Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәдави сф. 1) Үз-үзен дәвалаучы. 2) Даруланучы, дәваланучы.

пр. д. 1) Самоизлечиваю-щийся. 2) Лечащийся.

Мөтәдавил сф. Кулдан кулга күчә торган, һәркем тарафыннан истигъмал ителә торган. Ибне Син аның төрки, гарәби вә фарсый лисаннарында сөйләнмеш шигырьләре вә касидәләре мөтәдавалдер. (Ш. ж.)

пр. д. Употребительный, находящийся в обращении; ходячий.

Мөтәдарик сф. 1) Арттан килеп җитүче, җитешүче, ирешүче, 2) Шигырьдә „мөтәфагыйлен" үлчәве.

пр. д. 1) Достигающий, настигающий. 2) поэт. Название стихотворного размера.

Мөтәдафигъ сф. Үзенә каршы чыгучыларны кире кайтаручы.

пр. д. Отражающий нападение, отвергающий.

Мөтәдәйин сф. Динле кеше, диндар. Гавәмнан ике мөтәдэйин адәм сөйләшеп утырганда... (К. Нас).

пр. д. Религиозный, набожный, благочестивый.

Мөтәдәнни сф. 1) Түбәнәйгән, артта калган. 2) Кирегә хәрәкәт (регресслашкан). 3) Әкренләп якынлашкан.

пр. д. 1) Отсталый. 2) Регрессивный. 3) Постепенно приближающийся.

Мөтәдәффин сф. Җиргә күмелүче, җиргә күмелгән.

пр. д. Зарывающийся.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг =>Мөтәд<= Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән Мөтәр Мөтәc Мөтәт Мөтәф Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz