Гарәпчә-татарча-русча сүзлек
Гарәпчә-татарча-русча сүзлек

татар телендәге гарәп-фарсы алынмалары

Сайт

М.И.Мәхмүтов, К.З.Хәмзин, Г.Ш.Сәйфуллин тарафыннан төзелгән, 1993 елда Казанда, "ИМАН" нәшриятендә чыккан ГАРӘПЧӘ-ТАТАРЧА-РУСЧА АЛЫНМАЛАР СҮЗЛЕГЕ нигезендә эшләнде






Мөтәфавит сф. Төрле, бербереннән аермалы. Мәктәптә укытыла торган бәхәсләрнең агырлыгы мөтәфавит. (Ш. ж.)

пр. д. Различающийся, различный.

Мөтәфахир сф. Мактанучы, башкалардан уздырырга тырышып, мактанучы.

пр. д. Кичащийся, кичливый, заносчивый; хвастливый.

Мөтәфәккир сф. 1) Уйга чумган, уйлаучы, уйчан; уйлауга, фикер йөртүгә ия. 2) Фикер иясе.

пр. д. 1) Размышляющий, раздумывающий; задумчивый. 2) Мыслитель.

Мөтәфәлсиф сф. 1) Философ булып маташучы. 2) Ялган философ, үзен философ итеп күрсәтүче. Мөтәфәлсиф камыт аяк бер кыз янына барып (Г. Газиз).

пр. д. Выдающий себя за философа. 2) Лжефилософ.

Мөтәфәннин сф. 1) Төрле фәннәрне белүче, күп фән белүче галим. 2) Энциклопедист. Хәлифәләрнең кайбере мөтәфәнниннәрнең әсәре белән тулган көтебханәләрне утка ягудан кире тормадылар. (Г. Ибр.)

пр. д. 1) Сведущий в различных областях науки, эрудированный человек. 2) Энциклопедист.

Мөтәфәрригъ сф. Бер төптән таралган, тармакланган, тармакланып аерылган.

пр. д. 1) Разветвлённый. 2) Производный.

Мөтәфәррид сф. 1) Кешеләрдән аерылып аулакта торучы, ялгыз калучы. 2) Үзенә генә караган, башкалардан аерым булган. Ибне Сина Мәшаиюн мәсләгендә улмыш исә дә кәнденең мөтәфәррид улан фикерләре дә күбдер. (Ш. ж.)

пр. д. 1) Уединяющийся. 2) Единственныи в своем роде, уникальный, бесподобный.

Мөтәфәррика ис. 1) Атлы гвардия. 2) Патша (король) сакчылары.

сущ. 1) Конная гвардия. 2) Копьеносцы или стрелки (из лука), сопровождающие короля.

Мөтәфәррикан р. Таралып, аерылып.

н. Врассыпную.

Мөтәфәррикат ис. 1) Мөтәфәррикъ-ның к. 2) Төрле якка сибелгән нәрсәләр.

сущ. 1) мн. от мөтәфәррикъ. 2) Различные или разбросаңные вещи.

Мөтәфәррикъ сф. 1) Аерылган, 'бүленгән; төрле. 2) Чәчелгән, таралган.

пр. д. 1) Разделённый; различный, разный. 2) Рассеянный, разбросанный.

Мөтәфәрриҗ сф. 1) Урамга чыгып йөрүче, кәефләнеп йөрүче. 2) Карап йөрүче. 3) Тамашачы.

пр. д. 1) Прогуливающийся, гуляющий. 2) Осматривающий; любующийся. 3) Зритель.

Мөтәфәххир сф. Мактанучы, масаючы.

пр. д. Кичащийся, хвастливый; горделивый.

Мөтәфәүвикъ сф. Өстен чыгучы, башкалардан өстен булган.

пр. д. Превосходный, превосходящий, одерживающий верх.

  • А
  • Б В Г Д З И Й К Л М Ма Мe Ми Мo Мy Мә Мөа Мөб Мөв Мөг Мөд Мөж Мөз Мөк Мөл Мөм Мөн Мөp Мөс Мөт Мөтәб Мөтәв Мөтәг Мөтәд Мөтәз Мөтәк Мөтәл Мөтәм Мөтән Мөтәр Мөтәс Мөтәт =>Мөтәф<= Мөтәx Мөтәш Мөтәя Мөтәә Мөтәҗ Мөтәh Мөф Мөх Мөш Мөэ Мөя Мөә Мөҗ Мөһ Мү Н О П Р С Т Ф Х Ч Ш Я Ә Ө Җ Һ

    Сайт управляется системой uCoz