Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде


Мөшабиһ сф. Охшаган, тиң. Йөрәк яфрак димез, йөрәккә мөшабиһ яфрактыр. (К. Нас.)

пр. д. Похожий, схожий, подобный.

Мөшабәһә кара: мөшабәһәт.

см. Мөшабәһәт.

Мөшабәһәт м. III. Охшашлык, охшаганлык, бертөслелек. Араларында улган мөшабәһәт бонларның аналы-кызлы улуларыны белдерә иде. (Г. Габ.)

м. III. Сходство, подобие.

Мөшавир сф. 1) Киңәшче, киңәш итешүче. 2) Киңәш(кә бәйләнгән).

пр. д. 1) Советчик, советник. 2) Совещательный.

Мөшавөрәт, мөшавәрә м. III. Киңәшләшү, бер эшнең ничек эшләнүе турында сөйләшү, бер мәсьәлә турында фикер алышу, конференция, консилиум. Надан белән мөшавәрәт вә киңәш кылсаң, сиңа зарарга киңәш бирер. (К. Нас.)

м. III. Совещание, конференция, консультация; консилиум.

Мөшагъ сф. Фаш булган, беленгән, таралган.

пр. с. Разоблачённый, об-народованный, раскрытый.

Мөшагарә м. III. Кара-каршы шигырь әйтешү.

м. III. Состязавие поэтов, поэтический турнир.

Мөшар сф. Ымланган, ишарә ителгән, күрсәтелгән.

пр. с. Указанный (зна-ком, кивком).

Мөшарик сф. 1) Берәүгә дус булган. 2) Шәрик булган, компаниягә кушылучы. Мәгыйшәт кайгысында әһле дөнья белән мөшарик булып ... (К. Нас).

пр. д. 1) Находящийся в товарищеских отношениях. 2) Соучастник, компаньон.

Мөшар иләйһи ст. 1) Югарыда күрсәтелгән. Әһалине нәфрәт иттермәк өчен мешар иләйһине „кан түгүче, адәм үтерүче" дия сөйләмешләрдер. (Ш. ж.) 2) Ым белән күрсәтелгән, ишарә ителгән.

сс. 1) Вышеуказанный, указанный. 2) Тол на кого показали кивком, знаком.

Мөшарәкәт м. III. 1) Катнашу, катнашып эшләү. Уенга мөшарәкәт итәләр. (К. Нас.) 2) Уртаклык, компания.

м. III. 1) Участие, соучастие. 2) Товарищество; компания; сообщество.

Мөшарәта м. III. Шарт итешү, шарт куешып вәгъдәләшү.

м. III. Соглашение, условие, договор.

Мөшатәмә м. III. Сүгешү, тиргәшү, орышышу. Мөгатәбә дигәнемез мөшатәмәгә әйләнеп дошманлык керүдер. (К. Нас.)

м. III. Взаимное оскорбление, перебранка.

Мөшафәһә м. III. Әңгәмә, кара-каршы сөйләшү.

м. III. Устная речь, беседа, разговор.

Мөшаһәд cф. 1) Күз белән күреп торучы. 2) Шаһид, танык.

пр. д. 1) Наблюдатель, 2) Очевидец, свидетель.

Мөшаһид cф. Күз белән күрелгән, таныкланган.

пр. с. Наблюдаемый, видимый; свидетельствуемый.

Мөшаһәдә cм. III. 1) Күз күреп тору, күрү. Яңгыр теләп чыгылса да, кабул әсәре мөшаһәдә кылынмады. (К. Нас.) 2) Шаһид булу, танык булу.

м. III. 1) Наблюдение, рассмотрение. 2) Присутствие в качестве очевидца.

Мөшгыйрь cф. Хәбәр бирүче; сиздерүче, белдерүче, аңлатучы. Дөньяга мәел кылмакта зәмне мөшгыйрь булган шигырьләр ... (К. Нас.)

пр. д. Уведомляющий, сообщающий, разъясняющий.

Мөшир cф. 1) Ымлаучы, ишарә итүче, күрсәтүче. 2) Киңәшче.

пр. д. 1) Кивающий (на что-либо), указывающий. 2) Советник.

Мөшкил* cф. 1) Читен, кыен, авыр. Белү мөшкил, кирәк кемне сөяргә! (Г. Тук.) 2) Читенлек, проблема.

пр. д. 1) Трудный, неясный, запутанный. 2) Трудность, проблема.

Мөшкилят ис. Мөшкилә-нең к.

мн. от мөшкилә.

Мөшкилә ис. Читенлек, кыенлык; мәсьәлә, проблема.

сущ. Трудность; задача, проблема.

Мөшрик сф. Мәжүси, күп аллага ышанучы; ислам динендә булмаучы. Иске мәхәлләне Мәккә мөшрикләренә охшатып җавап бирде. (3. Һади).

пр. д Язычник, многобожец; немусульманин.

Мөшрикә сф. Мөшрик-нең мнс.

җен. от мөшрик.

Мөшрикин сф. Мөшрик-нең к.

мн. от мөшрик.

Мөштак сф. 1) Омтылучы, күрергә теләүче. 2) Сагынучы, җан атып торучы. Башка бер җирдә авырган кеше үз җире һавасына мөштактыр. (К. Нас.)

пр. с. 1) Сильно желающий, жаждущий, вожделеющий. 2) Скучающий.

Мөштәгыйл сф. 1) Омтылучы, күрергә теләүче. 2) Сагынучы, җан атып торучы. Башка бер җирдә авырган кеше үз җире һавасына мөштактыр. (К. Нас.)

пр. д. Занимающийся, занятый.

Мөштәкат ис. к. грам. Бер тамырдан ясалган сүзләр. Җәмигъ мөштәкаты мөстәгъмәл булучы бер фигыльдән йөзгә кадәр фигыль хасил булыр. (К. Нас.)

сущ. мн. грам. Дериваты, производные слова.

Мөштәки сф. Зарланучы, жалоба бирүче, шикаять итүче.

пр. д. Жалобщик.

Мөштәкъ сф. Чыгарып алынган, икенче бер нәрсәдән ясалган.

пр. с. Производный.

Мөштәкя сф. Зарланылган әйбер, шикаять объекты.

пр. с. Предмет, суть жалобы.

Мөштәмил сф. Үз эченә алган, үзенә җыйган, үз эченә сыйдырган. Сез дәхи мөһлик мәразлар, үзегезне ташлагыз. Барчагызны мөштәмилдер: кайтты истибдад кире. (Г. Тук.)

пр. д. Содержащий, заключающий в себе, включающий.

Мөштәмәл сф. Эченә кергән, эчендә булган, эченә алынган, эченә сыйдырылган. „Бөстан" хикмәт вә әдәбәләрне мөштәмәл уларак нәзым иле язылмыш бер әсәрдер. (Ш. ж.)

пр. с. Содержимое, содержание, букв. содержимый внутри.

Мөштәмәлят Мөштәмәл-нең к.

мн. от мөштәмәл.

Мөштәра сф. Сатып алынган.

пр. с. 1. Купленный 2. Покупка, закупка.

Мөштәри сф. 1) Сатып алучы, яздырып алучы. Мөштәриләр булмагач, игълан булса да ярый. (Г. Тук.) 2) Юпитер (планета).

пр. д. 1) Покупатель, покупщик. 2) Юпитер (планета).

Мөштәрәк сф. Уртак.

пр. с. Общий, совместный.

Мөштәрәкән р. Уртаклашып, кушылып.

н. Сообща.

Мөштәфа сф. Шифа тапкан, сәламәтләнгән, авырудан терелгән.

пр. с. Выздоровевший, поправившийся после болезни.

Мөштәһа сф. Күңел теләгән, күңел тарткан, күңел төшкән.

пр. с. Желаемое, предмет желания.

Мөштәһи сф. Күңеле теләүче, күңеле төшүче; аппетиты кузгалучы.

пр. д. Желающий, вожделеющий; имеющий аппетит.

Мөштәһир сф. Атказанган, данлы, билгеле.

пр. д. Известный, славный; популярный; с хорошей репутацией.

Мөштәһият ис. Мөштәһи-нең к. Нәфсебезгэ ләззәтлерәк нәрсә малдыр, башка бер мөштәһият түгелдер, дисәләр, наданлыктыр. (К. Нас.)

мн. от мөштәһи.

Мөшфикъ сф. Шәфкать итүче, шәфкатьле, аяучы. Боларның барчасы табибе хазикъ вә насыйхе мөшфикъ кебектер. (К. Нас.)

пр. д. Добрый, сострадательный, мягкосердечный, нежный, мягкий.

Мөшфиканә гф. р. Шәфкать итүчедәй, шәфкать белән.

ар.-п. н. Мягко, нежно, участливо.

Мөшәббәһ сф. Охшатылган, шуның төсле дип әйтелгән.

пр. с. Уподобляемый, сравниваемый.

Мөшәддәд сф. 1) Ныгытылган, көчәйтелгән; 2) грам. Сүздә бер авазның янәшә ике килүе. Камәрия хәрефләре әлифлямдан соң мешәддәд язылмас. (К. Нас.)

пр. с. 1) Укреплённый, усиленный. 2) грам. Удвоенный (о согласном).

Мөшәррәф сф. Кадерлеләнгән; кадерле, хөрмәтле.

пр. с. Почтенный, уважаемый.

Мөшәүвәш сф. Дулкынланган, борчылган, тәшвишләнгән. Хәүфе рәҗа белән мөшәүвәш булып Җамаленә дикъкать ителмеш иде. (К. Нас.)

пр. с. Расстроенный, взволнованный, обеспокоенный.

Мөшәҗҗәр сф. Ботаклы, агач кебек ботакланган.

пр. с. Имеющий разветвление, ветвистый.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөc Мөт Мөф Мөх =>Мөш<= Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz