Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөлек ис. кара: милек.

сущ. см. Милек.

Мөлзәм сф. Бәхәсләшеп җиңелгән, җиңелеп туктаган, туктауга мәҗбүр ителгән. Дәлил китергән соңында да мөлзәм булмаган моганидлар ... (К. Нас.)

пр. с. Убеждённый, переспоренный; побеждённый в споре.

Мөлкия ис. 1) Хөкүмәткә караган. 2) Хөкүмәтне идарә итүчеләр төркеме. 3) грам. Иялек. Ушбу Замирлар затның ахырына илхак кылынып мөлкият мәгънәсен ифадә кылыр. (К. Нас.)

сущ. 1) Относящийся к управлению. 2) Правящие круги. 3) грам. Притяжательность (местоимения).

Мөлля ис. 1) Мулла; дин галиме. 2) Белүче, галим. Мөллялык, төрле фәннән ормак кирәк. (Ак.)

сущ. 1) Мулла; теолог, 2) Знающий, учёный.

Мөлтәбәс сф. 1) Катышып беткән, буталып беткән, аерып ала алмаслык. Татар исемен ташлап „төрек" дип атала башласак, без башка төрек кабиләләре илә мөлтәбәс буламыз. (Г. Ибр.) 2) Ике төрле аңларлык.

пр. с. 1) Смешанный, запутанный, сбивчивый 2) Двусмысленный.

Мөлтәзәм сф. 1) Өстенә эш йөкләнгән. 2) Җаваплы (берәр эш өчен).

пр. с. 1) Обязанный 2) Ответственный (за что-либо).

Мөлтәка ис. 1) Очрашу урыны. 2) Ике елга яки диңгезнең бур-берсенә кушылган урыны.

сущ. 1) Место встречи. 2) Место слияния (рек, морей).

Мөлтәмәс сф. Соралган, үтенелгән, өмет ителгән.

пр. с. Просимое; то, о чем просят.

Мөлтәфит сф. Илтифат итүче, игътибар бирүче, әһәмият бирүче; кызыксынучы.

пр. д. Внимательный, заботливый; интересующийся.

Мөлхак сф. 1) Тоташтырылган, кушылган. 2) Кушымта, өстәмә. 3) Ияргән, буйсынган. Хәзер хаклыйм „Бэянелхак"ларыңны, тәмамилә аңа мөлхакларыңны. (Г. Тук.)

пр. с. 1) Присоединённый; прибавленный. 2) Дополнение, добавле-ние. 3) Зависимый.

Мөлхакат ис. Мөлхак-ның к.

сущ. мн. от мөлхак.

Мөлхид сф. Динсез, динне инкарь итүче, диннән язган. Мәшһүр бер хатын бер әдәби җәмгыятьтә Хәйямның мөлхидлеген исбат өчен нотык сөйләдекен укымыш идек. (III. ж.)

пр. д. Еретик; богоотступник, атеист; безбожник.

Мөлябис сф. 1) Берәү белән бик нык аралашкан, катнашкан кеше. 2) Бәйле, якын. Нигъмәткә мөлябис булганың хәлдә, ул нигъмәтләрне сөйләш. (К. Нас.)

пр. д. 1) Имеющий тесную связь с кем-либо. 2) Близкий, имеющий отношение (к чему-либо).

Мөлябәсә м. III. 1) Буталып бетү, ике нәрсәнең бер-береннән аерылмаслык булып буталуы. 2) Аралашу, дуслашу.

м. III. 1) Осложнение; двусмысленность. неясность. 2) Дружба, близость.

Мөлягабә м. III. Уен-көлке, уйнашу, күңел ачу.

м. III. Игра, забава; шутка, веселье.

Мөляганә м. III. Бер-берсен каргашу, ләгънәтләшү.

м. III. Взаимное проклятие.

Мөляем сф. 1) Ягымлы, йомшак табигатьле. Мөляем вә хуш лисан кемсәнә улып... (3. Биг.) 2) Яраклы, әдәпле.

пр. д. 1) Мягкий, нежный; тихий, ласковый. 2) Подходящий, приличный.

Мөляемәт м. III. Йомшак күңеллелек, ягымлылык. Кешегә йөз мөляемәт күрсәтсәң, меж катылыкка хәзер бул. (К. Нас.)

м. III. Мягкость, нежность; ласковость.

Мөлязим cф. 1) Берәүдән аерылмаучы; хезмәт күрсәтүче. 2) Тырышучы, күңел биреп эшләүче.... И угълан, дәрескә мөлязим бул... (К. Нас.)

пр. д. 1) Постоянно находящийся при кем-либо; состоящий на службе. 2) Ирилежный; усердный, неутомимый.

Мөлязәмәт м. III. 1) Бер эш белән шөгыльләнеп бер дә аерылмау. 2) Тырышлык. Бу эшкә ник мөлязәмәт кыласың. (К. Нас.)

м. III. 1) Неотлучность, неотступность. 2) Прилежность, усердие.

Мөлякат м. III. Очрашу, юлыгышу, кавышу. Әлхат нисфыл мөлякат—сагынып яздым сәлам хат.

м. III. Встреча, свидание.

Мөлякый сф. Юлыгучы, кавышучы, очрашкан. ... бер гаҗәп эшләргә мөлякый булгайсың. (К. Нас.)

пр. д. Встречающийся, встречный.

Мөлясыйк сф. 1) Янәшә урнашкан. 2) Ябышкан, тоташкан, кушылган.

пр. д. 1) Примыкающий, смежный. 2) Соединённый, склеенный.

Мөлятафә м. III. 1) Йомшаклык белән мөгамәлә итү, 2) Көлкеле итеп сөйләү, көлке сүзләр сөйләшү. Мәҗлесне озайтмаенча, мәлятафә кыйлып шаһзадәне үз мәкяненә күндерде. (К. Нас.)

м. III. 1) Ласковое обхождение, приветливость;: вежливость; любезность, учтивость; 2) Шутливость (в разговоре).

Мөлятыйф сф. 1) Әдәпле, нәзакәтле. 2) Көлке сүзләр, анекдотлар сөйләүче.

пр. д 1. Вежливый, учтивый, любезный. 2. Шутник, рассказывающий анекдоты.

Мөляхәзә м. III. 1) Игътибар белән уйлау, фикер йөртү. ... абыстай хили фикерләрдән соңра яхшы гына мөляхэзә идеп... (М. Ак.) 2) Дикъкатьләп карау; күреп алу.

м. III. 1) Соображение; наблюдение. 2) Внимательное рассмотрение; примечание, замечание.

Мөляхәт м. III. Ягымлылык,, матурлык, гүзәллек.

м. III. Красота, изящество, прелесть.

Мөләббәс сф. 1) Аралашкан, катышкан, аергысыз. 2) Киелгән, кидергән.

пр. с. 1) Смещанный, примешанный. 2) Одетый, облачённый.

Мөләззәз сф. Ләззәтле ителгән, татлылаңдырылган.

пр. с. Услащённый.

Мөләйин сф. Йомшаклык бирүче, йомшартучы. Алабута мөләйин вә мөләттыйф дәвалар җөмләсеннәндер. (К. Нас.)

пр. д. Смягчающий; ослабляющий.

Мөләкъкаб сф. Кушамат кушылган, кушаматы белән йөртелгән. Иншад иткүче — мөләкъкаб дәрдемәнд - Акменлагыз. (Ак.)

пр. с. 1) Прозываемый, 2) По прозвищу.

Мөләттыйф сф. Йомшартучы, тынычландыручы.

пр. д. Смягчающий; умеряющий; успокоительный.

Мөләүвән сф. Буялган, төрле төстәге. Меңләп төрле төстә мөләүвән байраклар. (К. Нас.)

пр. с. Раскрашенный; разноцветный.

Мөләүвәс сф. Пычрак, шакшы; пычранган, шакшыланган. Гөнаһ белән мөләүвәс булмас борын... (К. Нас.)

пр. с. Запятнанный; загрязнённый; замаранный, осквернённый.

Мөлүк ис. Мәлик-нең к.

сущ. мн. от мәлик.

Мөлүкянә гф. р. Патшаларча, шаһларча, ханнарча.

ар.-п. н. По-царски, по-ханскй, по-королевски.

Мөлһәм сф. Илһам ителгән, илһамланган.

пр. с. Вдохновенный, вдохновлённый.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк =>Мөл<= Мөм Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz