сущ. мн. Улицы, переулки.


Әзиммә Зимам-ның к.

мн. от зимам.


Әз ин җаниб гф. ст. Бу яктан. (Әз ин җаниб!) бу тарафта нишлиләр соң? Алданган һәм агач атларга атланган. (Г. Тук.)

ар.-п. сс. С этой стороны.


Әзиять ис. 1) Җәфа, азап, рәнҗү. 2) Зыян, зарар.

сущ. 1) Боль, обида, неприятность. 2) Вред, ущерб.


Әзки с. Бик үткен зиһенле, бик зирәк. Андан соңра әзки Госман шәһиди вар. (К. Гал.)

пр. ст. от прил. зәки — смышлёный, памятливый; сметливый, проницательный.


Әзкия Зәки-нең к.

мн. от зәки.


Әзкяр ис. к. 1) Искә төшереп телгә алулар. 2) Дини зикерләр, зикер әйтүләр.

сущ. мн. 1) Упоминание. 2) Зикр (моления).


Әзман кара: әзминә. Нәдер, шагыйрь, кәчәр һәр ачлары налишлә әзманың. (Г. Тук.)

см. Әзминә.


Әзминә Заман-ның к.

мн. от заман.


Әзминәи кадимә — борынгы заманнар.

Древние времена.


Әзрак с. Күк, зәңгәр.

прил. Синий, голубой.


Әзраф с. Матуррак, купшырак; үткен (йөгерек) фикерлерәк. Мәфрукы мәҗмугыннан әзраф. (К. Нас.)

пр. ст. от зариф — красивый.


Әзха ис. к. Корбаннар.

сущ. мн. Жертвы.


Әзъял Зәйл-нең к.

мн. от зәйл.


Әзәл ис. Мәңгелек; башы булмаган үткән заман. Кайбер җаннар әзәлдән үк кушылган булалар, ди. (Г. Ибр.)

сущ. Вечность, извечность, далекое прошлое.


Әзәли с. Бик борынгы, бик күптән үткән.

прил. Вечный, давнопрошедший.


Әзәлиять ис. Мәнгедән яшәп килүчелек.

сущ. Вечность.


Әзәл(л) с. 1) Кимсетелгән, хур. 2) Бик түбән, пычрак, начар табигатьле.

пр. ст. от зәлил—1) униженный. 2) Низкий; презренный.


Әзһан Зиһен-нең к.

мн. от зиһен.


Әзһар Зөһрә-нең к.

мн. от зөһрә.


Әзһәр с. Ак йөзле, ак чырайлы; бик матур.

прил. Бледнолицый, белолицый; очень красивый.


Әзһәр җәһәт гф. гыйб. Һәр яктан, һәр җәһәттән; бөтен яктан.

ар.-п. фр. С каждой стороны; со всех сторон.


Өскә
А Б В Г Д З И К Л М Н О П Р Т Ф Х Ш Я Әб Әв Әг Әд =>Әз<= Әй Әк Әл Әм Ән Әр Әс Әт Әф Әх Әш Әя Әү Әҗ Әһ Ө Җ Һ