Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөзакәрә м. III. Фикер алышу, фикер алышып, сөйләшеп утыру; җыелыш. Бу эшләрдә кылу кирәк мөзакәрә. (М. Гаф)

м. III. Обсуждение; совещание, прения, дебаты.

Мөзах ис. Мәзәк, көлке, юмор.

сущ. Шутка, смех; юмор.

Мөзахәмә м. III. Тарлык, ыгы-зыгылык, кысылышу. Вак-төяк халыклар, миңа мөзахәмә кылырлар дип куркамын, диде. (К. Нас.)

м. III. Давка, теснота; вытеснение.

Мөзаядә м. III. Торги белән сату, арттырышу (бәяне).

м. III. Набавлеиие цены на аукдионе.

Мөзаһир сф. 1) Ярдәм итүче, 2) Таяныч булучы, яклаучы.

пр. д. 1) Помогающий, поддерживаюищй. 2) Покровитель.

Мөзаһәрәт м. III. Яклау, ярдәм итү; таяныч булу.

м. III. Поддержка; покровительство; помощь, опора.

Мөздәлифә ял. ис. Мәккә янында бер урын исеме. Мөздәлифәдә өч таш атканда. (К. Нас.)

и. с. Название местности недалеко от Мекки.

Мөзиррә сф. Зарарлы; зарар китерүче. Балаларда дәрескә нәфрәт тәгълимнең череклегеннән тугмыш бер нәтиҗәи мөзиррәдер. (Ш. ж.)

пр. д. Вредный, зловредный.

Мөзниб сф. 1) Гөнаһлы, бозыклык эшләүче, гөнаһ эшләүче. 2) Азгын, бозылган.

пр. д. 1) Грещник. 2) Распущенный, развращённый; испорченный.

Мөзтариб сф. 1) Көенгән, чарасыз калып ачынган, борчылган. 2) Тынычсыз. Авыр вә мөзтариб кыяфәт белән бераз сөкүт кылганнан соң Нәфасэ сүз кузгатты. (Г. Ибр.)

пр. д. 1) Горестный, печальный. 2) Неспокойный; беспокойный.

Мөзәбзәб сф. 1) Икеләнеп, шөбһәләнеп торган, һичбер якка да карар бирә алмаган. 2) Аптырашта калган (кеше).

пр. с. 1) Колеблющийся, нерешительный. 2) Растерявшийся.

Мөзайял сф. Арттырылган; китапка өстәлгән (бүлек).

пр. с. Добавленный, дополненный; снабжённый приложением (о книге).

Мөзәйян сф. Зиннәтләнгән, бизәлгән, матурланган. Мәрҗән вә әнваг җәваһир белән мөзәйян ... (К. Нас.)

пр. с. Украшенный, разукрашенный.

Мөзәккәр грам. Ир җенескә караган — мужской родка караган сүз. Әммә телемездә мөзәккәр вә мөәннәслекне белдерүче махсус хәреф юктыр. (К. Нас.)

грам. Мужского рода. 2) Мужской род.

Мөзәһһәб сф. Алтынлаган, алтынлап бизәлгән, алтын йөгерткән.

пр. с. Позолоченный.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж =>Мөз<= Мөк Мөл Мөм Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz