Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөманәгать м. III. 1) Каршы тору, аркылы төшү, каршы төшү. 2) Тыешу, бер-берен тыю.

м. III. 1) Сопротивление; возражениё. 2) Препятствование; воспрещение.

Мөмарәсә м. III. Тәҗрибәлелек (кабатлау һәм күп шөгыльләнү аркасында булган осталык). Замана вакыйгаларының тәҗрибәсе белән сачын агартып мәләкә вә мөмарәсэ белән... кадер күргән кемсәнә гакылның күплеге белән мөттасыйфтыр. (К. Нас.)

м. III. Опытность, практика; мастерство.

Мөмасил сф. Охшаучы, охшаган. Әмма Камәрҗан сурәттә тәмам Гөлрохка мөмасил иде. (К. Нас.)

пр. д. Подобный, сходный.

Мөмасәләт м. III. Охшашлык, бер төслелек.

м. III. Подобие, сходство.

Мөмкин* сф. Булуы тыелмаган, булырлык.

пр. д. 1) Не запрещённый. 2) Возможный, вероятный.

Мөмкинат ис. к. Булуы мөмкин булган нәрсәләр, булырлык әйберләр, хәлләр.

сущ. мн. Возможности.

Мөмсик сф. Каты тотучы, саран, каты кеше. Әй ингам вә ихсан итмәгән саран, мөмсик, әгяһ бул! (К. Нас.)

пр. д. Скупой, скряга.

Мөмтаз сф. Берәр як, белән баш-калардан аерылган, башкаларга караганда өстенрәк булган. Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай. (Г. Тук.)

пр. с. Превосходящий; выделяющийся чем-либо.

Мөмтәд сф. Сузылган, озак дәвам иткән. Бума ютәл баштарак дәва ителмәсә, озакка чаклы мөмтәд булыр. (К. Нас.)

пр. с. Тянущийся, продолжающийся.

Мөмтәнигъ сф. 1) Тыелган. 2) Мөмкин булмаган, булмаслык.

пр. д. 1) Запрещённый. 2) Недоступный; невозможный.

Мөмтәнигат ис. Мөмтәнигъ-ның к. Мөмтәнигат белән анда әмер юктыр. (К. Нас.)

сущ. мн. от мөмтәнигъ.

Мөмәйиз сф. 1) Аеручы, аера белүче, яхшыны-яманны аеручы. Ил мөмәйиз, аңлар ул тиз; син-аны сизмәс димә. (Дәрд.) 2) Акыллы.

пр. д. 1), Различающий; умеющий отличить хорошее от плохого. 2). Разумный.

Мөмәйяз сф. 1) Аерылган. 2) грам. Аерылмыш. Исме гадәтнең мөмәйязе... мөфрәд үзрә вакыйгъ буладыр. (К. Нас.) 3) мат. Исемле сан.

пр. с. 1) Отличённый, различённый. 2) грам. Определённый. 3) мат. Именованное число.

Мөмәссил сф. Охшатучы, охшатып эшләүче, чагыштыручы.

пр. д. Сравнивающий, уподобляющий.

Мөмәүвәл сф. Маллы, капиталлы; бай.

пр. с. Владелец; капиталист; богач.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл =>Мөм<= Мөн Мөр Мөс Мөт Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz